news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: «Ирем никахлы килеш башка хатын белән никах укыткан, балалары туган»

news_top
Гөлнара Тимерҗанова: «Ирем никахлы килеш башка хатын белән никах укыткан, балалары туган»

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова соңгы арада югалып торуының сәбәбен «Ирек мәйданы» газетасына сөйләгән.

«Икенче иремнән аерылып йөрүем. Беренчесе белән – 12, икенчесе белән 10 ел гомер иттем. Әмма бәхетең бер булмаса, юк икән. Ышанып кияүгә чыккан ярым иде. Минем белән никахлы килеш, башка хатын белән дә никах укыткан, балалары туган. Өстәвенә, минем машинага утырып, аны бала тудыру йортыннан алып кайткан.

Бу хәсрәттән арындым. Көнемне балалар белән үткәрәм. Улым Идел ресторанда пешекче булып эшли. Очрашып йөргән кызы бар. Бәлки, өйләнеп тә куяр. 24 яшькә җитте. Кызым Айзифа 3нче сыйныфта белем ала. Тиздән концертлар белән гастрольләргә китәм», – дип сөйләгән ул «Ирек мәйданы» журналисты Эльмира Сәлаховага.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 октябрь 2023
    Исемсез
    Ужс. Бу ирлэргэ нэрсэ жими икэн.
  • 27 октябрь 2023
    Исемсез
    Аллах ярдам бирсен Голнарага яшь килеш купме сатлык ян белан торганга
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар