Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәр смсны үзем аша үткәрәм...» – Дубайга турлар саткан блогер Илүсә халыктан гафу сорый

news_top_970_100
«Һәр смсны үзем аша үткәрәм...» – Дубайга турлар саткан блогер Илүсә халыктан гафу сорый

Дубайга арзан бәягә турлар сатып, халыкны алдауда гаепләнүче блогерлар Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева һәм аның ире Раушан социаль челтәрдәге сәхифәләрен яңадан актив рәвештә алып бара башлады. Кичә Илүсә сторислары аша, акча түләп тә, ялга бара алмый калган язылучылары алдында гафу сорады.

«Ялгышу – нормаль күренеш. Идеаль кешеләр юк. Үзегезгә ялгышырга рөхсәт итегез һәм мөмкинлекләр диңгезендә алга таба йөзегез.

Мин яшермим, бу ситуация безгә мораль һәм физик яктан нык тәэсир итте. Әмма минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Язганыгыз, терәк булганыгыз өчен. Һәм, әлбәттә инде, күз яшьләрегез, борчылуларыгыз, безнең белән бергә сезгә дә бу авырлыкларны кичерергә туры килүе өчен чын күңелдән гафу үтенәм.

Без болай килеп чыгар дип уйламаган идек. Мин һәрберегез өчен сезнең үзегез кебек үк борчылам. Һәр смсны үзем аша үткәрәм (елый башлый). Чарасызлыктан үземне кая куярга да белмим.

Бу көннәрдә безгә күпләп: «Мин сезне кызганам, кире Россиягә кайтыгыз», – дигән смслар килә. Без монда беренче авырлыкларга ук бирешеп, кире күченеп кайту өчен килмәдек. Безгә монда уңайлы, безгә монда ошый. Әлеге сторисларны сез мине кызгансын өчен төшермим. Бары тик эчемдәге борчуларым белән бүлешәсем килде», – дип сөйләде ул.

Искә төшерәбез, Илүсә белән Раушан, үзләренең популярлыкларыннан файдаланып, Дубайга арзан бәягә турлар тәкъдим итәләр иде. Соңыннан алар ул турларның вакытларын күчерә башлады, һәм сатып алучылар арасында түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыгы ачыкланды.

Адвокат Руслан Нагиев әйтүенчә, зыян күрүче 915 кеше бар, матди зыян күләме – 24 млн 545 мең сум.

Берара югалып торганнан соң, Илүсә белән Раушан яңадан элемтәгә чыгып, үзләренең урамда диярлек калып, ашарга алу өчен алтыннарын сатарга мәҗбүр булуларын сөйләделәр.

Бу темага язмалар:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 октябрь 2023
    Исемсез
    Шул кадэр акчаларны кая киткэннэр?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100