Хатынга иренең, иренә хатынының чәчен кисәргә ярыймы?
Билгеле бер очракта хатыннар ирләренең чәчен кисә алмый.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Телеграм челтәрендәге каналында төрле сорауларга җавап биреп бара.
Дин ягыннан, хатынына иренең чәчен алырга ярыймы? — дип сорыйлар хәзрәттән.
Хаҗда булмасагыз, ярый, — дигән Рөстәм хәзрәт.
Ир кешегә хатын-кызларның чәчен кисәргә ярыймы? — дип сорыйлар.
Үз хатыны булса, ярый. Чит хатыннарга ярамый. Хатыннар өчен дә шулай ук, — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Яулыклы кызларга бары якыннарына гына күрсәтү өчен, чәчен буярга ярыймы? — дип тә сораганнар.
Әйе, - ди хәзрәт аермачык итеп.
Хәзрәт түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде: