Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиңел акча ятьмәсе - 2 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Иртәгәсен эшеннән кайткач та Ләйсирә әнисе карчыкны алдаган түләүле хастаханәгә юнәлде.

news_top_970_100

Ахыры. Башы монда.

Тугыз мең пенсиясенә, алдап, йөз илле мең бурыч таксыннар әле! Җитмәсә, процентлары гына күпмедер әле бу «җиңел акчаның»! Тугыз мең пенсиянең яртысын бурычка тотып калачаклар. Аннан калганына ничек яшәмәк кирәк? Болай да туеп сикерми иде, хәзер исә ачтан үләргә генә кала. Бурычны алганда кешенекен аласың, үзеңнекен бирәсең. Җитмәсә, ике тапкыр артык бирәсең. Зөбәйдә карчык кайгысыннан диванга сеңәрдәй булды. Кызын чәй эчертергә дә онытып, үзен туктаусыз тиргәде. Карт тиле, ахмак карчык! Синең сыекланган акылың белән каядыр барып йөрисе, кемгәдер ышанасы бар идеме соң?! Хәерченең акчасы әтәч булып кычкыруы хак шул.

Башына кинәт ишелеп төшкән бу авыр мәшәкаттән Ләйсирә дә югалып калды. Бик тә кирәкмәсә, тормыш бик тә китереп кысмаса, банк ягына, кредит ягына борылып та карыйсы юклыгын белә иде. Бурычын түли алмаган танышларын рибачыларның тереләй тунавын да белә иде. Бер танышлары, бурычын түли алмыйча, машинасыннан, икенчеләре фатирларыннан язды. Әҗәт богавыннан чыга алмыйча, үз-үзләренә кул салучылар да юк түгел. Кызганыч, «җиңел акча» күп кенә очракта һәлакәткә китерә.

Адәм баласы ул шундый — ярамаган икәнен белә торып, хәрамгә үрелә. Җиңел табыш банк әҗәтенә хирыслык дигән чиргә дә китерергә мөмкин. Ике балалы, әз керемле Ләйсирә белән Мәгъсүм, банклар чакырып ничек ымсындырсалар да, бик кыен чакларда да бурычка алмаска тырыштылар. Шөкер, моңа хәтле бурыч базын урап үтә килделәр. Менә бит, уйламаган-көтмәгән җирдән әнисе шул базга төшәр дип кем уйласын?! Паспортын гына булса да үзендә сакламады бит Ләйсирә!

Җитмешкә якынлашкан карчыктан хәзер ни көтәргә дә була! Карт-корыга бала акылы керә бару белән файдаланалар намуссызлар. Әйе, тапкан чирләре, куйган диагнозлары, бәлки, дөрестер дә. Тик җитмеш яшьтә кемнең бөере авыртмасын да, кемнең бавыры борчымасын? Акча түләп кенә яшьлекне кайтарып булса, җир йөзендә картлык булмас та иде.

Моңа хәтле Зөбәйдә карчык йә даруларын эчкәләп, йә түләүсез хастаханәдә яткалап, булган хасталарын басып килде. Авам-авам дигән агач йөз ел яши әле ул. Менә бит, барлык чиреңнән терелтәбез, дип ничек төп башына утыртканнар бахыркайны! Шушы яшьтә барлык хастадан арындыру мөмкинме соң инде?! Карчыкның биш тиенлек пенсиясенә әнә нинди чират тезелгән! Ушлар китмәле! Түли алмаса, соңгы фатирыннан да яздырулары бар! Беренче тапкыр әнисендә чәй дә эчмичә, Ләйсирә, өстәлдәге барлык кәгазьләрне һәм әнисенең таныклыгын алып, өенә кайтырга әзерләнде. Җанына урын тапмаган әнисенә ул хастаханәгә башкача якын да бармаска кушты.

Иртәгәсен эшеннән кайткач та Ләйсирә әнисе карчыкны алдаган түләүле хастаханәгә юнәлде. Башта аны ишектән кертмичә бәлтерәттеләр. Янәсе, алдан язылмаган. Ни өчен килү сәбәбен белгәч, аның белән сөйләшергә теләүче дә булмады. Әниегез үзе теләп килешүгә кул куйды һәм вәссәлам! Икенче көнне Ләйсирә чарасыздан ире Мәгъсүмне ияртеп килде. Тик тагын вакытларын гына юкка сарыф иттеләр. Шулай ук банкта да алар белән сөйләшүче булмады. Ни кылганын әле генә ныклап аңлаган Зөбәйдә әбигә кайгысыннан дерелдек керде. Ул урынга ятты. Башкача хастаханә ягына борылып та карарга теләмәгән әниләрен Ләйсирә белән Мәгъсүм үзләренең кысан фатирларына күчерделәр.

Карт-корыны алдап баеган намуссыз «табиб”ларны һәм бурыч коллыгына төшергән рибачыларны үзләре генә җиңә алмауларын аңлаган Ләйсирәгә әнисенең борчуларын ерып чыгу өчен юрист ялларга туры килде. Карчык белән әйбәтләп сөйләшкәннән соң, бу четерекле мәсьәләне җентекләп өйрәнгәннән соң законны яхшы белгән юристка көчләп бурыч тагучыларны җиңеп чыгу әллә ни авыр булмады. Прокуратура, Роспотребнадзор оешмаларына хәбәр итү белән куркыткач, эш судка барып җитмәде. Шулай да килешү буенча Зөбәйдә карчык кредитның процентларын түләргә тиеш булып калды. Төп бурычны чигергәч, монысы әллә ни куркыныч түгел иде инде. Монысы карчыкка гыйбрәт алыр өчен, киләчәктә ялгышмас өчен булды. Юристның күрсәткән хезмәте өчен Ләйсирә белән Мәгъсүм үзләре түләделәр. Күмәк көч белән генә кызы белән кияве әниләрен бәладән тартып чыгара алдылар.

Кыен чорда якының булмый кем ярдәм кулы сузсын? Гаделсезлек хөкем сөргән бу заманда һәрберебез якыннарыбызны намуссызлардан яклап, саклап калырга бурычлыбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100