Гөлназ Асаева кем яклы: Гүзәл Уразовамы, Элвин Греймы?
Гөлназ дуслыкка өндәп пост язган.

Популяр җырчы Гөлназ Асаева сәнгатькәрләрне дус булырга чакыра.
Без, яшьләргә, татар-башкорт сәнгатен күтәрер өчен барлык көчебезне салырга кирәк, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, халык җырларын онытмыйча, олы яшьтәге шәхесләребезгә хөрмәт күрсәтеп яшәргә кирәк, дип уйлыйм. Без дә бит гел яшь булып тормасбыз, олыгаеп, яшьләр каршы эндәшә башласа - бик кыен булыр. Акча артыннан кумыйк, сәнгатебезне күтәрү ягын карыйк", - дип мөрәҗәгать итә Гөлназ Асаева.
"Вәт замана... Кешене кеше күрә алмый, дуслар дошманлаша, татар-башкорт сәнгате сүнгәннән-сүнә, сәнгатебезне әллә нәрсәгә әйләндереп баралар түгелме?
Без, яшьләргә, татар-башкорт сәнгатен күтәрер өчен барлык көчебезне салырга кирәк, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, халык җырларын онытмыйча, олы яшьтәге шәхесләребезгә хөрмәт күрсәтеп яшәргә кирәк, дип уйлыйм. Без дә бит гел яшь булып тормасбыз, олыгаеп, яшьләр каршы эндәшә башласа - бик кыен булыр. Акча артыннан кумыйк, сәнгатебезне күтәрү ягын карыйк", - дип мөрәҗәгать итә Гөлназ Асаева.
Гөлназның инстадашлары бу мөрәҗәгатьне кичә Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасында чыккан низаг белән бәйли.
"Ә сез кем өчен: Радикмы, Гүзәлме?" - дип сораганнар Гөлназдан.
"Мин мәдәният яклы", - дип җавап биргән Гөлназ.
- Элвин Грей - Радик Юльякшин "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерү турында хәбәр итте. Ул Гүзәл Уразованы һәм шигырьне тәрҗемә иткән Сафинаны Сафинаны әхлак кагыйдәләрен генә түгел, җинаять кодексын да бозуда гаепли.
- Кичә Гүзәл Уразова бик эмоциональ төстә Радик Юльякшинга һәм тамашачыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул гаепләүләрне кире кага. "Күпме кеше алдап яшәргә була?" - ди Гүзәл.
Гөлназ Асаеваның Радик Юлъякшин белән күптән дус булуы билгеле. Бер ара "алар арасында мәхәббәт икән" дигән сүзләр дә йөрде. Гөлназ Асаева: "Без Радик белән октябрьдән бирле очрашып йөрибез", - дип белдергән иде. Соңрак җырчы аңа кияүгә чыкмаячагын әйтте.