Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов Казанда фатир алган.
«Ниһаять, фатирлы булдык. Иң мөһиме — ул 23нче катта урнашкан. Карагыз, нинди күренешләр!» — дип күрсәтә Гөлназ инстачыларга яңа фатирын.
«Әлегә ремонт ясалмаган һәм җиһазлар юк. Ләкин әкренләп барысы да булачак һәм без яңа фатирыбызга күченәчәкбез», — дип сөенече белән уртаклаша Гөлназ.
Инстачылар яшьләрне котлаганнар. «Бәхетле яшәгез, өегезнең игелеген күрергә язсын», — дигәннәр. «Яңа йортта балаларыгызның шат тавышы яңгырап торсын», — дип тә теләгәннәр.
- Гөлназ Асаева: «Мин шок халәтендә»
- «Бәби көтәләрме?» — Гөлназ Асаева инстадусларына зур сөенечен әйтергә җыена