Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева сөйгәненең кем икәнлеген әйтте

news_top_970_100
Гөлназ Сираева сөйгәненең кем икәнлеген әйтте

Гөлназ Сираева күптән түгел генә үзенең сөйгәнен күрсәтеп, тиздән үзләренең гаилә корып җибәрәчәкләре турында сөйләгән иде. Җырчы көннән-көн күбрәк серләрне чишә бара. Гөлназның сөйгәне дә иҗат кешесе булуы ачыкланды. Ул популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыга.

«Бик кызыклы чагым… Минем классташларның кайберләре балаларын кияүгә бирә… Кемнәрдер инде исән түгел…Кемдер бәби таба. Ә безнең Илгиз Исламгәрәев белән никахка әзерләнү этабы», – дип яза бу турыда Гөлназ Сираева.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Гөлназ белән Илгиз инде күптәнге дуслар, дип фаразларга мөмкин. Мәсәлән, 2018 елда Илгиз үзенең социаль челтәрләрендә Гөлназны туган көне белән котлап: «Яраткан дустым Гөлназның туган көне. Рәхмәт сиңа, мине үзеңнең концертларыңа чакырып, зур сәхнәгә алып чыккан өчен, гел шундый ягымлы, чибәр, сөйкемле булып кал», – дип язган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100