news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанованың туганы махсус операциядә һәлак булган

news_top
Гөлнара Тимерҗанованың туганы махсус операциядә һәлак булган
Социаль челтәрләр

Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың туганы махсус операциядә һәлак булган. 

«Айдар туганыбызның урыны оҗмахта булсын. Бигрәк тә әнисе Рәзифә апага Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», –дип яза Гөлнара Тимерҗанова мессенджерларда.

Айдар – җырчының әнисе ягыннан өченче буын туганы. Украинага киткәнче, Нефтекамск шәһәрендә яшәгән. Аны 16 апрель көнне туган авылы – Башкортстанның Калтачы районы Күгәрчен авылында җирләячәкләр.

Гөлнара Тимерҗанова һәм мәрхүмнең башка туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар