news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар өченче тапкыр әти-әни булачак!

news_top
Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар өченче тапкыр әти-әни булачак!
Фото: "Татар-информ" архивы

Иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар тиздән өченче тапкыр әти-әни булачак. Куанычлы хәбәрне алар үзләренең сәхифәләрендә хәбәр итә.

«Минем белән тагын бер йөрәк тибә. Барыгызга да сәламәтлек һәм яхшылык», – дип язган Гөлназ, гендер-патида төшерелгән видео янына. Дөрес, видеода әлегә туачак сабыйның җенесе хәбәр ителми.

Артистларның язылучылары гына «кыздыр» дигән фикердә. «Котлыйм сезне. Төтене караңгы чыкты. Гадәттә, ал яки кызыл булса, аклы-каралы форматта шулай чыга. Кыз була, Аллаһ теләсә», – дип язып калдырганнар.

«Матур кешеләр күп булырга тиеш. Котлыйбыз», «Тәбриклибез сезнең гаиләне. Исән-сау булып тусын», – дип тә язалар аларның дуслары. «Ниһаять! Инде ничә ай тел кычыта иде, сөйлисе килеп», – дип комментарий калдырган аларга гаилә дуслары Зәмирә Рәҗәпова да.

Шәрипҗановлар Асылбикә исемле кыз һәм Минтимер исемле малай тәрбиялиләр инде. Тиздән бу матур гаилә тагын да тулыланачак!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар