Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хушлашмый да китеп бардың» — Раузалия Фәсхиева хөрмәтенә сабакташларыннан истәлекләр

Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш урта мәктәбендә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раузалия Фәсхиеваның бүген кырыгы. Аның кинәт үлеме күпләрне тетрәндерде. Педагогик училищеда бергә укыган сабакташлары «Интертат» аша Раузалия ханым турында якты истәлекләре белән бүлеште.

news_top_970_100
«Хушлашмый да китеп бардың» — Раузалия Фәсхиева хөрмәтенә сабакташларыннан истәлекләр
Әңгәмәдәшләрнең шәхси архивыннан

«Укучыларымнан башка яшәүне күз алдыма да китермим, диде»

Роза Шәрипова (Хәбибрахманова), Кукмара шәһәре:

— 5 ноябрь иртәсе. Көн әллә нинди салкын, шыксыз. Иртәгә бәйрәм көн булса да, күңелдә бернинди бәйрәм рухы юк, бернәрсәгә кул бармый, бер эшкә тотынасы килми.

Менә кәрәзле телефон тавышы. Нишләптер баштан: «Кем?» — дигән уй йөгереп узды. (Кем бәхетсезлеккә юлыккан мәгънәсендә). Интернет челтәрендә безнең сабакташлар төркеме бар. Барлык шатлык- сөенечләребезне, борчуларыбызны шунда уртаклашабыз. Ә ни өчен шәхси звонок? Трубка аша юклы-барлы сораулар бирешәбез, ә йөрәк сикерә. Дустым түзмәде: «Безнең Раузалиябез вафат, диләр, син бу турыда ишетмәдеңме?» Бу сорауны кабул итә алмаудан гаҗиз булып: «Кайсы Раузалия?» — дим. «Бездә бер генә Раузалия бит инде», — дип аңга китерде сабакташым.

Бу шуның кадәр көтелмәгән хәбәр иде, без беребез дә аны кабул итәргә әзер түгел идек. «Бәлки, ялгыштыр?» — хәбәрнең төгәл булуын ачыкламыйча, төркемдәшләргә җиткерәсе килмәде. Юк-юк, булмас, «Күңел 17дә, йөрәк 18дә», — дип, кет-кет көлеп, шау итеп җырлаучы, аяз күкләрдән дә зәңгәррәк күзле Раузалия алай гына якыннарын калдырып китәргә тиеш түгел… Хәзер бер шалтырату, шуның белән бар да үз урынына басачак. Әмма күпме генә унай хәбәргә өметләнсәм дә, Раузалиянең туган авылыннан «вафат булган, бүген җирлиләр» дигән хәбәр соңгы кылны өзде…

Раузалия, Раузалия, нигә болай аяусыз булды язмышың? Ничек уйламаганда, көтмәгәндә хушлашмый да китеп бардың? Сораулар, сораулар…

Хушлашмый да китә якын дуслар,

Хушлашмый да китә туганнар.

Хушлашмый да китә мәңгелеккә

Олы шәхес — якты йолдызлар.

Йөрәкләрдә кала әйтелмәгән сүзләр

Югалтулар авыр… авыр шул.

Күз йомылгач, ниләр сөйләсәк тә

Ишетмиләр, ишетмиләр шул.

Әйе, күп нәрсәләр искә төшә, күңелдә хатирәләр яңара. Педучилище тәмамлаганнан соң төрлебез төрле якка таралыштык, тормыш мәшәкатьләре белән очрашулар сирәкләнде. Соңгы вакытта ел саен барыбыз бергә җыйналып, очраша башладык. Раузалия бу очрашуларны бик зарыгып көтә, булачак очрашуга чын күңелдән сөенә, ә кайтканда дулкынлана-дулкынлана безне кабат очрашу мизгелләренә алып кайта иде. Очрашуларга ул шигъри тәлгәшләре, моңлы җырлары белән килә.

Чираттагы очрашуга ул Зифа Нагаеваның «Күңел унҗидедә» дигән җырын әзерләп килгән. Һәрвакыт бар эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышучы Раузалиябез бу юлы каушап киттеме — җыры үзе теләгәнчә барып чыкмады. «Өйдә бик матур чыккан иде бит, менә, җаным, булмады әле бу» — дип, көлеп алды. Дустыбыз һәркемгә үз итеп «җаным» дип дәшә иде. Җыр турында без онытсак та, Раузалия өенә кайтуга җырны җиренә җиткереп башкарып, аны яздырып төркемгә куйды һәм: «Дусларым, менә хәзер мин теләгәнчә булды инде», — дип сөенечен уртаклашты. Бу җыр безнең традицион җырга әйләнде, бу җыр очраган саен группага куябыз, инде бу аны ишетү күңелләрне телеп-телеп ала.

Ул мактана да, зарлана да белмәде, үтә тыйнак иде ул. Озын юлларда очрашуларга күпме бергә йөреп тә, аның авызыннан моң-зарлар да, уңышлары, бүләкләре турында бер сүз дә чыкмады. Дустыбыз турында күп мәгълүматны без аның вафатыннан соң язылган «Интертат» сайтыннан укып белдек. Бик актив, күпкырлы тормыш алып барган. Балалары өчен кайгыртучан әни дә, тормыш иптәше өчен җылы атмосфера тудыручы хатын да, оныклары өчен җанны ярып бирердәй дәү әни дә булган. Мәктәптә зур күрсәткечләргә ирешкән педагог, тынгысыз сыйныф җитәкчесе, шахмат остасы буларак үзен күрсәткән. Шул ук вакытта шигырьләр иҗат итәргә дә, әдәбият дөньясына чумып, марафоннарда катнашырга, «Ак калфак» җәмгыятендә эшчәнлек алып барырга да вакыт тапкан. Ничек барысына да өлгергән!

Үз эшен бик яратты шул, һич кенә дә хезмәтеннән аерыласы килмәде. Сентябрь башында: «Дусларым, мин, Аллаһка тапшырып, вакцина ясаттым, яхшы булсын, дип теләгез инде. Бик тә эшлисем килә, эш акчада гына да түгел, мәктәптән, укучыларымнан башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм бит», — дип язган иде.

Соңгы язмасы 26 сентябрьдә, тәрбияче булып эшләүче курсташларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау иде. Соңыннан белгәнебезчә, ул вакытта инде ул беркемгә дә сиздермичә авырып йөргән. Раузалиябез бик сабыр, кешелекле иде шул. Үзенә авыр булганын берничек сиздермәде, нинди авыр хәлдә булып та берни язмады. «Мондый катлаулы чорда курсташларымны хафага салмыйм», — дигәндер инде. Кызганыч, белмәдек шул, юату, яшәүгә ышаныч уяту, көч бирердәй җылы сүзләрне вакытында әйтә алмадык… Дустыбыз Раузалия турында җылы хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

«Төркемебез агачының бер яфрагы өзелеп төште…»

 Нәфисә Антонова (Габдуллина), Балтач районы Югары Субаш авылы:

Арча педагогия училищесын 1981 елда тәмамлап чыкканга да 40 ел узып киткән. Инде бер-бер артлы 60 яшьлек юбилейларыбызны да бәйрәм итәбез. Гомер уза, ә узганын сизми дә каласың…

Соңгы елларда группадашларыбыз белән очрашуларыбыз бик күңелле уза башлады. Түгәрәк даталарны да көтмичә, берничә ел рәттән очрашулар оештырабыз. Безне шулай туплап, очрашу урынын алдан ук белешеп, безнең өчен бөтен уңайлыкларны тәэмин итүче группадашыбыз Илүзә Сафинага (Хәсбиева) олы рәхмәтләребезне дә җиткереп китим әле. Очрашсак, берничә сәгатькә генә җыелмыйча, бер кич кунып, көне буе да, төне буе да сөйләшеп, хатирәләрне яңартабыз.

Бигрәк тә 2019 елда булган очрашу бик күңелле булып истә калды. Казан читендә өй алып, шунда очраштык. Бик дус безнең группабыз. Очрашсак, сөйләшеп туймыйбыз, яшьлектәге мәңге онытылмый торган җырларыбызны җырлыйбыз. Шул чактагы очрашуда кич утырганда чын күңелдән туктый алмый көлгәннәр истә калган. Бигрәк тә Раузалиябез сөйләгәннәрдән эчебез катканчы көлгән идек…

Ә аннан алдагы елгы Арчада очрашуда Раузалиябез Арча педучилищесында укыган вакытларны, һәр вакыйганы тасвирлап, үзе чыгарган шигырен укыган иде. Аннары «Күңел 17дә, йөрәк 18дә, гомер узганлыгы сизелми…» дип, матур җырын җырлап, күңелләрне күтәрде. Раузалиянең болай матур җырлавын шул очрашу булмаса, белми дә калган булыр идек әле. Укыганда ул безнең белән хорга, ансамбльләргә йөрмәде, чөнки аның укудан тыш вакытлары тренировкаларда, ярышларда үтә иде. Бу очрашу безгә Раузалияне бөтенләй яңа яктан ачты.

Раузалия белән мин әле группадашлар очрашуыннан тыш, «Әдәби марафон» финалларында да очраша идем.

Башта Раузалия миңа шалтыратып, ничек итеп «Әдәби марафон”да катнашырга икәнен сорады. Мин инде беренче марафоннан башлап катнашканга, барлык нечкәлекләрен беләм, Раузалия дустыма да барысын аңлаттым, һәм ул бик теләп, 2019 елның апрелендә «Әдәби марафон”да катнаша башлады. Һәр әдәби марафоннан соң финалда очрашып, сөйләшеп ала идек…

Быелгы көзге «Әдәби марафон”да Раузалия иң соңгы көнне Роберт Миңнуллинның «Соңгы яфраклар» шигыре белән уртаклашкан. Анда мондый юллар бар:

Яфракларның күчеш чоры —

Күктән җиргә, туган җиргә.

Үпкәләре көзгә түгел,

Ә үзләрен куган җилгә.

Бер яфраксыз кала инде

Көзге дөнья, көзге күңел.

Хәер, сары ул яфраклар

Кышкы инде, көзге түгел.

Алдан сизгән кебек, шундый моңсу шигырь белән уртаклашкан Раузалиябез. Әйе, безнең группабызның киң тармаклы, көчле агачының да бер яфрагы өзелеп төште… Шат күңелле дустыбыз 5нче ноябрьдә безне калдырып китеп барды… Урының оҗмахта булсын, Раузалия дустыбыз! Син безнең күңелләрдә һәрвакыт шат, көләч, ярдәмчел булып истә калырсың. Сине искә алган язмаларыбыз дога булып барып ирешсен. Амин!

Раузалия дустыбыз истәлегенә

Зәңгәр күзле, ачык йөзле

Раузалия дустыбыз.

Кинәт кенә нәрсә булды? -

Сорау тулы башыбыз.

Аяз көнне яшен суккан

Кебек булды бу хәбәр.

Нигә болай, нәрсә булды,

Ник ашыктың бу кадәр!

Үзең сабыр, үзең көчле

Була белдең тормышта.

Әйтәләр синең турында:

«Өлгер дә ул, тырыш та».

Мәктәп эшен яраттың син,

Эшләдең күңелең биреп.

«Акыллы, белемле булсын

Укучыларым» — диеп.

Алдынгы рәттә булырга

Омтылып син эшләдең.

Заманадан артта калмыйм, -

Дигән уй белән яшәдең.

Йөрәгеңнең җылысын син

Шигъри юлларга салдың.

Туган телгә мәхәббәт белән

Марафоннарга бардың.

Күңелеңнең нечкә җирен

Җырлар белән юаттың,

Күркәм, моңлы тавышың белән

Күп җырлар син яңгыраттың.

Матурлыкны күрә белдең,

Гүзәллеккә сокландың.

Спортны да яраттың син

Тормыштан зарланмадың.

Хуш, дустыбыз, ләкин мәңге

Йөрәктә сакланырсың.

Тыйнак, сабыр, пөхтә булып,

Күңелләрдә калырсың.

Гүзәлия Габдуллина, Казан

«Ул беркайчан да моң-зарын түкмәде»

Зөһрә Сәмигуллина (Хәлилова), Балтач районы Иске Салавыч авылы:

— Сәгатьләр, атна-айлар, еллар бик тиз үтә. Данлыклы Арча педагогия училищесын 1981 елда тәмамлап, Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә, үз туган якларыбызга эшкә таралдык. Без саф татар телендә белем һәм тәрбия алдык. Бүгенге көнгә кадәр директорыбыз Ибраһимов Мөнәвир Гәрәевичны, татар бүлеген җитәкләүче директор урынбасары Мусин Мансур Җәләловичны, сыйныф җитәкчебез Хәбриева Мария Әхмәтовнаны, дәрес бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып бару серләренә төшендергән күпсанлы педагогларыбызны яратып, хөрмәт белән искә алабыз. Укытучыбыз Гайнетдинова Гөлсинә Рахматулловнаның биргән тирән белеменә таянып, күпләребез татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып аның эзеннән атлады. Арабызда нәниләрнең яраткан тәрбиячеләре, хәрефләрдән сүзләр төзергә, язарга өйрәтеп, сабыйлар күңелендә якты эз сызган башлангыч сыйныф укучылары, мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, менеджер, шәхси эшмәкәрләр… Безне чын практиклар итеп хәзерләделәр, эшне намус белән, төгәл үтәргә, артка чигенмәскә, җебеп төшмәскә өйрәттеләр.

Педколледж җитәкчелегенең күркәм традициясе — ел саен төрле елларда чыгарып җибәргән карлыгачларын май аеның соңгы атнасында үзенә җыя. Без дә түгәрәк даталарда очрашуларга ашыктык. Без бары тик мәңгелеккә китеп барган Сәвия Сибгатуллинаны гына арабызга чакыра алмаган идек. Әмма тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Һич уйламаганда, Кукмара районында туып-үсеп, Мамадыш районына тормышка чыккан, Тәкәнеш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Нуриева — Фәсхиева Раузалия Галиәхмәт кызын мәкерле чир ун көн эчендә бездән аерып алды. Безнең арада ул бик тыйнак, үтә тырыш укучы, уку еллары дәвамында Барый Каюмович Бакиров җитәкләгән җиңел атлетика, чаңгы түгәрәкләрендә йөреп, илкүләм ярышларда призлы урыннар яулаучы спортчы, әдәбият түгәрәгендә каләмен чарлап караучы, зәңгәр төймә күзләрен мөлдерәтеп, һәркемгә яратып эндәшүче дустыбыз булды.

Укытучы буларак, биеклеккә ирешү өчен балаларның бөреләнеп кенә килә торган сәләтләрен күрерлек зирәклек тә, аларның күңеленә кешелекнең иң асыл төшенчәсен сала белерлек акыл да, киң күңеллелек һәм олы җанлылык та биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Яшәү, дөнья көтү өчен үзе булып кала алырлык горурлык, шул ук вакытта яхшылыктан-авырлыктан елый һәм көлә алырлык йомшаклык, максатларга ирешүдә ихтыяр көче һәм ирешелгәннәр белән масаймаслык тыйнаклык биргән.

Очрашуларда да, шәхси хәбәрләшкән очракта да, эштән дә, дөнья көтүдән дә моң-зарын түкмәде. Үзенең укучылары белән оештырган кичәләрнең, бәйрәмнәрнең фотоларын куеп, «Минем кадерлеләрем, минем таянычларым», — дип, һәр укучысын хөрмәтләде. Бары тик, хезмәтенең иң зур нәтиҗәсе буларак, Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау Таныклыгы алуына чиксез сөенечен белдереп, җитәкчелегенә рәхмәт укыды. Әмма 40 елга якын гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлап, намус белән яшәгән укытучының хезмәт ветераннары өчен билгеләнгән матди ярдәмнән файдалана алмавын, аның өчен әле тагын да эшләп, тагын да югарырак Дәүләт бүләге алырга тиешлеген аңлап, төркемдәшләрнең йөрәге әрнеде.

Сәнгать дөньясына гашыйк Раузалиябез «Күңел унҗидедә, йөрәк унсигездә, гомер үткәнлеге сизелми», — дип, җырлап, дәртләнеп эшләп йөрде дә, «Өч көнлек бу дөнья, гомерне кем белә, әллә күпме, әллә әздер», — дип, безнең күңелләргә онытылмаслык тирән моң, якты хатирәләр калдырып, мәңгелеккә китеп барды.

Хуш, Дустыбыз. Синең күңелең һәрвакыт изгелектә булды, динебезне дә зурладың, гамәл-гыйбадәт кылып яшәдең, урының җәннәттә булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100