Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык янә Иркә-Ландыш гаугасы турында: «Әнчек этләр кебек өрделәр дә тындылар»

Иркә инстаграмга мәгънәле пост куйган.

news_top_970_100
Халык янә Иркә-Ландыш гаугасы турында: «Әнчек этләр кебек өрделәр дә тындылар»
https://www.instagram.com/irke_official/

Узган ел татар эстрадасының ике җырчысы Иркә белән Ландыш Нигъмәтҗанова арасында конфликт килеп чыккан иде. Фирдүс Тямаевның Миякәдә концерты өзелү вакыйгасыннан бер дә ким булмаган әлеге гауганы халык һаман да онытмый — социаль челтәрләрдә әледән-әле шул теманы куертуларын күзәтергә мөмкин.

Иркәнең инстаграмга Зифа Нагаеваның кеше рәнҗеше турындагы мәгънәле шигъри юлларын куюы түбәндәге комментарийларга сәбәп булган:

«Минем Иркәгә хөрмәтем Ландыш гаугасыннан соң күпкә артты. И, чәйнәделәр, чәйнәделәр җыелышып. Иркә булдырды, үзен чын кеше итеп танытты, ник бер сүз әйтсен шул ахмакларга. Тегеләр исә, аның саен котырдылар, ә аның исе дә китмәде. Ул алардан бер генә түгел, ун башка өстен булып калды. Тегеләр әнчек этләр кебек өрделәр-өрделәр дә тындылар»;

«Кеше җанын бик түбән, пычрак күңелле кеше генә рәнҗетә ала. Ул кеше үз пычрагын кешегә сыларга маташа. Ә кешегә пычрак атып дәрәҗәле булмыйсың. Нахакка тамган күз яше җиде буынга кадәр бара»;

«Адәм башына бер сүз җитә дигән әйтем бар. Юкка уйлап чыгарылмаган шул. Кайчак күңелгә авырга туры килә. Иркә, дустым, бирешмә», — дип яза инстачылар.

Ә шигырь үзе болай яңгырый:

Рәнҗетмәгез кеше жанын,

Кала күңелдә.

Бүген синдә бәхет кунак,

Иртәгә миндә.

«Аңлаган кешегә аңларлык. Гайбәт, интрига таратучыларга кагыла. Пычрак таратып, нахактан ләззәт алучыларга», — дип тә язалар бу шигырь турында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100