Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават төркемендәге Гөлзада Шакирҗанова җырчы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыккан

news_top_970_100
Салават төркемендәге Гөлзада Шакирҗанова җырчы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыккан
Социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова җырчы, алып баручы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыккан. Башта Казанның бер мәчетендә, соңыннан тантаналар залында яшьләрнең никах мәҗлесе үткән.

Гөлзада Шакирҗанова – Сарман районы Сарайлы авылы кызы. Көчле тавышы, моңы булган Гөлзаданы тамашачы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгәндә белә башлады. Фирдүс белән 5 ел эшләгәннән соң, ул Салават Фәтхетдинов төркеменә күчте.

Илгиз Хәсәншин Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган. «Китәм, димә, барып кайт», «Санама син, кәккүк, гомеремне», «Солдат булып китеп барышы» кебек популяр җырлары бар. Соңгы елларда алып баручы буларак та танылды.

Илгиз белән Гөлзаданың бәйрәменә артистлардан тормыш иптәше белән Рифат Зарипов, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, Эльмира – Рафил Җәләлиевлар чакырулы булган. Мәҗлес күренешләре белән сторисларында Рифат Зарипов уртаклаша.

Гөлзада белән Илгиз никах туйларында парлы җыр да башкарганнар.

Гөлзада Шакирҗановага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар, дип язган идек. Тик ул вакытта кияү егетенең кем булуы билгеле түгел иде әле.

Яшьләргә гомерлек мәхәббәт, тигез, матур гомер телибез!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 июль 2023
    Исемсез
    Матур пар)))
  • 28 июль 2023
    Исемсез
    Бик матур пар. Молодцы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100