news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева никахының иң дулкынландыргыч мизгелләрен күрсәтте

news_top
Гөлназ Сираева никахының иң дулкынландыргыч мизгелләрен күрсәтте
социаль челтәрләр

Гөлназ Сираева тормышында зур, шатлыклы вакыйга булды, җырчы шушы көннәрдә сөйгәне, алып баручы Илгиз Асылгәрәев белән никах укытты. Җырчы әлеге бәхетле көнгә яңадан кайтып, социаль челтәрләрдә бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләрен күрсәтә.

Гөлназ Сираева, үзебезнең никах көнендә беразга гына булса да кояш чыгып алсын иде, дип теләгән булган.

Җырчының тулы образы.

Илгиз белән Гөлназның туе 5 гыйнвар көнне, Казанның бер мәҗлесләр залында узган. Яшьләрне тәбрикләргә төп-төгәл 50 кунак килгән.

Яшь гаиләгә никахны Рамил хәзрәт Юнысов укыган. Хәзрәт аларга никах таныклыгы тапшырып, никахларының озын гомерле булуын, ап-ак таныклыкның еллар узу белән саргаеп, таушалуын тели.

Никах укылганнан соң мәҗлес җыр-музыка белән, никах туе форматында дәвам итә. Аны Гөлназның иҗатташ дусты Артур Салихов алып бара.

Җырчының иң якын кешесе – әтисе дә бу бәйрәмнең кадерле кунагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар