Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәр кешегә 50 мең сум» – Мөслим эшмәкәре мобилизацияләнгән райондашларына ярдәм күрсәтә

Мөслимнән мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен, эшмәкәр Илгиз Исламов районның хәйрия фондына 3 млн сум акча күчергән. Шул рәвешле, хәрби бурычын үтәргә киткән һәр мөслимлегә 50 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Башка эшмәкәрләр ярдәме белән, кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар да тапшырылачак. «Интертат» бу идеянең инициаторлары белән сөйләште.

news_top_970_100
«Һәр кешегә 50 мең сум» – Мөслим эшмәкәре мобилизацияләнгән райондашларына ярдәм күрсәтә
Салават Камалетдинов

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, кайбер гаиләләрнең төп туендыручысы булган ир-атлары китеп барды. Егетләрне ерак юлга әзерләү дә гаиләләрдән планлаштырылмаган чыгымнар таләп итте. Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен кирәк әйберләр ничә сум тора һәм аларны кайдан алырга икәнлеген «Интертат» язып чыккан иде.

Ниндидер юлларын табып, мобилизация кагылган гаиләләрнең хәлен аз булса да җиңеләйтергә тырышкан район һәм шәһәр җитәкчеләре булды. Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтергә теләктәшлек белдергән оешма-предприятиеләр дә җитәрлек.

 «Агромастер» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Исламов та туган районы Мөслимнән хәрби бурычларын үтәргә киткән егетләргә матди ярдәм күрсәтергә булган. Аңа районның башка эшмәкәрләре дә теләктәшлек белдергән. 

«Мөслимнән ничә кеше китә, барысы да шушы сумманы алачак»

«Минем «әйдәгез, эшлик» дип әйткәнне көтеп тормадылар, киресенчә, үзләре күтәреп алып, инициатива белән чыктылар. Ә инде әлеге лаеклы эшнең башында «Агромастер җитештерү компаниясе» ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Исламов тора», – дип сөйләде безгә Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин.

Исламовлар – районыбыздагы танылган династия. Нәселләре белән – туган ягыбыз өчен җанатып яши торган шәхесләр. Әтиләре Зәкиҗан Исламович гомер буе «Сельхозтехника» җитәкчесе булып торган, беренче президентыбыз Минтимер Шәрипович белән дә бергә эшләгәннәр. Аның эшен улы Илгиз Зәкиҗанович лаеклы дәвам итә. «Агромастер» компаниясе бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиянең иң яхшы 4 компаниясе исемлегенә керә. Илгиз Исламов, әллә кайчан Канар утрауларында яки Германиядә яшәр мөмкинлеге булса да, Мөслимебездән ерак китмәде. Улы да районыбызда төпләнеп калды, йорт салып ята. Даими хәйрия эшчәнлегендә катнашып торалар. Ковид вакытында Илгиз Зәкиҗанович хастаханәләребезгә ярдәм күрсәтеп килде.

Бүгенге вазгыятькә дә Илгиз Зәкиҗанович битараф кала алмады. «Үзебезнең егетләребезгә ярдәм күрсәтәсем килә», – дип шалтыраткач, мин дә бик сөендем. «Һәр киткән кешегә 50шәр мең сум акча күчерәчәкмен. Мөслимнән ничә кеше китә, барысы да шушы сумманы алачак», – диде.

Фото: ©  Мөслим администрациясенең мәгълүмат үзәге

Безнең авыр хәлдә калган гаиләләр, авыру балаларга акча җыеша торган «Мөслим балалары» дигән хәйрия фондыбыз бар. Илгиз Зәкиҗанович минем белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк шул фондка 3 млн сум акча күчереп тә куйды.

Беренче «поток»та мобилизацияләнгән 3 офицерыбызның карталарына 50 шәр мең сум акча җибәрелде инде. Алар бүгенге көндә Казанда өйрәнүләр уза.

Без бу турыда үзебезнең социаль челтәрләрдә язгач, башка эшмәкәрләр дә әлеге эшчәнлектә катнашырга теләк белдереп чыга башлады. Шул рәвешле, мобилизацияләнүчеләргә кирәк-яраклар салынган рюкзаклар да әзерләнде. Даруханәләр челтәре җитәкчесе беренчел кирәк медикаментлар алып килде. 

Гомумән, без районыбызда «бергә булсак, теләсә кайсы авырлыкны җиңеп чыгарбыз» дигән девиз белән эшлибез. Мобилизация башлангач та «кайнар линия» эшләтеп җибәрдек.  Мобилизацияләнәчәк егетләр белән, бөтен җаваплы кешеләр составында җыелыш уздырылды. Төгәллекләр кертелә башлагач, араларындагы 4 кешенең хезмәткә яраксыз икәнлеге ачыкланды. Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә кагылышлы бөтен сорау-проблемаларны оператив хәл итәргә тырышабыз, – дип сөйләде безгә район башлыгы. 

«Хәрби хезмәттә биредә гап-гади тоелган нәрсәләр дә кадерле була»

«Агромастер җитештерү компаниясе» ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Исламов үзе бик тыйнак кеше икән. «Без бит мобилизацияләнгән егетләребезгә генә түгел, авыру, ятим балаларга, мохтаҗ, авыр хәлдә калган гаиләләргә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин, мин, дөресен генә әйткәндә, алай хәйрия эшчәнлегем турында сөйләп йөрергә ияләнмәгән», – дип башлады ул сүзен.

Үзебезнең егетләр бит алар, күбесе танышларым. Кулымнан килгән хәтле ярдәм итәсем килде инде. Бәлки аларга, Ходай насыйп итеп, окопларда ятарга да, ут эченә керергә дә туры килмәс. Шулай булса да, үзебез дә армиядә хезмәт иткән кеше буларак, андагы шартларны яхшы беләбез. СССР вакытында ул «тяготы и лишения воинской службы» дип атала иде. Аларны һәр хезмәт иткән ир-егет лаеклы үтәргә тиеш.

Фото: © «Агромастер җитештерү компаниясе» ҖЧҖнең матбугат хезмәте фотосы

Хәрби хезмәттә вакытта: «Менә өйгә кайтам да, бер кило май, бер кило карамель конфет, ак ипи алып, рәхәтләнеп ашыйм», – дип хыяллана идем. Кайткач, бер ипи түгел, бер кисәк ипи белән бер конфет ашадыммы икән? Хәрби хезмәттә биредә гап-гади тоелган нәрсәләр дә кадерле була. Ноские, футболкасы, майкасын да саклап кына киясең. Чөнки янәшәңдә әзерләп бирергә әниең дә, хатының да юк. Юарга, җыярга, барысын да үзеңә башкарырга туры килә.

Аннан безгә хезмәттә 7 сум акча бирәләр иде. Шуны алгач, малайларны ияртәсең дә, кереп китәсең инде солдат телендә «чепок» дип аталган урынга лимонад алып эчәргә, карамель конфетын ашарга. Шуннан да зуррак бәхет булмый, – дип, хәрби хезмәттә булган вакытларын искә алды Илгиз Исламов.

«Әгәр дә мин күрсәткән матди ярдәм районыбыздан киткән хәрбиләребезнең көнкүрешен яхшыртырга аз булса да ярдәм итсә, бик куаначакмын», – диде ул.

«Акчаны гаиләләребезгә җибәрәчәкбез»

Мөслимнән мобилизацияләнгән өч офицерның берсе – Руслан Миргалауов белән дә элемтәгә кердек. Руслан, хәрби бурычын үтәргә киткәнче, район администрациясенең төзелеш бүлегендә эшләгән.

Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Илгиз Зәкиевичка рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бик урынлы һәм саллы суммадагы ярдәм күрсәттеләр. Безгә бит әлегә хезмәт хакы да түләнми. Әлеге акчаларны гаиләләребезгә җибәрәчәкбез. Чөнки безне монда ашаталар, киендерәләр, акча артык кирәк тә түгел. Ә менә ай саен түли торган кредитлар, башка чыгымнар гаиләләребез өстендә калды, – дип сөйләде ул.

Руслан – тәҗрибәле офицер. Контракт буенча 6 ел Монголия чигендә, укчы гаскәрләрдә хезмәт иткән булган. Хәзер Казандагы җыелу пунктында өйрәнүләр уза. 

Кәефләребез әйбәт, зарланырлык сәбәп юк. Гаиләләребез генә кайгырып тора. Аларга авыр инде. Очрашканыбыз юк. Күрешсәк, сагынулары тагын да көчәер сыман. Шуңа әлегә телефон аша гына аралашып торабыз. Өйдә әни, апалар, тормыш иптәшем көтә, – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә. 

Фото: © Руслан Миргалауовның шәхси архивыннан

Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Дашгын Гаджиага-оглы белән

«Ипотекабыз бар, әле кредит каникуллары да бирелмәде»

Мөслимнән мобилизацияләнгән Илнар Диникаевның тормыш иптәше Альбина Диникаева:

Иремә 22 сентябрь көнне повестка килде. Шул ук көнне Сарман военкоматыннан алып та киттеләр. Җыеныр өчен берничә сәгать вакытыбыз булды. Иремә экипировка, йокы капчыгы, яңгырдан саклый торган плащ кебек хәрби киемнәр дә, башка кирәк-яраклар да алдык. Ипотекабыз да бар, әле кредит каникуллары да бирелмәде. Шуңа күрә әлеге эшне оештырган район җитәкчелегенә, матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә ирем исеменнән дә, шәхсән үземнең исемнән дә рәхмәт белдерәм.

Ирем – хәрби хезмәттә булган кеше, офицер. Беренчеләр рәтендә китәчәген белде. Ялларда күрешеп торабыз. Ләкин барыбер күңелебез тыныч түгел, бик борчылабыз. Барлык мобилизациягә эләккән ир-егетләр дә исән-сау әйләнеп кайтсалар иде, – дип теләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100