Коронавирус белән авырган плазма доноры: «Кешеләргә ярдәм итеп була дип бардым»

Мәскәү үрнәгенә ияреп, Татарстан галимнәре дә коронавирустан дәвалауның нәтиҗәле алымы плазма күчерү икәнлеген таныган. Шуңа күрә бүген Covid-19 вирусын авыр кичерүчеләрне тизрәк терелтү өчен, коронавирус михнәтеннән инде котылган кешеләрне плазма бирергә өндиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында сүз барды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапевтик клиникасы шефы Диана Габделганиева, апрель уртасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков фәрманы белән, коронавирусны антиковид плазмасы белән дәвалау технологиясен кертүгә керешкәннәрен әйтте.

Аның сүзләренчә, апрель башында Мәскәүдә антиковид плазмасын куллануның нәтиҗәлелеге расланган. Шулай итеп, Татарстанда да фәнни программа эшләнгән. Бу тәҗрибәдә галимнәрнең һәм республикада беренчеләрдән булып коронавирус белән авырган пациентларның роле зур булган.

Диана Габделганиева сүзләренчә, яз көне Япониядән Diamond Princess круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән һәм изоляциядә булган Татарстан кешеләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Ул вакытта өч кешедә коронавирус ачыкланган иде. Соңрак плазма ясау өчен, бер ир-атның канында антитәнчекләр күләме тикшерелгән.

27 майда беренче тапкыр коронавирус белән авырган кешенең плазмасын күчереп карыйлар. Уңышлы тәҗрибәдән соң, 3 июньнән, плазма донорлыгы дәвалау ысулының берсе буларак кертелә башлаган.

— Инфекция кичергән кеше бер-бер артлы ике тест-мазок бирә. Борын һәм авыз куышлыгыннан алынган тестлар тискәре булса гына, кеше сәламәт санала. Ике атнадан соң бу кешеләр канында антитәнчекләр, аксымнар барлыкка килә. Алар вирус белән элемтәгә керә һәм вирусны нейтральләштерә. Кешенең иммунитеты барлыкка килә.

Без инфекция гадәти булмавын ачыкладык. Чирне җиңел формада кичергән кешедә антитәнчекләр титры көтелмәгәнчә күбрәк булуын күрдек. Гадәттә, вирусны җиңел кичергән кешенең тәнчекләре азрак, авыр кичерүчеләрнеке күбрәк була торган иде. Ә коронавируста киресенчә, һәм шушы технологияне эшләдек. Әгәр антитәнчекләр күләме дәвалау дозасына туры килсә, кеше плазма доноры була ала, — дип аңлатты Диана Габделганиева.

Татарстанда коронавируслы 17 кешегә плазма күчерелгән

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече, Республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Айнагөл Баялиева әйтүенчә, Республика клиник хастаханәсендә коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр белән плазма авыр хәлдә реанимациядә ятучы 17 пациентка күчерелгән.

Аның сүзләренчә, кагыйдә буларак, коронавирус белән авырган кеше 7-10 көннән соң терелә, ун көннән соң ясалган тест тискәре була. Ә реанимациядәге пациентларда вирус агышы озак бара.

— Бер пациентта 37 көннән соң да коронавируска тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Бу бик авыр пневмония очрагы иде. Без аңа ике тапкыр плазма күчереп дәвалагач кына хастаханәдән чыгардык, — диде Айнагөл Баялиева.

Унҗиде пациентның бишесенә плазма ике яки өч тапкыр күчерелгән. Донор плазмасы алучылар арасында кан рагы диагнозы куелган пациентлар да булган. «Алар аеруча авыр кичерә, коронавирустан тыш башка инфекцияләр дә кушылырга мөмкин», — диде ул.

Пациентларның чирне ничек кичерүенә, вирусның организмда ни кадәр озак саклануына карап, плазма күчерү өчен иммунитет үзенчәлеге билгеләнә.

Без шушы кысаларга нигезләнеп, плазма куллана алабыз. Антибиотиклар, вируска каршы көчле дарулар булса да, шушы алымнан файдаланабыз, — диде белгеч.


Кемнәр плазма донорлары була ала?

Табиблар коронавирустан дәвалау өчен плазма донорлары кемнәр була алуын аңлатты. Айнагөл Баялиева әйтүенчә, бу — коронавирус белән авырып терелгән, 18 яшьтән 55 яшькә кадәр, авырлыгы 50 кг нан артык булган пациентлар була ала.

— Без туңдырылган плазма куллануны акларга тиеш. Бу терапия, чыннан да, нәтиҗәле. Хәзер бездә ихтыяҗ зур, донорлар аз. Беренче донорлар хирурглар, табиблар иде. Хәзер исә дәваланып терелгән пациентлар шактый, шуңа күрә безнең максат — авырып терелгән, ярдәм итәргә теләгән кешеләрне җәлеп итү, — диде Айнагөл Баялиева.

Донор булырга теләгән кешенең коронавирус белән авырганын раслаган документы булу шарт.

Айнагөл Баялиева сүзләренчә, бүген Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручы 40лап пациент плазмага мохтаҗ. Татарстан буенча санны белергә теләсәк, шушы санны бишкә тапкырларга кирәк.

— Бер инфекционист табиб авырса да эшләп йөрде, чөнки авыручылар күп иде. Ул арада, күрәсең, үпкәләренә бик зур зыян килгән. Бик озак авырды. Плазма салгач кына тернәкләнеп китте, ул: «Миңа яңа сулыш өргән кебек булды», — дип уртаклашты, — ди Айнагөл ханым.

Белгечләр коронавирус белән авырган кешеләрне башкаларның гомерен коткару өчен кан плазмасын тапшырырга өндиләр.

— Плазма катастрофик төстә җитми. Плазма тапшыру — ул авырган кешенең безгә иң зур ярдәме булыр иде, — ди Айнагөл Баялиева.

 Республика кан үзәгендә 21 кеше плазма тапшырган

Коронавируска антитәнчекләре булган 21 кеше Республика кан үзәгенә плазма тапшырырга килгән. Бу хакта Республика кан үзәге баш табибының лаборатор диагностика буенча урынбасары Рәмзия Хәкимова әйтте.

Әлеге 21 кеше — коронавирус белән авырып терелүчеләр.

— Барлыгы 42 доза әзерләдек. Донор берьюлы ике доза бирә ала. Кызганыч, һәркайсының да титры билгеләнми, һәр доза плазма сыйфатында кулланыла алмый», — диде Рәмзия Хәкимова.

Плазма донорлары исемлеген Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов төзи. Кан үзәге белгечләре донорлар белән элемтәгә чыга. Әгәр авырган кеше үзен яхшы хис итә икән, башка кысалар буенча да туры килсә, үзәккә чакырыла. Донорларга түләү стандарт башка плазма донорларына кебек үк.

Айнагөл Баялиева әйтүенчә, чит кеше канын алган 17 пациентның бишесенә плазма берничә тапкыр салынган.

— Плазма күчерелгәч, әкренләп үпкәләргә килгән зыян кими, пациентны үпкәләрнең ясалма вентиляциясеннән төшерәләр, — ди ул.

Диана Габделганиева сүзләренчә, әгәр кеше коронавируска хосусый клиникада тикшеренү үтсә дә, донор булырга теләсә, аның амбулатор, я стационар нигездә авырганы турында белешмәсе булырга тиеш. Шулай ук, терелгәннән соң, авыз-борын куышлыгыннан алынган ике тискәре тесты булу шарт. Икенче тискәре мазоктан соң, ким дигәндә ике атна узгач, плазма тапшырырга мөмкин. Трансфузиолог кешенең донор була алу-алмавын билгели. ВИЧ, вируслы гепатитлар һәм донорлыкка ярамаган башка чирләре булса, коронавирус белән авырса да, ул кеше плазма тапшыра алмый.

Белгечләр әйтүенчә, авырган кешеләр донор булырга курыкмыйча килә ала, аларның калканы бар, аларга куркыныч янамый.

«Әни: „Йөзеңнең төсе дә, сөйләшү рәвешең дә ошамый“, — дигән иде»

Плазма тапшырган донорларның берсе — 41 яшьлек Игорь Шлыков белән элемтәгә кердек. Ул апрель аенда авырган. Казанның 7нче хастаханәсендә яткан, аны 3 майда чыгарганнар. Ләкин әле 22 майга кадәр терапевт күзәтүендә дәваланган.


— Июньдә миңа Республика кан үзәгеннән шалтыратып, плазма тапшырырга тәкъдим иттеләр. Мин берсүзсез риза булдым, үзем дә шул хакта уйлап йөри идем.

Игорь Шлыков вирусны кайда йоктырганын үзе дә белми. Төзелеш тармагындагы эше белән бәйле рәвештә, Мәскәү аша узган булган. Бәлки, шунда йоккандыр, ди ул.

— 11 апрельдә температура күтәрелгәнен сиздем, парацетамол эчтем дә эшкә чыгып киттем. Ләкин, ни гаҗәп, минем хезмәттәшләрем берсе дә авырмады. Әллә коронавирус булмаганмы, дим. 19 апрельдә Пасха уңаеннан әти-әниләр белән видеоэлемтә аша аралашкан идем. Әни шунда: «Йөзеңнең төсе дә, сөйләшү рәвешең дә ошамый. Бәйрәм хөрмәтенә миңа бүләк яса әле, үпкә томографиясенә барып кайт», — диде. Ул пенсиягә кадәр табиб булып эшләгән кеше, шуңа мин әнинең сүзен читкә какмадым, бардым. Барсам, үпкәләр шактый зарарланган. Шуннан ашыгыч ярдәм чакырдым, йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киттеләр. Коронавируска тест уңай булды. Аннары 7нче хастаханәдә дәвалый башладылар, — диде.

Игорь Шлыков авырып терелгәннән соң плазма тапшырып булуын хастаханәдә яткан арада интернеттан укып белгән. «Кешеләргә ярдәм итеп, табиблар хезмәтен дә җиңеләйтеп була икән дип уйлап куйдым да бардым. Аннары, минем плазма булыштымы соң, дип сорадым. Әйе, плазмагызны бер авыруга салдылар, дип әйттеләр», — ди ул.

Терелсә дә, әңгәмәдәш әле хәлсезлек сизүен әйтте.

— Әле менә сезнең белән сөйләшкәндә дә тын кысыла, тирән итеп сулыш алам. Табиблар әйтүенчә, даруларны озак эчү башка әгъзаларга да зыян китерә, шуңа күрә ныклап тернәкләнеп бетү өчен дару үләннәре, бал белән күбрәк чәй эчәргә кирәк. Аларның киңәшләрен үтәргә тырышам, үләннәр катнашмасын эчәм, әкренләп хәл җиңеләя инде. Аңлаешсыз чир бу, бер караганда, аякта йөрисең шикелле, аннары кисәк хәл авыраеп китә, тирләтә. Берәр шик туса, башкаларга да тизрәк табибларга барырга, тикшеренергә киңәш итәр идем. Хастаханәдә ятканда курку-шөбһә булмады идем, табиблар: «Борчылмагыз, бөтенегез тереләсез», — дип юатып йөрделәр, — дип уртаклашты Игорь Шлыков.

«Интертат»ка интервью биргән Раян Әхмәтҗанов та  донор булуы хакында Инстаграм битендә язган. 

 71 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылган

Татарстанда 71 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылган. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, болар коронавирус диагнозлы кешеләр генә түгел, сулыш алу системасы бозылган барлык пациентлар.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирустан терелүчеләр саны көннән-көн арта, барлыгы 3108 кеше сәламәтләнгән, үткән тәүлектә 17 пациент савыккан. Хәзер 1150 кеше дәвалана. Татарстанда коронавирусның барлыгы 4 мең 271 очрагы билгеле. Узган тәүлектә 40 яңа очрак ачыкланган.

Министр урынбасары 18 марттан коронавирус белән авыручыларның туганнары өчен кайнар линия эшләгәнен искәртте. Коронавирус белән бәйле сорауларны 8-800-222-59-00 номеры буенча 7.30 дан кичке 20.00 гә кадәр шалтыратып бирергә мөмкин. Барлыгы 57 меңләп мөрәҗәгать килгән.

  Чикләүләрне бетерүнең икенче этабына кайчан күчәбез?

Якын арада Татарстан коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә тиеш. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстан Министрлар Кабинетының бу хактагы Карары 24 июньнән соң чыгар дип көтелә.

— Без коронавирус белән бәйле чикләүләрне йомшартуның икенче этабына күчү мөмкинлеген федераль хезмәт белән килештердек. Хәзер чикләү чараларын өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. 24 июньдә хәрби техника узу белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерү буенча карар кабул итү 25 июньгә калды, — диде Авдонина.

Ул җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшли башлаячагын әйтте. Шулай ук мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган сәүдә объектларына ачылу рөхсәт ителәчәк.

Татарстанда коронавирус белән бәйле чикләүләрне йомшарту барышында әкренләп санаторийлар эшли башлаган. Татарстанда бүген биш санаторий ачык. Өчесе Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә берәр. Яңа шартларда, яңа таләпләр белән бүген санаторийларда 284 кеше ял итә.

40 оешма таләпләрне үтәп җиткерми

Любовь Авдонина әйтүенчә, коронавирустан саклану чаралары үтәлеше буенча предприятиеләрдә тикшерүләр уздырыла. Санаторийларга да күрсәтмәләр бирелгән.

Татарстан предприятиеләренә Роспотребнадзордан 7 меңгә якын кисәтү кәгазе бирелгән. Барлыгы 9 мең 692 объект тикшерелгән.

— Нигездә, безнең кисәтүләр объектларның 95 процентында үтәлә. Объектларның 5 процентында, 40 оешмада хилафлыклар, хокук бозулар булган. Кайдадыр шәхси саклану чаралары җитәрлек түгел, аларны дөрес кулланмыйлар, санитар-дезинфекция режимы үтәлми, дезинфекция чаралары җитми, биналарны, өслекләрне тиешенчә җыештырмыйлар, — диде Любовь Авдонина.

Ул контрольдә тотыла торган объектлар саны арта баруын билгеләп үтте. Бу сәнәгать предприятиеләре, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт оешмалары, хезмәт күрсәтү өлкәсе, медицина учреждениеләре, җәмәгать туклануы нокталары.

Предприятиеләргә карата барлыгы 194 административ беркетмә төзелгән. Авдонина сүзләренчә, җәйге верандалар ачылышында хокук бозулар теркәлмәгән. Роспотребнадзор тикшерүләр дәвам итәчәге турында кисәтә.