Гомерләрнең кадерен бел - 2 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)
Тормыштан алынган хикәя.
Ахыры.
Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга каравы булдымы, Кәшфия белән Өлфәтнең тырышуы юкка китмәдеме, хәрби хезмәттән ныгып кайткан Әнәс үти әтисенә шарт куйды. «Батя, мин тиздән өйләнәм. Өйгә мин хуҗа! Үз җаеңны үзең кара!»
«Әти» дә түгел, ә «батя”га әйләнгән Вәсимгә ничәмә ел көч салган йорттан башын иеп чыгып китәргә генә калды. Закон аша да хаклык эзләп йөрмәде. Әнәсне кем котыртканын да яхшы аңлый иде Вәсим. Кәшфия белән Өлфәт тора Әнәснең артында. Тик бар көчен, вакытын, акчасын шушы йортка салганда алар кайда булды соң?! Нигә ул чакта, тырышма-тырмашма, бу синең йортың түгел, димәделәр?!
Әнәснең үзен түгел, ә дәү әнисе белән әтисен тыңлаячагын да, алар ягына авасын да белә иде Вәсим. Ни дисәң дә, аларның барысында да уртак кан. Эттән туганчы, аттан туганың хәерлерәк тә бит. Шулай да Вәсим, бервакыт китереп тез астыма сугар, дип уйламады Әнәс хакында. Яхшымы-яманмы, ул Әнәсне үстерде. Анасыннан язгач та ташламады.
Даниянең йорты миңа булыр, мин монда хуҗа булырмын, дигән уй белән салмады ул көчен. Яраткан хатыны, аның улы кешечә яшәсен дип тырышты. Менә шулар өчен Кәшфия, Өлфәт, Әнәсләр үзләренчә «рәхмәт» әйттеләр — кирәге калмагач, артына типтеләр.
Ярый инде, Әнәс бала чагында, дәү әнисен тыңлап, икеле-микеле йөрде. Ә хәзер, үсеп ир-ат булгач, алар ягына авышып, үзен үстергән үги әтисен кыерсытуы башка сыймый. Өйләнсә дә, күңелең тар булмаса, үзе салган янкорманың бер почмагында урын табылмас идеме икәнни Вәсимгә?! Намуссыз кеше гомергә кеше башыннан йөрермен дип уйлый, ахры.
Үзеңнеке үзәктә шул — туганына авыр чакта Вәсимгә ярдәмгә апасы Илнара, җизнәсе Рушан килде. Фатир яллап күчкән Вәсимне алар үзләренә яшәргә алып кайттылар. Өч балалары булса да, йортлары баш тыккысыз түгел әле, сыярлар. Кемнең кемлеге авыр чакта беленә. Мин бит сине кеше йортында юкка тырышуыңны кисәткән идем, дип апасы энесенең канына тоз сала башлаган иде дә, Рушан хатынының авызын тиз япты: «Җитте сиңа!»
Тормышының көтелмәгән мондый борылыш алачагын Вәсим белсә, бәлки ул да башкачарак яшәр иде дә бит. Йортка кердем димәде, ул бары тик яраткан хатыны белән кешечә яшәргә тырышты. Әйе, Илнара апасы хаклы — ир-атның үз нигезе булырга тиеш. Нинди бәла килсә дә, үз нигезең булса, аны кичерүе җиңелрәк. Хатының да үлсен, йорт-җиреңнән дә, карап үстергән улыңнан да яз!
Кайвакыт дөнья бар яктан да тимер кыршауга китереп кыса — кая барырга да белмисең! Вәсимнең дә шундый авыр чоры иде. Машина белән йөргән юлы авыл очындагы зират яныннан уза. Вәсим кайтканда да, киткәндә дә Даниясе янында тукталды. Чарасыздан аның янына килеп ятарга теләгән чаклары күп булды. Даниясе исә кабер ташындагы сурәтеннән карап, аны ерактан каршылады, артыннан озатып калды. Шул өнсез карашта, түз, түз, өне чагылмаса, бәлки, Вәсимнең сабырлыгы да бетәр иде, кем белә.
…Мәңгелек вакыт елгасында кеше гомерләре сизелмичә генә ага тора. Гомернең җилдәй исеп үткәненә гаҗәпләнергә дә өлгермисең. Әле генә бар гомер алда иде кебек, әйләнеп карасаң, гомер артта калган. Чәчләренә чал төшкән Вәсим дә үзенә тиздән алты дистә тулачагына ышанып бетми.
Әле генә Рәзифәсе белән яши башлаган кебек иделәр. Әле генә кызчыклары туган иде. Вәсим әле генә җимерелгән йорт сатып алып, аның урынына үзенә өй сала башлаган иде. Әле генә Илнара апасының балаларын кулдан төшерми иде, инде алар үз сабыйларын үстерә.
Бар да әле генә… Тик шул «әле генә» белән бүгенге арасында инде дистә-дистә еллар ята. Әлеге тыныч, талгын тормышын төзегәнче, Вәсимне тормыш ярыйсы гына бәргәләде. Бәлки, яшәргә өйрәтүе булгандыр, кем белә. Тормышта юкка чыкмас өчен акыл гына җитми, сизгерлек тә кирәк шул. Шулай да Вәсимнең язмышына үпкәсе юк. Ул тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнде.
Кәшфия, Өлфәт, Әнәсләрне дә тормыш Вәсим аша миһербанлыкмы, кешелекме сыйфатларына өйрәтеп карарга тырышты кебек, тик алар моны аңламадылар. Пычакка-пычак килеп яши торгач, Әнәс, үтергәнче әтисен кыйнап, төрмәгә эләкте. Кайгысыннан акылы җиңеләйгән Кәшфия үлә алмый каңгырап йөри.
Кылган һәр гамәлеңнең әҗере кайтуы хактыр шул. Ни кызганыч, бушка үткән гомерләр дә бар. Вәсимнән башка Даниянең каберен дә белүче юк. Ә Вәсим элеккечә Даниясен ташламый. Сирәк булса да елын укыта, рухына атап, сәдака бирә.
Рәзифәсе белән кушылыр алдыннан, бергәләп зиратка кереп, аның фатихасын алдылар. Әллә яңгыр тамчылары тәгәрәде Даниянең сурәте буйлап, әллә… Шулай да Вәсимгә аның карашы яктырган, бәхет теләгән кебек күренде. Киткәннәрнең каберен бел, гомереңнең кадерен бел. Бу акыллы сүзләргә Вәсим үз мәгънәсен сала. Кылдай өзелергә торган кыска гына гомерләрнең кадерен бик тә белерлек. Һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белерлек.