Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укучыларына «акыллым» дип дәшә иде» - Мамадышта тәҗрибәле татар теле укытучысы вафат

Дистәләгән еллар гомереңне балаларга белем бирүгә багышла да, лаеклы ялның рәхәтен дә күрмичә китеп бар инде син… Чир сорап килми шул. Мамадышның Түбән Тәкәнеш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Раузалия Фәсхиева 4 ноябрьдә 60 яшендә вафат була.

news_top_970_100
«Укучыларына «акыллым» дип дәшә иде» - Мамадышта тәҗрибәле татар теле укытучысы вафат
Хезмәттәшләре архивыннан

Мамадышта шушы көздә татар теле укытучысы үлеме белән бәйле безгә билгеле булган икенче очрак бу. Әле октябрь аенда гына Красная Горка мәктәбендә татар теле укыткан Зәйтүнә Мәхмүтова 55 яшендә коронавирус белән авырып дөнья куйган. Инде хәзер бавыр чиреннән Раузалия апа… Нинди авыр, фидакяр хезмәтнең олыйгайган көннәрендә әҗерен дә күрмичә якты дөньяны ташлап киттеләр…

Раузалия Фәсхиеваны 5 ноябрь көнне туган авылында — Кукмара районы Аксыбы зиратында җирләгәннәр. Якыннары кичә аның өчесен үткәреп, рухына дога кылган.

«Терелгәч, тагын сезгә килербез дигән иде…»

Улы Илнар сөйләгәнчә, Раузалия Фәсхиевага Мамадышта операция ясаганнар. Аннары Чаллыга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җибәргәннәр, анда хәле тагын да авырайган, холестерины да күтәрелгән.

— Без борчылмасын дип, авыруын да әйтмәгән инде ул. Әтигә әйткән булган, тик табибларга бармаган шул, коронавирус эләгер дип курыктымы икән… Апалар башта әнине Кукмарага алып барган, Кукмарадан Сабага МРТга җибәргәннәр. Мин үзем Саба Лесхозында торам, кайтышлый безгә керделәр. Әнинең йөзе сап-сары иде, табибка вакытында бармагач, ул чир шулай йөзгә чыга, күрәсең…

Үзе гел тереләсенә өметләнә иде. Без исән чакта күреп калыйк дип, Чаллыга барып кайттык. Шунда да, «исән-сау терелеп кайт» дип, сөйләштек әле. «Ярар, ярар, улым, бөтен әйберегез дә бар, әйбәт торыгыз, терелгәч, тагын бергә сезгә килербез», — дип әйтте. Күзләрен гел ачып тора алмый, бер ача, бер йома иде. Ашыйсы килмәде аның, ашамады ул тамагына. Апа да шулпалар каптырып карыйм дигән иде — ашамый, кайсы көнне әз-мәз боткалар капкан ул. Система аша гына ашатканнар аны.

Табиблар белән сөйләшеп карадык — операция ясап булырлык түгел, авыруы җитди, диделәр. Хәзер үзебез дә үкенәбез: белмәдек бит, сентябрь башында барасы булган. Соң килгәнбез. Бер ай алдан барган булса да, алып калып булыр иде. Ә соң булгач, организмы күтәрә алмаган инде. Читен инде әни киткәч, бик иртә китте. Көтелмәгән хәл булды бу.

Әни безне тәртипле булырга өйрәтте. Балаларны бик яратты, мәктәптә балалар белән эшләүдән тәм тапты, тырыш булды, эшен калдырмаска тырышты. Ата-аналарны да якын итте. Якты йөзле, ачык иде әнием. Кеше белән әйбәт сөйләшә белде, иптәшләре дә аны бик яратты, — дип сөйләде улы Илнар.

Раузалия апа тормыш иптәше Фоат абый белән ике бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Эльвира Розалия апага өч онык бүләк иткән, Илнар тормыш иптәше белән ике бала үстерә. Бик кызганыч, әмма биш онык тәмле телле, назлы дәү әниләрен югалтты.

«Авыруын ахыргача сиздермәскә тырышты»

Кызы Эльвира ачы югалту турында күз яшьләренә буылып-буылып сөйләде.

— Безнең әни бик сабыр, түзем, рухи көчкә бай шәхес иде. Мин аның безгә тавыш күтәреп кычкырганын да хәтерләмим, ул һәрвакыт балалар дип яшәде. Үз эшен яратты, авырган чакларында да өйдә ятмады, мәктәп, укучыларым, диде.

Әни оныклары өчен яхшы дәү әни булды. Көчле авыруына ике атна кала без аңа кунакка килдек. Ул вакытта да авыруын сиздермәде, оныкларын җыеп, спорт мәйданчыгына алып китте. Аннан кайткач, без икәү урам әйләндек. Әгәр шул чакта миңа берәрсе: «Бу синең әниең белән соңгы тапкыр урам әйләнүең», — дисә, мин ышанмас идем, чөнки ул авыруын сиздермәде.

Әни безгә җылысын, назын, тәмле сүзен бер дә кызганмады, аның өзгәләнеп, «балам, улым, кызым, җаным» дип эндәшүләре мәңге колакта яңгыраячак. Тәмле ризыкларының тәме истә калачак. Бөтен эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп эшли иде әни. Мәктәптә нинди генә тикшерү килмәсен, аның матур язуын, эшен гел үрнәк итеп куялар иде.

Әни шулай тыныч кына, башкаларны борчымыйча, атнакич арабыздан китеп барды, изге җомга көнендә гүр иясе булды. Без әнине бик сагынабыз! — дип хәсрәтен бүлеште Эльвира.

«Тәкәнеш мәктәбенең данын республикада яңгыраткан укытучы ул»

Тәкәнеш мәктәбенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Мәгъсүмова хезмәттәшен бик җылы сүзләр белән искә алды.

— Раузалия Галиәхмәт кызы Фәсхиева — 40 елга якын гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган тәҗрибәле укытучы иде. Киң эрудицияле, профессиональ яктан нык әзерлекле, предметын яхшы белеп, белемнәрен балаларга җиткерә белүче оста педагог иде. Аның укучылары татар теле hәм әдәбиятыннан уздырылган район олимпиадаларында ел саен җиңүләр яулады.

Раузалия Галиевна Тәкәнеш мәктәбенең данын республикада яңгыраткан укытучы: аның җиде укучысы төрле елларда республика күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында җиңүче булды.

Раузалия Галиевна яшь укытучыларның остазы иде, хезмәттәшләре белән дә тәҗрибәсен бик теләп уртаклашты.

Аның җитәкчелегендә уздырылган татар теле hәм әдәбияты укытучыларының район, республика семинарларында чыгышлар ясап, ачык дәресләр бирде, класстан тыш чаралар күрсәтте.

Раузалия Галиевна укучылар белән класстан тыш чаралар уздыруга да зур игътибар бирде. Татар язучыларының ижатына багышланган әдәби кичәләр, кызыклы очрашулар, эчтәлекле тематик чаралар балаларның, тамашачыларның күңелендә тирән эз калдыра иде. Гомумән, педагог татар телен үстерүгә, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын яшь буынга җиткереп, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куйды.

«Ак калфак» оешмасы кысаларында эшләгән эшләре дә ихтирамга лаек. Раузалия Галиевна киң күңелле, тыйнак, сабыр, ягымлы кеше иде. Ул укучыларына да яратып, «җаным», «акыллым» дип эндәште. Матурлыкны күрә, гүзәллеккә соклана, тормышны ярата торган кеше иде ул. Аның әнисенә багышлап язган шигырь юллары уйландыра, табигать турындагы шигырьләре дулкынландыра, әхлак-тәрбия темасына язганнары яктылыкка өнди. Сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә яңгыраган җырлары, чиста, яңгыравык моңлы тавышы hәркемнең күңеленә үтеп керә, шатландыра, уйландыра, моңландыра иде… 

Ул бервакытта зарланмады, тормышны яратып, эшеннән ямь табып яшәде. Гомере буе спортны яратты. Арча педучилищесында укыган вакытта Россиянең күп кенә шәһәрләрендә җиңел атлетика буенча уздырылган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган кеше. Үзенең тренеры Барый Каюмович Бакировны гел җылы сүзләр белән искә алып, аның турында горурланып сөйли иде. Волейбол, баскетбол уеннарын үз итте. Соңгы елларда үзлегеннән шахмат уйнарга өйрәнеп, район күләмендә уздырылган шахмат ярышларында да катнашты. Аның хезмәте күпкырлы, санап бетергесез.

Ул чын мөгаллимә, зур хәрефләр белән язарлык Укытучы иде! Озак еллар иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшебезне югалту коллектив очен зур сынау, кайгы булды. Раузалия Фәсхиева хезмәте, якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, — дип уртаклашты Миләүшә Камилевна.

«Укучыларына „балаларым“ дип кенә дәште»

Раузалия Фәсхиева турында социаль челтәрдә дә бик күп укучылары җылы рәхмәт сүзләре язганннар. Эшкә бардыммы — бардым, дип кенә йөрүче укытучы турында язып буламы андый сүзләрне?! Юк, әлбәттә! Бөтен йөрәген биреп, һәр күзәнәген шуңа багышлап эшләүче укытучылар һәм бу һөнәргә саташып кына килеп кергәннәр арасында аерма бик зур ул!

Укучылары Раузалия апаны бик сагына… «Мәктәп, балалар дип чын күңелдән эшләп йөрдегез. Күңел ышанмый… Кеше буларак та, укытучы буларак та үрнәк булып яшәдегез! Минем иң яраткан класс җитәкчем иде, ышанасым да килми, ишеткәч, бик авыр булды… Урыныгыз оҗмахта булсын…» — дигән бәхилләшү сүзләре язганнар.

— Раузалия апа безгә 5-9 сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан төпле белем бирде. Чыгып киткәч тә, үзенең киңәшләре белән булышты, көченнән килгәнчә ярдәм итте, кешелекле иде, — диде Мамадыш политехник көллияте студенты Гөлнар Фәйзетдинова.

Укучысы Илсинәнең дә ул иң яраткан, хөрмәт иткән укытучыларының берсе булган ул.

— Нык тыйнак, сабыр, беркайчан кирәкмәгәнгә кычкырмый иде. Балаларны бала итеп күрә белгән укытучы иде ул. Шигырь түгәрәге дә алып бара иде. Минем мәкаләләремне «Нократ» газетасына чыгарырга ярдәм итте, — дип уртаклашты ул.

Нурзидә Нигъмәтҗановага да Раузалия Фәсхиева вафаты бик авыр тәэсир иткән.

— Раузалия апаның китүенә һаман ышанасы килми, аның кебек сабыр, ачык йөзле, кояш кебек балкып торган кеше юктыр. Безгә укыганда «балаларым» дип кенә дәшә иде, исем белән дәшмәде дә. Укып чыкканга 25 ел узса да, Тәкәнештә күрешсәк, «Балакаем, ничек яшисез, балаларың ничек?» - дип кочаклап сораша иде. Раузалия апаның сабыр, тыныч булуына шакката идем, кеше бит күп еллар эшләгәч, яши-яши үзгәрә, Розалия апа андый түгел иде. Бик сагынам аны, — дип язып җибәргән безгә Нурзидә Нигъмәтҗанова.

«Үз эшенә бирелгән чын остаз иде»

Гөлнур Әлмиева Раузалия Фәсхиеваны якыннан белмәсә дә, аның турында җылы фикерләре белән бүлеште. Шул сүзләрдән генә дә, бер күрүдә үк җылы хисләр уятырдай кеше булган икән Раузалия апа, дип нәтиҗә ясарлык.

 — Раузалияне бик якыннан белмим. Яшәү урыннарыбыз ерак. Семинарларда, конференцияләрдә еш бергә булабыз бит. Казанда курсларда бергә укырга туры килде. Шулардан чыгып, мин Раузалия ханым турында бик уңай фикердә.

Ул үз эшенең остасы иде. Бик белемле укытучы. Аның укучылары район, республикакүләм олимпиадаларда ел саен призлы урыннар яулады. Коллегалары каршында чыгыш ясаган вакытлары еш булды. Ул һәрчак чыгыш ясар алдыннан киемнәрен алыштырып чыга иде.

Иҗади эшләүче, талантлы укытучы иде. Җанын-тәнен биреп, дәрестән тыш чараларга әзерләнде. Балалары да, үзе дә артистларча чыгыш ясый иде.

Аның белән эч серләреңне дә уртаклашырга була иде, кирәк булса, үзенең киңәшләрен бирер иде. Туры сүзле, эзләнүчән, тырыш, үз эшенә бирелгән чын остаз, зур хәрефтән язарлык Укытучы иде. Авыр туфрагы жиңел булсын! Караңгы гүрләре якты булсын! Аның якты эзе, төпле киңәшләре укучылары күңелендә, хезмәттәшләренең хәтерендә яшәр! — дип сөйләде Гөлнур Әлмиева.

«Раузалия апа белән бик яхшы аралаша идек, „Әдәби марафон“ да да бергә йөрдек, киңәшергә рәхәт кеше иде», — диде Көек-Ерыкса авылыннан татар теле укытучысы Гөлназ Гәрәева.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Раузалия Фәсхиеваның гаиләсе, балалары, якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша, ачы хәсрәтне кичерүдә сабырлык тели. Мәрхүмәнең урыны оҗмах түрләрендә булсын иде.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100