Җиңел акча ятьмәсе - 1 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева) | intertat.tatar

Җиңел акча ятьмәсе - 1 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Зөбәйдә карчыкның хәлен белергә килгән кызы Ләйсирәгә бүген никтер әнисенең чырае бик шикле күренде.

Башы.

Кызын күрүгә йөзендә яктырган шатлык нурлары да гадәттәгедән тизрәк сүнде кебек. Гаепле бала кебек карашын яшереп, тиз генә бүлмәсенә үтүе дә сәер тоелды кызына. Теле белән әйтмәсә дә, Зәбәйдә карчыкның үз-үзен тотышы гадәттән тыш ниндидер хәл булуы хакында сөйли иде. Ләйсирәме соң белми үз анасын? Күрешүләренә бер атна уздымы-юкмы, әни карчык тагын нидер майтарып та өлгергән, ахры.

Ләйсирә алып килгән күчтәнәчләрен аш өстәленә бушатты да әнисеннән «сорау алырга» тотынды: «Күреп торам бит, әни, нидер булган. Чирләп киттеңме әллә?» 

Әнисе ык-мык килде, әйтергәме-юкмы дип икеләнде. Башын иеп диванда бераз өнсез утырганнан соң өстәлдә яткан кәгазь өеменә ымлады. Күрәсең килгәч, кара әнә, янәсе. Ләйсирә, күзлеген киеп, әнисе күрсәткән кәгазьләрне җентекләп укырга тотынды.

Бер кәгазьне кулына алды, икенчесен… Укыган саен күзләре гаҗәпләнүдән ныграк ачыла барды. Берничә битлек документны азакка хәтле укып чыгарга шулай да түземе җитте. Игътибар белән укып бетергәч, кулын пешергәндәй, кәгазьләрне өстәлгә ташлады һәм аптырау тулы карашын әнисенә төбәде. Кызыннан карашын да алмыйча өнсез генә утырган карчыкның башы түбәнгә иелгәннән иелә барды. Әнисенең кызганыч кыяфәте генә Ләйсирәне тавышын күтәрүдән тыеп калды булса кирәк.

Актык чиккә җитеп аптырау, гаҗәпләнү, гаҗизләнү тулы күзләрен әнисенә төбәп, кызы сорады: «Әни, бу ни бу? Ничек акылың җитте бу адымга?» Зөбәйдә карчыкка бу минутта каравы да кызганыч иде. «Соң бит, балам… Бушлай диделәр бит…» Ләйсирә өстәлдәге документларга тагын үрелде: «Бушлай?» Үз күзләренә ышанмагандай, мөһерле документларны тагын укырга тотынды.

Аннары әнисенең янына килеп утырды да, тынычлык сакларга тырышып, ныклап сораша башлады: «Әйдә әле, әни, сөйлә, зинһар. Ничек барып эләктең син анда? Нигә бардың?» 

Еларга җитешкән әнисе тотлыга-тотлыга ничек түләүле дәвалау үзәгенә барып эләккәнен сөйли башлады: «Кибеттән кайтканда урамда халыкка купоннар таратып торган бер кыз бала минем кулыма да чакыру кәгазе тоттырды. Фәлән-фәлән дәвалау үзәгендә бөтен организмны бушка тикшерү бара икән. Бөер, бавыр, йөрәк — бар да бушка. Безнең болниста беләсең бит нинди зур чират икәнен. Ә монда бар да бер көн эчендә. Күп уйламадым, барырга булдым. Бик тә әйбәт кабул иттеләр, шундый да ягымлылар, белсәң икән! Төрле җайланмаларда үземне әйбәтләп тикшерделәр. Алдымда биеп кенә торалар! Шундый да ачык йөзлеләр!»

Зөбәйдә әби, ышанамы, юкмы, дигәндәй кызына карап куйды. Ләйсирәсе үзен игътибар белән тыңлавына инангач, сүзен дәвам итте: «Шул шома сүзләренә алдандым да бит, балакаем! Фәлән-фәлән чирләр таптык, дигәч, дәвалау чаралары тәкъдим итә башладылар. Монысы инде бик бушка түгел икәнлеген чамаладым. Пенсионерларга ташламалар карала, диделәр. Җыйган акчам юк бит әле, дигәч, кредит алырга күндерделәр. Шундый да җайлы сөйләштеләр, ничек имзамны куюымны сизми дә калдым. Анда күзлегемне алып барырга да онытканмын. Алып кайткан кәгазьләремне өйдә күзлек киеп укып карагач, чак ушымны югалтмадым…» 

Әбинең көне буена эченә җыелган көенече тамчы-тамчы күз яшьләре булып яңагыннан агып төште. Бу юләрлеге өчен әнисенең тетмәсен тетәсе килсә дә, Ләйсирә үзен кулга алырга тырышты һәм аны ничек тә тынычландырырга азапланды. Тик ач күзле «табибларның» һәм шундый ук оятларын югалткан банк хезмәткәрләренең ятмәсенә нык эләккән карчыкны тиз генә тынычландыру мөмкин идеме соң бу минутта?! 

Дәвамы бар.