Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлзада Шакирҗанова кияүгә чыкты: «Илгиз белән кавышуыбызга Салават абый сәбәпче булды»

news_top_970_100
Гөлзада Шакирҗанова кияүгә чыкты: «Илгиз белән кавышуыбызга Салават абый сәбәпче булды»
Гөлзада Шакирҗанованың шәхси архивыннан

Кичә татар эстрадасындагы тагын бер иҗади пар – җырчы Гөлзада Шакирҗанова һәм Илгиз Хәсәншиннарның кавышуы хакындагы матур хәбәр белән бүлешкән идек.

Яшьләрнең танышып, аралашып китүенә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәбәпче булган икән. Бу хакта «Интертат»ка кәләш үзе сөйләде.

«Без Илгиз белән бер-беребезне күптән беләбез, ләкин ел ярым элек кенә очраша башладык. Илгиз 2 ел Салават Зәкиевич төркемендә эшләде. Мин исә Илгиз киткәннән соң гына килдем. «Татар җыры»нда чыгыш ясаган видеоларны Салават абый сәхифәсенә куйган да, мине билгеләгән. Илгиз шул видеода күреп алып, яза башлады миңа. Шуңа күрә аның белән очраша башлавыбызның сәбәпчесе Салават абый булды, дип тә әйтергә була. Салават абыйның сәхифәсе аша тапты ул мине.

Бер ел йөргәннән соң, Илгиз үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әти-әниләре Казанга кунакка килгәч, алар белән таныштырды. Юкка борчылып торганмын, бер-беребезне күптән белгән кебек, шундый җылы кабул итте мине Илгизнең әти-әниләре.

Ә инде Илгизнең минем әти-әниләрем белән танышуы планлаштырылмаган килеш килеп чыкты. Сарман якларындагы банкетка Илгиз мине өйдән килеп алды.Шунда беренче тапкыр минем әти-әни белән күреште», – дип сөйләде ул.

Гөлзада белән Илгиз туйларын никах туе итеп уздырганнар. «Аерым туй мәҗлесе булмаячак. Язылышырга әти-әниләр белән генә барырга җыенабыз. Әлбәттә, туй күлмәге киям, матур фотолар да көтегез. Тик мәҗлесне нәкъ менә никах туе итеп уздырасыбыз килде, чөнки хәләл формат безнең икебезгә дә якынрак.

Бәйрәмебездә 70 кеше булды. Иң якын туганнарыбыз, сәхнәдәш дусларыбыз килде. Артистлардан Зөлфия апа белән Җәвит абый Шакировлар, Диләрә – Рифат Зариповлар, Эльмира – Рафил Җәләлиевлар, тормыш иптәшләре белән Рөстәм Насыйбуллин, Әлфис Галиуллиннар булды.

Никах туебызга, әлбәттә инде, Салават абый белән Ләйсән апаны да чакырган идек. Тик аларның бу арада мәшәкатьләре бик күп, үзегез беләсез, Салават абый концертларга әзерләнеп йөри. Кызганыч, гафу үтенеп, килә алмачакларын әйттеләр», – диде ул.

Гөлзада Шакирҗанова әлегә эшен Салават Фәтхетдинов төркемендә дәвам итә. Илгиз «Мирный» мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, ял көннәрендә мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә, яңа җырлар да яздыра икән. Сүз уңаеннан, Илгиз Хәсәншин – Рифат Зариповның якын туганы (әйтәм охшаганнар).

Яшьләрнең никахы ныклы булсын, дигән изге теләктә калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100