Гөлназ Шәрипҗанова: «Тагын бер тапкыр әти-әни булырга планлаштырмаган идек»
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсе тиздән тагын да тулыланачак, дип язган идек. Иҗади гаилә өченче тапкыр әти-әни булырга әзерләнә! «Интертат», Гөлназга шалтыратып, хис-кичерешләрен сорашты.
«Курку хисләре булып алды»
Без инде тагын бер тапкыр әти-әни булырга планлаштырмаган идек, дөресен әйткәндә, – дип башлады сүзен Гөлназ. – Сәламәтлегем буенча да «башка бәби алып кайта алмаячаксыз» дигәннәр иде. Бер кызыбыз һәм бер улыбыз бар, шуларга сөенеп, канәгать булып яшәп яткан көнебез иде. Тик, күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең үз планнары булган.
Йөкле икәнемне мин 8 атнада гына, Илсур белән никахлашуыбызга 11 ел тулуны билгеләп үтәр алдыннан белдем. Шуңа гендер-патины да махсус уздырып тормадык, шушы гаилә бәйрәмебездә генә игълан иттек. Туганнар, дуслар өчен дә бер дә көтелмәгән хәбәр булды ул, – ди Гөлназ.
Җырчы үзе бераз борчылып алса да, тормыш иптәше Илсур аны тынычландырырга ашыккан, бу яңалыкны бик уңай кабул иткән.
Тест ясап чыгуыма Илсур каршымда тора иде. «Мин сине котлыйм», – минәйтәм. Мин әле ул вакытта баламның 8 атналык ук икәнен белми идем. «Табарга ярыймы икән миңа, 37 яшь бит инде, булдыра алырмынмы икән», – дигән курку хисләре дә булып алды. Ләкин табибыма барып, барысы да яхшы икәнлегенә инандым. Илсур да: «Без бит бала теләгән идек. Әйдә, тагын бер яшәреп алыйк әле», – диде. Без инде хәзер икебез дә аңлы яшьтә. Асылбикә белән Минтимерне 30 яшькә кадәр алып кайткан идек. Кызыбыз белән улыбыз бергәләп үсте, аларның яшь аермалары 2 ел да 7 ай гына. Ә өченчебез туганда Асылбикәгә – 10, Минтимергә 7 яшь булачак. Алар да барысын да аңлый. Көн саен килеп эчемне сыйпап алалар, баланың тибенгәнен көтеп торалар. Баштарак: «Сезгә сеңелкәш яки энекәш кирәкме?» – дигәч, «Юк, безгә беркем кирәк түгел», – дип йөргәннәр иде. Хәзер инде аңлыйлар, көтәләр, – ди әңгәмәдәшем.
Фото: © Гөлназ Шәрипҗанова архивыннан. Үз рөхсәте белән куела.
«Аллаһы Тәгалә: «Менә, балам, ял итеп ал әле син», – дигәндер»
Гөлназ белән Илсур өчен, узып баручы 2025 ел, гомумән, матур, мөһим вакыйгаларга бай булган.
Һәр ай безгә ниндидер нәтиҗәләр алып килде. Зур-зур проектларыбызны башкарып чыктык. Монда туйлар турында гына түгел, режиссерлык проектлары турында да сүз бара. Аннан соң март аенда алып баручылар бәйгесендә җиңү яуладым. Июль аенда, сәхнәдәш дусларыбыз белән бергә, Илсурның туган авылында бушка хәйрия концерты – җәйге Open Air оештырдык. Аны 5 мең кеше тамаша кылды.
Август килеп җиткәч: «Менә сентябрь, октябрь айларын эшлибез дә, ноябрьдә бераз хәл алабыз», – дип планлаштырдык. Ничектер үзем дә арып киткән идем. Югыйсә, быел гаилә белән Дубайга, Сочига барып кайттык. Әмма, эмоциональ яктан аруым җиткәнме соң, андый ял гына булышмады миңа. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә ишетеп алган да: «Менә, балам, ял итеп ал әле син», – дигәндер.
Әле шуны әйтәсем килә: авырга узгач беренче 2 айны хатын-кыз аеруча сакланып йөри. Ә минем йөккә узуым иң мәшәкатьле, эш күп булган июнь аена туры килгән. Аннан соң бу хәйрия концертына бик ныгытып әзерләндек. Бәйрәм алдыннан 3 көн 3әр генә сәгать йокладык. Кыскасы, авылда самокатларда, велосипедларда тегендә-монда чабып йөргән вакытларга туры килгән ул безнең, – ди Гөлназ.
«Миндә хәзер башка энергия»
Хәзерге вакытта балаларны тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Инде сау-сәламәт кенә булсыннар, – ди Гөлназ. – Барысы да Аллаһ кулында. Ул инде бирәм дисә, бирә. Бу 2 баланы үстергәндә, авыррак моментлар бар иде. Әйтик, 1 бүлмәле фатирда яшәдек. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, фатирыбыз зур, балаларны йөртергә машинабыз бар. Олылары белән дә күбрәк вакыт уздыра алырбыз, дип уйлыйм. Ураза вакытында бәбәйләсәм, Аллаһы боерса (көлә). Коляска белән балаларны мәктәпкә озатып, каршы алып йөрербез, – дип сөйли ул.
Гөлназ – бик актив, гел хәрәкәттә яши торган кеше. Өйгә бәби кайткач, берара пауза ясап алырга туры киләчәк аңа, әлбәттә. Ләкин, янәшәсендә терәк булырлык якыннары булганда, бу пауза озакка сузылмас кебек.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Безнең чаралар күбрәк ял көннәренә туры килә. Монда инде әниләргә ышанып калабыз. Чөнки бу 2 баланы үстерешергә дә әниләребез ярдәм итте. Минем әни булышырга гел әзер. Кайнанам да терлекләрен бетереп йөри. Аны да безгә булышырга алып кайтырбыз, Актаныш якларына да кайтып йөрербез, бергәләшеп кайнашырбыз, дип уйлыйм инде үземчә, – диде Гөлназ.
Җырчы инде бөтен бала әйберләрен өләшеп бетергән булган. Башка бәби алып кайтмыйм, дип уйлаган. Хәзер инде аңа бөтенесен яңадан искә төшерергә кирәк булачак.
Минем хәзер бөтенләй икенче халәт. Аны янәшәмдәгеләр дә сизә. Миндә хәзер башка энергия. Теге ут янып торган Гөлназ бераз үзгәрде. Гел елыйсым килә – монысы инде гормоннар уйнавыдыр. Авыр сүзләрне дә артык якын кабул итә башладым. Хәзер инде үз-үземне саклыйм. Әлеге мәгълүматны да булдыра алганча яшереп йөрдем. Ләкин публика кешесе булгач, әйтмичә булмады. Соңгы вакытта интернет челтәрендә дә бик күп яза башладылар. Шуңа күрә, бу – бик шәхси әйбер булса да, үземнән белсеннәр әле дип, сөйләргә булдым, – ди ул.
Гөлназ учетта бер шәхси клиникада, улы Минтимерне алып кайтканда йөргән табибында тора икән. Бәбине исә әллә кая еракларга барып йөрмичә, йортлары янәшәсендәге РКБда табарга планлаштыра.
– Анда бик тәҗрибәле таныш табибыбыз эшли. Бер елны без аның юбилеен уздырган идек. «Өченче бәбиегезне алып кайтырга килерсез», – дип чакыргач: «Юк, юк, планлаштырмыйбыз», – дип көлешкән идек. Ләкин беркайчан да «булмас» димә икән ул. Аның белән яңадан элемтәгә кердек: «Сезне көтәм», – диде. Ышанычлы кулларда булырмын, барысы да әйбәт узар, дип өметләнеп торам, – диде Гөлназ.
Гөлназ Шәрипҗановага җиңел йөклелек чоры һәм бәбиен исән-сау алып кайтуын, сабыйның сау-сәламәт булуын теләп калабыз!