news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин: «Әти тормышын ничек матур итеп яшәсә, китүен дә шулай китте»

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин «Интертат»ка әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин турында якты истәлекләр белән уртаклашты. Габдрахман абый 26 апрель көнне, 104 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

news_top
Габделфәт Сафин: «Әти тормышын ничек матур итеп яшәсә, китүен дә шулай китте»
Фото: Габделфәт Сафинның шәхси архивыннан

«Әти тормышны үз намусы, вөҗданы белән яшәгән кеше»

Габделфәт абый, әтиегез әле күптән түгел генә 104 яшен билгеләп узган иде. Шулай күп еллар балаларыңның кадер-хөрмәтендә яшәү, онык-оныкчыкларың белән аралаша алу үзе зур бәхет бит. Әтиегез риза-бәхил булып киткәндер.

Әти бездән риза-бәхил булып киткәндер дип уйлыйм. Ул әле 98 яшенә кадәр үзен-үзе карап, тәрбияләп, авылда яшәде. Мөстәкыйль тормыш рәвеше алып барды. Аннан апай белән җизнидә кыш чыкты. 100 яшьтә генә абый белән киленебез янәшәсендә тора башлады. Бик тәрбиядә яшәде. Аларга бик зур рәхмәт инде. Бернинди деменциясез, үз аңында китеп барды.

Безнең әти бик көчле кеше иде. Аның нинди көчкә ия булганын аңлатыр өчен бер вакыйганы мисал итеп китерәсем килә. Әти ниләр күрүе хакында сөйләнеп йөрмәде. Барысын да фәкать гаиләдә генә белә идек. «Хәлсез әсирләр иртәнгә көзге салкында туңып, өшеп, сазга ябышып үләләр иде. Мин һәм берничә кеше генә исән калдык. Кем аякларын катырмыйча төне буе хәрәкәтләнеп тора, шул исән кала», - дип сөйләр иде. Моның өчен нинди яшәү көче, яшәү теләге булу кирәк! Менә шундый авырлыклар аша узган ул. Үткәне әтигә бер сынау булды. Шуңа да яшәү дәверендә ул бернигә дә кызыкмады, «соблазннар»га бирешмәде.

Хәзерге заман җырчылары телевизордан «авырлык күрдем» дип күз яше түгәләр. Хәтта бер ир-ат җырчы экраннан: «Әнием үлде, әйбәт иде», – дип елап утырды. «Моны әти карамаса гына ярар иде», - дип уйлаган идем. Хәзерге замандагы авырлык нинди авырлык булсын инде ул!

Әтигә бик күпне күрергә туры килгән. Әле бит плен белән генә бетмәде. «Муса Җәлилләрнең гәҗитен кычкырып укыган», - дип, бер татар «чагып», әтине 20 елга сөргенгә дә сөрәләр. 6 елдан соң, Сталин үлүгә, амнистия булып кайта. Югыйсә, Муса Җәлилнең кем булуын белү өчен аның «Моабит дәфтәрләре»н укып чыгу да җитә.

Шундый авырлыклар күреп тә, тормышны яратып, аның тәмен белеп яшәгән Габдрахман абый.

Әти тормышны үз намусы, үз вөҗданы белән яшәгән кеше. Ул сугыш турында кинолар да карамады. «Әти, ник карамыйсың?» - дигәч: «Ул бит уен, актерлар уены. Мин аны чынбарлыкта күргән кеше. Уен булгач, карыйсы килми», - дип әйтә иде. Телевизордан бары тик спорт турындагы тапшыруларны гына күзәтеп барды. Яңалыклар карап, башын беркайчан да чүп-чар белән тутырмады.

Әти берәүгә дә: «Мин күп авырлык күрдем», – дип сөйләп, елап йөрмәде. Аның интеллект дәрәҗәсе бик зур иде. Әнинең вафатыннан соң көндәлек яза башлады. «Башымнан узганнар» дип исемләп, биографиясен язып чыкты да, көндәлеген миңа тапшырды. Бу инде әзер сценарий иде. Мин аның буенча фильм төшерергә уйладым. Әти турында документаль фильм чыкты.

Китап итеп бастыру хакында уйламадыгызмы?

Риман Гыйлемханов китап язам дип йөргән иде. Ләкин без, китапка караганда, әти турында кино төшерү яхшырак булыр дигән фикергә килдек. Фильмны бер ясап куйгач, 9 Майда да күрсәтәләр, прокатларда да күрсәтергә мөмкиннәр. Китап та кала торган әйбер, әлбәттә, ләкин заманына күрә әтинең тормышын документаль фильм форматында бирү кулайрак дип уйладык.

Фото: © Габделфәт Сафинның шәхси архивыннан

«Әтидә беркайчан да нәфес дигән әйбер булмады»

Әтиегез соңгы арада авырып тора идеме, Габделфәт абый? Әллә инде кинәт, уйламаган җирдән китеп бардымы?

31 март көнне әтинең туган көне булды. Аңа кадәр хәле әйбәт иде әле. Кешенең энергетикасы туган көнгә кадәр бер атна һәм туган көненнән соң бер атна түбәнгә төшә дип ишеткәнем бар минем. Кайбер кешеләр төп-төгәл туган көннәрендә китеп баралар. Аннан әтинең бит инде яше дә 105 ягына китте. Аппетиты бетеп, начарая башлады. Туган көненнән соң 24 көн яшәде.

«Хаста булып ятмасам ярар иде», – дип тели бит инде ул олы кеше. Габдрахман абый китүен дә балаларына авырлыклар китермичә, матур итеп китеп барган.

Әти ул яктан да бәхетле булды. Өч көн элек һава торышы бик ямьсез иде. Бүген көне тагын да начаррак. Ә кичә әтине озатырга чалт аяз, кояшлы көн бирде Аллаһы Тәгалә. Кеше бу тормышка сыналырга гына килә бит. Әти шул зур сынавын матур итеп үтәп, төгәлләп китте. Туганнар белән дә сөйләшәбез, безнең гаилә өчен тулы бер гасыр, эпоха китте.

Габделфәт абый, белүемчә, әтиегез вафатыннан соң җәсәден туган нигезегез тирәли әйләндереп чыгарга әйтеп калдырган булган. Бәлки, исән чагында тагын ниндидер теләкләрен җиткергәндер? Гомумән, әтиегез белән үлем турында еш сөйләшә идегезме?

Әти китәргә әзерләнде... Чөнки ул бик пөхтә, тәртипле, оештыру сәләтенә ия, тормышын үзе көйли ала торган кеше иде. Туганнар арасында тату яшәгез дип әйтте. «Әни янына куярсыз» дип, каберенең урыннарын алдан ук билгеләп куйды…. Әнисе янәшәсенә җирләдек. «Балалар, башкарып чыгасы зур эшегез була инде», - дип, үзе дә әзерләнде, безне дә әзерләде.

Аннан: «Бөтен нормальный кеше 70-80дә үлеп бетте. Нормаль булмаганнар гына калды инде», - дип тә көлдереп алыр иде. 101 яше тулгач: «Миңа 1 яшь булды», - дип, нульдән саный башлады.

Габдрахман абыйның шундый озын гомерле булуының сере нидә иде, Габделфәт абый? Үзе нәрсә дип әйтә торган иде? Cезнең нәселегездә озын гомерле кешеләр күпме?

Нәселебездә озын гомерле кешеләр бар. Әтинең әнисе – 96, бабасы шулай ук 102ме, 103ме яшькә кадәр яшәгән. Генетика бар, әмма ләкин кешенең сәламәтлеге фикерләү рәвешеннән дә тора бит әле ул. Ничек, нәрсә уйлап яшәвеңнән. Әтинең уйлары башны дөрес тота иде. Алда әйтүемчә, анда беркайчан да нәфес дигән әйбер булмады. Әти 20 яшеннән сугышта булган. Кискен стресслы юлларны яшьлегендә үткән. «Син бу вакыйгаларны ничек күтәрә алдың?» - дигәч: «Язмыш кая илтсә дә, килешә белдем», - дип җавап бирә иде. Килешеп, Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым дигән сүз бит инде бу. Килешмәгән кешеләрдә физик тайпылышлар башлана.

Буйсыну дип атала инде ул. Буйсыну ысулын кулланган ул. «Бөтен тормышымны язмышым белән килешеп үттем», – ди иде. Кем язмышына буйсынмый, шул төрмәдә дә юләрләнеп бетә. Әти исә рухи яктан бик нык кеше иде.

Шулай үзеңне көйли белергә дә кирәк бит әле, әйеме?

Моның өчен көч кирәк бит, Гөлназ. Көйли белер өчен эчке рухи көч кирәк. Уйлап карасаң, бу бер дә җиңел түгел. Безнең заманда да бик кирәкле сыйфат бу. Әти миңа үрнәк булса да, без аның кебек эшләп бетерә алмыйбыз. Чөнки заманы икенче. Шулай да авырлык, сынаулар килгән очракта, үз-үземә: «Әти нишләр иде икән?» - дип сорау бирәм дә, тырышып, аныңча эшләп куям. Булып чыкмаса да, тырышуың мәслихәт.

Әти миңа гомер буе үрнәк булды һәм шулай булып калачак. Элек журналистлар еш кына, җырчылар арасыннан кемне дә булса әйттерәселәре килеп: «Кумирың кем?» – дип сорыйлар иде. Минем кумирым әти булды һәм әти булачак. Кумирны җырчылар арасыннан эзли башласаң, ул инде юк дигән сүз.

«Әти китүен дә матур итеп китә белде»

Вафаты алдыннан әтиегез ниндидер үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калдырдымы?

Әтинең безгә әйтә торган: «Үз-үзегезне саклагыз». Шушы кыска гына җөмләгә үз-үзеңне ярату да, үз-үзеңне тәрбияләү дә керә. Кеше башта үзен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Үз намусыгыз белән, үз кыйблагыз белән яшәгез дигән сүз дә әле ул. Ул аны кыска гына итеп әйтеп куя, ике тапкыр кабатламый. Әйткәндә өндәү билгесе белән әйтә һәм шул сеңә.

Габдрахман абыйны, соңгы теләген үтәп, туган авылыгызда, хөрмәтләп соңгы юлга озаткансыз.

Кичә әтиебезгә, туган йортыбызның чирәмле ишегалдына куеп, җеназа укыдык. Хушлашырга районның хәзерге башлыгы Алмаз Хисаметдинов, элекке җитәкчеләре Алмас Нәзиров, Илшат Нуриевлар килгән иде. Әтине шулай зурлап озатуыбыз да үзенә тиң булды дип шатланып тордым. Чөнки безнең әти, чыннан да, легендар шәхес иде. Гәүдәсе монда булса да, әти үзе шушы мәрасимне күктән карап тора инде дип уйладым. Чөнки чынлап та шулай инде ул - җан югарыдан күзәтеп тора. Җиңеллек белән, күпме вакыйгаларны калдырып китте әтинең җаны.

Әти: «Киләчәкне уйламыйм, үткәннәрне уйлап ятам», - ди торган иде. Аннан соң кеше яши-яши дә, билгеле бер вакыт җиткәч арый башлый. Артыкка китә башласа, тормышның да мәгънәсе калмый сыман. Чөнки фикердәшләреңнең дә күбесе киткән була, сөйләшерлек кеше дә калмый. Бик вакытында, азапланмыйча, авырыксынмыйча китә белде. Тормышын ничек матур итеп яшәсә, китүен дә матур итеп китте. Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе булган инде ул әти. Шуңа да ул аңа бик күп сынау биргән, чыныктырып яшәткән. Шул чыныгуы белән ул калган тормышын тыныч кына яши белде. Бу да Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте инде.

Бүлешүегез өчен зур рәхмәт, Габделфәт абый. Урыннары оҗмахта булсын. Сез балалары өчен сөенеп ятсын.

Амин шулай булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар