news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Галия»гә - 300 мең сум: «Алтын мөнбәр» фестивалендә питчингта акчалар бүленде

«Алтын мөнбәр» кинофестивале кысаларында уздырыла торган халыкара питчингның беренче яңалыгы – яңа номинация кертелде – вертикаль сериал. Питчинг яңалыкларын хәбәрчебез барлады.

news_top
«Галия»гә - 300 мең сум: «Алтын мөнбәр» фестивалендә питчингта акчалар бүленде
Фото: © "Алтын мөнбәр" кинофестиваленең матбугат үзәге

Үзбәкстанда татар чыгышлы совет һәм үзбәк балеринасы, СССРның халык артисты Галия Измайлова турында фильм төшерелергә мөмкин – «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивале кысаларында үткәрелгән питчингның (гади генә итеп әйткәндә, кинопроектлар презентациясе) иң зур бүләгенә - 300 мең сумлык сертификатына Үзбәкстан кинематографисты Эльмира Хәсәнованың «Галия» проекты ия булды.

  • Күренекле үзбәк балеринасы Галия Измайлова 2023 елда Томскида татар гаиләсендә туган. Әтисенең вафатыннан соң әнисе белән Ташкентка күченгән.1941 елдан башлап Үзбәк опера һәм балет театрының (хәзер Навои исемендәге Дәүләт академик зур опера һәм балет театры) прима-балеринасы, 1977 елдан – баш балетмейстер. Ике чакырылышта Үзбәк СССРның Югары Советы депутаты. 2010 елда 88 яшендә вафат була.

Питчинг сертификатын Үзбәкстан режиссеры һәм продюсеры Абдрауф Жураев кабул итеп алды. Ул «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестиваленә «Мөгаллим» фильмының продюсеры буларак килгән иде һәм кинофестивальнең Эшлекле программасында катнашты – шуңа дискуссия спикеры буларак, түрдә утырган килеш кенә сертификатлы булды да куйды.

«Ул питчинг эксперты түгел», – дип тик торганнан акланып куйды оештыручылар командасыннан берәү. Әйе, беләбез эксперт түгел икәнен, Казанга «Мөгаллим» белән килгәнен дә беләбез, әмма бу абзыйның сүзләреннән соң: «Каракның бүреге яна» дигән гыйбарә искә төшеп китте, аның артыннан ук тагын бер мәкаль хәтердән узды: «Сөйли белмәгән авыздан... телсез авыз мең артык».

Шулай итеп, Татарстан һәм Үзбәкстан дуслыгы һәм хезмәттәшлеге тагын бер копродукция фильмы белән дәвам итәргә мөмкин һәм ул киноның төп герое татар кешесе булачак. Копродукциянең беренчесе Бохара белән Сәмаркандта белем эстәгән һәм Казанда яшәп бөтен мөселман дөньясына хезмәт иткән бөек Мәрҗани булса, икенчесе – дөньяга үзбәк мәдәнияте аша чыккан һәм Үзбәкстанга хезмәт иткән татар кызы Галия.

Казан кинофестивале питчинглары турында азмы-күпме ишеткән кеше призның 500 мең сум булуын беләдер, кимегән дип уйлый күрмәгез – ул быел бары тик икегә бүленде. Тулы метражлы нәфис фильмны «кысрыклап», аның янәшәсенә вертикаль сериал «менеп утырды» һәм оештыручылар җиде ел дәвамында артмаган да, кимемәгән дә призны «300 + 200» итеп икегә бүлделәр. Ике «баш» булгач («Татаркино» директоры Ильяс Гафаров һәм «Алтын мөнбәр» кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова), приз да ике тиеш диеп шаяртучылар булды – һәрберсе үз фавориты өчен борчыла ала. Бу очракка бигүк туры килеп бетмәсә дә, сарык та исән, бүре дә тук дигәннән дә әйбәтрәк мәкаль таба алмадым.

Питчингның икенче призы – 200 мең сум - «Город букв» проектына тапшырылды. Аны AI-режиссёр, ясалма фәһем буенча зур белгеч Евгения Разгуляева тәкъдим итте һәм экспертлар балалар өчен контентның аз булуын ассызыклап әлеге проектны сайладылар.

Шулай да бер сорау калды. Кинофестиваль дирекциясе шорт-листка кергән проектлар исемлеген алдан ук чыгарган иде: питчингта 9 тулы метражлы фильм һәм 6 вертикаль сериал проекты көч сынашачагы билгеле иде. Әлеге «Город букв» ул шорт-исемлектә юк иде, ул соңыннан ничектер килеп кергән җиденче проект.

ххх

Ә хәзер, темага бер кергән килеш Казан кинофестивале кысаларында үткәрелә торган халыкара питчинг тарихын барлап алыйк - кемнәрне нәрсәгә тиендергән дә бу питчинг, без нинди фильмнарга ирешкәнбез.

«Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивале кысаларында (фестиваль әле Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип аталганда) халыкара питчинг 2019 елдан бирле үткәрелә һәм нәтиҗәсе дә юк түгел кебек. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән «Тарлан» (Казахстан Республикасы белән копродукция); Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел»нең (Үзбәкстан республикасы белән копродукция) язмышы питчинг аша языла башлаган ди оештыручылар, гәрчә алар җиңеп 500 мең сумлык сертификат алган проектлар булмаса да.

2019 елдагы беренче питчингта кинорежиссер Әмир Галиәскаров җиңгән иде. Аның Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары буенча «Сафа һәм Саҗидә» нәфис фильмы проектын тәкъдим итеп 500 мең сум акча алуы билгеле. «Мин питчингта җиңгән идем. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән, пандемия сәбәпле, ул тормышка ашырыла алмады. Бу юлы алай булмас, «Алюминиевая лихорадка» фильмын төшерәсем килә», диде ул соңыннан – 2022 елгы питчингта тагын бер мәртәбә җиңгәч.

Әмир быел «Сезгә хат» вертикаль сериал проекты белән килгән иде – проектын әйбәт кенә бәяләделәр, «Город букв» проекты «күктән төшмәсә», кем белә, бәлки, җиңәр дә иде. Ә бәлки җиңмәс тә иде...

Ковид «котырган» 2020 елда Казан кинофестивале кысаларында питчинг булгандырмы - мәгълүмат таба алмадым.

2021 елда XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә рәссам-график, скульптор һәм фотограф Александр Родченко турында байопик төшерү проекты белән Александр Ширманов җиңеп чыкты.

2023 елда XIX Казан халыкара кинофестивале кысаларында үткәрелгән питчингта кинорежиссер Юлия Захарова «Квартира №7» кинопроектын тәкъдим итеп, ярты миллион сумга ия булган иде. Юлия быел «Бервакыт Сербиядә» тулы метражлы нәфис фильм проекты белән килгән иде – проекты уңышлы дип бәяләнде бәяләнүен...

2024 елда «Белая лошадь» проекты белән Иран сценаристы Җәвид Собхани җиңде.

2025 елда «Шамакай» проекты белән Казан кинорежиссеры Рифат Миндубаев җиңде.

Күрәсез, үзебезнекеләр актив җиңә.

Әлбәттә, питчинг сертификаты – кино бюджеты түгел, ул проектны тәкъдим итүчегә приз/бонус. Шуңа питчинг гран-приын алучылардан «Кайда кино?» дип сорау урынлы да түгелдер. Шулай да, «тел тегермәнен» матур тарткан өчен генә бирелә торган акча булып калмасын иде питчинг призы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар