Ринат Сәфәров: «Соңгы татарны җирләрләр, дигән әйбергә ышанмыйм»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан әңгәмәләр циклы тәкъдим итәбез. Беренче әңгәмәдәшем – институтның лексокография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров.

Ринат әфәнде, сезнең бүлекнең эшчәнлеге – җыеп кына әйткәндә, сүзлекләр төзү дип аңлыйм. Минем бетмәс-төкәнмәс сорауларыма күчкәнче, башта бүлек эшчәнлеге белән танышып узыйк.
Безнең институт оештырылган 1939 елдан башлап, сүзлекләргә җитди игътибар бирелә. Совет хакимияте барлыкка килгәнче үк татар теленең сүзлекләре шактый оешкан: Каюм Насыйриның «Аңлатмалы сүзлеге» дә, Хәлфиннарның татарча-русча, русча-татарча сүзлекләре дә була. Россиядәге күп кенә халыкларда бу вакыт старт ноктасы булса, 20 нче еллар безнең терминологик сүзлекләр үсешенә бик нык уңай тәэсир ясаган: дистәләгән, бәлки, йөзгә дә тартадыр, терминологик сүзлекләр барлыкка килә. Шул чорда татар әдәби теленең терминнар составы да урынына утыра. Бу, беренчедән, татар теленең чын дәүләт теле статусын алуы һәм чыннан да укытылуы, икенчедән, ихтыяҗ булуына бәйле. Мәсәлән, «земский уезд» дип әйтү дөресме, әллә «земство өязе» булырга тиешме? Каюм Насыйрида әле «ский»лар берсе дә хәл ителмәгән була.
Институт төзелүгә бу проблеманы яхшы аңлыйлар: сүзлекләр һәрвакыт төзелеп торырга тиеш. 40 нчы елларда «Русча-татарча сүзлек» төзергә керешәләр һәм ул 50 нче елларның ахырында 4 томлык булып басылып чыга. Аның нәшер итү эшен бетерер-бетермәс, «Татарча-русча сүзлек» төзи башлыйлар – 1966 елда шактый саллы һәм бүген дә актуальлеген югалтмаган сүзлек басыла. Сүзлекләрнең соңгы этапларына җиткәндә, яңа проектларга керешәләр. 1966 елда «Татарча-русча сүзлек» басмага әзерләнгәндә, 3 томлык «Аңлатмалы сүзлек» төзү инструкциясен эшлиләр. Берничә дистә ел дәвамында аның картотекасы төзелә, соңыннан сүзлек үзе төзелеп, 1979, 1980, 1981 елларда 3 том булып басыла. Мин хәзер дә ул сүзлекләрне татар теле өчен иң җитди сүзлекләр дип саныйм. Алар бервакытта да тулы була алмый, аларны тулыландырып торырга кирәк. Көн саен инглиз телендә 7-8 сүз туа дип әйтәләр, рус телендә 3-4 сүз туса, татар телендә шуның яртысы булып, 1-2 сүз генә барлыкка килсә дә, без аларны ничектер эшкәртергә тиеш. Алар төшеп тә калырга мөмкин, ләкин бер чорда кулланылган икән, аның сүзлеккә теркәлүе – 100 елдан соң да «татар телендә бу сүз булган» дип исбатлауның иң зур дәлиле. Бүген Каюм Насыйри сүзлеге аша без татар теленең XVIII гасырдагы сүзләр составын чамалый алабыз. Удмуртларда мондый мөмкинлек юк, мариларда юк, бездә – бар: бу – язма традициянең зур өстенлеге.
90 нчы елларда яңа сулыш алып, милләт бертөрле уяну кичергәннән соң, «Аңлатмалы сүзлек»кә кайту мәсьәләсе яңадан калкып чыга, һәм галим Фуат Ганиев яңа 4 томлык сүзлеккә инструкция төзи. Безнең 2015-2021 елларда басылган 6 томлык «Аңлатмалы сүзлек» әнә шул инструкция нигезендә 15-20 еллап төзелде. Элеккеге методиканы кулланып, башта аны картотека рәвешендә төзедек. Мин эшкә килгән 2008 елларда әле шул картотека системасы иде. Китап укыйсың һәм, линейка белән, үзеңә кирәк сүзләрне – мәсәлән, Б хәрефенә башланган сүзләрне җыясың. Сүзлектә булса, теркәмисең, булмаса – терки бара идек. 2013 елларда «Милли корпуслар» системасы барлыкка килгәч, башка форматта эшли башладык – үзебезгә кирәк сүзне язабыз да, аның дистәләгән формасы чыга: мәсәлән, килешләр белән төрләнеше, уң як контекст, сул як контекст... Элек без бер сүз тапсак, язучы аны болай кулланган икән, татар телендә бу сүзнең мондый мәгънәсе дә бар икән, дисәк, хәзер сүзләргә батып, кабатлау түгелме дип, чистартып утырабыз.
Корпуслар белән эшләү, дигәнегезне аңламадым аңлавын...
Ул сезгә кирәк тә түгел, киң аудиториягә кагылмый. Безнең эш өчен кирәк ул. Хәзер китаптан линейка белән эзләп утыру – коточкыч примитивлык булуын аңлыйбыз. Әмма элек материал шулай тупланган.
Яхшы. Дәвам итик.
2014 елда «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы безгә зур этәргеч бирде. «Аңлатмалы сүзлек»кә параллель рәвештә ел саен берәр сүзлек чыгара киләбез. Мәсәлән, бүлектәге һәр хезмәткәрнең диссертациясе нигезендә тупланган материалы бар иде – шуларны чыгардык. 2019 елда «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» чыкты. Радио-телевидение журналистлары өчен моны бик кирәкле дип саныйбыз. Беренче мәртәбә «Кыенлыклар сүзлеге» эшләнде. Андый сүзлек бервакытта да юк иде. Татар теленең язуда, әйтелештә булган кыен очракларны бергә туплап, сүзлек рәвешендә бирдек. Мәсәлән, «февральгә»ме, «февральга»мы, «вазыйфа»мы, «вазифа»мы – алар бик күп. Дөресен әйткәндә, андый кыен очракларны без бер утырышта хәл итәбез дә ел ярымнан соң үзебез дә хәтерләмибез. Хәзер үзебезгә дә, журналистларга да шуны хәтердә тотар өчен бер чыганагыбыз булды. «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дигән, татар лексикографиясендә моңарчы булмаган хезмәтебез чыкты.
Болар барысы да дәүләт программасы нигезендә эшләнде. Финанслау булмаса, аларның берсе дә төзелмәс иде. 2014 елдан башлап 2024 елга кадәр безнең 35 томлап сүзлек чыккан. Нигездә алар безнең лексикография бүлеге белгечләре тарафыннан әзерләнде, шул ук вакытта КФУ галимнәре дә, башка бүлек хезмәткәрләре дә катнашты. Ләкин институтның 86 еллык тарихында мондый активлык һәм нәтиҗәлелек беркайчан да булмаган. Дөрес, интернет хәзер эшне тизләтергә мөмкинлек бирә.
Инде сораулар өлешенә күчәбез. «Аңлатмалы сүзлек» өчен әдәбият азык бит инде. Бүгенге язучылар текстлары сезгә мисал була аламы? Алар белән сез нинди мөнәсәбәттә?
Безнең бит инде 3 томлы «Аңлатмалы сүзлек» булгач, яңадан «Америка ачасы» булмады, нигез булып шул 3 томлык хезмәт итте. Әлбәттә, төзүчеләр буларак, аның кайбер кимчелекләрен беләбез, кулланучы аларны сизмәскә дә мөмкин.
Хәзерге сүзлектә дә шул чор язучылары калдымыни?
Юк, алай түгел. Сүзлекнең төп составы – лөгатьлек (словник) – нигездә беркайчан да искерми, дия алабыз, безнең төп бурыч – тулыландыру. Без шул лөгатьлекне тулыландырдык. Элек 3 томлыкта 35 мең сүз булса, хәзер – 80 мең. Аны язучыларның тексты белән тулыландырабыз. Татар совет классикасы булган Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевларның текстларында да сүзлекләргә кермәгән сүзләр бихисап калган. Без андый сүзләрнең берсен дә кире какмадык. Аңлатмалар да яңартылды. Аларда совет чоры идеологиясе булса, кулдан килгәнчә чистартырга тырыштык, уңышлы гына килеп чыкты дип уйлыйм.
Төзүченең иң төп бурычы – сүзнең язма чыганакларда кулланылышын күрсәтү иде. Булды шундый очраклар – сүз мәкальдә генә кулланыла. Мондый чакта иске сүзлектәге әлеге мәкаль яңасына да шул килеш күчте. Чөнки башка кулланылышын таба алмыйбыз, ул юк, язучылар аны кулланмаган. Ә инде киң кулланылыштагы сүзләрне, әлбәттә, яңа әдәбияттан, мөмкин кадәр 90 нчы еллардан соң язылган әдәбияттан эзләдек. Мөмкин булмаса, совет чорыннан, ул да булмаса, Галимҗан Ибраһимовларны, Тукайларны карадык. Чөнки алар да хәзерге татар теле дип санала.
Бүгенге язучылар гына сезгә азык биреп бетерә алмый, димәк? Аларның телен ничек бәялисез?
Лексика ягыннан бүгенге язучыларның телен ярлылануга таба бара, дип бәялим. Башкача бәяләп булмый. Безгә материал җитеп бетми. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов кулланган сүз мисал итеп иске сүзлеккә кертелгән. Хәзерге язучыларда без ул мисалны таба алмыйбыз. Яңадан Ибраһимовның башка әсәреннән бирергә туры килгәләде.
Икенче ягы да бар – хәзерге язучыларда рус теленең йогынтысы нык сизелә. Бу очракта – тискәре йогынтысы. Рус теле безне баета, ләкин үзебезнең фразеология була торып, үзебез сүзләр була торып, ачыктан-ачык рус теленнән калькалаштыру – дөрес юл түгел. Бу – безнең язучылардан аерым кешедә генә түгел, тоташ күренә кебек. Икенче яктан, моны үсеш дип тә карарга була инде – шул якка таба барабыз: яшь буын татар телен рус теле белән чагыштырып эш итә. Дөресен әйтим, бу миңа ошамый.
Совет язучылары барлыкка килгәч, аларның язганы да элеккеләргә ошамагандыр. Ләкин без аларны начар дип бәяли алмыйбыз: Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәшировларның теле – ярлы тел, татар телен ачып бетерә алмый диярлек түгел. Ул чор – татар теленең үзенчәлекле борылышы. Әйе, без төрек теленнән дә, үзбәк теленнән дә ерагайганбыз, революциягә кадәрге тел аларга якынрак булган. Аны бит инде хәзер – үкенсәк тә, үкенмәсәк тә – кайтарып булмый. Бүген дә шундый ераклашу процесслары бара кебек.
Мин бүгенге язучының күбрәк телләр белүен теләр идем. Аеруча Көнчыгыш телләрен белсеннәр иде. Фольклорыбызда, элекке язучыларда кулланылган метафораларны кабатлый алсыннар иде. Бүген бездә рус теле аша кергән, хәтта грек телләренә барып тоташкан фразеология күбәя. Сүзлекче буларак, без аларны да теркибез, чөнки татар телендә ул бар. Бер генә язучыда булса бер хәл әле, 2-3-4, бик күпләрдә очрый икән, без андый берәмлекне читтә калдыра алмыйбыз.
Бүгенге язучылардан уңай мисал итеп кемнәрне әйтә аласыз? Тискәре мисалларны да сорыйсы килсә дә, анысын әйтмәссез инде.
Мин начарын әйтә дә алмыйм.
Яхшысын әйтегез.
Безнең бик күп мисаллар Ркаил Зәйдулладан алынды, язучы буларак теле бай. Бүгенге башка язучылар белән чагыштырганда, аның китап укыганы һәм чит әдәбиятлардан хәбәрдәр булганы күренә. Айгөл Әхмәтгалиева, Рөстәм Галиуллин бар. Корпуслар белән эшләгәч, кем мисалы чыга, шуны алабыз, ләкин еш кына бер үк кешеләрнеке булып чыга...
Бүгенге язучыларга сүз байлыгы җитми дә, алар русча уйлап бәйләп бетерәләр кебек. Аларны да аңлыйм, үзебезнекен белеп бетермәгәч, «тегендә» кереп алалар.
Сез проза белән генә эш итәсезме, әллә шигърият белән дә эшлисезме?
Барысын да алабыз. Мәсәлән, бүлектә Эльвира Сафина бар, үзе шигырьләр язгач, шигърияттән күбрәк ала кебек. Ә миңа шигърият авыр бирелә. Дөресен генә әйткәндә, төкеренгән чакларым да була. Кыскасы, мин проза яратам.
Шигъриятнең проблемасы нәрсәдә соң инде сез кабул итмәслек?
Без әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов белән бер кабинетта утырабыз. Ул миңа әдәби барыш, бүгенге шигърият турында сөйли. Минемчә, яратуны ачыктан ачык «яратам» дип әйтү – шигърият түгел кебек, нигә рифмалап торырга кирәк аны, «тра-та-та-тра-та-та» дип такмаклап та була, андыйны гына безнең авылның Күпер төбе Мәхмүт абый да бик матур гына китереп чыгара ала. Шигърият ул нидер уятырга тиештер. Бу өлкәдә мин, бәлки, җыр сүзләренә күбрәк игътибар итәмдер, шулар нигезендә хөкем йөртәмдер. Ә аларның ниндие генә юк. Әлбәттә, безнең шигърият бар, мәсәлән, Равил Фәйзуллиннарның шигырьләре нинди! Аның кебек итеп татар теле укытучысы гына язып куя алмый. Чын шагыйрьләр күп булмыйдыр инде ул. Әйдәгез, сүзлекләргә кайтыйк.
Кайтыйк. Ләкин әңгәмәдә шундый кызыклы лирик чигенешләр булсын инде. Җитди темага сөйләшсәк тә, халык егылып укый торган әйбер язасы килә. Сез моны яхшы аңлыйсыз – үзегез дә «почти» блогер. Сүз уңаеннан, «блогер» сүзенең татарчасы булмады инде, әйеме? Яңа кергән вакытында күз уңыннан ычкындырып җибәрдек ахрысы...
Әйе, минемчә, ычкындырдык без аны. Беләсезме, без, сүзлекчеләр, сүзләрне төрки халыклар белән чагыштыра барабыз – уңышлы мисал булырга мөмкин. Бер белгечебез Фәридә Таһирова төрек телен яхшы белә, минем өстәлемдә үзбәк теленең аңлатмалы сүзлекләре ята. Алар да безне карый. Мәсәлән, Казахстаннан килгән бер галим бездә «катлау» сүзен табып, үзләре өчен ачыш ясаган иде. Алар «пласт» сүзенә тәрҗемә таба алмаганнар икән. «Блогер» сүзенә төрки кардәшләребездән берсе дә яңа сүз табып өлгермәде: төректә дә – блогер, үзбәктә дә – блогер. Чөнки агым бик көчле, уйларга вакыт юк...
Ә менә «ясалма фәһем» сүзен кертеп өлгерделәр... кем өлгергәндер... Кулланабыз, Аллаһка шөкер!
Анысын да без өлгермәдек аны. Информатиклар өлгерде, ахрысы. Телчеләр барып җитмәде, дип уйлыйм.
Минемчә, әйбәт кенә кереп китте...
Вакыт күрсәтер. Үткән гасырның 20-30 нчы елларында яңа сүзләрне күп уйлап тапкан булганнар. Кайберләре кереп киткән, без аларны бүген ясалма сүз дип тә белмибез. Ләкин бик күбесе кереп китмәгән, аңлашылмаганмы, мәгънәсен ачып бетерә алмаганмы – ниндидер «тыккыч»лар, «суккыч»лар булган – бүген ул сүзләр юк. Һәр чорда шул ук хәл. Яңа сүзләрне махсус уйлап утырырга да мөмкин, ләкин бит ул үле туган була. Үле тугач, яшәмәячәк. Сүз исән тусын һәм яшәсен өчен, көчле мәгариф системасы кирәк...
Ой, аңа терәлсәк, булмый инде. «Кирәк» дип утырып, бернәрсә дә эшләп булмый...
Бернишләп тә булмый. Сүз кереп китсен өчен, тележурналистиканың роле зур, аеруча Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен. Әле хәтерлим – бер тапкыр авылга кайткач, мәрхүм әбием исән иде: «Балакаем, «нәркәз» дигән сүз нәрсә соң ул? Сөйлиләр дә сөйлиләр», – ди. Әбием «мәркәз» сүзен шулай ишетә икән. «Мәркәзебез Казанда фәлән төрле һава торышы», – дип сөйлиләр дә, русча да белми торган әби ул сүзне аңламый икән.
Миңа калса, «мәркәз» сүзен «башкала» сүзе әйбәт кенә алыштыра кебек инде. Кирәге дә шулчаклы гына...
Алай димәс идем. Стильләр өчен кирәк. Рус телендә сөйләм стильләре үсеше безнекеннән күп алда. Сүзләрнең күп стильдә булуы, синонимнарның күплеге спектакльләрдә һәм әдәбиятта, киноларны тавышландырганда кирәк. Синонимнарның берсе норматив булса, берсе югары стиль, берсе – түбән стиль булырга мөмкин. Шуңа күрә «мәркәз»е дә, «үзәге» дә, «республика»сы да, «җөмһүрият»е дә кирәк. Әйе, рәсми стильдә «җөмһүрият» сүзе кабул ителмәде, кирәкмәгәндер дә, ләкин һава торышын әйткәндә аны куллануның зыяны юк. Бу яктан, минемчә, гарәп теле – матур үрнәк, диалектлары күп. Алар әдәби телгә кирәкләрен суырып кына алалар.
Бездә диалектлар татарның үз исәбеннән баю чыганагы булса да, диалектлар да йогынтыга дучар: бер яктан аларга әдәби тел басым ясый, икенче яктан – рус теле. Бу бигрәк тә Татарстаннан читтәге төбәкләрдә сизелә: сөйләм теле әкренләп русчага күчеп бара. Бервакыт туган якларга кайткач апа «чеснок» та «чеснок» ди. Ул аның сарымсак икәнен дә белә, гомер буе «сарымсак» булды. Тора-бара шулай кыяр да «огурец»ка әйләнергә мөмкин. Ярар, без – тел белгечләре – телебезне контрольдә тотабыз, башка кеше аны уйлап тормый бит.
Мин сүзләрнең әдәби тел кысаларына сыйган вариантларын яхшы күрәм. Синонимнарның җитмәве безне былтыр планга «Синонимнар сүзлеге»н төзүне кертергә мәҗбүр итте. Без анда яңарак сүзләрне дә, кирәк булса, инглизчәдән алынмаларны да кертергә планлаштырабыз. «Синонимнар сүзлеге»н төзү – шактый катлаулы эш. Ул «Аңлатмалы сүзлек» тә, тәрҗемә сүзлеге дә түгел – теге ягыннан да, бу ягыннан да ябышып карыйбыз, әлегә ул безгә бирешми.
Хәзер бит инде рус телен инглиз сүзләреннән котылдырырга азапланалар, мәсәлән, «драйвер» сүзе өчен Россия мәдәният министрын да тәнкыйтьләүчеләр булды. Ә безгә андый очракларда нишләргә кала: инглизнекен кулланабызмы, русларныкынмы, әллә үзебезнекен табып бирәчәксезме?
Без бик катлаулы ситуациядә калабыз. Рус теленең бүгенге ситуациясендә без тарихның бер этабында булган идек инде. Без рус теле йогынтысына дучар булган кебек, хәзер рус теле инглиз теленең шундый ук йогынтысына дучар булды. Без 20-30 нчы елларда бөтен терминнарны русныкын гына алган булсак, алар барысы да русча булыр иде. Ул вакытта без чыгу юлын күргәнбез – яңа сүзләр уйлап тапканбыз. Хәзер дә утырып уйларга һәм табарга кирәк – шунсыз булмый. Шунсыз сытылабыз. Шунсыз безнең русча-русча сүзлек була, русча-татарча булмый.
Моның өчен махсус комиссияләр эшләргә тиеш. Элек андый комиссияләр дәүләт дәрәҗәсендә эшләгән. Бүген ул Татарстан Министрлар Кабинеты каршында булырга тиеш. Үзбәкләрдә, казахларда ул шулай, русларда да шулай. Ниндидер сүзгә законлы хокук бирү өчен, аңа Хөкүмәт пичәте булырга тиеш. Русларның Фәннәр академиясендә эшләп килгән орфографик комиссиянең беркетмәләрен карап барабыз – аларда үзгәрешләр бара. Сүзнең язылышына да үзгәрешләр кертелә. Инглиз теле сүзләреннән мөмкин кадәр котылырга тырышу омтылышлары да бара. Күзәтәбез. Әлегә инглиз теле сүзләреннән качуны бик уңышлы дип әйтеп булмый.
Инглиз телен белгән кеше, кайбер сүзләрнең рус телендә дә җитеп бетмәвен күреп, инглизчә куллана. Инглиз теле нигә бай? Ул бит Лондон янындагы бер авыл теле генә түгел. Инглиз теле бөтен дөньяга таралгач, аңа бөтен дөнья телләреннән сүзләр керә. Аның терминологиясен дә 2 кеше генә эшләми. Ул тулы институтлар дәрәҗәсендә эшләнә. Безгә болар җитми, әлбәттә.
Комиссия кирәк, дисез, ә Хөкүмәт беләме ул комиссиянең кирәклеген?
Элек андый комиссия бар иде ул. Ләкин кайчакта изге ниятле башлангыч шундый әйбергә барып терәлә: утырышлары эштән соң булганга, кеше анда йөрми башлый. Чөнки баласын бакчадан аласы бар, дачага барасы бар... кеше утырышка баруны мәҗбүри түгел дип уйлый. Бер бара, ике бара да кикриге шиңә, «болай язсагыз да, тегеләй язсагыз да миңа ни» диясе генә кала. Чөнки анда барып: «Алай түгел, болай ул», – дип исбатлап нервы бетерүне ахыр чиктә «бытовуха» җиңә. Кыскасы, ул утырышлар хәзер юк, Терминология, Орфография комиссияләре эшләми.
Бөтенләй юкмы, әллә булып та эшләмиме?
Булса – белер идек. Минем аларга күп сорауларым бар.
Безнең җитәкчеләр, түрәләр ул комиссиянең булырга кирәклеген беләме?
Ничек инде белмиләр?! Дәүләт теле булу – ул бит татар телен мәктәптә укыту дигән сүз генә түгел...
Кабинетта утырган түрә комиссия турында гына уйлап утырмыйдыр. Әйтсәгез, бәлки, оештырып та куяр иде.
Мин аны бөтен җирдә әйтеп йөрим. Башыма сугарлар инде бер көн килеп. «Ул комиссия – сез», – дип әйтергә мөмкиннәр. Чөнки ул комиссиядә безнең кебегрәк кешеләр утырырга тиеш. Безнең институттан, КФУдан берничә кеше, журналистлар да булырга тиеш, укытучылар да булырга тиеш. Русларда шулай булгач, үзебездә дә шулай булырга тиеш, дип күзаллыйм. Орфография комиссиясендә аның тарихын, принципларын белгән, таныган кешеләр утырырга тиеш. «Без укыганда шулай языла иде», – дип әйтү ул дәлил түгел – язылыш үзгәрергә мөмкин. «Руккола»ны ике К белән яза идек, 2012 елдан бер Кга калдырдылар.
Ничек инде?
Хәзер бер генә К. Аны кем хәл итә? Мәктәп укытучысы да түгел, Мәскәү университеты профессоры да түгел, шушы Комиссия хәл итә. Алар шап итеп пичәт суккач, законга әйләнә дә, ике К белән язу – наданлык була да куя.
Кызык икән. Ә зыян күрүчесе – БДИ бирүче бала булырга мөмкин. Чөнки гади кешегә ничә К булса да барыбер.
БДИга биремнәр әзерләүчеләр аны исәпкә алырга тиеш. Шикле, сорау тудыра алган урыннар бар икән, яки яңа гына кергән икән – андыйны бирергә ярамый, бала белеп өлгермәскә мөмкин. Ә «рукола» сүзенә 15 еллап вакыт үткән, бәлки, инде бирергә дә ярыйдыр. Бәлки, «рукола» бу очрак өчен уңышлы мисал да түгелдер, ләкин элек бер төрле, хәзер икенче төрле язылган инглиздән кергән сүзләр бар. Мәсәлән, «шаттл», «батл» сүзләре бар. Инглиз телендә бер төрле языла кебек булса да, «шаттл» – ике Т белән, «батл» бер Т белән языла.
Хәзер аның тегесен дә, монысын да язу киңәш ителмәс инде.
Әйе, ул ягы да бар, мисал буларак кына китерәм. Кыскасы, русларда ул Комиссия эшли, елына берничә мәртәбә җитди утырышлары була. Беркетмәләрен интернетка куялар, һәр кеше ачып карый ала. Димәк, күрмәдем, дия алмый. Бу – законнардагы кебек, закон чыккач, «белмәдем» дия алмыйсың. Монда да шул ук хәл. Миңа ул комиссияләр бик җитми, мин алардан бик күп әйберләрне сорар идем. Әмма ул юк. Минемчә, тел дәүләт теле дип санала икән, аның бу «кухнясы» булырга тиеш. Дәреслек чыгару да кирәк – анысы бар. Ләкин телне системага салып, «Бу – дәүләт теле, бу – бөтенебезне берләштергән әдәби тел» дип әйтерлек комиссиябез җитми.
Баягы «драйвер» сүзе белән нишлибез соң инде?
Мин андый очракта болай дим: сүзләрне кергән чагында эләктереп алырга кирәк. Компьютер сүзен «кәмпитр», «санак» дип әйтеп карадылар...
Җәүдәт Сөләймановның «Сәләт» командасы актив эшләп карады аны. Зонтикны да «кулчатыр» дип әйтеп карадылар без яшь чакта.
Кулчатыр – бик матур сүз.
Китмәде ич...
Китмәсә дә, җырладылар ич. «Кулчатырым, кулчатырым» дип, кечкенә чагында Динә Гарипова да җырлап йөрде. Сүзлекләргә дә кергән. Шундый бер нәрсә бар – татар өчен хас әйбер булмагач, сүзе дә булмаган. Зонтик безнең мәдәнияттә юк, шуңа сүзе дә юк. Өстәл дә булмаган, шуңа рустагы «стол» сүзен алганбыз. Чөнки без сәкедә ашаган, сәкедә йоклаган. Татар зонтик тотып йөрүне дә кирәксенмәгән. Гарәпләргә ул кояштан саклану өчен кирәк булган, шуңа ул аларда бар һәм «шәмсия» дип атала. Шәмс – кояш. Бездә «кояшлык» була алыр иде. Әнә, тукымалар да безгә каян килгән – исеме дә шуннан килгән. Кытайдан килгәне – кытайча, Урта Азиядән килгәне аларча булган.
Безнең сүз башкаларда да булсын дисәң, ачыш яса да башкаларга тәкъдим ит – сүзе дә синеке була. Бүген әле без андый позициядә түгел. Шуңа күрә инглиз теленнән кергән сүзләр рус теленнән дә, татар теленнән дә башка сүзне сөреп чыгармый. Ул сүз алынган икән, димәк, телебезгә ул җитеп бетмәгән. Җитеп бетсә, сыерны «корова» димибез бит, кирәге юк, чөнки «сыер» сүзе ул хайванның бөтен эчтәлеген биреп бирә.
«Пространство»ны «киңлек» дип язабыз язуын, ул да җитми...
Әйе, ул да биреп бетерми. 90 нчы елларда «фәза» дигән формасын тәкъдим итеп караганнар, кермәгән. Без – татарлар – яңалыкка бик ябык халык. Телисезме-теләмисезме – бу шулай. Мәсәлән, безгә кыскартылмалар шулкадәр авырлык белән керә, яратмый татар халкы андый кыскартылмаларның татарчасын. Мәсәлән, русларның сөйләм телендә «жд вокзал» диләр, нигә без шуны татарча әйтә алмыйбыз?!
Тимер юлны ТЮ диеп булмый бит инде.
«Тимвокзал» дисәк, мәсәлән.
Ә нигә әйтмибез?
Бу – безнең консервативлыгыбыздан килә. Һаман да шуда әйләнеп кайтабыз: без – консерватив халык. Әле бер төрек танышымны очратып сөйләшеп тордык. «Кайтып килгән идем, яңа сүз барлыкка килгән – AVM дип сөйләшәләр», – ди. «Нәрсә соң ул?» – дим. «Алыш-биреш мәркәзе» (төр. – аlışveriş merkezi), – ди, ягъни, сату-алу үзәге. Бездә бит руслар әйткән ДК сүзе дә юк. Безнең яңалыкка әзер булмаудан гынамы бу? Мәгариф системасы җитмәүме? Үзебезчә уйлау җитмиме? Сәбәбен дә әйтә алмыйм.
Әйе, бу – татар журналистының да авырткан җире. Рус телле коллегам «минкульт» дип 8 хәреф язып куя, мин «Мәдәният министрлыгы» дип тутырып язам. Сез безгә сүз бирегез, без язып таратыр идек.
Ә без, киресенчә, сездән көтәбез. Журналистлар, бераз әрсезләнеп, сүзне бозсалар, татар теле кысаларында, әлбәттә – бу безгә дә ризык булыр иде. Әлбәттә, ул рәсми түгел, ләкин бөтен әйбер рәсми була алмый, бигрәк тә, журналистикада, халыкка тизрәк ирештерим, дигәндә.
Ялгышмасам, «Юлдаш» газетасы яңа сүзләр кертергә тырышып карады.
Аларның проблемасы – үтә ясалмалылыкта, чаманы югалту.
Журналисттан чама да таләп итмәгез инде. Без бит журналист кына.
Кына түгел, югары белемле белгеч.
Журналистны татар әдәбияты һәм теленә аз укыталар.
Бик кызганыч. Журналистлар, миңа калса, филологлар белмәгән ниндидер «фишка»ларны белә. Шулай язарга ярамый, ләкин шуны ишарә белән сиздерсәң, укыла, дип чамалап эшли. Сүзләр белән уйнау да шулай. Журналист бер мәкаләдә 1-2 яңа сүз кулланса, икенчесе дә кабатласа, телгә яңа сулыш керер иде.
Яхшы мәгънәдә «хулиганланырга» инде, әйеме?
Әйе. Әлбәттә, рәсми мәгълүматта, сводкаларда ул аны куллана алмый, ләкин бит бөтен текст рәсми түгел. Артистлар белән сөйләшкәндә бик мөмкин, мәсәлән. Без журналистлардан ул сүзләрне көтәбез, аулыйбыз хәтта.
Безнең 2014 елдан башлап сүзлекләрнең электрон фонды бар. Миңа калса, китап сүзлекләренә караганда, ул фондтан файдаланучылар күбрәк. Анда безнең санагыч тора, көненә 1000 сүз эзләнә. Кем эзләгәнен белә алмыйбыз, 1000 мәртәбә кереп 1000 сүз эзләнә икән...
Димәк, телебезнең киләчәгенә өмет бар булып чыгамы?
Ярты ел элек 400-500 сүз иде. Аны да зур сан дип уйлый идек. Хәзер 1000гә җитте. Бәлки, үзебез бөтен җирдә кычкырып йөргәнгә күбрәк белә башлаганнардыр. Анда 70тән артык сүзлек кертелгән. Без шунда «Яңа сүзләр, яңа мәгънәләр» дигән электрон белешмәлек ачтык. Кайчакта безнең томнарга кермәгән сүзләр килеп чыга – шунда кертәбез. Анда уңышлы гына яңа сүзләр дә бар. Кимчелеге шунда – белер өчен, бераз казынып утырырга кирәк. Мәсәлән, «каргизәр», «кабулханә», «туңмассу». «Туңмассу» аңлашыламы?
Туңмый торган су буладыр инде.
Әйе, «незамерзайка». Без аны Азнакай кешесеннән ишетеп теркәдек. Кабинетта утырып ясалган сүз түгел. Искиткеч бит! Чеп-чи татарча! Бу – термин булырлык неологизм. Халык арасыннан чыккан бик матур энҗеләр бар – ишеткәндә керткәлибез, тәрҗемәләрен дә бирәбез. Бу әйберебез үзебезгә дә ошый. Бәлки, ул «Яңа сүзләр, яңа мәгънәләр» кайчандыр кәгазь сүзлек тә булып чыгар. Без анда кайсы елда теркәгәнебезне дә куя барабыз.
Тик, сүз уйлаганда, тозсыз әйберләргә генә барып җитәргә кирәк түгел. Мәсәлән, «граждани» дигән сүзгә юлыктым. «Сәяси», «икътисади» дигән кебек «гражданский» сүзен татарчалаштырганнар, янәсе. Җәмәгать, сүгенәсем килә мондый урында, сүгенмим инде. «Гражданлык хокуклары» дип була бит аны, нигә «граждани хокуклар» булырга тиеш соң ул? Мин, кыенсынганда, башка төрки халыкларга карыйм, алар аны хәл иткән. Безнең проблемабыз – мәгълүматыбыз җитми, белем дәрәҗәбез шул чама. Яңа мәгълүмат рус аша килгәндә авыр да инде ул. Без тигез дәрәҗәдә түгел: алар «фишка» уйлаганда, без тәрҗемә уйлап утырабыз.
Шулай да без шундый «Сүзлекләрнең электон фонды», яңа мәгънәләрне шунда теркәү кебек эшләребезне сөйләсәк, марилар, чувашлар «ничек өлгерәсез» дип шаккатып карыйлар. Өлгерү дәүләтнең мөнәсәбәтенә бәйле. Аллаһка шөкер, институтта сүзлекләрнең кирәклеген аңлау бар. Сүзлекләрне бертуктаусыз төзергә кирәк. Чувашта, марида ул өзек-өзек эшләнә. Төзиләр, чыгаралар да башка эшкә ябышалар, чөнки 2-3 кеше эшли. Чабаксарда соңгы тапкыр булганда, бик канәгать булып: «Ниһаять, бездә дә лексикографлар барлыкка килде», – дип сөйләделәр. 1 лаборант, 1 фәнни хезмәткәр һәм 1 мөдир...
Ә сезнең бүлектә ничәү?
Биш.
Сез дә алардан күп артык түгел.
Мин эшли башлаган елларда без 8-10 кеше идек. Бүлекләр зур иде. Хәзер булганына канәгать. Институтта тел бүлекләре өчәү: Гомуми тел бүлеге, Ареаль лингвистика бүлеге һәм безнең Лексикография бүлеге. Безнең 3 бүлекне җиңел генә бер секторга кушып та куя алалар бит. Башлангыч чорда Институтта Тел секторы, Әдәбият секторы, Тарих секторы булган, мәсәлән. Тарих секторы безнең институттан Мәрҗани исемендәге Тарих институты булып аерылып чыкты – алар төрле чорларны өйрәнә торган төрле бүлекләр булып эшлиләр. Шулай тиеш тә. Мөмкинлек булса, без дә тармаклана алыр идек. Үзебезнең Лексикография бүлеген дә икегә бүлер идем – татар теле сүзлекләре белән утыручылар һәм тәрҗемәле сүзлекләр. Болар – икесе ике әйбер. Тәрҗемә белән генә шөгыльләнүче 10 кеше булса, әйбәт булыр иде. Әмма без булганына шөкер итәбез. Россия күләмендә безнең ИЯЛИ кебек институтлар бар. Ләкин аларның кеше саны бездән кайтыш.
Чувашларның халык саны күпме дә, татарныкы күпме. Чагыштырдыгыз...
Ләкин бит ул халык саны процентына карамый. Руслар белән чагыштырсак, Мәскәүдә Рус теле институты бар һәм анда 100дән артык хезмәткәр; Гуманитар фәннәр институты бар; Фәннәр академиясендә герман, гарәп, фарсы телләре бүлекләре бар, ләкин алар барысы да нигездә рус теле файдасына да эшли, чөнки шул телләрне рус теле нигезендә өйрәнә, русчага тәрҗемәләрне өйрәнә, ягъни «рус теле күленә тамчы тамызып» торалар. Һәр төбәктә ким дигәндә бер дәүләт университеты бар, анда ким дигәндә бер рус теле кафедрасы һәм анда унлап фәнни хезмәткәр бар. 80ләп төбәктән 800 филолог дигән сүз. Болар белән чагыштыра башласак, без – ноль. Ләкин бит өйрәнү объекты бер үк бит – тел, аларныкы рус теле, безнеке татар теле. Ләкин Россиянең башка халыклар белән чагыштырганда, алар безнең кадәр тарта алмыйлар. Татарстанда бүгенгә кеше ресурсы һәм акча ресурсы бар. Бу икесе булганда нәтиҗә була.
Хәзер сезнең акча проблемасы юкмыни?
Акча җитә, димим. Дәүләт программалары булганчы, бу – коточкыч проблема иде. Бүлек эшли, эшенең кайчан басылып чыгасын белми. Сүзлек әзер булгач, бүлек мөдиренең ачы бәласе башлана – ничек чыгарырга, кемгә барып ялынырга, кем аягына егылырга. Бу – коточкыч зур кимсетелү иде. Хәзер алай түгел. Дәүләт программасы планын формалаштырганда нәрсә эшли алуыбызны сорыйлар. Без, хезмәткәрләребезнең мөмкинлегеннән чыгып, тәкъдимнәребезне бирәбез. Бәлки, бөтен тәкъдимнәр кабул да ителмидер, ләкин безнең бер проект та кире борылмады. Без хәзер берничә елга берне сорадык – чөнки «Синонимнар сүзлеге»н 2 томлык итеп планлаштырдык. Безнең эш бара, акчасын алабыз. Ләкин дәүләт белән шаярып булмый, эшең булмаса, башың белән җавап бирәсең. Андый хәлләргә калган юк, ләкин хисабын каты тоталар.
Ясалма фәһем сүзлекче галимнәргә ярдәмче була аламы?
Мин кулланам. Хисаплар язганда уңайлы. Ләкин татар теле материалы белән ясалма интеллект безне канәгатьләндерер дәрәҗәдә җавап бирми. Әмма бу процесслар коточкыч тизлек белән бара. Бервакыт мин шул программадан «единокровный» һәм «единоутробный брат» сүзләренең төрки телләрдәге әйтелешен сорадым. Сорауларны төрле яктан бирдем, чөнки «соравы нинди булса, җавабы шундый» диләр бит. Ул миңа шундый әкәмәт сүз бирде: «единокровный» – «аталаш», «единоутробный» – «әниләш//әнәләш» ди. Әле аны «татарча» дип әйтә бит. Мин башта аңа ышандым. Ул бит «белмим» дип әйтми. Аннары: «Аның бөтен әйткәненә ышанма инде», – диделәр. «Син алдыйсың бит, мин татар телен беләм, анда андый сүз юк», – дип язам тегеңә – тере кеше кебек мөрәҗәгать итәм моңа. «Гафу итегез, татар телендә ул сүз юк икән, мин аны башка төрки телләр белән чагыштырып, үзем ясадым», – диде. Бәлки, без ясалма интеллекттан күпне көтәбездер. Безгә ул болай да бик булыша. Чыгышлар әзерләгәндә бөтен дөнья мәгълүматын җыеп бирә. Безгә аның белән эшләргә өйрәнергә кирәк әле.
Эшегезне яратып эшлисез. Кайчагында «кирәкмәгән эш эшлим» дигән борчылу тумыймы? Эшем кешелеккә, милләткә кирәкме, дигән борчылулар буламы?
Миңа калса, монда үз эшен яратмаган кеше калмагандыр. Монда эшләү акчага алдану була алмый. Хәер, хәзер акча ягыннан да бераз кеше рәтенә кердек, дияргә була. Череп баетмасалар да, дәүләт программалары булгач, нык ярдәм. Эшеңне яратмасаң, монда эшләп булмый. Сүзлекләр төзергә башка бүлекләрдән күчеп караучылар булган, бу – мин уйлаганча түгел икән, дип киткәннәр. Сүзлек төзү – энә белән кое казу. Вак кына ачышлардан сөенеп йөрүебез – балалык инде...
Әйтик, әдәбиятчы Әлфәт абый Закирҗанов сүзлекче сөенечләрен аңлыймы? Бер кабинетта утырганга әйтүем.
Әлфәт абый, бәлки, аңламыйдыр да безне. Ләкин мин дә Әлфәт абыйның бөтен әйткәнен аңлап бетермим. Икебез дә эшебезне яратабыз. «Файдасыз» дип уйлау бик сирәк була, нык депрессия булса гына. Җитәкчелек белән уртак тел булганда, басым булмаганда, эшләргә ирек бирелгәндә һәм ул эшләр басылып чыгып торганда, яңасына ябышасы килеп тора. Мин аңлыйм – читтән безне «диваналар» дип уйларга мөмкиннәр. Һәр кеше үз мәсләгендә дивана булса, бик әйбәт булыр иде.
Ә глобаль караганда, бу милләтнең киләчәге бармы, минем миссия нәрсәдә, дип уйландырадыр бит?
Бу сорауны әдәбиятчыларга бирсәгез, алар башкача җавап бирер иде. Мин сүзлекче буларак шуны әйтәм – без искиткеч зур эш эшлибез, дип уйлыйм. Ул эш хәтта без беткән очракта да файда китерүдән туктамаячак. Мин моны 100 процент ышанып әйтәм һәм шуңа ышанып эшлим. Телебез бетәр дип ышанмыйм, сәяси көчен югалтырга мөмкин, дип уйлыйм. Шундый хәл килеп чыга калса, саклый башларлар, Сабантуй өчен булса да сакланыр ул. Соңгы татарны җирләрләр, дигән әйбергә ышанмыйм. Әлегә безне сәяси көч тота, әлегә безнең ул көч бар. Без сүзлекләребезне чыгарырга акча сорап Мәскәүгә ялынып йөрмибез, моны үз республикабыз көче белән булдыра алабыз. Ягъни, үзебезне үзебез карый алырлык сәяси көчебез бар. Ул көч югалса – начар. Аннары чын саклауга күчкән булабыз. Тел төбем шул – үзебезнең бетүебезгә ышанмыйм.
Ниндидер бер дулкын булып яңадан күтәрелү чоры кичерсәк, безнең хезмәтләр алыштыргысыз чыганак булачак. Алар XXI гасыр башында татар теле нинди булган, аның язма формасы нинди булган, аның сүзлек составы нинди булган дигән күп сорауларга җавап бирә. Сүзнең кулланылышын, вариантларын, әйтелешләрен максималь дәрәҗәдә теркәп калдырырга тырышабыз. Ахыр чиктә үле телләрне дә өйрәнәләр. Латин теле үле тел саналса да, сүзлекләрен чыгаралар, грамматикаларын язалар. Ул үле булса да ничектер янәшәбездә бара кебек. Безнең телебез андый дәрәҗәгә җитәр дип әйтәсем дә килми, ләкин безнең эшебез ясалма интеллект өчен дә бай ризык булыр, дип уйлыйм.
Сезнең балаларыгыз эшегезне аңлыймы? Сезне әти буларак кына түгел, эш кешесе буларак хөрмәт итәләрме?
Беренче мәртәбә үз балаларымнан шундый игътибар 2024 елда күрдем. Без 6 томлык «Аңлатмалы сүзлек» өчен Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясен алдык. Шунда Рәис кулыбызны кысып котлады да фотога төшү мәрәсиме булды. Шул вакыйга аша минем балаларымда «әтиебез зур эш эшли икән» фикер туды. Моңарчы алар мине кәгазьләр белән нидер эшли дип кенә күрәләр иде. Аларга минем эшемне аңлатырга буламы, аңлатырга кирәкме – белмим. Алар башка. Мин шуны күрәм. Аларда булган мөмкинлек бездә юк иде, безгә әти-әни яныннан чыгып китеп үз дөньябызны кору җиңел булмады. Авыл миңа хәзер дә җитми. Анда бөтенең бергә эшләү – үзе тормыш мәктәбе булган икән, без хәзер балаларга шуны бирә алмыйбыз.
Алга таба да балаларыгыз сезнең юлны дәвам итмәсләр кебекме?
Кебек. Чөнки әти-әни үзләре ала алмаганны миңа бирергә – укытырга тырыштылар. Аларга минем Казанга китеп укып, аспирантура тәмамлап биредә эшләвем – зур горурлык. Без дә балаларга яхшырак тормыш телибез, ләкин ул теләү – аларны аерып җибәрү була инде.
Гафу итегез, бик баналь сорау – татарча сөйләшәләрме?
Олылары сукалый. Олы кызым туганда мин принципиаль идем, теле татарча ачылды. Кечеләре «әтием», «әнием» дип татарча әйтәләр дә русчага күчәләр. Көч җитми. «Гаиләдә сөйләшү» дип әйтәләр, алай гына була алмый, гаиләнең көче җитми, һәм җитәргә тиеш тә түгел.
Җиңел генә гаиләгә кайтарып калдыралар шул.
Сәясәтче булсам, мин дә шулай әйтер идем, бәлки. Алар да билгеле кысаларда. Башка республикалар белән чагыштырганда, безнең хакимият телебезгә битараф димәс идем. Ләкин алар да чикләнгән...
Балаларның теле мәсьәләсендә эчем поша, көчем җитми. Миңа ярдәмгә мәктәп кирәк иде. Мәктәпнең дә көче җитми, тирәлек кирәк.
Шундый пессимистик нотада төгәллибез, алайса.
Бездән генә тормый инде, аз гына ирек булса, без файдаланабыз кебек.
Вазгыять безне сыгылмалы булырга өйрәтә, әйеме?
Югалудан курку бөтен кешегә яхшы тәэсир итми, «бетсәк – бетик» диючеләр дә бардыр. Ләкин без әле эзлибез. Ясалма интеллектка да өметем зур. Кайчан да булса, шундый вакыт килер кебек – кешегә нинди телдә сөйләшүе мөһим булмас кебек. Шул вакыт без үз телебезне үстереп җибәрә алырбыз кебек. Әйтик, алдыбызга ниндидер бер колонка куябыз да, мин, мәсәлән, кытайча, сез татарча сөйлисез, ә ул безгә кирәк телне ишеттерә. Начар түгел бит?
Шәп. Димәк, оптимист нотада төгәллибез. Рәхмәт сезгә!