Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗановага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗановага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
социаль челтәрләр

Гөлнара Тимерҗанова үзеннән шактый гына яшь егетләрдән хатлар килүе, күрешергә, хәтта кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турында сөйләгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

«Ул гына да түгел, ватсапка да язалар. Кайдан телефон номерымны табалар икән? Шаккатмалы», – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек җырчы икенче ире белән аерылышты. «Шуңа да карамастан һаман суд юлларын таптый. Йортның балага тиешле өлешен бирмәс өчен ниләр генә кыланмый», – дигән җырчы.

Сүз уңаеннан, ул Гөлнара ханымнан 7 яшькә яшьрәк. Аларның уртак кызлары Айзифа үсеп килә. Гөлнара ханымның олы улы Иделгә 24 яшь.

«Гомумән кияүгә чыгасым килми. Нигә кирәк ул миңа? Тагын кемнеңдер көенә керергә, аны көйләп яшәргә бер теләгем дә юк», – дип сөйләгән газетага җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100