Коронавирус белән авыручы Раян: «Бу вируска ышанмадым, уйдырма гына дип уйладым»
Раян Әхмәтҗанов, үзе әйтүенчә, коронавирус белән авырган меңенче мәскәүле. Ул үз авыруы турында ачыктан-ачык сөйләргә һәм бу хакта үз блогын алып барырга базган бик азларның берсе. Без Раян блогыннан өзекләр бирәбез, ул «Татар-информ» агентлыгына интервью бирергә дә ризалашты.
«Мин коронавируска „ышанмаучыларның“ берсе идем, гомумән, авыруның җитдилегенә беркайчан да ышанмадым: температурам күтәрелсә дә, мин эшкә йөрүемне дәвам иттем һәм „үзе бетәр әле“ дип уйлый идем», — дип яза Раян.
— Күпләр миннән бу авыруны ничек йоктыруымны сорый. Иң мөһим сәбәпләр — ышанмау һәм гамьсез мөнәсәбәт. Моннан тыш, мин үз тирә-ягымдагы кешеләрне: туганнарымны, якыннарымны, хезмәттәшләрне дә куркыныч астына куйдым. Температурам күтәрелгәч тә, мин ияләнгәнчә эшкә йөрүемне дәвам иттем.
Өченче көнгә мин нык хәлсезлек тойдым һәм өйдә калдым. Икенче көнне генә табиб чакырдым. Ул мине карады, тест алды (әле күптән түгел генә чит илдә булган идем, юкса миннән тест алмаган булырлар иде).
Дүрт көннән соң миңа шалтыраттылар һәм коронавирус тестының уңай булуын әйттеләр. Ә ярты сәгатьтән ашыгыч ярдәм килде. Хәтта шуннан соң да мин бу хәлләргә ышанмадым, табиблар килгәч тә мине өйдә калдыруларын сорадым. Әмма минем белән ризалашмадылар, температура 38,7 иде. Һәм менә әйберләремне җыям, суыткычтагы тиз бозыла торган ризыкларны ташлыйм һәм мине изоляторга алып китәләр…
Изоляторда беренче көн шактый авыр булды: бик нык тирләдем, һәр ике сәгать саен тирләп һәм ютәлләп уяна идем, хәтта сулыш алу да катлаулы иде. Икенче көнгә минем өзлегүләремне расладылар: ике үпкәм дә ялкынсынган иде.
Хәзер дә тын алуы авыр, әмма температура инде төште, чөнки миңа вируска каршы көчле препаратлар бирәләр. Иртән хәлсез булып уянам, ютәл хәзер дә бар. Әмма мин кәефемне төшермим һәм тиздән барысы да узар дип ышанам. Комментарийларны укып, хәлем яхшыра.
Мин яткан хастаханә тулы: 2 көндә 600дән артык кешене алып килделәр. Мин яткан кат туп-тулы, хәтта капельницалар да җитми (ике кешегә бер капельница бирәләр). Бүген бер хатынны аңсыз килеш каталкада алып барганнарын күрдем. Палата ике кешелек, күрше белән бергә авырыйм. Аңа 63 яшь, шуңа күрә дәвалануы минекенә караганда авыррак. Бүген аның хәле бөтенләй начарланды.
Табиблар тәүлек буе, хәлдән тайганчы эшлиләр. Бу хәл чыннан да катлаулы, тиздән бөтен Мәскәү буенча шулай булачак. Шуңа күрә, зинһар, бөтен саклык чараларын да үтәгез, изоляциядә калыгыз! Беренче чиратта, барлык чараларны үтәмичә, сез өлкән буынны куркыныч астына куясыз! Яшьләр вирусны җиңелрәк кичерә, шулай да үлем очраклары булды. Кабатлап әйтәм, өйдә калыгыз! Чынбарлык күпкә җитдирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!»
«Кәефне төшермәскә тырышам»
— Раян, үзегез турында сөйләсәгез иде, сез ниләр белән шөгыльләнәсез?
— Милләтем буенча мин татар. Тумышым белән Кисловодскидан, Мәскәүдә яшим, үземнең «Раян-Медиа» дигән креатив студиям бар. 1992 елда гади генә гаиләдә дөньяга килдем. Әтием булмады, әнием Элеонора ялгызы тәрбияләде. 20 яшемә кадәр аның белән бер бүлмәдә яшәдем, соңыннан, 6 ел элек Мәскәүгә күчендем. Төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләдем, төзелеш вагоннарында яшәдем. Соңыннан үз бизнесымны ачтым.
— Авыруны кайда йоктырганыгызны беләсезме?
— Блогта язган идем инде, мин үземнең гамьсезлегем аркасында чирләдем, чөнки бу вируска ышанмадым, моны уйлап чыгарылган нәрсә генә дип йөрдем. Чит илдә булдым, әмма шуның аркасындадыр дип уйламыйм. Март башында Көньяк Африкада булдым, әмма Мәскәүдә йоктырганмындыр дип уйлыйм. Температурам булуына да карамастан, эшкә йөрүемне дәвам иттем, битлек кимәдем һәм башка кешеләргә дә — хезмәттәшләремә йоктырдым. Барысы да үземнең ваемсызлыгым аркасында.
— Вирусны ничек йоктырдыгыз, нинди дә булса фаразларыгыз бармы?
— Юк. Моны теләсә кайда йоктырырга мөмкин.
— Сәүдә үзәкләрендә яки башкачамы?
— Әйе, бик мөмкин. Такси ишегенә тотындың, аннары борыныңны ышкыдың — инде әзер дә.
— Сезнең симптомнар нинди?
— Симптомнар: югары температура, тән сызлый, сулыш алуы авыр. Башка берни дә юк. Хәзер хәлем тотрыклы инде. Хәзер терелүгә таба барам. Берәр атнадан чыгарырлар дип уйлыйм.
— Раян, сез әле дә ютәллисез бугай.
— Әйе, коры ютәл. Әмма хәзер яхшырак.
— Сез кайчан авырый башладыгыз?
— 25 мартта. Ике атна бара инде.
— Сезне ничек дәвалыйлар? «Скафандр» кигән махсус табиблармы?
— Әйе, махсус киемдә, әмма безне гап-гади табиблар дәвалый. Бу 15нче шәһәр хастаханәсе. Мин дәвалаучы табибтан сорадым, ул элек гади кардиолог булып эшләгән.
— Ә табиблар берәр өметле сүз әйтәме?
— Юк, алар берни дә белми. Пик кайчан була һәм кайчан кими башлаячак дип бер табибтан сораган идем. Әгәр берәр нәрсә белсәм, бүген үк шуны телевидениедә сөйләр идем, ди.
— Сезне ничек дәвалыйлар?
— Система куялар, антибиотиклар бирәләр. Ягъни, СПИД, гепатит Б булганда бирелә торган «Калетра», ә калганнарын инде хәтерләмим.
— Бөтен җирдә су эчәргә кирәк, диләр. Сезгә дә шулай дип әйтәләрме?
— Әйе, безгә дә көн саен 1,5 литр чиста су бирәләр.
— Телевидениедә куркыныч кадрлар күрәбез. Ә чынлыкта ничек соң?
— Авыручылар бик күп булуын гына әйтә алам. Хастаханәдә инде урыннар җитми. Әмма башкалары турында әйтә алмыйм. Шуны гына әйтәм — бер өлкән кешенең хәле начарланды һәм ул аңын югалтты. Башка палаталардагы ир-атлар белән аны кулга күтәреп палатага керттек. Тагын бер өлкән хатын-кыз аңын югалтты. Ә болай, без үз палатабыздан чыкмыйбыз, безгә хәтта коридорга да чыгу тыелган. Үз палаталарыбызда ятабыз.
— Очрашулар, әйберләр алу тыелганмы?
— Әйе, контактлар тулысынча тыелган. Безне бик яхшы ашаталар, ябык контейнерларга салынган ризыкларны көненә өч тапкыр алып киләләр. Кайбер төбәкләрдә авыручылар бары тик туганнары хисабына гына яши дип ишеттем. Әмма Мәскәүдә алай түгел.
— Сезнең иммунитетыгыз, сәламәтлек нык идеме?
— Әйе, зарлана алмыйм.
— Тәмәке тартасызмы? Тартучылар риск төркемендә диләр бит…
— Юк, мин тартмыйм.
— Вирус табылган кешеләрнең табиблардан качкан кадрларын күргән бар. Ничек уйлыйсыз, ни өчен? Хастаханәдә шулай куркынычмы?
— Эчке ирек хисе юк. Кеше биктә яшәп тә үзен азат хис итәргә мөмкин, ә кайберләре иректә дә үзен ябык итеп тоя. Мин позитивта, психологик проблемалар тоймыйм.
— Раян, коронавирус турында «элита авыруы», диләр, янәсе Куршавельдә, Италиядә ял иткән кешеләр авырый. Сез ничек уйлыйсыз?
— Моның белән килешеп бетмим, чөнки хәзер күпләр, хәтта студентлар да чит илгә бара ала. Сочи чит илгә караганда кыйбатрак та әле. Әгәр ил масштабында алып карасак, «урта класс» авыруы дип әйтергә буладыр.
— Ә хәзер хастаханәгә кемнәр килә, аларның барысын да урта класс яки элита дип атап буламы?
— Юк. Гап-гади кешеләр дә килә.
— Ә алар кайда йоктырган икән, ничек уйлыйсыз?
— Бу теләсә кайда булырга мөмкин. Вирус бик йогышлы.
— Палатадагы күршегезнең хәле сезнекенә караганда начаррак дип язасыз.
— Әйе, ул үзен начар хис итә.
— Кайбер кешеләр сез бу блогны хайп өчен алып барасыз дип уйлый.
— Юк, бу хайп өчен түгел. Минем ике үпкәм дә ялкынсынган. Бигрәк тә бизнес буенча карасак, авыруым турында сөйләү минем үземә дә отышлы түгел. Шуңа да карамастан, башкалар өчен үземне куркыныч астына куярга әзер.
Мин үзем позитив кеше. Башта үзем дә моны халыкка белдерергә кирәк микән дип уйлаган идем, әмма бу хәл турында сөйләргә кирәк дип хәл иттем, кешеләр үзләрен сакласын иде. Юк, бу хайп түгел. Мин моңа үзем дә ышанмаган идем, шуңа күрә кешеләрне башкалар белән элемтәгә керүдән саклануларын һәм изоляциядә булуларын сорыйм. Без яшьләр, ничек тә терелербез, ә өлкәннәргә авыррак булачак.
Үземнән корбан ясамыйм һәм позитив кәефне дә югалтмыйм. Аллага шөкер, организмым нык булды. Табиблар да яхшы дәвалый. Кәефне төшермим һәм паникага бирелмим.
— Якыннарыгыз бу хәлне ничек кабул итте? Вирус йоктырудан куркып, аралашмый башлаган кешеләр булдымы?
— Юк, бөтенесе дә ярдәм итеп тора. Комментарийларга карасаң, негатив язучыларга караганда, яклап язучылар күбрәк.
— Башкаларга нинди киңәш бирер идегез?
— Куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Битлек киеп йөрегез, кулларыгызны ешрак юыгыз. Позитивта калырга тырышыгыз.