Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова алдану тарихы турында: «Самат табылды! Таптылар!»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова алдану тарихы турында: «Самат табылды! Таптылар!»
Гөлназ Шәрипҗанова аккаунтыннан

Кичә, 2 октябрь көнне, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова алдануы турында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, аларга мебель ясап китерергә тиешле Самат, 70 мең сум акча алып, юкка чыккан. Гөлназ бу турыда елый-елый сөйләде. Вакыйганың судка кадәр барып җитәчәген әйтте.

Бүген исә ул бу хәлдән чыгу юлы күренгәнен хәбәр итте. Самат аларга 4 көн эчендә заказын эшләп бетерергә ышандырган.

«Безнең бу атна – хәйрия атнасы. Тагын хәйрия концертына киттек. Кайнар яңалыклар: кичә интернетта күп төркемнәрдә минем видоеязмаларны куйганнар, интервьюлар алып шалтыраттылар. Бик күп кеше үзләренең очракларын язды. Хәтта кичә коллегалар миннән шаяртып та алдылар: «Безнең дә мунчага ишек куйдырылмаган, без дә акырып елыйк микән әллә?» – диеп. Елауның төп сәбәбе, гомумән, мебель гына түгел инде – дөресен әйткәндә, бөтенесе җыелып килде. Мин – тере кеше, үземә ирек бирә алам – елап алырга да, сүгенергә дә. Хакым бар. Самат белән нәрсә булганы турында кайнар яңалыклар: Самат табылды! Таптылар! Интернет – көч! Елап кертмәгән булсам – шулай калыр иде әле дә! 7 октябрьдә була, ди», – дип, тормыш хәлләре белән уртаклашты Гөлназ.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 октябрь 2023
    Исемсез
    Молодец Голназ, дорес эшлисен, бу надан халыкны сугэргэ кирэк, каты итеп сугэргэ. Мондый томана, карангы халык шуны гына анлый.
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Купме эшэке сузлэр бн мыскыллады Голназ ул кешене.Шундый ямьсез сузлэрне ботен доньяга эйтмилэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100