Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Закирова хаҗ сәфәрендә: «Аллаһы Тәгалә күңелгә тынычлык табу юлларын насыйп итте»

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире, журналист Гөлүсә Закирова мөфти Равил Гайнетдин фатихасы һәм Сөләйман Кәримов матди ярдәме белән оештырылган «Хаҗ Кәрим» хәйрия юлламасы буенча изге сәфәргә киткән. Ул «Интертат»ка беренче хаҗыннан хис-кичерешләрен сөйләде.

news_top_970_100
Гөлүсә Закирова хаҗ сәфәрендә: «Аллаһы Тәгалә күңелгә тынычлык табу юлларын насыйп итте»
Фото: Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

«Бу сәфәрнең максаты – калебең, рухың белән чистарыну, Аллаһка якынаю»

Гөлүсә апа, хаҗга бару теләген күңелегездә озак йөрттегезме?

Дөресен генә әйткәндә, хаҗга кузгалырмын дип, башыма да килмәде. Быел аеруча, күңелнең бик нәзберек вакытында Аллаһка тагын да якынайсам да, гомере буе бу сәфәрне көткәннәр дә күп бит. Башыңа яулык та япмаган килеш хаҗ була димени? Шулай да юк-юкта социаль челтәрләрдән Мәккә һәм Мәдинәдән репортажларны йотлыгып карап бардым. Их, булсаң иде шул изге урыннарда, калебең ничек чистарыныр иде, ә!

Ничә еллар элек «Сөембикә» журналында Зөһрә Сәхәбиеваның хаҗ сәфәрен укып та тәэсирләнгән идем. «Безнең мирас» журналында Ләбиб абый Лерон хаҗнамәсе шулай ук дулкынландырды. Аның язмалары аша Шиһап Мәрҗани, якташым, мәгърифәтче Нургали Хәсәнов язмаларын да укыдым. Ул чакта хаҗга бөтенләй башкача, бүгенге яссылыктан карау да кызыклы иде.

Шулай ук тарихчы Рәшит Амишевның видеоларын караганнан соң, әлеге сәфәргә күңелем үсте. Ул хаҗи-хаҗияләр белән хаҗ сәфәрендә йөрүләрен фильм шикелле итеп эшләгән, бик кызыклы аңлата. Шуларны карап, таныш апаларны да күреп, соңгы араларда хаҗ миңа кул сузымында гына булып тоела башлаган иде.

«Хаҗга барасың килмиме?» – дип Ләбиб абый сорап куйды бер көн. «И-и-и, мин әле әзер түгел...» – ди башлавыма: «Алай дияргә ярамый», – дип кенә җаваплады. Чөнки РФ Диния нәзарәте, мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән, меценат Сөләйман Кәримов ярдәме белән хәйрия хаҗы оештыра икән. Туганнары махсус операциядә булган, һәлак булган һәм шушы эшчәнлеккә волонтер буларак үз өлешен керткәннәр өчен бу хаҗ. Берничә көннән минем белән Мәскәүдән элемтәгә чыктылар.

Әйтергә генә җиңел… Хаҗ бит ул! Җаваплы эш тә бар, әти белән әни, гаилә, бала дигәндәй... Борчуларым белән җитәкчем Шамил Садыйков («Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. – авт. иск.) янына кердем. «Аллаһ кунакка чакыра торган җир. Акчасы булса да, теләсә кем бара алмый. Бар!» – дип, икеләнүләремә нокта куйды.

Хаҗ буенча курслар үттем. Күп укыдым. Әмма виза озак булмады. Домодедово аэропортында гына кулга алдык без аны.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

Юл ялыктырдымы?

Юл ерак булды, 3 тәүлеккә сузылды. Мәскәүдән – Кувейтка, Кувейттан Җиддәгә очтык. Мәдинәгә 8 сәгать автобуста бардык.

Тән арыган төсле иде. Без РФ Диния нәзарәтендә эшләүче кызлар Ләйсирә Фазлыева, Диләрә Әхмәтова белән гел элемтәдә булдык. Алар: «Нинди генә вакыйга булса да, сабыр, сабыр, сабыр», – дип, кат-кат искә төшереп тордылар. Бу – минем өчен бүген көн кадагында торган сүзләр. Ниндидер мәгънәсез тоелган нәрсәләргә фәлсәфи яктан карарга кирәк. Үзгә бер сәфәр булгач, юлның мәгънәсе дә арта.

Минем бабам мулла булган, хаҗга барган. Ул заманнарда бабай анда ничек барып җитте икән, дим, күз алдына да китерерлек түгел. Ә хәзер без нинди шартларда очабыз! Шуңа күрә «сабыр, сабыр, сабыр» дип кабатлыйбыз.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

Изге урыннарны күргәч нинди хисләр кичердегез? Анда булган кешеләрдән «бөтенләй башка, параллель дөньяга эләккән кебек булдык» дигән сүзләр ишеткән бар.

Гарәп илләрен күргәнем бар, аларның менталитетын беләм. Ләкин бу сәяхәтнең максаты башка, ул – туризм түгел, ул – калебең, рухың белән чистарыну, Аллаһка якынаю. Мин тулаем үземне шуңа багышладым. Иң әүвәл Мәдинә белән таныштык. Башкаларның репортажлары гына ачып бетерә алмый икән аны...

Мәдинәдә урнашкан Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчетендә булу бөтенләй үзгә икән. Матурлыгы – бер хәл, ә андагы энергетика! Шаккатмалы! Азан тавышыннан күңелнең һәр күзәнәге уяна. Бу – болай гына, бөек итеп әйтә торган сүзләр генә түгел, чыннан да шулай!

Аннан соң, монда килгәч, могҗизаи, гаҗәп хәлләр ачыла башлады. Пәйгамбәребез мәчетендә булган вакытта хаҗилар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберенә килеп, дога кылып, аңа сәлам бирә ала. Анда бары тик ирләрне генә кертәләр. Рауда бакчасы, җәннәт бакчасы, диләр инде аны. Шул урыннарга без – хатын-кызлар да керә алдык. Алдыбызда барлык юллар ачылды. Кыска рәшәткәләр янына ук килеп, Рауда бакчасында 2 рәкәгать намаз уку мөмкинлегебез булды.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

Без инде үзебезчә, тыйнак кына шатлансак, Эфиопия, Сенегалдан килгән ханымнар бу мөмкинлекләрне, гомумән, елый-елый кабул иттеләр.

Монда килгәнче, Мәхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турындагы китапларны өйрәнгән идем. Биредә аның мөнбәре – бүлмәсе булган. Ул шунда ук вафат та була. Һәм аның сәхабәләре арасында «кая җирләргә?» дигән сорау күтәрелә. Гомәр галәйһиссәлам исенә төшерә: «Ул, пәйгамбәрләр үзләренең үлгән урыннарында җирләнергә тиеш, дип әйткән иде», – ди. Шуңа күрә Мөхәммәд пәйгамбәрне бирегә җирлиләр.

Икенче көнне бу урыннарга керә алдык. Боларның барысын да үз күзең белән күрә алу, сәлам бирү – гаҗәп әйберләр.

Мәчет каршындагы мәйданга кояштан саклый торган зонтиклар, келәмнәр куелган. Анда да намаз укып була, чөнки бөтен кеше дә мәчет эченә сыеп бетми. Зонтиклар астында сулар сиптереп, һаваны сафландырып тора торган җайланмалары да бар.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

Без вакытыбызны гыйлем алуга багышладык. Мәдинәдә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең тормышына бәйле музей бар. Аның экспонатлары бер тапкыр Казанның Кол Шәриф мәчетенә дә килгән иде. Әлеге эскпонатларны, пәйгамбәребезнең туган, яшәгән урынындагы музеен күрүне хисләрне тулыландыру итеп кабул иттек.

«Кәгъбәтулланы күргәннән соң, күздән яшьләр агып чыга»

Мәккә шәһәренә килгәч, Мәккә белән Мәдинәнең бер-берсеннән бик нык аерылып торуына игътибар иттек. Мәккәдә инде олы хаҗ, гомрә кылулар булды. Хаҗга беренче тапкыр килгән кеше үзе өчен гомрә кылырга тиеш икән. Мин, үземнең белемсезлегем белән, энекәш өчен хаҗ кылып кайтырмын, дип уйлаган идем. Иң беренче үзем өчен кылдым. Аннан соң инде энем өчен дә гомрә хаҗы үтә алдым.

Кәгъбәтуллага таба барганда – халык… Анда этеш, төртеш... Әмма күңелең, рухың белән ачылып, калебең белән чистарынып барасың икән, юл ачыла. Бик кысан булганда да, ниндидер фәрештәләр йөрткән шикелле булып, бер киңлек ачылып китә. Хәзер биредә олы хаҗ вакыты, төрле илләрдән 2,5 миллион хаҗилар килгән. Аларның менталитетлары да төрле, кемнәр генә юк. Хәтта монда үләргә дип килгән кешеләр дә бар, дип әйттеләр. Чөнки монда килеп үлү зур дәрәҗәләрдән санала икән. Мәккәдә дә, Мәдинәдә дә һәр намаздан соң диярлек вафат булганнар өчен җеназа намазы укып тордык.

Кәгъбәтулланы күргәч, күздән яшьләр агып чыга. Шул дәрәҗәдә тетрәндерә, дулкынландыра торган мизгелләр. Безгә Кәгъбәтуллага кагылырга да җай чыкты.

Шулай ук Кәгъбәтулла янында Ибраһим галәйһиссәламнең аяк эзләре бар. Аның янына килә торган түгел, чөнки елый-елый Кәгъбәтуллага омтылалар. Ул тирәдә ни дәрәҗәдә этеш-төртеш барганнын күз алдына китерүе кыен түгелдер. Аңа таба барасың да барасың бит инде. Бервакыт җыештыручылар эшли башлады да, халык агымы шушы Ибраһим галәйһиссәламнең аяк эзләре куелган урынга килеп чыкты. Мин нәкъ уртада басып калдым. Пәйгамбәрнең аяк эзләренә кагылып, дога кылдым, хәтта, фотога да төшереп ала алдым. Рәшәткәләр белән әйләндереп алынган «Рәхмәт аланы»нда да дога кылырга насыйп булды. Нәрсә теләп барасың, барысы да ихластан чынга аша икән биредә.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

Без монда, дәресләргә йөреп, лекцияләр дә тыңлыйбыз. Дамирҗан хәзрәт Зәйнетдинов, шейх Нидаль һәм Мәскәүнең «Җәмигъ» мәчете мөгаллимәсе Гүзәл Якуповалар безгә бик шәп лекцияләр укыды. Шушы лекцияләр вакытында Шейх Нидаль быел булган бер кызыклы вакыйга турында сөйләде. Бер ил кешесе хаҗга җыена. Әмма документларымы, визасымы дөрес булмый да, моны самолетка утыртмыйлар. Самолет күккә күтәрелә генә, төзек булмаганлыгы ачыклана да, кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Бераздан яңадан күтәрелеп, әйләнә-әйләнә дә, тагын җиргә төшә. Самолетның пилоты бик дини кеше була. Ул әлеге кешене самолетка утыртырга куша. Аны бортка алгач кына, самолет очып китә. Шейх Нидаль шушы мисалны китерде, ягъни, Аллаһы Тәгалә кунакка чакырса, нинди генә сынаулар булуга карамастан, син анда барачаксың, дип аңлатты.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

«Таләпләр бик катгыйланган»

Быел хаҗ кылуның таләпләре үзгәрү турында да әйтеп китү кирәктер. Хәзер хаҗга 14 яшькә кадәрле балалар белән керергә ярамый. Шулай ук, таләпләр бик катгыйланган. Адым саен диярлек визаны тикшереп торалар. Чөнки хаҗ кылырга нелегаллар күп килә икән. Мондый контрольне шуларны ачыклау максатыннан керткәннәр. Сәбәбе дә җитди булган.

Без хәзерге вакытта Минада. Гарәфәт тавына барырга әзерләнәбез. Бик уңайлы чатырларда, догаларыбызны укып, тыныч кына утырабыз. Кысан булса да, кондиционерлар эшли.

Монда да бик катгый тикшерү бара. Безнең җитәкчебез, Мәскәүдән Рафыйк хәзрәт Исяняевны да Мәдинәдә шактый озакка тоткарладылар. Визаларын эшләтеп, соң гына килеп җитте. Хаҗга ел да йөри торган җитәкчеләрне дә җентекләп тикшерәләр, дип әйтәсем килә.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

«Мин бирегә үземә күпмедер дәрәҗәдә тәрбия алырга килдем»

Изге урыннарда үзегезне гаҗәпкә калдырган күренешләр турында сөйләгез әле.

Биредә тормышның вак-төяк әйберләренә, кайбер уңайсызлыкларга гаҗәпләнмәскә тырышасың. Бүлмәләрдә кысылып ятасың, автобус көтәсең. Самолетка кергәндә дә көтәргә туры килүе бар. Төрле аңлашылмаучанлыклар чыгарга мөмкин. Боларның барысына да бик вак мәсьәләләр итеп карарга кирәк. Монда төп кагыйдә – үзеңне тәрбияләү. Аллаһ Тәгалә сыный, дип әйтү бар бит инде. Аллаһ сынамый, без сыналабыз. Үзеңне сабырлыкта сынау урыны, дип әйтер идем мин хаҗны.

Кешеләр бик күп, үзләре дә, менталитетлары да төрле. Кайбер кеше әхлак дигән әйбергә игътибар итмичә, турыга бәреп барырга мөмкин. Менә шул вакытта син үзеңнең әхлагыңны тәрбияләргә тиешсең. Мин бирегә үземә күпмедер дәрәҗәдә тәрбия алырга килдем. Үзеңне тәрбияләргә, сыналып та, сынмаска, сабырлыгыңны җуймаска тырышырга кирәк.

Гаҗәпләндергән әйберләр ул – күңел рухы. Үзем өчен барысын да теркәп барам. Аллаһ теләсә, кайткач берәр кызыклы әйбер язып чыгармын, дигән өметтә торам.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

«Теләкләрне дә үлчәп, белеп, аңлап теләргә кирәк»

Хаҗдан кеше үзгәреп кайта, диләр. Сезнең күзаллауларыгыз үзгәрдеме?

Хаҗга кеше үзгәреп кайтыр өчен килә дә инде. Әйтәсе килгән сүзем шул: кеше, иң беренче чиратта, үзенең әхлагын үзгәртергә тиеш. Теләкләрне дә үлчәп, белеп, аңлап теләргә кирәк. Иң төп догаларыбыз хәрби операциядәге егетләребезнең исән-сау кайтуына, бу аңлашылмаучанлык бетүгә, илләр тынычлануга багышлап кылынырга тиеш, дип уйлыйм мин. Үземнең күңелемдә дә – иң беренче урында шушы теләк.

Безнең белән бергә Арчадан волонтер апалар килде. Алар инде 6 тапкыр алгы сызыкта булып, егетләребезгә медицина кирәк-яраклары, үзләре бәйләгән носкилар, үрелгән сеткалар илтеп кайтканнар. Ашлар әзерләп алып барганнар. Алар сөйләгәннәрнең барысы да минем энекәшем сөйләгәннәр белән тәңгәл килеп тора.

Хаҗ сәфәренә җыенган кешегә күпме акча тупларга кирәк? Үзегез хаҗга килгән хәйрия юлламасы турында да сөйләсәгез иде.

Хаҗ ул – туризм түгел. Бирегә акчаң булып та килә алмаска мөмкинсең. Төркияләрдә хаҗга баруны ничәшәр ел көтүчеләр бар икән.

Сүз дә юк, хаҗга бару – кыйммәтле сәфәр, хәзерге вакытта 600, 800 меңнәр торадыр. Юлы, ашау-эчүләре дә бар бит инде. Бер кешене монда тоту зур чыгымнар таләп итә.

Шуңа да безгә әлеге мөмкинлекне ачкан хәйриячегә Аллаһның рәхмәтләре булсын. Алдан әйтүемчә, мин бирегә «Хаҗ Кәрим» дигән хәйрия юлламасы буенча Мәскәүдән килдем. Меценат Сөләйман Кәримов быел бөтен Россия буйлап инде 5 мең кешегә хаҗ кылу мөмкинлеге бирде. Хаҗи-хаҗияләрнең күбесе Дагыстаннан дип аңладым. Чөнки меценат үзе дә Дагыстаннан. Бик күп кешеләр белән аралашабыз. Аларның да һәрберсенең үз язмышы. Кемнеңдер уллары, туганнары махсус операциядә, кемдер якыннарын югалткан… Арабызда минем кебек Татарстаннан килүчеләр дә бар. Алар да «Мөслим Тур» компаниясе линиясе буенча «Хаҗ Кәрим» хәйрия юлламасы белән килгән кешеләр.

Шулкадәр зур акчаларны безнең яшьтә җыеп бетереп булмас иде. Менә шул рәвешле Аллаһы Тәгалә безгә бирегә килеп, күңелебезгә тынычлык табу юлларын насыйп итте.

Фото: © Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан

Хаҗда теләкләр кабул була, диләр. Теләкләр теләүне сорап язучылар күпме?

Теләкләрне бик күп язалар. Бик рәхәтләнеп укыйм, бернинди авырлыгы да юк. Миңа язганда кеше үзе шуны чын күңелдән тели, аны укыганда мин дә ихластан телим икән, шул теләкме кабул булмый?!

Мин еш кына Габдулла Тукайның «Ана догасы» шигырен укыйм. Кулларын догага күтәргән ана образы турында яза ул. Монда апайларның шулай догада утырганын күрәм дә, гел шул образ исемә төшә. «Шушы ананың догасы кабул булмасмы?» – ди шагыйрь. Куллар догага чын күңелдән, ихластан күтәрелә икән, ИншәАллаһ, барысы да кабул булыр, дигән нияттә торам. Иң хәерле теләкләр тормышка ашар.

Сәфәр кысаларында шакката торган, моҗизаи күренешләр бик күп булды. Аларның барысын да үзем өчен теркәп барам. Исән-сау әйләнеп кайткач, хаҗнамә кебек әйбер язганда, барысы белән дә бүлешермен, дип уйлыйм.

Рәхмәт, Гөлүсә апа. Кылган хаҗларыгыз кабул булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100