Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр өйләнә!

news_top_970_100
Ренат Галиәскәр өйләнә!
видеодан скриншот

Татарның иң асыл буйдаклары исемлегендә йөрүче алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр өйләнә. Ул бүген җырчы Илсөя Бәдретдинова концертында сөйгән кызына тәкъдим ясаган. Шатлыклы кадрлар белән Ренатның җан дусты, үзе дә күптән түгел генә өйләнгән Илназ Гарипов уртаклаша.

Ренат сөйгәненә бер кочак роза чәчәкләре бүләк итеп, бик җитди рәвештә: «Айгөл, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – дип сорый. Алып баручының сөйгәне оялып кына ризалыгын белдерә. «Минем янымда тәүлегенә 24 сәгать булырга ризалашсаң», – дип, Ренат сөйгән ярына йөзек кидерә.

Зал алкышларга, сызгыруларга күмелә. Ләкин Ренат өчен барысыннан ныграк Илназ Гарипов белән Илсөя Бәдретдинова сөенгән. «Да ладно? Ниһаять!» – дип, алар икесе дә шатлыктан балкый.

Ренат Галиәскәрне тормышындагы куанычлы вакыйга белән без дә тәбрик итәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100