«Ярыкларыннан урам күренә»: Һади Такташның туган ягындагы музеен кем «ямар»?
Мордовия республикасына барып чыккач Һади Такташның туган авылы Сыркыдыга керми калу мөмкин түгел иде. Авыл трасса юлыннан күренеп тора, борылып кына керәсе. Нәкъ авыл үзәгендә, юллар чатында, шагыйрьнең музее бар. Бу сәяхәт бикле ишек төбендә кич утырып кайтуга әйләнә ала иде, тик безне коткардылар. Юкса, музейның үзен дә коткарасы икән.
Сыркыды авылындагы музей ишек төбендә безне Иван исемле егет каршы алды. Үзе генә шунда телефонда уйнап утыра. 2нче сыйныф укучысы җәйге каникулга Мәскәүдән кайткан. Шортиктан гына. Муенына үз диненең билгесен таккан. Музей йозакка бикләнгән иде. Ваня русчалатып: «Музей ябык, ул ачылмый», – диде. Без дә ишек төбенә барып утырдык.
Авылда музейны ачарга кеше юк
Музей-йорт тирәсе тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган. Музей алдында Һади Такташка бюст тора. Көмеш төскә буялган бюст кызыл кирпечкә утыртылган. Шагыйрьнең бер як битендә буяу кубып та төшкән. Гомумән, аны яңадан әйбәтләп буярга, ә иң яхшысы – яңа бюст ясатырга кирәк. Музей диварындагы элмә тактада да, бюстта да бернинди сан күрсәтелмәгән. Музей диварына «Бөек татар шагыйренең музей-йорты» диелгән, ә татарча язу юк. Шулай да бу – аның йорты түгел, нигезе дә түгел. Музей Шәхми карт каравылчы булып торган авыл советы бинасы урынында салынган. Йортның бүрәнәләре арасына кыстырган мүге дә коелып килә, ярыклар күренеп тора.
Музей күршесендә генә мәчет тора, ул да йозакка бикләнгән. Мәчеттән азан күптән яңгырамый кебек. Музейдан юл аша чыккач, мәңгелек ут яна. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлеге язылган мемориалда 20гә якын Такташев фамилиясе бар.
Әйткәнемчә, без килгәндә музей ябык иде. Монда «музей директоры» вазифасын йөрткән кеше юк. Музей өчен янып йөргән, Такташ шигырьләрен яттан белгән Равилә апа Коновалова гына бар. 83 яшендәге Равилә апа кулын сындырган, шуңа ул безгә музейны ачып күрсәтә алмады. Аның белән мин соңрак сөйләштем. Музейны ачарга бер кеше эзләп таптык. Элеккеге колхоз рәисе булган Равил абый Бадаев ачкычны алып килде. Ул үзе 20 елдан артык Һади Такташ исемендәге колхоз җитәкчесе булып эшләгән.
Музейга килеп керүгә, витрина аша карап торган Такташ каршы ала. Сурәт зур итеп ясалган. Бер почмакта – мич, бер почмакта – карават, бер почмакта – шкаф. Карават буендагы диварда зур гына ат рәсеме эленгән. Музей 2005 елда ачылган, ягъни киләсе елда 20 ел була. Бу бинаны ике сәламәтлек саклау министры төзеткән. 1994-2007 елларда Татарстанда сәламәтлек саклау министры булган Камил Зыятдинов һәм 1993-2010 елларда Мордовиядә шул ук вазифада булган Рафаэль Аширов хезмәте бу. Аларның берсе дә чыгышы белән бу авылдан түгел.
Мин гомер буе шушы авылда яшим, – дип сөйли башлады Равил абый. – 21 ел колхоз рәисе, 10 ел газ участогы җитәкчесе, 10 авыл җирлеге башлыгы булып эшләдем. Мин эшләгәндә 800 хуҗалык бар иде авылда. 1930 елларда авылда янгын булган, шуңа күп кеше киткән, – ди ул.
1914 елда авылда 3600 кеше булган, ә 1931 елда – 3800дән артык (бу – янгынга кадәр булса кирәк). 2022 елда 303 кеше калган.
«Музей өчен күңелем әрни»
Равилә апа Сыркыды авылында гомер буе рус теле укытучысы булып эшләгән. «Такташ безнең өчен туганыбыз кебек», – ди ул. Равилә ханым музейның киләчәге өчен борчылып тора, чөнки музей эшчәнлегенә аның зур хезмәте кергән. Музей аның өчен бик кадерле. Такташ турында сөйләгәндә, ул аның шигырьләрен дә кыстырып җибәрә, яттан белә.
Аларның йортлары бар иде, бик озак торды. «Йортны саклап калырга кирәк», – дигән сүзләр булды, тик ул сүздә генә калды. Аның туганнары авылга йөреп торды, тик йорт калмады. Һади Такташның әнисе Шәмсениса авыл зиратында җирләнгән. Һади анасына охшаган булган, чөнки аның анасы да хатларын шигырь юллары белән язган. Танылмый калган шагыйрә булган дип саныйм.
Музейга экспонатларны авылдан җыйдык. Такташның шәхси әйберләрен табуы авыр булды. Аның апасы белән элемтәгә чыктык, ул әнисенең сөлгесен, салфеткасын, Такташның юл чемоданын бирде. Әйберләрне халыктан җыйдык. Музей крестьян йорты кебек булды. Ул 2005 елда ачылды, бюст та шул ук елда куелды, аны Казаннан китерделәр. Ачканда ук музейга ут, газ, телефон кергән иде.
Пандемиягә кадәр кеше күп килде. Музейның ишекләре бер дә ябылмады. Аннан килүчеләр саны нык кимеде. Икенчедән, музей беркемнеке дә түгел. Музей өчен җаваплы, аны ачучы һәм ябучы кеше юк. Менә сез дә килдегез, ә музейны ачарга кеше юк. Бу мине бик борчый. Миңа хәзер 83 яшь, мин ул музейда күп эшләдем. Тарих укытучысы Марина Николаевна белән бик күп эшләдек. Сорасалар, без бара идек анда. Хәзер сәламәтлек ягыннан да авыр чыгып китүе. Музейны районның мәдәният йортына бирделәр. Алар җаваплы. Тик музейга кеше билгеләмиләр, чөнки бюджет юк.
Бюджет кабул иткәндә мин һәрвакыт барам, ник бер юл булсын музей турында. Шундый салкын караш шул. Мин тумышым белән шушы авылдан, гомерем дә монда узды, шуңа музей өчен күңелем әрни. Экспонатларны таратып бетерсәләр? Күпме хезмәт юкка чыга.
Мин бу мәсьәләне газетага чыгарган идем. Аннан соң музейга республиканың мәдәният министры килде. Мин тагын бер кат барысын да сөйләдем, аңлаттым. Ул 100 мең сумга витриналар җибәргән иде, – диде ул.
«Такталар кипте – ярыклар зурайды»
Шулай да музейга килүчеләр бар. Июль башында Донецк Халык Республикасыннан кунаклар булган.
Быел 10 июльдә Рәшит хәзрәт Брагин җитәкчелегендә Донецкидан делегация килгән иде. Мин музей белән таныштырдым. Бер меценат (аның да фамилиясе Брагин иде дип хәтерлим) ярдәм күрсәтергә теләвен әйтте. Ниләр эшләр идегез, диде. Беренчедән, музейга ремонт кирәк. Түшәмен эшләргә кирәк. Аннан опилка коела. Такталар кипте – ярыклар зурайды. Себереп кенә чыгасың – тагын коела. Йорт бүрәнәләре дә кипте. Хәзер араларыннан урам күренеп тора инде.
Агачлар нык, черемәгән, тик шул ярыкларны ябарга кирәк. Бу меценат ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде, тик мин андый вәгъдәләргә ышанмый башладым. Такташның тормыш юлы язылган бер стенд кирәк, дип, районга мөрәҗәгать иткән идем. «Эшлибез», – дигәннәр иде. Ул да булмады. Элек без барысын да үзебез кулдан каләм яки фломастерлар белән яза идек. Көл дә, ела да инде, – дип сөйләде ул Равилә ханым.
Равилә ханым сүзләренчә, бюстны авыл җирлеге администрациясе буяп тора. «Авылда 180ләп кеше яшидер, яртысы – татарлар. Катнаш гаиләләр күп. Татарлар кими бара. Быел мәктәпнең соңгы елыдыр инде. 1нче сыйныфка керүчеләр юк. Мәктәптә 17 балага 18 укытучы белем бирә. Хәзер татар теле укытылмый. Элек татар телен укыта идек. Сыркыды татар авылы дип санала. Авылда яшьләр калмый шул. Мәскәүгә эшкә китәләр. Бездә дә хәзер элеккеге энтузиазм юк шул», – ди Равилә апа.
Музей өч урам кисешендә урнашкан. Бу урамнарның берсе – Һади Такташ урамы. Ул музей артына сузыла. «Ул урамны элек «урыс урамы» дип йөртә идек. Һади Такташның нигез йорты шул урамның очында. Тора-бара руслар аннан китә. 1988 елда урамга Һади Такташ исемен бирделәр. Колхозга да аның исеме бирелде. Район үзәге Тәрбидә дә аның исемен йөрткән урам бар», – диде Равилә апа.
Музей яныннан шул урамга кереп киттек. Берәр йортта «Һади Такташ урамы урамы» дигән язуны күрәсе килгән иде. Йорт саны язылган, ә урамы язылмаган. Күреп булмады, кызганыч. Ул озын урам үзе, теге очына кадәр бармадык, юлга бер эт тә килеп чыкты.
«Без» дип яздым да. Кем соң ул без? Сыркыды авылына язучылар Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин белән булдык.
«Музей ачып куелган, тик ул эшләми бит. Такташның беркемгә кирәксез яткан музее миңа кызганыч. Ачып куйганнар. Бармы? Бар. Музей эшләмәүдә төп бәла. Анда килүче кеше юк. Читтәге татарларның соңгы көннәре шулай якынлаша», – диде Вахит абый.
Ләбиб абыйның да бу күренешләрне күргәч күңеле төште.
Такташ авылының руслашуы хакында мин 30-40 ел элек үк белә идем, хәзер инде үз күзләрем белән күрдем, музеен күрү дә насыйп булды. Әлбәттә, музей һәрдаим ачык торырга тиеш. Эшләмәве бик аяныч хәл. Музейны булдырган сәламәтлек саклау министрлары игелекле эш эшләп калдырган. Музейны тернәкләндерү, җанландыру кирәк. Моны инде Сыркыды авылына гына йөкләп калдырырга кирәкми. Авылны туристик маршрутка кертүне карарга. Шагыйрьләрнең шигырьләрен музейларында яки авылларында уку буенча социаль челтәрләрдә әдәби марафоннар уздырып була, дип уйлыйм. Шәхесләрнең авылларын, музейларын, мәктәпләрен үзара бәйлисе иде.
Сыркыдыга кергәндә үк Такташ авылы дигән мәгълүмат кирәк, авылга да җан керсен иде. Дөньяны, Татарстанны, Мордовияне данлаган шагыйрь бит инде. Эшләр бик күп. Акча юклыкка сылтарга кирәкми, акчаларын кая куярга белмәгән байлар бар. Ул авылдан чыккан байлар Мәскәүдә, алар да туган ягын яңартуга өлешләрен кертә алырлар иде. Музейның яшәп китүенә өметләнәм. Мәчетнең дә иман нуры чәчеп торачагына ышанам.
Сыркыды авылының русчасы Сургодь була. Авыл трассадан күренеп тора, авылга борылышта «Такташ авылы» дигән берәр күрсәткеч тә булсамы...
Авылым!
Уйлыйм синең киләчәгең,
Бәхетле көннәрең турында...
Киләчәктә синең урманыңны
Яман куллар урлап кисмәсләр,
Малайларың синең, безнең кебек,
Кыяр, шалкан урлап үсмәсләр...
Киләчәктә синең кәҗәләрең
Кеше бакчасына кермәсләр,
Тәүфыйкланыр инде этләрең дә,
Чалбар төбен кабып өзмәсләр...
«Парча» суларың да, куермыйча,
Уймакланып ишелеп аксыннар,
Уңган киленнәрең бер-бер артлы
Алма кебек уллар тапсыннар!..
Һади Такташ