Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиңү көне — 2021: «Казандагы Җиңү парадын күреп еладым»

Бүген ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.

news_top_970_100
Җиңү көне — 2021: «Казандагы Җиңү парадын күреп еладым»
Гадел Әхмәтҗанов

Бәйрәм иртәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.

«Бөек Җиңү тиңдәшсез батырлык, рухи бердәмлек, шәфкатьлелек һәм гаделлек идеалларының явызлык көчләреннән һәм нацистларның җинаятьчел идеологиясеннән өстен чыгуына рухи һәйкәл булды. Аңа ирешү өчен коточкыч зур югалтулар, һичкайчан төзәлмәс җан яралары белән түләнде, ул безнең өчен гражданлык, ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора, дөньяны кабат канлы сугыш упкынына атарга теләгән һәркемгә катгый кисәтү буларак яңгырый.

Вакыт агышы бер нәрсәне дә аямый. Каһарманнар бакыйлыкка күчә бара, алар үзләренең данлы казанышларын васыять итеп варисларына тапшырып калдыра. Яшьләрнең «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» бөтенроссия акцияләрендә, эзтабарларның «Кар десанты» хәрәкәтендә һәм «Хәтер Китабы» проектында актив катнашуы буыннар арасындагы җанлы бәйләнешнең ныклыгын күрсәтә. Республикада уздырыла торган хәрби-патриотик эш киләчәктә дә, яңа игелекле гамәлләр өстәлеп, тагын да үсәр, киңәер дип уйлыйм», — диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

Сугышта һәлак булганнарны искә алу

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар һәм ветераннар белән берлектә Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Ул үз гаиләсендәге Җиңү көне белән бәйле традицияләрне дә сөйләде. Дәүләт Советы Рәисенең һәм аның хатынының әтиләре Бөек Ватан сугышын узган һәм Әлмәт зиратында җирләнгән. Ел саен Җиңү көне алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин, балалары һәм оныклары белән бергә Әлмәткә кайтып, аларны искә ала.

«Үземнең әти дә, хатынымның әтисе дә Бөек Ватан сугышының беренче һәм соңгы көненә кадәр көрәшеп, исән-имин әйләнеп кайталар. Бәхеткә, шуннан соң аларның балалары — без туганбыз. Алар Әлмәт зиратында җирләнгән, Казанга күченгәннән бирле без гаиләбез белән һәр елны 9 май алдыннан шунда кайтабыз. Быел кайтып, чәчәкләр салып килдек инде», — дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләр каберенә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.

Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады, күгәрченнәр очырдылар. Чарага җыелган кешеләр алдыннан тантаналы марш узды.

Чарага җыелучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, Арча зиратында җирләнгән Казанның мактаулы гражданины, Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны һәм башка легендар татарстанлыларны искә алды. 

Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү Паркындагы Дан мемориалы янындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

Һәлак булган Ватан сакчыларын искә алуда республика Президенты белән бергә Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук ветераннар һәм яшьләрнең патриотик оешмалары вәкилләре катнашты. 

«Сез — җиңү варислары, сезне Җиңү көне белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Рөстәм Миңнеханов. Яшьләр Президентка җавап итеп, өч мәртәбә «Ура!» дип кычкырып сәламләде.

Җиңү парады

Парад башланганда былтыр Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирелүе билгеләп үтелде. Парадта катнашучылар туры эфирдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын карады. Ил башлыгы милли мәнфәгатьләрне ныклап кайгыртачакбыз һзм Россия халкының иминлеген тәэмин итәчәкбез, дип әйтте.

Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте:

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, ватандашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән тәбриклим! Бу якты бәйрәмдә без сугыш кырларында ятып калган батырларны искә алабыз, исән-имин әйләнеп кайткан җиңү солдатларын, көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Сезнең алда баш иябез. Мөхтәрәм ветераннар, хөрмәтле ватандашлар, сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф һәм иминлек телим. Сугыш батырларына мәңгелек дан! Җиңү көне белән! Ура!

Хәрби парадны Казан хәрби Суворов училищиесында укучы 64 барабанчы башлады. Меңьеллык мәйданнан Казан гарнизоны гаскәрләре — 2 меңнән артык хәрби, курсантлар, кадетлар һәм суворовчылар, шулай ук хәрби техника узды.

Хәтер…

Бөек Ватан сугышы ветераны, фашист концлагерьлары тоткыны булган Вера Бакаева:

Быел Җиңү парады шуның хәтле югары дәрәҗәдә узды. Шаккатып карап утырдык. Мин хәтта еладым… Түзә алмадым… Шул авыр елларны күрдем бит мин. Хәзер миңа 90 яшь инде, ә барысы да һаман хәтердә…

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгыбызны балалар онытмаса иде. Алар әби-бабайларының казанышларын белергә тиеш. Балаларга геройларның нинди авырлыклар аша узганын, Бөек Җиңүнең авыр югалтулар бәрабәренә яулануын сөйләргә, аңлатырга кирәк. Ветераннарны мәктәпләргә чакырып, укучылар өчен дәресләр үткәрергә кирәк, дип саныйм. Алар исән-сау геройлар барлыгын белергә, күрергә тиеш. Бу бик мөһим, — дип сөйләде ветеран ханым.

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Александр Поляков:

Бүгенге парад искиткеч булды. Мондый парадның булганы юк иде әле. Һәр номер тирәнтен өйрәнелгән, нечкәлекләргә кадәр искиткеч. Кремль буенда меңләгән кеше бүгенге якты бәйрәмне үткәрергә җыелды. Бу - онытмаслык бәйрәм. Республика өчен бу зур нәтиҗә. Киләчәктә дә шулай булсын.

Парадта балаларның күпләп катнашуы сөендерә. Соңгы елларда яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый башлады. Алар аяз күк астында әби-бабайларыбыз, әтиләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә яшәгәнебезне аңлый. Бүгенге көн яшьләре үзләре яшәгән авыл тарихын, нәселен, мәдәни мирасны өйрәнергә омтыла. Мондый патриотик хисләр, буыннарга карата хөрмәт, мәхәббәт хисе көчәя барыр дип уйлыйм.

Румия Абдуллаева парадка кызы белән килгән, аның баласы бүген сәхнәдән чыгыш ясаган.

Хәтер юкка чыкмасын өчен балаларга Җиңү турында ешрак сөйләргә кирәк. Без еш кына сугыш турында фильмнар карыйбыз. Балаларга нәрсә булганны һәм андый сугыш кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Без бу Бөек бәйрәмне һәрвакыт гаиләбез белән каршылыйбыз. Күзләр яшьләнә, күңел сызлый… Ел саен бергә Җиңү парадын карыйбыз. Безнең әби-бабайлар сугышта катнашкан, аларны искә алып торабыз, — дип сөйләде ханым.

Янында торган кыза Латифа сәхнәдә куркуын җиңүе турында сөйләде. «Мин башта бераз курыккан идем, концертка бик күп кеше килгән. Чыгыш ясый башлагач, ул курку хисе юкка чыкты, мин җырладым гына», — ди кызчык.

Җиңү көненә багышлап

Ерак һәм якын чит илләрдәге татар оешмалары активистлары «Катюша» җырын татар телендә башкарды.

Проектның авторы — Анталия татарлары оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова, җырны татар теленә Лилия Мутагирова тәрҗемә иткән. Проектта Рөстәм Асаев (Россия, Татарстан), Миләүшә Габсәләмова (Финляндия), Лилия Мутагирова (Чехия), Руслан Абдрафиков (Россия), Диләфрүз Сабитова (Швейцария), Лира Гайнетдинова (Төркия), Әдилә Усманова (Канада), Динар Байтимеров (Россия), Зәйнәп Алиулова (Азәрбайҗан), Кыям Кормакаева (Чехия), Феруза Халдарова (Үзбәкстан), Рәфис Уснутдинов (Италия) катнашкан.  

Төрле илләрдә яшәүче татарлар Җиңү көне уңаеннан Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укып, видеога төшергән. Проектта якын һәм ерак чит илләр (Азәрбайҗан, Беларусь, АКШ, Канада, Кипр, Бөекбритания, Төркия, Австралия, Мексика) һәм Россия регионнарыннан: Ханты-Манси автономияле округы, Татарстан һәм Башкортстаннан татар җәмгыяте вәкилләре катнаша.

«Проектның максаты — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең исемен, аның иҗатын халыкка искә төшереп, әби-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында кан түгүен, гомерләрен бирүен, шул фаҗигане искә төшерү, аларга ихтирам күрсәтү», — дип сөйләде Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.

Чаллыда

Чаллыда Җиңү парады, елдагыча, «Ватан-ана» һәйкәле янында узды. Ул Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләренең хәтер вахтасында торуы белән башланды. 

Чаллыда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган хәрби парад быел беренче тапкыр оркестр белән үтте. Парадка атлы җайдаклар да кушылды. 82 нче кадет мәктәбе укучылары уйнаган тантаналы марш көенә әлеге мәктәпнең барабанчылар колоннасы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары узды. Аларны пехота гаскәрләре, танкистлар, элемтәчеләр алыштырды.

Җиңү парадында хәрби техника да катнашты. Чара шәһәрнең Үзәк урамында бәйрәм концерты белән дәвам итте. Яр буе паркында ветераннарны һәм шәһәр халкын солдат боткасы белән сыйладылар.

«Үлемсез полк» акциясе быел да онлайн уза. Акцияне социаль челтәрләрдә, онлайн-кинотеатрларда карап булды. Кичке сәгать 19:00 мәйданда концерт булачак. Кичке сәгать 22:00 Казан халкы салют карый алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100