Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус йоктырган кеше: «Үземне кыйнап ыргытылган кебек хис иттем»

Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче героебыз коронавирус белән чирләп, хастаханәгә эләгүе һәм ничек аякка басуы турында тәфсилләп сөйләде. Үзе генә түгел, гаиләләре белән авырганнар. Героебыз язмада исемен кулланмауны сорады, шуңа күрә аңа исемсез генә эндәшәбез.

news_top_970_100
Коронавирус йоктырган кеше: «Үземне кыйнап ыргытылган кебек хис иттем»

«Антибиотикның файдасы булмады»

Авыруның беренче билгеләре кайчан сизелә башлады һәм ул вакытта үзегезне ничек хис иттегез?

Бик сакланып кына йөрсәк тә, коронавирус безнең гаиләгә дә килеп керде. Авылда авыручылар күп булды. Якын-тирәдәгеләрдән йоккандыр инде, чөнки читкә чыгып йөргән булмады. Без бит кемнең авырганын белмибез, соңыннан гына ишетелә.

Хәлсезлек май азагында — июньнең беренче көннәрендә сизелә башлады. Башта гәүдә, аеруча аяклар сызлады. Күз кабаклары да авыртты. Үземне авыру кеше кебек хис иттем, ләкин тән температурасы күтәрелмәде. Берничә көннән соң температура 37 градустан бераз югары булды, 38гә менеп җитмәде. Тагын берничә көннән коры ютәл өстәлде, туңдыра, калтырата башлады. Температура көндезләрен 38 градус тирәсе торса, кичкә 38,6га менә иде. Температура югары күтәрелгәч, аяклар нык кызышты, атлап йөрү дә авырлашты. Үземне кыйнап ыргытылган кеше кебек хис иттем. Ис сизү, тәм тою, аппетит бетте.

Район хастаханәсенә баргач, дарулар яздылар да, өйдә генә дәваландым. Биш көн антибиотик эчтем, ләкин аның файдасы булмады, хәл җиңеләймәде. Антибиотик эчә башлаганның дүртенче көнендә сулыш алганда күкрәкне авырттыра башлады. Йөткереп бетереп сулыш алганда күкрәк турысыннан чәнчи иде.

Үпкә ялкынсынуы башланудан шикләнә башладым. Шуннан соң ирем Казанга алып китте. Үпкәне компьютер томографиясенә төшердек. «25 процентка кадәр ике яклы үпкә ялкынсынуы бар, хастаханәгә ятарга кирәк», — дип әйттеләр. Шунда ук йогышлы авырулар хастаханәсенә юллама да бирделәр.

«Хастаханә ишек төбенә 6-7 ашыгыч ярдәм машинасы чиратка баскан»

Хастаханәгә эләгеп булмый диючеләр күп. Сез ничек кердегез?

Йогышлы авырулар хастаханәсенә барсак, 6-7 ашыгыч ярдәм машинасы чиратка баскан, минем кебек үзләре килүчеләр дә бар. Өч сәгать чамасы көч-хәл белән табибның кабул итүен көттем. Температура югары булгач, көтүе авыр булды. Бер тирләтте, бер туңдырды. Табиблар тиз генә кабул итәргә җитешә алмый, чөнки авыручылар күп килә. Ашыгыч ярдәм машиналары да кешеләрне китереп торалар.

Чират җиткәч, анализлар алдылар. Алары әзер булганчы палатага салдылар, система куйдылар, антибиотик кададылар. Шул төнне температура төште һәм бүтән югары күтәрелмәде. Бер тәүлек узганчы анализлар билгеле булды, коронавирус икәне ачыкланды.

Кичке якта ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанның 7нче хастаханәсенә илттеләр. Анда да чират көтеп утырырга туры килде. Чиратым җиткәч, биш кешелек палатага урнаштырдылар.

Хастаханәдә коридорга чыгарга ярамый, юыну бүлмәсе дә палатада гына. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт! Көн саен иртәнге алтынчы яртыда кереп уколлар ясадылар, система куйдылар. Аларга да бик авыр: калын битлек, комбинезон кебек саклагыч костюм киеп эшлиләр. Күзлек аркылы күзләре генә күренеп тора. Җитмәсә, эсседә күзлекләре парлана. Ничек күрәләрдер?

Берничә көннән аппетит ачылды, ис һәм тәм тоемлау башланды. 7нче хастаханәдә бик әйбәт ашаттылар: беренче һәм икенче ризык бирделәр, җиләк-җимештән өзмәделәр. Ризыкны бер генә кулланыла торган савытлар белән һәркемгә аерым китерделәр. Савыты бушагач, чүп савытына атасы иде.

Башка авыручыларны күрдегезме соң?

Мин палатада ашыгыч ярдәмдә эшләгән ике фельдшер һәм бер балалар табибы белән яттым. Башка районнан килгән бер хатын-кыз да бар иде. Аның үпкәләренең 75 проценты ялкынсынулы иде. Ул шушы көнгә кадәр коронавирус барлыгына ышанмаган, чирне сәяси уен дип кенә кабул иткән. Ике көн буе югары температура белән эшкә йөргән. Җитәкчеләре вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча ял бирмәгән. Барып терәлгәч, ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә килеп эләкте.

Хастаханәдә ничә көн булдыгыз?

Йогышлы авырулар хастаханәсендә бер тәүлек һәм 7нче хастаханәдә унөч тәүлек яттым.

«Ирем бер атна эчендә терелде»

Коронавирус өегездәге башка кешеләргә йокмадымы?

Без гаиләбез белән авырдык. Ирем һәм балаларым җиңел формада авырды.

Җиңел формасы ничек үтә?

Кечесенең әллә ни югары температурасы да булмады. Бераз хәлсезләнде, ис һәм тәм тоймады. Район хастаханәсендә табиб үземә язган вируска каршы даруны бирдем дә, берничә көннән рәтләнеп китте. Олысы да шул чама авырды. Аның ике көн температурасы булып алды. Балалар бер атна булганчы авыруны җиңеп чыктылар.

Иптәшемнең минеке кебек тәне сызлаган, туңган да, кызышкан да. Температурасы уйнагандыр инде. Хастаханәдә ятканда үземә нинди дарулар бирделәр, шуларны әйтеп алдырттым да, бер атна дигәндә терелде. Ул урын өстендә ятмады.

Балаларыгыз олымы?

Кечесе мәктәптә укый, олысы тәмамлады инде.

Үзегезгә ничә яшь?

45 яшь.

Хроник авыруларыгыз бар идеме?

Юк.

Авырган вакытта ис тоемлау бетте дип әйттегез. Нинди исләрне сизмәдегез?

Юри генә көчле ислемай сипкән идем, бернинди ис сизмәдем.

Авырганда төшенкелеккә бирелмәдегезме?

Юк. Андый әйбер булмады. Башта хәл юк иде, нык тирләтте. Атлаган саен кием алыштырып тордым. Соңрак хәл яхшырды.

Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?

Хәзер кәеф әйбәт, Аллага шөкер! Ике атна элек эшкә чыктым. Хәлсезлек бар инде, бераз тирләтә һәм кайвакыт йөткертә. Үпкәләр терелеп бетсен өчен берәр ай вакыт кирәк дип әйттеләр. Җилләп торган бүлмәләр һәм кондиционерлар куркыта әле.

Башкаларга нинди киңәш бирер идегез?

Авыруның барлыгына ышанмый йөрергә ярамый. Бу уен түгел. Чир таралган вакытта күп кеше булган урыннарга йөрмәскә, халыкны җыеп мәҗлесләр уздырмаска киңәш итәм. Шунда бер генә чирле кеше булса, барысына да йога бит. Башлангыч чорында чирнең ныклы билгеләре дә булмый, ә башка кешегә йогарга мөмкин. Алла сакланганны саклый, ди халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100