«Татарстан яшьләре» газетасында чирек гасырга якын эшләгән, кыю язмалары белән танылган журналист Флюра Низамова «Бала уйнатканда» җырын башкара.
Флюра Низамова бүгенге көндә лаеклы ялда, үзенең туган ягы – Башкортстанның Иске Шах авылында яши. Район чараларында актив чыгыш ясый.
- Флюра Низамова: «Һава торышын әйткәндә генә дөресен сөйлиләр бугай. Ул да дөрескә чыкмый»
-
Флюра Низамова: «Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм»
- Флюра Гыйләҗетдин кызы Низамова – 1953 елның маенда Башкортстанның Ярмәкәй районы, Иске Шах авылында туган. Гаиләдә баш бала. Башта Уфа нефть институтында укый, 2 курстан соң аны ташлап, Чаллыга эшкә китә. 1974 елны Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм факультетның татар филологиясе бүлеген 1979 елда тәмамлый. Беркадәр Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә эшли, аннары ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, тарих һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. 1984 елны «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша һәм 24 ел буена, пенсиягә чыкканчы, шунда эшли. Язмалары Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева тәхәллүсләре белән басыла. Шигырьләр яза, алар төрле газета-журналларда чыгып килә.