Яңа гына никахы булган Гөлназ Сираева социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа видео куеп, халыкның кызыксынуын тагын да арттырган. «Ник без иртәрәк очрашмаганбыз?» дигән сорау куйган ул видеога.
Видеода күренгәнчә, анда аларның никах фотосы, аннары Гөлназ Сираеваның «Алтын барс» тоткан яшь чагы һәм ире Илгизнең малай чакта балыкка баргач төшкән фотосы.
«Сез төрле җирләрдә йөргәнсез», «Гали дә, Вәли дә үз эшендә булган», «Вакыт булмаган инде» дип язучыларга «Әйе, мин – «Алтын барс», ул балык тоткан» дип җавап биргән Гөлназ.
«Егеткә 32 яшь, Гөлназга 46 яшь» дип чамалаучыга «хата бар» дип язган җырчы.
«Бергә сезгә яхшы – бу иң мөһиме», «Бәхет яшькә карамый» дип, чын күңелдән яшь гаилә өчен куанучылар да бар.
Җырчы соңрак яшь аермасы турында әйтергә вәгъдә иткән.
Җырчы популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыкты. Ул Гөлназдан яшьрәк булу сәбәпле, җырчыга хейтерлары «яшь баланың башын әйләндергәнсең» дип тә язган иде.
Гөлназ Сираева сөйгәненең кем икәнлеген әйтте
Кияүгә җыенучы Гөлназ Сираевага хейтерлары: «Яшь баланың башын әйләндергәнсең»
Гөлназ Сираева никахының иң дулкынландыргыч мизгелләрен күрсәтте