Һади Такташка 125: Шагыйрьнең туган авылындагы музеен төзекләндерергә вәгъдә итәләр
Мордовия республикасы Сыркыды авылында бөек татар шагыйре Һади Такташның музеен төзекләндерәчәкләр.
1 гыйнварда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел шагыйрьнең туган авылы, Мордовия республикасы Сыркыды авылында урнашкан музеен төзекләндерәчәкләре турында сөйләде.
Һади Такташ Мордовия республикасы Сыркыды авылында туган, аның туган авылында музее бар. Кызганыч, әлеге музей бүгенге көндә бик үк яхшы хәлдә түгел, алдыбызда аны торгызу бурычы тора. Берничә ай элек Татарстан Мәдәният министрлыгына язучы Ләбиб Лероннан хат килде. Әлеге хатта ул бүгенге көндә Һади Такташның музее начар хәлдә булуын белдерде. Мин әлеге район башлыгы белән элемтәгә кердем, музей бар, ул эшли, ләкин аны ныклап ремонтларга кирәк. Кеше йөрсен, белсен өчен, матди яктан та, оештыру эшләре буенча да төрле яклап ярдәм кирәк. Шулай ук музей каршында Һади Такташның бюсты урнаштырылган, әлеге бюст та бик иске, аны да реставрацияләчәкбез.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Дамир Натфуллин сүзләренчә, әлеге эшне Татарстан Мәдәният министрлыгы башкарачак.
Бер яктан, әлеге музей Мордовия республикасында урнашкан, ләкин, шул ук вакытта, без дә читтә кала алмыйбыз. Безнең Муса Җәлил һәм башка бик күп бөек шәхесләребез Татарстаннан читтә туып үскән, һәм аларның туган якларында Татарстан республикасы ярдәме белән музейлар төзелгән, бу – безнең бурыч, – диде ул.
Һади Такташның музее җимерек хәлдә булуы турында «Интертат» электрон газетасында 2024 елда язма чыккан иде:
Сыркыды авылында булган «Интертат» хәбәрчесе Гөлүзә Ибраһимова музейга ремонт кирәклеген язды.
«Музейга ремонт кирәк. Түшәмен эшләргә кирәк. Аннан опилка коела. Такталар кипте – ярыклар зурайды. Себереп кенә чыгасың – тагын коела. Йорт бүрәнәләре дә кипте. Хәзер араларыннан урам күренеп тора инде. Агачлар нык, черемәгән, тик шул ярыкларны ябарга кирәк», – дип сөйләгән Һади Такташ музеен карап торучы 83 яшьлек Равилә Коновалова.
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Дамир Натфуллин быел Татарстанда Һади Такташка багышланган бик күп чаралар узачагын белдерде:
2026 елның беренче көнен бөек шәхесебезнең юбилее белән башлап җибәрәбез. Һади Такташ иҗаты безнең әдәбият тарихына алтын хәрефләр белән язылган. 1 гыйнвар иртәсе булса да, аны искә алырга күпме халык җыелды. Без аның исемен, шигырьләрен онытырга тиеш түгел. Быел аның исеменә багышлап бик күп чаралар узачак. Казанда аның һәйкәле, исемендәге урам бар, төп максатыбыз – аның исемен мәңгеләштерү, төрле чаралар уздыру һәм әсәрләрен яшьләргә, балаларга җиткерү. 2026 елда әлеге эшне башкарачакбыз, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов