«Һөнәр»гә көрәш элементы өстәлә: Фәрит Хәбибуллин премиясе бишесенең берсенә биреләчәк
Кариев театры Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең яңа концепциясен тәкъдим итте. Әлеге матбугат конференциясендә безнең журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова да катнашты.
3 декабрьдә Казанда XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале үз эшен башлап җибәрә. Ул 5 көн эшләячәк, димәк, 7 декабрьгә кадәр эшен дәвам итәчәк. 5 көн эчендә 10 спектакль күрсәтеләчәк: бишесе мастерларныкы булса, бишесе – өйрәнчекләрнеке.
Илнур Гайниев
Фото: © Владимир Васильев
Кариев театры директоры Илнур Гайниев: «Фестивальнең концепциясе тамырдан ук булмаса да, әйбәт кенә үзгәрде. Театр белгече Нияз Игъламов белән берлектә концепция булдырып, аны 26 апрельдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттек. «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында режиссер белеме булмаса да режиссер буларак өметле күренгән яшьләргә белем бирү теләген белдердек. Андыйлар театр артистлары яки театрларның башка хезмәткәрләре арасында да бар. Рәисебез безнең тәкъдимне хуплап чыкты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ярдәме белән тәвәккәлләп тотындык.
Хәтерлисезме, безнең яз көне театрда фестиваль концепциясе буенча көчле дискуссия булган иде – анда төрле фикерләр яңгырады. Фестиваль кысаларында, профессиональ югарылыгы җитмәгән спектакльләрне нигә күрсәтәбез, дигән сораулар да куелды. Киресенчә, шулардан башларга кирәк, шул егет-кызларга белем биреп дөрес юл күрсәтик, дигән фикерләр дә булды. Без шушы 2 фикерне дә ишетеп, яңа концепция булдырдык: безнең хәзер «Һөнәр: дебют» һәм «Һөнәр: мастер» юнәлешләре бар. Басымны үзебезнекеләргә ясыйбыз. Безнең яшь режиссерларыбыз – үзләренең беренче эшләрен эшләгән кешеләр. Яшьләре дә 40ка кадәр, күбесе – дәүләт театрларында эшләүче артистлар. Алар 5 көн буена – 3-7 декабрьдә Кариев театры базасында белем алачак. Кариев театры бинасына башкалар керми, безнең сәхнәдә Татарстан театрларыннан килгән спектакльләр күрсәтеләчәк.
Белем бирүгә килгәндә, безнең яңа дусларыбыз бар – Казан дәүләт мәдәният институты. Без ныклап тотындык. Укыган һәр коллегабызга Казан дәүләт мәдәният институтының белемне күтәрү таныклыгы тапшырылачак.
Без 20дән артык яшь режиссерны укытачакбыз. Программа директоры Нияз Игъламов белән бергә аларның 5 спектаклен сайлап алдык: Әлмәт, Минзәлә, Әтнә, Чаллы театрлары һәм Кариев театры. Һәр көнне аларның берәр спектаклен караячакбыз.
Ә инде «Һөнәр: мастер»га килгәндә, Луганск, Томск театрлары, Оренбург татар дәүләт театры, Уфа яшь тамашачы театры һәм Казахстаннан Акмулла өлкәсе театры үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Аларны куйган режиссерлар – Тимур Кулов, Илсур Казакбаев кебекләр – яшь булса да, алар инде ил буенча дан казанганнар. Алар Казанның Камал, Тинчурин һәм «Әкият» театрлары сәхнәләрендә спектакльләрен күрсәтәчәк.
Киләсе елга – театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның тууына 85 ел. Беренчедән, юбилей кысаларында Булат Гатауллинның яшьләрчә спектакль ясау идеясе бар. Икенчедән, аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән, Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссура премиясе булдырдык. Русча әйткәндә «местечковый» булса да, без аны булдырдык. Ул яшь режиссерларга этәргеч, ярдәм йөзеннән эшләнә.
Нияз Игъламов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Театр белгече Нияз Игъламов: «Без быел бик күренекле, тәҗрибәле педагоглар чакырдык. Дмитрий Месхиев, Борис Морозов, Ефросинья Скотникова, Илсөяр Шиһапова, Резеда Муллагалиева һәм мин. Күп очракта режиссурага артистлыктан киләләр. Кайбер очракта артистлар чыннан да тәҗрибәле режиссерларга әверелеп бара».
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова: «Микрофонга сөйләү кирәкме? Минем болай да куелган тавыш. Мин чакырган җиргә һәрвакыт йөрим. Мине чакыруны сәхнә теленә, сәхнәдәге сөйләмгә игътибар, мөнәсәбәт итеп кабул итәм. 2005-2010 елларга кадәр театр – сәхнә теле өлкәсендә эталон, камил сәнгать иде. Бүгенге көндә алай түгел. Татар сәхнә теле турында гына әйтмим, гомумән, рус театрларында да шулай. Бу очракта фестиваль – уникаль фестивальгә әйләнә. Укыту мөһим! Һәр яктан һәрдаим квалификацияне күтәрү, яңа карашка омтылу, укытучыларга һәрдаим мөрәҗәгать тәҗрибәле режиссерлар өчен дә мөһим. Чөнки укытучы алардан көчлерәк – һәрдаим шуның эчендә кайный. Режиссер алай кайнамый, чөнки аның башка максатлары бар, аңа 1 ай эчендә касса өчен спектакль чыгарырга кирәк. Шундый укыту һәрвакыт алып барылса, бу – матур гадәт булачак».
Кемнәрне укытасыз? Исемлектә кемнәр?
Илнур Гайниев: Күбесе – артистлар. Мәсәлән, Әлмәт театрының үз артыннан ияртеп баручы (ведущий) актеры Динар Хөснетдинов – аның режиссерлык чалымнары бар. Минзәләдә дә шундый кеше бар (аңлавымча, сүз директор урынбасары, элеккеге артист Ильяс Закиров турында бара, чөнки программада аның «Хәтерләрне яңартып» спектакле бар. – авт.), Әтнәдә дә бар, Чаллыда да – һәр театрда андый кеше бар.
Бу кешеләр үзләре теләк белдереп җыелдымы, әллә кемне җибәрергә теләвен театр үзе хәл иттеме?
Илнур Гайниев: Идея тугач та, үзебез күреп белгәннәрне барладык, һәм театр директорларына мөрәҗәгать иттем. Мәсәлән, Әлмәт театрына шалтыратып, Динар турында сорадым. Фәридә Исмәгыйлева: «Бездә тагын шушы-шушы өметле кешеләр бар», – диде. Чөнки монда артистның гына түгел, җитәкченең кызыксынуы да кирәк. Барлыгы 23 кеше җыелды.
Соңыннан аларның спектакльләренә анализ ясалачакмы?
Илнур Гайниев: Әлбәттә, шунысы мөһим. Беренче адымнарын ясаган кеше идеаль спектакль чыгармаска мөмкин. Максат – аларны тәнкыйтьләү түгел, әсәрне «сүтеп җыю».
Сез 5 режиссерның берсенә премия бирәчәксез. Ул спектакльне нинди критерийлар буенча бәяләячәксез?
Нияз Игъламов: Эксперт комиссиясенә аны белгән, аның белән театрны башлап җибәргән кешеләр кертеләчәк. Миңа калса, аны белгән кешеләр аның линиясен кем лаеклырак алып барганны яхшырак тоемлар. Фәрит Хәбибуллинның берничә спектаклен хәтерләсәм дә, әлеге премиягә дәгъва иткән яшь режиссерлардан нәрсә таләп ителүен төгәл формалаштыра алмамдыр. Кариев театрының өлкән буыны бу мәсьәләдә дөресрәк бәяли алыр кебек. Ә критерийлар соңрак формалашыр – бу табигый. Бу бит спорт түгел, сәнгать. Ә анда төгәл критерийлар була алмый. Театр баш мие түгел, театр – йөрәк, театр – хисләр территориясе. Бу премия алга таба да дәвам итсә, аның критерийлары формалашачак.
Премия комиссиясе утырышында соңгы сүзне кем әйтә?
– Комиссия рәисе буларак – мин. Комиссия әгъзаларының кемнәр икәнен әлегә әйтә алмыйм. Фәрит Хәбибуллин белән эшләгән шәхесләрдән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин булачак. Безнең театрдан Эльдар Гатауллин фестиваль бәйгесендә катнашканга күрә, комиссиягә читтәгеләрне керттек.
Əлеге премия «Һөнәр» фестивале программасында спектакле күрсәтелгән 5 яшь режиссерның берсенә биреләчәк. Болар – Əлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Чаллы театрыннан Зөлфия Галиуллина, Кариев театрыннан Эльдар Гатауллин, Минзәлә театрыннан Ильяс Закиров, Əтнә театрыннан Дамир Сидеев.
Дебютантлар спектакльләре:
- 3 декабрь. 18.30. «Гомер моңы» (моң, байопик). Режиссер – Эльдар Гатауллин, Кариев театры артисты.
- 4 декабрь. 15.00. «Сөясеңме, сөймисеңме?» (моңсу комедия). Режиссер – Зөлфия Галиуллина, Чаллы театры артисты.
- 5 декабрь. 15.00. «Тәкъдим» (шаяру). Режиссер – Дамир Сидеев, Әтнә театры артисты.
- 6 декабрь. 17.00. «Хәтерләрне яңартып» (вербатим). Режиссер – Ильяс Закиров, Минзәлә театры директор урынбасары.
- 7 декабрь. 18.00. «Җиләкле җәй» (комедия). Режиссер – Динар Хөснетдинов, Әлмәт театры артисты.