Галимә Ләйлә Дәүләтшина: «Интернетта туган мәзәкләр дә постфольклор буларак өйрәнелә»

Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге Институт оешкан 1939 елдан бирле эшли. Нәкъ шул елны фольклор секторы барлыкка килә һәм үзенең традицияләрен башлап җибәрә.
Бүлек мөдире Ләйлә Дәүләтшина белән әңгәмә бүлек эшчәнлегеннән башланса да, аның белән генә чикләнмәде. Сөйләшү барышында мифологик персонажлар белән эшләгән язучыларга нәрсә киңәш ителми, төрле милләт фольклорчылары нигә персонажларны бүлешми, фольклорның кайсы жанрлары белән эш итү катлаулы, фольклордагы ябык темалар, интернет-фольклор кебек мәсьәләләр дә урын алды. Хозыр Ильясны сурәтләү мөмкинме – бу сорау дә игътибардан читтә калмады.
Ләйлә ханым, татар фольклорына «ревизия» ясап буламы – фәлән кадәрле жанр бар, фәлән кадәр персонаж бар, дип, мәсәлән?
Бу очракта фольклорның табигатеннән чыгып фикерләргә кирәк. Билгеле бер чор өчен «ревизия» ясарга була да кебек. Ни өчен 25 томлык («Татар халык иҗаты» дип аталган академик тупланма. – ред. ИТ) дибез? Бүгенге көнгә кадәр тупланган материаллар системага салынган, жанрлар классификацияләнгән – тик боларның барысы да бүгенге чор өчен актуаль. Шуны да онытмаска кирәк: фольклор – ул вариатив күренеш, бүген язып алынган текст, вакыт үтү белән, яңа вариантта, яңа мотивлар белән баеп кайта ала. Кайчак сюжет элементлары югала, яңалары өстәлә – чөнки фольклор үсештә, аның тотрыклы формасы юк. Бер тексттан икенчесенә күчә килгән төп персонажлар, төп сюжетлар бар, әлбәттә. Аларның да кайберләре элек кулланылган, әмма хәзер югалган, киләчәктә тагын да яңалары барлыкка килергә мөмкин. Бу элементларның барысы да бер система тәшкил итә.
2025 елда безнең күпме персонаж бар соң инде?
Аерым исәп алып барганыбыз юк.
Ә 25 томлыкта ничә персонаж булачак – андый сан да юкмы?
Андый исәп алып барылмый. Фән практик әһәмияткә ия булырга, ягъни алга таба яңа эзләнүләргә этәрергә, нәтиҗәләргә китерергә тиеш. «Фәлән кадәр персонаж бар» дип исәпләүнең бүгенге көндә фән өчен зур практик әһәмияте юк. Чөнки фольклор – үзгәреп тора торган система.
Персонажларның уртача саны бардыр бит инде: 20, 30, 50? Шүрәле, Су анасы, Юха елан...
«Персонаж» дигәндә, без, гадәттә, сөйләкләрдә, легендаларда, әкиятләрдә, бәетләрдә һәм башка жанрларда чагылыш тапкан мифологик образларны күз алдында тотабыз. Бу персонажларның барысын да исәпләгәндә, аларның саны 20, 30 белән генә чикләнми, 100гә дә җитә, артып та китә.
Уйлап карасаң, безнең бит инде бар белгәнебез – Тукай популярлаштырып биргән Шүрәле белән Су анасы. Яңа әкият язсалар да, күп дигәндә әлеге дә баягы шул бер 10 персонаж кулланыла. Ә ул йөзләгән персонажны халыкка ничек җиткерергә?
25 томлык «Татар халык иҗаты» басмасының нәшер ителгән томнары кибетләрдә һәм китапханәләрдә бар. Аның төп максаты – тупланган һәм системага салынган мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Аерым җыентыклар да чыгарыла – аларны да мөмкин кадәр киң таратырга тырышабыз. Безне чакырган урыннарда чыгышлар ясыйбыз – әле яңа гына «Татарстан» радиосында «Татар радиоуниверситеты» тапшыруында катнаштым. Фольклор белгечләре Илсөяр Закирова һәм Лилия Мөхәммәтҗанова татар фольклорының эпик жанрлары – дастаннар, әкиятләр буенча даими чыгышлар ясый. Фәнне популярлаштыру юнәлеше бүгенге көндә аеруча активлашты. Экспедицияләр вакытында да без түгәрәк өстәлләр, очрашулар уздырабыз.
Без бит әле яшь буынны да истә тотарга тиеш. Минем балаларым еш кына болай дип сорый: «Ни өчен башка халыкларда вурдалаклар, оборотеньнар, гномнар бар, нишләп алар бездә юк? Ә безнең үзебездә нәрсәләр бар?» – диләр. Шуны истә тотып, быел «Татарские мифы для детей» дигән китап дөнья күрергә тиеш – ул балалар өчен әзерләнә. Аудиториясен киңәйтү максатыннан, китап рус телендә эшләнде. Анда, Убыр белән Шүрәледән тыш, 20гә якын персонаж тәкъдим ителә. Аларның һәрберсенең тышкы кыяфәте, күренү урыны һәм вакыты, кешегә карата кылган гамәлләренә кагылышлы мәгълүмат, бу персонажлар белән бәйле сюжетлы текстлар китерелә.
Ничек уйлыйсыз: безнең язучылар фольклорны беләме, үз әсәрләрендә дөрес кулланамы? Миңа, мәсәлән, Шамил Идиатуллинның «Убыр» әсәре ошый, Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар»ы актив укылды, андый мисаллар тагын да бар. Андый әсәрләргә фольклорчыларның мөнәсәбәте? Алар аны сез өйрәнгәнчә тасвирлыймы әллә яңа сыйфатлар да кертәме?
Бу – кызыклы һәм катлаулы мәсьәлә. Фольклорны сеңдереп үскән язучы мифологик персонажга үз фантазиясен өстәгән очракта да нигезен саклап кала. Бу фикер Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар», Шамил Идиатуллинның «Убыр», Марат Кәбировның «Убырлар уянган чак» әсәрләренә дә кагыла. Бу әсәрләрдәге персонажлар халык традициясендә кабул ителгән образга туры килә – аларның төп мәгънәсе бозылмый. Әлбәттә, язучылар персонажларны бүгенге мохиткә урнаштыра, әдәби образ буларак эшкәртә – һәм бу табигый хәл.
Шул ук вакытта традициядән читләшү очраклары да бар. Аларны тулысынча дөрес дип әйтеп булмый. Язучының үз карашы булу – табигый. Әмма әсәр киң даирәгә барып ирешкәч, бигрәк тә яшьләр һәм рус телле укучылар арасына, бөтенләй башкача кабул ителә – шулай дөрес икән, дигән фикер туа. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре үз вакытында җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Анда «Бусага иясе», «Авыл капкасы иясе» дип аталган мифологик персонажлар турында мәгълүмат бирелгән иде. Ияләр, гадәттә, билгеле бер территория өчен җаваплы: алар йорт, су, урман кебек урыннарның иминлеген саклаучы затлар булып санала. Йорт иясе икән, ул йортның иминлеген саклый, ә бусагага ия беркетү – традицион системага туры килми. Бусаганың һәм авыл капкасының хуҗасы була алмый, чөнки әлеге объектлар ике дөнья арасындагы чикне гәүдәләндерә. Гадәти дөньядан читкә чыгып киткән кешенең исән-имин әйләнеп кайтуы өчен чикне дөрес итеп үтәргә кирәк. Шуның өчен бу вакытта махсус йолалар башкарыла. Мәсәлән, солдатка озатканда, егетне өй бусагасыннан аркасы белән чыгаралар, яисә бусага аркылы тун җәеп, егетне шуның аша атлаталар. Бу гамәлләрнең барысы да юлчы исән-сау әйләнеп кайтсын дип эшләнә.
Хәзер дә бармы икән болар?
Әйе, бу йолаларның кайберләре бүген дә башкарыла. Халыкта «чикләрне дөрес итеп үтсәң, тиешле гамәлләрне җиренә җиткереп башкарсаң гына, исән-сау әйләнеп кайта аласың» дигән ышану яши. Шуңа күрә кайбер язучыларның әсәрләрендә бирелгән образларның халык логикасына туры килмәве традиция белән якыннан таныш булмаган кешегә ялгыш аңлашылырга мөмкин.
Ә сез фикер алышулар актив барганда бу хакта әйттегезме?
– Язучылар берлегендә үткән түгәрәк өстәл вакытында бу темага фикер алышканны хәтерлим.
Ә Татарстаның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның ияләренә мөнәсәбәтегез? Миңа сәнгать әсәре буларак алар бик ошый. Ә сезгә – галим буларак?
Рәссамның ияләргә үз карашы булса да, алар халык традициясенә каршы килми. Нигездә ияләр һәрвакыт өлкән яшьтәге кеше – йә әби, йә бабай булып күз алдына китерелә. Алар кеше кыяфәтендә күзаллана, әмма йөзләре ачык күренми – бу фольклорда чагылыш тапкан уртак сыйфат. Рәссам, әлбәттә, аларны үзенчә фантазиясен кушып сурәтләгән.
Соңгы елларда бу тема аеруча актуальләште: ул әдәби әсәрләрдә дә, мультфильмнарда да, кино сәнгатендә дә чагылыш таба. Һичшиксез, һәркем иҗат ирегенә ия: персонажны яңа мохиткә урнаштыра, яңача интерпретацияли ала. Ләкин бу очракта персонажның халык аңында формалашкан образы һәм функционалы саклансын иде.
Димәк, язучы фантазиясен өсти ала, ләкин гомуми кысалардан чыгарга тиеш түгел – дөрес аңладыммы?
Әйе, логикасы югалса, персонажның, фольклордан ерагаеп, башка юнәлешкә кереп китү ихтималы бар. Фольклорны тирәнтен белмәгән кеше дә аптырап калырга мөмкин, чөнки балачактан ук күңелгә сеңгән, буыннан буынга тапшырылган ышанулар системасы бар бит.
Ягъни, Су анасы яхшы персонаж булган һәм шулай булып калырга тиеш, әйеме?
Әйе, ул Тукайда да малай артыннан юкка гына кумый бит, малай аның алтын тарагын урлый. Су анасы – ул су хуҗасы. Ияләр белән һәрвакыт дус булырга кирәк, алар беркайчан да зыян салмый. Кешеләр үзләре кагыйдә бозганда, начар гамәл кылганда гына ияләр җавап кайтара ала. Су анасы – хуҗа буларак тискәре персонаж түгел. Әгәр кеше сулыкта яки табигать кочагында кагыйдәләрне боза икән, ия тәртипсезлекне төзәтерлек итеп җавап кайтара ала, ләкин ул кешегә зур зыян салу максатын куймый. Су анасына килгәндә, мәсәлән, «су тота» дигән ышану киң таралган. Суга сокланып карау да, пычрату да тыелган. Бу күренеш халык мәдәниятенең системалылыгын, нормаларга нигезләнүен күрсәтә. Габдулла Тукай әсәрендәге малай артыннан куу да – куркыту түгел, ә гадел җавап: малай таракны урлый.
Баумандагы Су анасы арт-объекты торган суга тәңкәләр ыргыту безнең халык мәдәниятенә ничектер туры киләме?
Бу гамәлне нигездә туристлар башкара. Безнең традициядә сын ясап кую гадәте күзәтелми. Мондый күренешләрне бүгенге заман мәдәнияте дип атарга мөмкин.
«Зөләйха..»га кереп киттек тә, Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Шамил Идиатуллиннар әсәрләре турында әйтелеп бетмәде кебек. Аларны яраттыгызмы?
Әйе, ошады. Алар диссертациядә дә чагылыш тапты. Хәзерге заманның әхлакый проблемалары, гуманистик темалар, табигатькә мөнәсәбәт – болар барысы да фольклор персонажлары аша ачыла. «Убырлар уянган чак» әсәрендә бер егет шәһәрдән авылга кайта, ә ул авылда бөтен кеше убырга әйләнгән була. Биредә фольклор мотивы киңәйтелгән – убыр, гадәттә, бер кешегә генә кереп урнашырга мөмкин. Шулай да мондый интерпретация халык традициясенә каршы килми, фольклор нигезен бозмый. Язучы персонажның төп сыйфатларын саклаган. Егетнең убырларны җиңеп, кешеләрне коткаруы, үзе дә әхлакый яктан үсеп, көчле шәхескә әверелүе – болар фольклорда чагылыш тапкан мифологик структуралар белән туры килә. Әсәрне фольклор материалын яңача интерпретацияләгән тәҗрибә дип бәяләргә мөмкин.
Кыскасы, мифологик персонажлар белән эшләгән бер татар язучысын да «салып суктырасыгыз» килми.
Һәрхәлдә, үзем укыган әсәрләрдә, өйрәнгән язучыларда андый проблема юк дип уйлыйм.
Былтыр татар персонажларын үзләштерү проблемасы бик борчыды. «Әкият» курчак театрыннан «Су анасы»н кулланган өчен миллион таләп иттеләр. Сез, фольклорчы галим буларак, бу проблеманы хәл итүдә ничектер катнаша алдыгызмы?
Мәгълүмат безгә килеп ирешкәндә, курчак театры белән әлеге оешма арасында бәхәс бара иде инде. Аңарчы безгә бернинди мөрәҗәгать булмады. Мәдәният министрлыгының рәсми соравы нигезендә белешмә эшләп җибәрдек. Белешмә фольклор персонажларының матди булмаган мәдәни мирасыбызның бер өлеше булуын аңлату юнәлешендә әзерләнде. Билгеле булганча, алар әллә кайчан халыкта туган һәм фольклор аша бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Аларны беркем дә шәхси милек буларак үзләштерә алмый. Фольклор әсәренең үзенчәлеге дә шунда – аның авторы билгеле түгел. Кайчандыр авторы булган, ләкин ул халык хәтерендә сакланмаган. Бу персонажлар – бөтен татар халкының уртак мәдәни мирасы. Шуңа күрә аларны аерым шәхес тарафыннан үзләштерү дөрес түгел һәм хокукый яктан нигезсез. Справкада боларның барысы да чагылыш тапты: кайсы жанрларда кулланылуы, бүгенге көндә әдәбиятта, сәнгатьтә һәм башка өлкәләрдәге урыны күрсәтелде.
Башка халыкларда мондый проблемалар булганы бармы икән? Төрле республикалардагы коллегаларыгыз – мари, чуваш, удмурт галимнәре белән бу темага фикер алышканыгыз булдымы?
Юк, андый очраклар турында ишеткәнем булмады.
«Хозыр Ильяс – мифологик персонаж, шуңа аның сурәтен ясауда каршылык күрмим»
Коллегаларыгыз темасын дәвам итеп сорыйм – галимнәр арасында персонажлар бүлешү проблемасы булганы бармы? Рәсми бәхәсләр булмаса да, чәй эчкәндә булса да «минеке-синеке» дип сөйләшкәнегез бармы?
Соравыгызны аңладым. Бу очракта бүлешү дип әйтеп булмый. Фольклорда «типология» дигән төшенчә бар. Типик образлар һәм кабатланып килгән сюжетлар – уртак күренеш. Идел-Урал төбәген генә мисал итеп алсак та, гасырлар дәвамында фин-угыр халыклары, чувашлар һәм руслар белән бергә яшәп, бер-беребезгә тәэсир иткәнбез. Һәр халыкның үзендә барлыкка килгән персонажларның функционалы охшаш булса да, атамалары төрле булырга мөмкин. Хәтта персонажның исеме дә башка халык тарафыннан кабул ителгән булырга мөмкин. Сюжетларга килсәк, безнең төбәктә Алыплар белән бәйле текстлар киң таралган. Кайбер риваятьләрдә Алыплар болгарларның ата-бабалары буларак тасвирлана. Кайбер калкулыклар бүгенге көндә дә «Алып чабатасын каккан җир» дип атала. «Алып» сүзенең килеп чыгышы төрки традициягә барып тоташа. Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә «Алып» – «батыр, богатырь, исполин» мәгънәсендә кулланыла.
Безнең кебек вак кавемгә кадәр зур гәүдәле кешеләр яшәгән дип ышану Идел-Урал территориясендә гомер иткән халыклар арасында да таралыш таба. Мәсәлән, чувашларда алар «улаплар», ә удмуртларда – «алангасар» дип атала. Әлеге сюжетлар нигездә охшаш структурага ия һәм гомуммифологик катламны тәшкил итә. Икенче төрле әйткәндә, мифик чорда зур гәүдәле затлар яшәгән, соңрак аларны вак кешеләр алыштырган. Бу сюжет, эчтәлеге бераз үзгә булса да, дөнья халыклары мифологияләрендә дә чагылыш таба. Параллель рәвештә охшаш сюжетлар туса да, бер территориядә яшәү нәтиҗәсендә халыклар бер-берсенә тәэсир иткән, шуның нәтиҗәсендә уртаклыклар барлыкка килгән, шуңа күрә «безнеке-сезнеке» дип бүленү булырга мөмкин түгел. Киресенчә, без, бер-беребездән кызыксынып, үз мәдәниятебездә кайчандыр булып та төшеп калган күренешләрне сорарга мөмкинбез. Бу элементларның кйпылчыклары башка халыкларда сакланып калган булырга мөмкин. Шулар нигезендә мәдәни белән мозаика җыела, һәм картина тулылана бара. Әйтик, Хозер Ильяс персонажын чагыштырма планда өйрәнү дә кызыклы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ул дин белән кергән персонаж түгелмени?
Әлбәттә, ул ислам динен кабул иткән төрки халыкларда киң таралган. Әлеге персонаж ислам дине тәэсирендә керсә дә, галимнәр аны ислам дине белән генә бәйләмиләр. Гомумтөрки традициягә барып тоташкан персонаж ислам йогынтысында катлаулы образ буларак яши башлаган. Төрки халыкларның да мәдәниятен өйрәнү нәтиҗәсендә, аның юл хуҗасы яисә кыр хуҗасы буларак күзаллануы ачыклана. Хәтерләсәгез, бездә дә юлга чыкканда: «Хозыр Ильяс юлдашың булсын!» дип әйтү – гомум кабул ителгән күренеш. Татар кешесенең өенә юлчы килеп керсә, аны беркайчан да чәй эчермичә, икмәгеңне бирмичә чыгарып җибәрергә ярамый, чөнки ул Хозыр Ильяс булырга мөмкин – ул кешене сынар өчен керә, дигән ышану яши. Бу сюжетлар бүген дә халык хәтерендә саклана.
Шул ук вакытта төрек фольклорына игътибар итсәк, анда табигать культы белән бәйле Хыдыр персонажы булуын күрәбез. Май башында, аңа багышлап, Хыдрыллез дип аталган зур бәйрәм үткәрелә, нәкъ менә шул вакытта яз җитә дип ышаналар, киләсе елны сыныйлар. Безнең Татарстанга кайтсак, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары тирәсеннән башлап, Ульян өлкәсендә кадәрге территориядә, яз килүен сынар өчен, җиргә кичтән таяк тыгып калдыралар. Иртән кар кимемәгән булса, «Хозер әле таягын тыкмаган, димәк, вакыт җитмәгән», «Хозыр канатын җилпемәгән, димәк, әле яз җитмәгән» диләр. Табигать культына бәйле элементлар бездә кыйпылчыклар рәвешендә генә сакланган. Төрки халыкларда сакланганын чагыштырма планда тикшергәннән соң гына, персонажның килеп чыгышын һәм функцияләрен аңлап була.
Кабат сез биргән сорауга әйләнеп кайтсак, беркем дә «юрганны» үзенә тартмый, һәркем аерым персонажларның типологик характерын да, формалашу юлларын да аңлый.
Дини персонаж түгелме, дип ассызыклап соравымның сәбәбе – дини булса, сурәтен ясарга ярамый, дип аңлыйбыз бит инде. Фольклор персонажларын үзебез күзаллаганча ясый алабыз. Шуңа күрә сорыйм: Хозыр Ильясны ясарга ярыймы? Рәссамнарыбыз ясаса, дин тотучылар бәддога укымасмы?
Әлеге мәсьәлә, чыннан да, бик катлаулы. Галимнәр фикеренчә, әгәр персонаж дин белән турыдан-туры бәйләнгән булса, аны сурәтләү тыела – ислам дине кысаларында сурәт ясау рөхсәт ителми. Халык мифологиясенә килгәндә, бу персонажларның төс-кыяфәте билгеле. Хозыр Ильяс – мифологик персонаж, шуңа аның сурәтен ясауда каршылык күрмим. Балалар өчен әзерләнгән китапта аның сурәте ясалды. Ничек кенә булмасын, ул ак сакаллы бабай булып күзаллана.
Татарда төп йолалар бөтен җирдә дә нигездә бер төрлеме? Бәби чәе кебек төп йолалар турында сүз бара.
Татар халкы кайда гына яшәсә дә йолаларының нигезе, төп структурасы уртак. Җирле традициягә бәйле рәвештә бу йола кайдадыр «бәби чәе», кайдадыр «бәби ашы» дип аталырга, яисә исем кушу йоласы белән кушылып, катлаулы комплекс хасил итәргә мөмкин. Нигезенә салынган төп гамәл – яңа гына бала тапкан хатынга күчтәнәч китерү – кайда да шул ук кала. Бәби табу йоласы белән бәйле тагын бер мисал: баланы бишеккә салу күренеше. Мәсәлән, Себердә әби кеше баланы бишеккә сала да: «Алас, Алас, һәр бәладән коткар», – дип, төтәсләп, бишек тирәли әйләнә. Ягъни, борынгы төрки чорга бәйле мифологик персонаж – ут хуҗасына мөрәҗәгать итеп, бишекне ыслый, шул рәвешле баланы начар күзләрдән, зыян салырдай җан ияләреннән саклый...
Шаманнар күз алдына килеп китте...
Төтәсләү ул безнең якларда дә – казан татарларында да бар. Баланы бишеккә салганда, күз тимәсен дип, төрле әйберләр салу да – киң таралган күренеш. Себердә яшәүче татарларда балага 40 көн тулгач, нык булсын дип, «арыслан сәдакасы» бирәләр. Гомумән, баланың кырыгы аерым бер мәгънәгә ия – бу чикне үткәнче, бала да, аның әнисе дә куркыныч астында була, шуңа күрә татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә бу көн махсус билгеләп үтелә.
«Фольклордагы ябык темаларның берсе – имләүләр»
Тагын бер соравым: сүгенү сүзләре – фольклормы? Катырак әйтелешлеләр, мәсәлән. Элеккеге бабайлар ачуы килгән кешеләрне, яки бакчага кергән кәҗәне нинди сүзләр белән сүккәннәр?
Тупас сүгенү сүзләре лексиканың бер катламы буларак карала. Каргышлар, начар теләкләр фольклор жанрлары эчендә өйрәнелә. Аларның функционалына бәйләп нинди очракта нинди максат белән әйтелүе анализлана. Реконструкция вакытында аларның борынгы магик ышану һәм ритуалларга барып тоташуы күзәтелә – бу яктан алар кызыклы тикшеренү объекты булып тора.
Ягъни, 25 томлыкның кайсыдыр томында болар булачакмы?
Бу төр материаллар афористик жанрлар эчендә карала, ләкин әле ул том басылмаган, әзерләнә генә. Монда күпмедер дәрәҗәдә... тупас сүгенү дип түгел... халык мәдәнияте белән бәйле гыйбарәләр, дисәк – дөресрәк буладыр.
«Мат» та анда керәме?
Афоризм дигәндә, тәмамланган фикерне ачыклаган, ниндидер мифологик ышануга яисә тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән конкрет фольклор жанрына нисбәтле халык мәдәнияте белән бәйле гыйбарәләр фольклор эчендә карала. Ә сүгенү сүзләре, ягъни «мат», фольклорга керми, чөнки аның, фольклор күзлегеннән караганда, бернинди функционалы юк, бу очракта лексика турында сүз бара.
Безнең ул өлкәгә аерым кергән юк. Каргышлар һәм начар теләкләр жанры бар. Халык анысын да әйтеп бетерми, гомумән, бу – бик ябык тема. Бу ситуациягә очрап зыян күрсә, яки ниндидер тарихы булса, кемдер ачылып китәргә мөмкин.
Тагын да бармы шундый ябык темалар? Катлаулы жанрлар...
Фольклорчылар арасында «Бәет – куркыныч жанр» дигән гыйбарә бар, чөнки бәетләр үлем белән бәйле, ягъни, кемдер вафат булгач, аңа багышлап иҗат ителгән текстлар турында сүз бара. Аларны теләп җыймасак та (сәбәбен аңлыйсыз инде, кешене кабат кайгыга батырасы килми), бәетләр – шактый актив жанрларның берсе, һаман да язылып торалар. Әлбәттә, аларның сәнгати үзенчәлекләре төрле дәрәҗәдә, әмма анысы инде фәнни тикшеренү барышында ачыклана. Катлаулы жанр дигәндә, мөнәҗәтләр жанры бар. Аларны туплауның катлаулылыгы текстларның дини эчтәлекле булуында. Соңгы елларда аларны Коръән ашларында уку активлашып китте. Кемнедер озатканда да мөнәҗәтләр башкарыла. Андый чараларга туры килсәң, яздырып алу күпкә җиңелрәк.
Фольклордагы ябык темаларның берсе – имләүләр темасы. Магик сүзләр, магик ритуалларны чит кешегә ачыктан-ачык сөйләп йөрсәң, үзеңә дә зыяны булырга мөмкин, дип ышаналар, шуңа күрә әйтеп бетермиләр. Башка халыкларның имчеләренә йөриләр – анысы да шактый ябык тема.
Имләүләргә галим буларак кына карыйсызмы, әллә, тыңлый-тыңлый, ниндидер ышану да барлыкка киләме? Яки ниндидер кызыксыну, сынап карау...
Мин аларга беренче чиратта галим буларак карыйм. Имләүләр генә түгел, дәвалау ырымнары, хуҗалык ырымнары, мәхәббәт ырымнары бар. Без бу күренешләрне жанр буларак, аларның мәдәнияттәге урынын, функциясен һәм мифологик нигезен ачыклау юнәлешендә өйрәнәбез; ә аларга ышану-ышанмау – һәркемнең шәхси эше.
Ягъни, төрле имләүләрне үзегездә сынап карау омтылышы булмады?
Имләүне сынап карау өчен, ул авыруның булуы кирәк бит әле. Әлбәттә, мине экспедиция вакытында өшкергәннәре булды, видеоларым да бар. Әмма бу күренешкә эш процессы дип кенә карарга кирәк.
Файдасы булды кебекме?
Начар булмады инде, һәрхәлдә. Дәвалау процессында нигездә догалар укыла. Әлбәттә, багышлаулар да, ырымнар да әйтелә. Әмма төп урынны дога алып тора, һәм дога уку – начар гамәл түгел. Күңел дә тынычланып каладыр.
«Хәерле җомга көннәре» дип җибәрелгән открыткалар – фольклор түгел»
Экспедицияләрдә әле сезгә мәгълүмат бирә алырдай апайлар-агайлар очрыймы? Алар үз белгәннәрен яшьләргә биреп калдырганнармы? Яшьләр алардан кабул итеп алганмы? Киләчәктә ул экспедицияләр булыр кебекме? Калырмы сезгә кирәкле кешеләр?
Бу, әлбәттә, шактый катлаулы мәсьәлә. Шәхсән минем һәм бу өлкәдә эшләүче төрле халыкларның фольклорчылары фикеренчә, халык яшәгәндә, аның фольклоры да, рухи мәдәнияте дә юкка чыкмый. Әлбәттә, кайсыдыр жанрлар төшеп кала, әйтик, ырымнар көннән-көн югала бара. Бүгенге көндә әле күз тиюдән имләү актив, яңгыр чакырулар саклана, яңгыр боткасы үткәрү традициясе дәвам итә. Әмма элек келәүләр чәчүдән соң ел саен үткәрелсә, хәзер кирәк булганда гына үткәрелә. Ритуал кыскарса да, барыбер, саклана. Бүгенге көндә әкиятләрне җыю шактый авырайды. Башка халыкларның әкиятләре белән таныш булгач, кушылмалар барлыкка килә – татар әкиятенә башкасын да кушып сөйлиләр. Әмма бу – әлеге жанрның яшәвен күрсәтә, һәм бу процесс та өйрәнелергә тиеш. Шулай итеп, халык мәдәнияте дә һәрдаим үзгәреш кичерә: нәрсәдер төшеп кала, нәрсәдер бар була, яңа күренешләр барлыкка килә. «Постфольклор» дигән төшенчә бар – интернетта туган фольклор, мәзәкләр...
Интернетта туган фольклорны галимнәр күзәтеп, җыеп барамыни?
Татар фольклористикасында ул аерым өйрәнелми, рус фольклористикасында аны «интернетлор» дип тә атыйлар, «постфольклор» да диләр.
Ә нишләп бездә аерым өйрәнелми?
Без аны барлап барабыз...
«ВКонтакте» кебек социаль челтәрләрдән карап барасыз, дип аңларгамы?
Әйе, социаль челтәрләрдә инде күбесенчә. Фәнни нигезгә салынып фәнни хезмәтләргә кертелмәгән, алга таба булыр анысы да...
Димәк, киләчәктә татар галимнәреннән кемнәрдер ватсапта йөри торган һәм «ВК»га куелган шундый нәрсәләр белән шөгыльләнеп утырырга мөмкин.
Бәлки… Әле бүгенге көндә ул туплана гына бара... алга таба күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелә башлар. Әйткәнемчә, фольклор – үзгәреш кичерә торган, әмма тотрыклылыгын саклап кала торган система.
«Хәерле җомга көннәре» дип җибәрелгән открыткалар да фольклор түгелдер бит?
Юк, сүз алар турында түгел.
Ә нәрсәләр?
Бүген көн кадагында булган мәзәкләр, гыйбарәләр булырга мөмкин. Яисә бүгенге вазгыятькә бәйле сюжетлар, сөйләкләр туып тора. Монда, әлбәттә, милли төшенчә икенче планга чыга. Ябык берләшмәләрдә солдат фольклоры барлыкка килә, махсус ритуаллар туа. Коткаручыларның берләшмәләрендә ышанулар һәм шулар белән бәйле тыюлар барлыкка килә – әйтик, янгын сүндерү машинасын юсаң, тәгаен, янгын була, диләр.
Ягъни профессиональ берләшмәләрне дә карап барырга кирәк, димәк.
Әйе. Халык яшәгәндә, фольклор да яшәвен дәвам итә.
Ә ул сөйләкләр, гыйбарәләр арасында, бүгенге көн күзлегеннән караганда, фейк булырга мөмкин кебекләре очраса...
Фольклорчының максаты – аларны җыю. Икенче максаты – текстларны өйрәнеп, халыкка кайтарганда, «зыяны булмасмы» дигән сорауны да алдына кую. Профессиональ этика мәсьәләсен беркем дә алып ташламый. Җыелган, системалаштырылган материал үз вакытын көтә.
«20 елга якын экспедицияләргә йөрим, әле бөтен Татарстанны йөреп чыктым дип әйтә алмыйм»
Заманында Мәдәният министрлыгы канаты астында Традицион мәдәниятне үстерү үзәге бар иде. Хәзер аның нигезендә Ресурслар үзәге төзелде. Аларның да фондлары бар иде, дип беләм. Сезнең анда үтеп керү мөмкинлегегез бармы?
Әйе, бүген ул үзәк Таткультресурсцентр дип атала. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге фондында төрле регионнарда җыелган системалы материал тупланган, ләкин әлегә безнең анда эшләү мөмкинлеге юк.
Ихтыяҗ бармы?
Ихтыяҗ бар, әлбәттә. Безнең җитәкчелек бу мәсьәләне хәл итү юлында, әлегә ниндидер бер нәтиҗәгә киленмәгән.
Ул фонд сезгә күчәргә тиешме, әллә сезгә «доступ» булырга тиешме?
«Тиеш» дигән сүз бармый инде монда...
Яхшы. Ул хезмәттәшлек нинди формада була ала?
Фәнни оешмаларның фондлары булу – нормаль күренеш. Анда кереп эшләү дә – нормаль күренеш. Гадәттә, фондларда эшләү процессы шулай оештырыла. Бу фондта материал шактый, һәм ул фәнни әйләнешкә керсә – бик яхшы булыр иде. 25 томлыкта аларда тупланган материалның бер өлеше урын алды, чөнки ул вакытта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән Тел, әдәбият һәм сәнгать институты арасында килешү бар иде, бернинди каршылык та булмады.
«Мәдәни код» дигән модалы төшенчә бар бит инде безнең. Сез аны ничек аңлатыр идегез?
Мәдәни код – буыннан-буынга тапшырыла килгән калыплар, күзаллаулар һәм гомумән татар халкының асылын формалаштыручы төшенчәләр тупланмасы. Мәсәлән, Сабан туе да мәдәни кодның бер элементы булырга мөмкин. Хәзер аның этномәдәни фактор буларак үстерелешен күрәбез. Мәсәлән, Хозер Ильяска бәйле кунакчыллык та шушы кодның бер элементы була ала. Күзаллаулар системасы мәдәни кодның үзәген тәшкил итә, милләтне аерып торучы үзенчәлекләрне гәүдәләндерә дип уйлыйм.
Тел факторы төшеп калган очракта да, мәдәни код кала, дип аңларга кирәкме?
Тел, әлбәттә, мәдәни кодны буыннан-буынга тапшыруда әһәмиятле роль уйный. Без фольклор турында сөйләшкәнгә күрә, бу факторны башта телгә алмадым, әмма фольклорның яшәү механизмында телнең төп урынны биләве бәхәссез.
Әле гел бармаган төбәкләр бармы?
Мин 20 елга якын экспедицияләргә йөрим, әле бөтен Татарстанны да йөреп чыктым дия алмыйм. Ел саен чыккан очракта да кеше үз гомерендә Татарстанны гына йөреп чыга аладыр. Минем теләгем – ул бер нәрсә, монда бит әле институт планы бар. Без комплекслы экспедиция составында чыгабыз. Хәзерге вакытта без Татарстан Республикасы территориясендә Бөгелмә, Баулы, Зәй төбәкләрендә эшлибез. Икенче юнәлеш – Идел буе һәм Урал төбәге, бер төркем быел Пермь өлкәсендә эзләнүләрен дәвам итә. Себерне дә тулысы белән әйләнеп чыктылар. Барып җитә алмаган регионнар бар әле, әлбәттә. Әле бит чит илдәге татарлар да бар – аларны өйрәнү дә кызыклы булыр иде. Мәсәлән, минем аспирантымның темасы – Төркиядә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнүгә багышланган.
Экспедицияләрдә кызыклы шәхесләрне очратып, алга таба элемтәләр калып, аралашып торган кешеләр дә буладыр?
Информатларның кайсылары белән еллар дәвамында аралашасың. Соңыннан искә төшереп шалтыратып та әйтәләр. Әмма безнең информатларның күбесе өлкән яшьтә булып, әкренләп китеп баралар. Яшьләр дә, урта буын да традицияләрне саклый – дәвамчанлык бара.
Экспедиция ачышы нәрсә ул сезнең өчен?
Табылган һәр мәгълүмат ачыш, ул таныш текст булса да, томнарга кергән булса да, аның бу территориядә саклануы традициянең дәвамчанлыгын күрсәтә. Бер территориядә язып алынган текст бөтенләй башка җирдән килеп чыга. Мәсәлән, кыз елату традициясенең халык мәдәниятеннән төшеп калуын барыбыз да беләбез. Ул ХХ йөз урталарына кадәр күпмедер дәрәҗәдә сакланып килгән иде. Бүгенге көндә аны искә төшерүче дә сирәк. Кияү килер алдыннан кыз елату җырлары да башкарылган. «Елап китсә сөенеп яшәр» дигән ышануы да таралган булган. Ә Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларда әлеге кыз чеңләтү (төрле җирдә төрлечә аталган) йоласы җырлары бүген дә сакланган. Ритуаллар тулысынча түгел, аерым элементлары булса да сакланып калган. Мәсәлән, Хозыр Ильяска бәйле кыйпылчыклардан әлеге персонаж тулысы белән күз алдына килеп баса.
Ягъни, «с нуля» нидер табылмый инде, булган әйбернең вариацияләре табыла.
Бөтенләй язып алынмаган өр-яңа текст… булырга да мөмкин. Бу күренешнең сәбәпләре төрле. Бәлки, бу территориядә моңарчы экспедиция булмагандыр. Андый хәлләр дә очрый. Гәрчә, фольклор экспедицияләре узган гасырның 40 нчы елларыннан башланса да... Әйткәнемчә, яңа күренешләр барлыкка килә, мәсәлән, совет чорында яңа җырлар, яңа ритуллар туган, бүген дә бу процесс тукталмый. Фольклористиканың чикләре киңәю һәм фольклорга комплекслы якын килү дә яңа материаллар табуга сәбәп булды. Иң яхшысы: бер барган төбәккә яңадан барырга кирәк. Идеалда – бер районга барып яшәргә кирәк.
Иң яраткан әкиятегез? Бу – татар әкияте, дип горурланырлык әкиятегез?
...
Шәхсән мин «Гөлчәчәк»не яратам.
Минем дә башыма шул килде. Мифология белән кызыксынучы буларак, «Ак бүре»дер, бәлки. Ул – башка дөньялар белән бәйле тылсымлы әкият. Фатих Урманчеев Ак бүре образын борынгы төркиләргә алып барып бәйли.
«Гөлчәчәк» – Кариев театрында, «Ак бүре» «Моң»да бара. Сез сәхнәләштерелгән халык авыз иҗатын күзәтеп барасызмы?
Карап барабыз. «Гөлчәчәк» – кызыклы куелыш. Бу өлкәне өйрәнүче буларак, аны яхшы яктан бәяләр идем. Яшь буынга ды кызыклы итеп куя белгәннәр. Ул без кабул иткән традицион әкият тә түгел шикелле. Әмма халык күзаллавы белән каршылыкка керми – төп сюжет, төп мотивлар саклана. Бу – яшь буынга халык мәдәниятен, татар мифологиясен трансляцияләүнең бер юлы һәм уңышлы юлы.
Ә үзегез театрларга нинди әкият тәкъдим итәр идегез?
«Гөлчәчәк» сәхнәләштерелгәннән соң фикер алышу булды, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә килештек. Театрлардан галимнәргә мөрәҗәгатьләр булды, эпос буенча да сөйләшүләр алып барылды. Без һәрвакыт ачык, ярдәм итәргә тырышабыз.
Рәхмәт сезгә! Яңа ачышлар насыйп булсын үзегезгә!
Ләйлә Дәүләтшинадан бүлек эшчәнлеге турында белешмә
Бүгенге көндә халык иҗаты бүлеге эшчәнлеген 3 юнәлештә алып бара.
Беренче юнәлеш – Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар арасында халык иҗаты материалларын җыю. Бу юнәлеш институтның экспедицияләр планына нигезләнә. Комплекслы экспедицияләрдә халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләре дә һәрдаим катнаша. Экспедициянең максаты татар халыкың рухи мәдәниятен өйрәнү булса, безнең бүлекнең бурычы татар халык иҗатын, ягъни, бүгенге көндә таралыш тапкан мифологик ышануларны, йолаларны, әкиятләрне, җырларны – гомумән сакланып калган барлык жанрларны барлап туплап, махсус программа нигезендә теркәп бару.
Экспедициядән кайтканнан соң, тупланган мәгълүмат системага салына, анализлана һәм фәнни әйләнешкә кертелә. Максатчан рәвештә җыелган фольклор материалларын Tatfolkfound электрон фондына урнаштырып бару да – бу юнәлештә алып барылган эшләрнең берсе.
Икенче юнәлеш – фольклорга кагылышлы барлык материалларны туплау, системага салу, классификацияләү һәм аларны академик томнар форматында, шулай ук аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгару. Бу юнәлештәге иң мөһим фундаменталь проектлар – татар һәм рус телләрендә әзерләнә торган «Татар халык иҗаты» дип аталган академик тупланмалар. Татар телендәге басма – 25 томнан, рус телендәгесе – 15 томнан тора. Шуны да искәртергә кирәк: рус телендә академик тупланма әзерләү эше татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.
25 томлыкка килгәндә исә, ул күләме белән дә, эчтәлеге белән дә татар фольклор фәненең зур казанышы булып тора. Әлеге күптомлыкны әзерләү эшенә керешүнең үз сәбәпләре бар. Билгеле булганча, узган гасырның 80 нче елларында халык иҗаты бүлеге 13 томлык «Татар халык иҗаты» басмасын әзерләгән иде. Әлеге хезмәт һәм аны башкарган коллектив Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган. Әмма ул вакыттан соң ярты гасырга якын вакыт узган. Беренчедән, ул басмалар инде таралып беткән, хәзер алар сирәк очрый торган китаплар – раритетлар рәтенә керә. Икенчедән, шушы вакыт эчендә яңа материаллар тупланган, яңа классификацияләр булдырылган, һәм фольклористика фәне шактый алга киткән. Бу хәзинәне бүгенге көн күзлегеннән анализлап, системага салып, фәнни әйләнешкә кертү – безнең максатларның берсе.
Күптомлыкны әзерләү барышында фольклорчыларның гына түгел, тарихчылар, этнографлар, диалектологларның да хезмәтләре, гомумән, шушы өлкәгә бәйле барлык эшләр исәпкә алына. 25 томлыкның үзенчәлеге шунда – ул татар фольклорының барлык жанрларын да колачлый. Академик басма «Мифология» томы белән ачыла, аннары «Йола фольклоры» һәм башка жанрларга багышланган томнар белән дәвам итә. Әкиятләр, дастаннар, җырлар, мәкаль һәм әйтемнәр, риваять һәм легендалар, бәетләр, мөнәҗәтләр, ягъни татар фольклорының барлык жанрлары да әлеге 25 томлыкта урын ала. Шуны да искәртергә кирәк: бүгенге көнгә кадәр татар мифологиясен һәм йола фольклорын тулы бер система буларак тәкъдим иткән томнар дөнья күрмәгән иде. Экспедицияләр барышында язып алынган әкият текстлары беренче тапкыр 6 том буларак тәкъдим ителде, китаби дастаннар соңгы вакытта үткәрелгән фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә аерым том буларак дөнья күрде. Әлеге томнарда борынгы төрки чордан башлап бүгенге көнгә кадәр татар халкының рухи мәдәниятендә чагылыш тапкан үзенчәлекләр, образлар, сюжетлар – барысы да эзлекле рәвештә тәкъдим ителде. Бүгенге көндә 25 томның 11 томы басылып чыкты. Рус телендәге 15 томлыкның 10 томы дөнья күрде. Калган томнар да әзерләнеп бетеп килә.
Сүзебезне фольклор текстларын фәнни әйләнешкә кертүдән башлаган идек. Академик басмалар әзерләүдән тыш, бу юнәлештә татарлар яшәгән төбәкләргә һәм аерым жанрларга бәйле мәгълүматны системага салып бастырып чыгару күз алдында тотыла. Бүгенге көндә «Башкортстан татарлары фольклоры» дигән өчтомлык хезмәт дөнья күрде. Себердә яшәүче татарлар фольклорына багышланган махсус китаплар әзерләнде. Шулай ук татар фольклорының аерым жанрларына багышланган тематик җыентыклар да нәшер ителеп килә.
Өченче юнәлеш – фәнни тикшеренүләр юнәлеше: жанрлар системасын барлау, комплекслы эзләнүләр үткәрү, фольклор мирасын бөтен тулылыгында фәнни яктан анализлау. Дөнья фольклористикасында күзәтелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, татар фольклористикасы да үсеш юлларын билгели. ХХ гасыр дәвамында «фольклор» төшенчәсе нигездә телдән сөйләнә торган халык авыз иҗаты белән генә чикләнсә, хәзерге вакытта ул, гомумән, халыкның мәдәни хәзинәсе буларак, киңрәк контекстта карала башлады. Казан фольклор мәктәбе бүген дә үзенең традицияләрен дәвам итә. Аның көчле юнәлешләрнең берсе – татар халык эпосын өйрәнү. Бу өлкәдә бай материал тупланган, монографик тикшеренүләр дә алып барыла. Бу юнәлештәге эшчәнлекне Хәмид Ярми башлап җибәргән булса, соңрак ул күп галимнәр тарафыннан дәвам иттерелә. ХХ гасыр ахырында Фатих Урманчеев эпосны өйрәнүне яңа баскычка күтәрә һәм кадрлар әзерләүне максат итеп куя. Бүгенге көндә бу өлкәдә Лилия Мөхәммәтҗанова, Илсөяр Закирова актив эшли, алар – эпосны тирәнтен өйрәнүче галимнәребез. Халык җырлары да аерым бер юнәлеш буларак өйрәнелә – бу өлкәдә Ким Миңнуллин эзләнүләр алып бара. Татар фольклористикасы тарихы да игътибардан читтә калмый – бу өлкә белән Ильмир Ямалтдинов шөгыльләнә.
Һәркемнең эш юнәлеше аерым жанрларга бәйле булса да, фольклорны тармакларга аерып карап булмый. Мәсәлән, йола җыры икән, ул бервакытта да аерым гына башкарылмый, һәрвакыт йола эчендә яши. Әкиятләр, дастаннар, сөйләкләрнең мифологик нигезе бар, татар халкының ышанулар системасы белән таныш булмыйча, жанрларның үзара мөнәсәбәтен аңламыйча, күп сорауларга җавап табып булмый. Шуннан чыгып, фольклористика фәнендә комплекслы караш алгы планга чыга. Аның нигезендә фольклорны телдән телгә тапшырыла торган текстлар һәм аларның яшәешенә бәйле контекст (ритуаллар, ышанулар һ.б.) белән бербөтен система буларак өйрәнү мөмкинлеге ята. Әлбәттә, эш юнәлешендә билгеле бер акцентлар куела. Шулай да, төп максат – татар халкының фольклор мирасын комплекслы өйрәнү.