Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фотосын күрдем дә яздым»: Ренат Галиәскәр сөйгәненә тәкъдим ясады

news_top_970_100
«Фотосын күрдем дә яздым»: Ренат Галиәскәр сөйгәненә тәкъдим ясады
видеодан скриншот

Бик тиздән татарның иң популяр, асыл буйдаклары исемлегеннән берәү төшеп калачак. Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр «камыт кияргә» җыена. Ул кичә Балтачта үзенең сөйгән яры – Айгөл исемле кызга тәкъдим ясады. Әлеге куанычлы вакыйга җырчының якын дусты Илсөя Бәдретдинова концертында булды.

Ренат Галиәсәкәрнең сөйгәненә тәкъдим ясау мизгелләре түбәндәге видеода. Видео социаль челтәрләрдә таралды.

Дуслар, карап торыгыз әле, чыгып качмасын. Минем аны нәкъ менә Балтачка алып кайтуым юкка гына түгел. Казаннан ераккарак алып китәргә теләдем. Минәйтәм, йөгереп чыгып, Казанга кайтып китәрлек булмасын, – дип, Ренат сүзне шаяртудан башлаган. – Әлеге туташның исем Айгөл. Айгөл – җир йөзендәге иң сабыр, иң чибәр, иң мөлаем, иң яшел күзле туташ.

Айгөл, мин, үзем генә яшәп, бераз гына ардым шикелле. Һәм инде шушы мизгелдән минем синең белән яшисем, синең белән бергә уянасым, бергә йокыга китәсем, сине бәхетле итәсем, шулай ук синең тарафтан бәхеткә күмеләсем килә.

Хәтерләсәң, мин синең белән телефоннан сөйләшкәндә яки күзгә-күз карашып утырганда: «Айгөл», – дия торган идем дә туктала идем. Әйтәсе сүзләрем , җәмләнең ахыры гел әйтелмичә кала иде. Син инде бераз гына үпкәләгән сыман, иң беренче вакытларда: «Нәрсә, Ренат абый?» – дия торган идең. Аннан соң инде болай гына: «Нәрсә?» – дигән сүзгә кайтып калды ул. Ә инде ул җөмләнең дәвамы болайрак: «Айгөл, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – дип сорау бирә Ренат Галиәскәр Айгөлгә сәхнәдә, бик дулкынланып.

Кыз ризалыгын биргәч, шаян формада булса да, Ренат аңа үзенең таләпләрен дә әйтә башлый.

«Айгөл, иртән мине уятырга, 24 сәгать буе янымда яшәргә, кичләрен миңа аш пешерергә, мин ваннадан чыккан чакта ыштаннарымны китерергә, иртән носкиларымны табарга ярдәм итсәң, иртән 2 йомыркадан тәбә ясарга риза булсаң, әйдә, бүгеннән бергә атлыйк», – дип йөзек суза ул сөйгәненә.

«Ул минем әнинең яшь чагын хәтерләтә»

Без дә Ренатны бу җаваплы адымны ясавы белән котлап, шалтыратып алдык.

Ренат, тормышыгыздагы куанычлы вакыйга белән тәбрик итәргә дип шалтыратуым иде. Тиздән татар тагын бер асыл буйдагын югалтачак. Бу адым – озак уйланылган адым идеме? Тәкъдим ясарга озак кыймый йөрдегезме?

Тәкъдим ясау бераз дулкынландыра икән, уен-муен эш түгел. Бардым да бер куркусыз тәкъдим ясадым, дип әйтеп булмый. Ләкин Айгөлне күрү белән үк, «бу – минем кешем» дигән уй булган иде. Шуңа күрә бу – йөрәк кушуы буенча, шул ук вакытта уйлап эшләнгән адым.

Ни өчен тәкъдимне нәкъ менә Балтачта һәм Илсөя Бәдретдинова концертында ясадыгыз?

Минем сюрприз ясыйсым килгән иде Айгөлгә. Әлеге вакыйганың романтик өлеше дә булырга тиеш бит инде аның. Ничектер барысы да туры килде. Мин башта Айгөлне өйгә алып кайтып, якыннарым белән таныштырдым, шул ук көнне кич белән концертта тәкъдим ясадым.

Тәкъдим ясар алдыннан «кире какмасмы икән» дигән курку хисе булмадымы?

Аның хәтле ук курку булмады. Мин аның «әйе» дип әйтәчәгенә 99 процент ышана идем.

Айгөл белән кайда, ничек таныштыгыз? Озак очрашып йөрдегезме?

Без ярты ел очрашып йөрибез. Танышуыбыз да бик гади генә булды – интернетта.

Әле һаман да бармы ул интернет аша танышу?

Юк, танышу сайтларында түгел. Социаль челтәрләрдә фотосын күрдем дә яздым. Ул җавап бирде. Шулай аралаша башладык.

Ул сезнең популяр кеше икәнлегегезне белә идеме?

Без танышып, аралаша башлагач кына белде. Аның мине күргәне булган. Мин язгач, «бу – Ренат Галиәскәр бит әле» дип уйлап куйдым диде. Әмма минем фанатым түгел иде.

Айгөл турында сөйләгез әле.

Айгөл турында сөйлисем килми, дөресен әйткәндә.

Шулай да, кайсы яклары белән җәлеп итте ул сезне?

Ул бик акыллы, чибәр һәм, иң мөһиме, минем әнинең яшь чагын хәтерләтә.

Бәлки ул да – иҗат кешеседер, образы белән шундый нечкә күңелле, хисле кызга охшаган.

Юк шул, иҗат кешесе түгел. Башка өлкәдән.

Баштарак «Ренат абый» дип йөрде, дип сөйлисез. Яшь аермагыз шактыймы әллә?

Яшь аермасы бераз бар, әйе. Тик Ринат Рахматуллин белән хатыныныкы хәтле үк түгел.

Тәкъдим ясаганда, шаян формада булса да, Айгөлгә үзеңнең таләпләреңне әйтәсең. 2 йомыркадан тәбә кыздырып бирергә, кичләрен аш пешереп көтәргә һәм башкалар. Әгәр Айгөл алай яшәргә ризалашмаса?

Ризалашмаса, башкача яшисе була инде (көлә). Монда барысы да бик гади.

Әти-әниләре, якыннары белән таныштыгызмы инде?

Инде күптән. Айгөл белән икенче очрашуда ук әнисе белән күрешеп сөйләшкән идем.

Кулын сорарга барачаксызмы?

Әлбәттә, барлык гореф-гадәтләрне дә үтәячәкбез.

Никах, туйлар кайчанрак көтелә?

Әле билгеләргә өлгермәдек. Миңа калса, Айгөл төне буе йоклый алмыйча чыгып, иртәнге якта гына йоклап китеп, әле һаман да йоклый булса кирәк. Ул турыда утырып сөйләшергә вакыт та булмады. Шулай ук тәкъдим ясаганчы туй турында сөйләшә башлау да дөрес булмас иде.

Ренат, өйләнергә бер дә ашыкмадыгыз. Бу – сайлану идеме, әллә инде бөтен җирем җитеш булганнан соң гына гаилә корам дип, аңлы рәвештә чигерелеп килгән адыммы?

Бу – сайлану да түгелдер, үземнең кешемне тапканчы йөрү генә булгандыр, дип әйтәсе килә.

Рәхмәт, Ренат, гомерлек мәхәббәт телибез сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100