Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газзә Секторында тынычлык булырмы: «Фәләстыйн халкы бу сугышны беркайчан да онытмаячак»

Иерусалим тарихы һәм Газзә Секторында барган сугышка бәяләмә – «Интертат» мәкаләсендә.

news_top_970_100
Газзә Секторында тынычлык булырмы: «Фәләстыйн халкы бу сугышны беркайчан да онытмаячак»
Фото: © freepik.com

Бу көннәрдә Израиль белән Газзә Секторы арасында 4 көнлек тынычлык хөкем сөрә. Атышлар әлегә туктап тора. Газзәгә дарулар, азык-төлек, гуманитар ярдәм кертелә башлады. Израиль кулга алынган 150 хатын-кызны һәм 19 яшькә кадәрге балаларны иреккә чыгара. Газзәдәге төп көч – ХАМАС Израильнең 50 кешесен иреккә чыгара. Тыныч халык хәрәкәт итә алсын өчен, ике як та бер-берсенә атмаска сүз бирә.

Ай ярым барган сугышка ачыклык кертү өчен, «Интертат» белгечләргә мөрәҗәгать итте.

«Интертат» хәбәрчесе башта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Көнчыгыш илләре буенча белгеч Азат Ахунов белән сөйләште.

Фото: © Азат Ахуновның шәхси архивыннан

Сугыш башлангач, аның сәбәпләре турында төрле фикерләр булды. Израильгә бу сугыш файдага түгел, дип әйтүчеләр дә, махсус эшләнгән провокация, дип аңлатучылар да булды. Сез хәзер нинди фикердә? Ай ярым вакыт узгач, нәрсә әйтергә була?

Мин элек әйтелгән фикеремне кабатлыйм. Бу сугышны Израиль тарафыннан эшләнгән махсус провокация, дип уйламыйм. Минемчә, Израиль ХАМАС һөҗүменә әзер түгел иде. Дөньядагы иң алдынгы кораллар белән тәэмин ителгән армиянең 2-3 көн буе нишләргә белмичә, югалып калуы ил җитәкчесе Биньямин Нетаньяхуның абруен какшатты.

Миңа калса, Израиль төп максатына иреште – ХАМАСтан үч алды. ХАМАС һөҗүменнән соң, Биньямин Нетаньяхуны Израиль халкы нык тәнкыйтьләде. Ул гаебен танымады. Әгәр таныган булса, аңа вазифасыннан китәргә туры килә иде. Ил башлыгы, уңышсызлыкларны йомып, кәнәфиендә калу өчен, үч алу операциясен башлап җибәрде. Үз урынын саклап калу өчен, аңа сугыштан җиңүче булып чыгарга кирәк иде. Шуңа күрә ул мөмкин кадәр катгый чаралар күрде, Газзә Секторын җир белән тигезләргә тырышты.

Сугышны 4 көнгә туктатып тору турында килешү төзелде. Сез моны ничек бәялисез?

Тәнәфес арадашчылар тырышлыгы белән ясалды. Израиль белән ХАМАС арасында турыдан-туры килешүләр юк. Монда АКШ һәм Кувейт, Катар кебек гарәп илләренең тырышлыгы зур роль уйнады. Тынычлык көннәрендә әсирләр алмашы бара. 1 Израиль гражданына 4-5 Палестина кешесе азат ителә. Бу алыш-биреш ХАМАС файдасына эшләнә.

Израиль бу адымга АКШ басымы аркасында барды. АКШта тиздән президент сайлаулары көтелә. Израильдәге сугыш Байденның рейтингын төшерде. Күргән булсагыз, Америкада сугышка, Байденның Израильгә ярдәм итүенә каршы протестлар булды. Лондонда да 300 мең кеше урамга чыкты. Көнбатыш илләре халкы Газзәнең юкка чыгуын, бер гаепсез меңләгән кешенең кырылуын кабул итми. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да 13 меңнән артык Газзә кешесе һәлак булган. Алга таба да шулай барса, Байденның рейтингы тагы да төшәчәк, һәм сайлаулар вакытында күп сораулар туачак. Шуңа күрә җитәкчеләр моңа игътибар итмичә булдыра алмый.

Төркия халкы да, президенты да никадәр генә Палестинага теләктәшлек күрсәтмәсен, ниндидер реаль ярдәмнәре күренмәде. Эрдоганның Нетаньяхуга сүзе үтмәде кебек...

Эрдоган әлегә кискен адымнар ясамаса да, аның риторикасы дипломатик рәвештә көчәя бара. Гарәп илләре халкы да Эрдоган тарафына карый, аннан үрнәк ала. Эрдоганның җитди гаскәре бар. Икътисадый яктан да ул көчлерәк, дип уйлыйлар гарәп илләре. Бүгенге көндә мөселман дөньясы Эрдоганга иярә. Ул нишләсә, башкалар да шуны эшли. Беренче адымны Эрдоганнан көтәләр. Сәүдә белән дан тоткан Төркия сәясәттә дә үзенә отышлы якларны барлый. Газзә Секторындагы сугышны туктатуда Төркия үз файдасын эзли. Швецияне Евросоюзга кабул иткәндә дә аның Европа илләре белән алыш-биреш ясап, кайбер мәсьәләләрне үз файдасына хәл иткәнен күрдек. Төркия Палестинага турыдан-туры гаскәр җибәрер, дип уйламыйм, ләкин, ситуациягә карап, әйләнгеч юллар аша хәрби ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Сугышның азагы күренәме? Алга таба нәрсә булыр?

Сугыш азагына таба бара, дип уйлыйм. Нетаньяху теләгән максатларына ирешкән, дигән сүзләр булды. Алга таба сугыш алып бару Израиль өчен дә, АКШ өчен дә, гарәп илләре өчен дә файдага түгел, тик Фәләстыйн халкы бу сугышны беркайчан да онытмаячак. Алар үч алырга омтылачак, ләкин хәзер генә түгел. Без аны тарихтан беләбез инде.

«Бу бәрәкәтле җирләрдә мөселманнар хакимлегендә халык күп гасырлар буе тыныч яши»

Газзәдәге хәлләрне күзәтеп, көн саен социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә үзенең борчулары белән уртаклашып барган, Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы, тарихи китаплар авторы Габдрәүф хәзрәт Зәбировка да мөрәҗәгать иттек. Ул Фәләстыйн җирләренең тарихын сөйләде һәм үз бәясен бирде.

Габдрәүф хәзрәт Зәбиров

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Фәләстыйн фаҗигасе 75 ел дәвам итә. Һәрнәрсәне аңлар өчен тарихны белергә кирәк, чөнки бүгенге көн – ул кичәге көннең дәвамы. Коръәннең өчтән бере дә безгә тарихны ача, – диде Габдрәүф хәзрәт Зәбиров.

Тарихи чыганакларда Иерусалим шәһәре «Кудс», ягъни изге дип күрсәтелә. Аны саклау – сөекле пәйгамбәребезнең аманәте. Мөхәммәд с.г.в. 571 елда Мәккәдә дөньяга килә, 40 яшендә пәйгамбәр була. Мөхәммәд с.г.в. хиҗрәт кылырга 18 ай кала Мәккәдән Кудс шәһәрендәге Әл-Акса мәчетенә төнге сәяхәтен кыла һәм шунда күкләргә күтәрелә. Хәдисләрдә язылганча, бу җир хиҗрәткә кадәр, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең сәхабәләре белән Мәккәдән Мәдинәгә күчкәнче, мөселманнарның кыйбласына әверелә (хиҗрәттән соң кыйбла Мәккәгә төбәлә). Ул – изге җир. Аннан күп пәйгамбәрләр дөньяга килә, аның күгеннән изге китаплар иңдерелә.

Пәйгамбәребездән соң икенче тугрылыклы хәлифә Умар ибн Хаттаб шушы җирләрне үзенең химаясы астына ала. Монда мөселманнар хакимлек итсә дә, христианнарга куркынычсызлык гарантиясе, дин иреге бирелә.

Рәхәт, тыныч тормыш 1096 елда Рим папасы Урбан II башлаган Тәре походларына кадәр дәвам итә. Тәре походлары 195 ел буе бара. Тәре йөртүчеләр Иерусалим җирләрен канга батыра. Меңләгән мөселманның гомере өзелә. Тәре йөртүчеләр хәтта мөселманнарның карынын ярып, алтын яшерелмәгәнме, дип мәсхәрәли.

1187 елда Мисыр солтаны Сәлахаддин хәзрәт (Саладин) Иерусалимны тәре йөртүчеләрдән коткара. Мөселманнарны яклауны Мисыр солтаны Бибарс хәзрәт дәвам итә, яулап алучыларны куа. Гарәп цивилизациясенең чәчәк атуы шушы чорда башлана.

XVI гасыр башында Иерусалим Госманлы дәүләте солтаны Сәлим хан хакимлегенә күчә. Сәлим хан да христианнарга куркынычсызлык гарантиясе, дин иреге бирә. Бу бәрәкәтле җирләр 1917 елга кадәр мөселманнар хакимлегендә була. Анда тынычлык, гаделлек хөкем сөрә, беркем нахакка кыерсытылмый. Халык күп гасырлар буе тыныч яши.

1917 елда англосаксоннар килеп, Якын Көнчыгышны, ягъни безнеңчә Шам җирләрен (хәзерге Израиль, Палестина, Иордания, Ливан, Сүриянең, Гыйракның, Төркиянең бер өлеше), үзләренең колонияләренә әверелдерә. Шушы вакыттан бирле оккупацияләнгән Палестинага Европадан яһүдләр китерелә, ә мөселманнар кыерсытыла башлый.

1948 елда яһүдләр Фәләстыйн уртасында, иң уңдырышлы, бәрәкәтле җирдә мөселманнар ризалыгына каршы Израиль дәүләтен төзеп куя. Алар аның белән генә туктамый – мөселманнарны куып, Фәләстыйн җирләрен алуны дәвам итәләр. Картага карагыз: Фәләстыйн җирләре элек күпме иде, хәзер күпме калган. Этник чистарту, чын геноцид шушы була инде. Израиль – ул сионистлар иле, ә сионизм расизмга һәм фашизмга тиң. Израиль әләмендә ике зәңгәр сызык бар. Алар Тигр белән Евфрат елгаларын аңлата. Сионистлар Палестина белән генә чикләнмәячәк һәм ике елга арасындагы җирләрне үзләштергәнче барачак.

Ни өчен БМО бу геноцидка юл куя? Чөнки Израиль артында АКШ тора. АКШ ел саен Израильнең хәрби мәнфәгатьләренә 3,8 млрд доллар бирә. Аннан тыш, Америка инструкторлары, кизләүләре Израильдә. АКШ самолетлар очыра торган 2 бик көчле көймәсен монда китереп куйды. Англия, Франция көймәләрен китерде. Берәр ислам дәүләте селкенсә, аны да бетерәбез, дип куркыталар. Инсаният, гуманизм кыйммәтләре, демократия турында сөйләүчеләрнең чын йөзләре ачылды, битлекләр ыргытылды. Газзәдә барган вакыйга дөньяның бөтен либераль системасын юкка чыгарды. Европа илләрендә халык Фәләстыйнны яклап митингларга чыга. Алар да үз хакимнәренең чын йөзләрен күрде.

Россия белән Украина арасындагы мәсьәләне телгә алсак, Көнбатыш безгә ничек ябырылганын күрдек. Газзәдә көн саен йөзләгән тыныч халык үтерелә, хастаханәләр, мәчетләр, икмәкханәләр шартлатыла, ә Көнбатыш су йоткан кебек утыра. Ник берәрсе нахакка кырылучы халыкны яклап сүз әйтсен! Золымны хуплыйлар икән, димәк, алар да җинаятьтә катнаша. «Шәригать тыйган эшне күрсәң, көчеңнән килгәнчә каршылык күрсәт. Тыярлык көчең юк икән, телең белән әйт», – дигән сөекле пәйгамбәребез. Золымга калебең белән каршы килмәү – ул иманның зәгыйфь дәрәҗәсе. «Мөселманарның газапларына игътибар итмәгән кеше – мөселманнардан түгел», – диелгән пәйгамбәребез хәдисләрендә.

Безгә хәзер нишләргә? Без Газзәдәге мөселманнар өчен дога кылырга, аларга мал белән ярдәм итәргә тиешле. Шәхсән үзем республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, дәүләтебез башлыгы Владимир Путинга Әл-Акса мәчете янындагы изге җирләрне якларга әзер торучы мөселманнар корпусы төзү тәкъдиме белән чыгам. Изге урынны яклау – ул Фәләстыйн халкының гына мәсьәләсе түгел, ә бөтен мөселман өммәтенең изге бурычы, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең амәнәте.

Тарихны өйрәнергә кирәк. Тарихны белмәгән халык үз борыныннан ерактагыны күрә алмый, бөтен чокыр-чакырга абына. Андый халыктан башкалар куллана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100