Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәвәскәр бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова базелло һәм кивано уңышы фотоларын күрсәтте

news_top_970_100
Һәвәскәр бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова базелло һәм кивано уңышы фотоларын күрсәтте

Башкортстан якларыннан язучы һәм композитор Ризида Мөхәммәтҗанованы «Интертат» укучылары «Йорт һәм бакча» дигән рубрикабызда аның белән булган әңгәмә аркылы да хәтерлидер. Ул язма аркылы тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән Ризида ханым турында башка матбугат чаралары да күреп алды.

Бүген тәҗрибәле, һәвәскәр бакчачы быел утырткан яңа төр яшелчә-җимешләренең фотолары белән «Интертат» укучыларын да таныштырырга булды. Үзе ассызыклавынча, мондый чит-ят, күпчелек җылы якларда гына үскән яшелчә һәм җиләк-җимешне үстерүнең бер кыенлыгы да юк, иң мөһиме – бакчачылыкны үз итү һәм ярату.

«Быел бакча уңышым янәдән куандыра, Аллаһка мең шөкер. Фотолардагы «Малабарский шпинат» без үстерергә күнеккәнгә охшамаган, озынлыгы 3 метрга җитә. Гадәттә, ул тропикта, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә үсә. Икенче исеме аның «Базелла» – вак кына итеп чәчәк ата, кара төшле җимеше дә була. Бик матур, көзгә таба яфраклары кызара төшә. Яшь чагында яфракларын кулланырга мөмкин. Аны салатларга, ашларга кушабыз. Аңарда бик тә файдалы С витамины һәм минераль матдәләр бар. Шулай ук тимер, кальций, фосфор, калий һәм магний белән аксымнарга бик бай. Бик яхшы антиоксидант та әле: лютин, бета-каротин аның составында бар. Үзем, яшел гарнир итеп, ит һәм балык ризыкларына да кушам әле аны», – дип бәян итте уңган, тынгы белмәс бакчачы.

«Кивано – шулай ук 3 метрга кадәр үсә, пешеп җиткәч, кызгыл сары, кызылт, сары төстә, бик нык шырпылы була. Эчлегендә орлыклары да байтак, желе кебек. Аңардан кайнатма да эшләп була. Элек бит эче тәмле кыярлар бар иде, менә шундыйрак, банан тәме дә килеп китә. Стресстан, диабеттан һәм бик күп ашказаны чирләреннән ярдәм итүе ихтимал. Калорийлары да аз. Аңарда В, А, С, микро һәм макроэлементлар, калий, тимер, кальций, магний марганец, цинк бар», – дип безнең төбәкләрдә моңарчы бик үстерелмәгән яшелчә-җимешләре хакында сөйләде Ризида апа.

Әлеге вакытта Ризида ханым гөмбә җыю белән дә мәшгуль. Җирдә казыну, соңыннан хезмәтенең нәтиҗәсен күрү, яшелчә-җимешләрдән уңыш алу аңа ләззәт, рухи җан азыгы бирә. Балачактан җир-туфракны яратып үскән кыз бакчачылык эшен үз итә, йорт-курасында оҗмахтай гүзәллек тә тудыра, гаиләсен дә экологик чиста һәм сыйфатлы сый-нигъмәт белән сыйлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100