Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомерләрнең кадерен бел - 1 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Тормыштан алынган хикәя.

news_top_970_100

Башы.

Егерме алты яшьлек энесе Вәсим утыз берен куган балалы хатын Дания белән кушылып яши башлагач, Илнара туганы өчен бер яктан сөенде, бер яктан борчылды. Әни йортында күпме яшәргә була да, үз гаиләңне кормый, ялгыз буйдак тормышын күпме куып була? Ата-ана йорты да зур түгел дә буш түгел — анда әни карчыктан башка гаиләсе белән төпчек энекәшләре төпләнде. Үз гаиләсе, үз йорты белән яшәп яткан Илнара энесенең, ниһаять, өйләнүен хуплады, әлбәттә.

Дания — ирдән аерылган балалы хатын. Беренче иреннән тукмалып та, кыерсытылып та яшәгән хатын тыныч холыклы, тырыш Вәсимнең кадерен белгәнгә охшый. Вәсим дә хатынга тиз «беректе». Даниянең җиде яшьлек улы Әнәсне да үз иткәнгә охшый.

Яшьләрнең бик шома гына башланган тормышларының шулай да бер кытыршы ягы бар — Вәсим Даниягә йортка керде. Иреннән аерылып кайткан Дания улы белән атасыннан калган иске генә өйдә яшәп ята иде. Ә Вәсим, йортка кердем дип тормады, җиң сызганып, Даниянең өй-каралтысын тәртипкә китерә башлады. Кушылуларына бер ел үтүгә, каралты-кураны рәтләде. Тагын бераздан өй янына янкорма үсеп чыкты. Аш бүлмәсе һәм Данияне иң сөендергәне — Әнәснең үз бүлмәсе барлыкка килде.

Энесенең тормышы алга баруына сөенсә дә, җан-фәрмангә кеше йортын төзәтеп-рәтләп ятуын Илнара шулай да бик дөрес санамады. «Энем, син анда йортка кердең. Шуны онытмадыңмы? Син анда беркем дә түгел!» − Илнара «онтылып киткән» туганының исенә төшерде. Апасының бу сүзләренә Вәсим дорфарак җавап бирде: «Булса соң! Мин Дания белән аерылышыр өчен кушылмадым. Кысылма».

Энесе чит кеше түгел бит, Илнара җай гына дәвам итте: «Күпме көч түксәң дә, син анда барыбер хуҗа түгел. Бәлки, сиңа җир яки иске йорт алырга да шунда әкренләп төзергәдер?» Вәсим, уйлап карармын, дигәндәй башын кашыды. Даниясе белән сөйләшкәч, ул апасының киңәшеннән баш тартты. Хатыны да ирен тынычландырырга тырышты: «Бу йорт җитәр икебезгә дә. Синеке, минеке дип бүләсебез юк». Бу сөйләшүдән соң Васим белән Дания соңлап булса да никах та укыттылар, язылыштылар да. Дания Вәсимне өйгә дә теркәтте. Илнара да энесе өчен борчылуыннан бераз арынды кебек. Яхшылык теләп әйткәнне тыңламагач, яшәсен үзенчә, нишләмәк. Йортка керү — утка керү булмасын берүк. Илнара бары тик энесенә бәхет кенә тели.

Читтән караганда Вәсим белән Дания бик яхшы яшиләр кебек. Вәсим хатынын күтәреп кенә йөртми. Дания дә ир кадерен белә. Тормышлары матур гына бара. Беренче ире Өлфәт исереп улын күрергә килгәндә тавышланып кәефләрен боза инде анысы. Башкача исереп килмә дип, Вәсим аның артына тибеп, болдырдан да төшергәне булды. Аннан да бигрәк Өлфәтнең әнисе — Кәшфия яшьләрнең тормышына тыкшына. Урамда уйнап йөргән оныгы Әнәсне өенә чакырып кертә дә үзенчә тәрбияли башлый: «Вәсим синең әтиең түгел. Синең әтиең — Өлфәт. Тыңлама Вәсимне!» Җитмәсә, Вәсимгә каршы әйткән өчен Кәшфия оныгына акча төртә. Әнәс шулай ике төрле «тәрбия» алып, кемне тыңларга да белмичә үсә.

Икәүләп тырышкач, Вәсим белән Даниянең тормышы әзме-күпме алга китте. Вәсим машина йөртә. Заманына күрә эш хакы ярыйсы гына кебек. Дания дә өйдә генә кул кушырып утырмый, сезонлап булса да балалар лагерында эшли. Тырыша торгач, ир тотылган булса да машина алып утырды. Хәтта бер җәйне өчәүләп диңгезгә барып ял итү бәхетенә дә ирештеләр. Вәсимнең тормышы тигез генә баруына Илнара да, әнисе карчык та сөенеп бетә алмый. Дания очратып сөйләшкәч, Кәшфия дә бик тыкшынмый кебек. Вәсимнән ярыйсы гына эләккәч, мәңге айнымаган Өлфәт тә аның белән бәйләнергә өркә. Вәсим белән Даниянең уртак балалары булмавы гына кызганыч, әлбәттә. Бәхетләре тагын да түгәрәкләнер иде. Нишлисең, бала — Алла бүләге. Аның үз исәбе.

Тормышлары җай гына барганда Вәсим белән Даниягә зур бәла килде. Хатынның күкрәгендә яман чир таптылар. Тиешле дәвасын да алды Дания, тик ул чирне җиңәрлек чара бармы икән? Азаккача көрәште, яшәргә тырышты. Даруыннан башка үләнен дә эчте. Кырык яше дә тулмаган килеш вафат булачагына үзе дә ышанмады. Гомере генә түгел, бәхете дә кыска гомерле булды Даниянең. Ана назын күрмичә, ятим үсте. Беренче эчкече иреннән соң Вәсим белән кешечә яши генә башлаган иде. Хәтта улын да үстереп аякка бастырырга өлгерми калды. Әнәскә ундүрт яшь тулганда әнисе мәңгелеккә күзләрен йомды. Вәсим кайгысыннан кара көйде. Дания белән аерылышыр өчен кавышмаган иде бит алар! Ә тормыш аерды да куйды. Ничек күтәрергә бу югалтуны?! Канатлары каерылган Вәсимгә әнисе, туганнары таяныч була белделәр. Әнисе еш кына килеп, Вәсим белән Әнәскә ашарга пешерде. Апасы керләрен алып китеп юды.

Шулай үз әтисе исән килеш Әнәс үги атасы белән калды. Эчәргә яраткан Өлфәттә әллә ни бала кайгысы юк иде, әлбәттә. Дәү әнисе Кәшфия, оныгына тәрбия бирүдән дә бигрәк, Әнәсне Вәсимнән шикләнергә генә өйрәтте: «Пенсия акчаңны сиңа гына тотсын! Ниләр сатып алганын язып бар!»

Хатыны үлгәч, Вәсимгә үсмер малай белән уртак тел табу авырлашты. Әнисе исән чакта шук малай әз-мәз булса да аны тыңлый иде. Хәзер исә, ул булмаудан файдаланып, Кәшфия һәм Өлфәт баланы Вәсимгә каршы котырттылар. Вәсим үги улы хакында кайгыртудан туктамады. Киресенчә, әнисеннән дә язган малайга игътибарын арттырды.

Әнәснең укуы йомшаргач, мәктәпкә йөрде, кичләрен бергә дәрес әзерләделәр. Ачлыгын-туклыгын кайгыртты. Кибеткә бергә барып, кием алдылар. Шәһәргә алып барып, төрле җирдә йөртте. Элеккечә Вәсим бар тапканын балага, яшәгән йортка тотты.

Кәшфиянең, Әнәс үземдә генә яшәсен, дигән тәкъдимен ишеткәч, Вәсимнең сөмсере коелды. Дәү әнисе ничек тарткалашса да, Әнәс анда яшәргә риза булмады. Кәшфия каршы котыртмаганда Вәсим белән Әнәс үзара ярыйсы гына уртак тел таптылар. Хәрби хезмәткә киткәнче Әнәс үги атасы Вәсим белән яшәде. Ике елга хезмәткә киткән Әнәс янына Вәсим берничә кат барып килде. Телефонына акча салды, кирәк-ярагын җибәрде. Кыскасы, Вәсим Даниянең ятим калган улын үз баласы кебек итеп үстерде.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100