Флюра Низамова: «Һава торышын әйткәндә генә дөресен сөйлиләр бугай. Ул да дөрескә чыкмый»
«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Бүгенге кунагыбыз – «Татарстан яшьләре» газетасында чирек гасырга якын эшләгән, кыю язмалары белән танылган журналист Флюра Низамова. Интервьюның беренче өлешен тәкъдим итәбез.
«Илһам Шакировка «заочно» гашыйк идем»
– Флюра апа, холык кайчан да бер үк – балачакта да, олыгайгач та. Аны үзгәртеп булмый, шулай бит. Журналист булырга дигән хыялыгыз, максатыгыз да балачактан ук формалашкандыр?
– Юк, алай димәс идем. Мәктәп елларында киләчәктә нинди һөнәр сайлыйсыңны, кем буласыңны алдан белеп бетермисең әле ул. Нәрсәгәдер тартылу була – кемнеңдер, мәсәлән, табибларга охшатып, ак халат киеп йөрисе килә, ләкин бу әле һөнәрне аңлау дигән сүз түгел. Кемдер җырларга ярата, ул – егет яки кыз җырчы булыр дигән сүзмени?! Дөрес, ниндидер эшкә һәвәслек дөрес юнәлешеңне сайларга булыша инде булышуын…
Менә мин, гомумән, мәктәптә барлык фәннәрдән дә «биш»легә укыдым. Бер киткәч, китә бит инде ул, башкалардан калышмаска, гел алдынгы булырга омтылу теләге, диимме аны... Алай да, әдәбият, рус һәм татар телләре фәннәре күңелемә иң якыннардан булгандыр, мөгаен. Ә кайсыбер бүтән фәннәрне укытучысын яратканга күрә генә тырышып укыганмындыр, мөгаен. Моны мин Уфа нефть институтына, инженер-икътисадчылык факультетына барып кергәч кенә аңлый башладым. Мәктәптә физика, математиканы бик яхшы үзләштергән булсам да (укытучыларым шәп иде!), институтта миңа аларның кызыгы бетте. Әдәби китаплар укыйм, шигырьләр язам һәм җырлыйм. Әйтерсең лә, техник уку йортына түгел, ә берәр сәнгати вузга укырга кергәнмен! Иң яраткан шөгылем – институт хорында җырлау иде. Башта тавышым калын, түбән яңгырашлы булса (мәктәптә укыганда көчле, калын тавыш белән җырлый идем), тора-бара, җитәкчебез Илья Клигер миннән нәзек, сопрано тавыш «тартып чыгарды».
Концертларда ялгыз да җырлый башладым. Анда безнең бөтен аралашу, уку һәм үзешчән сәнгать – барысы да урысча бит инде, миллилеккә игътибар юк дәрәҗәсендә иде. Ә мин, хорда гел урысча җырласам да, ялгыз чыгышымда тик татарча гына җырлый идем. Әле дә хәтерлим: «Татарстан» радиосыннан, атаклы Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең хоры башкарган «Бормалы су» җырын еш тапшыралар иде, авторлары Нәкый Исәнбәт һәм Заһид Хәбибуллин икән, соңрак кына белдем – шуны отып алып җырлыйм.
Бераздан Уфаның кайсыдыр китап кибетендә Рөстәм Яхинның романслары китабын сатып алдым. Бер студент, шәһәр кызы, музыка мәктәбен тәмамлаган булгандыр инде, шул ноталы китаптан миңа фортепьянода аккомпанемент уйный...
Нигә әле җыр, музыка хакында сөйлисең, сүз башым бит Шүрәле – журналист һөнәре турында сөйләшә башлаган идек, дисеңме? Бу күчешнең сәбәбе бик гади. Әдәбиятны ярата идем, дидем бит әле бая. Ә әдәбиятның «шигърият» дигән өлеше ул музыка дөньясына бик якын. Нефть институтында укырга маташып йөргән елларымда мин инде шигырьләр яза идем. Шигырь бит ул яшь чакта хыялыңда йөргән берәр кешегә атап языла, гадәттә. Минем андый табынган кешем – Илһам Шакиров. Ул вакытта әле аның үзен күргәнем юк, ләкин кечкенәдән үк радиодан аның җырларын тыңлап үстем. Кем әйтмешли, үзенә «заочно» гашыйк идем, Казанга тартылуым да шул җырчыны күрәсем килүдән, ул яшәгән шәһәрдә торасым килүдән башлангандыр инде.
Менә берзаман урамда афиша күрәм: Уфага концерт белән Илһам Шакиров килә! Шатлыгымның чиге юк! Барлы-юклы акчамны җыеп, тулай торагыбызга якын гына урнашкан Орджоникидзе исемендәге мәдәният сараена билет алырга йөгердем. Хәтта чәчкә алырга да җитте акчам. Иртәгә концерт дигән көнне матур гына бер шигырь яздым, аны яхшы кәгазьгә күчердем дә, икенче көнне, шигыремне чәчәк гөлләмәсенә кыстырып, сәхнәгә үк менеп (сәхнә күрмәгән кеше түгелмен бит инде хәзер!), җырчыга тапшырдым. Шуннан китте инде Казан дип, җыр-шигырь дип, Илһам Шакиров дип саташулар. Тулай торактагы бүлмәмдә, карават каршындагы стенада Илһам Шакировның «Азат хатын» журналыннан кисеп алып, үзем рамкага урнаштырган фотосы эленеп тора. Йокыдан уянып күземне ачуыма, иң элек аның сурәтен күрәм...
«Татар халык хорында җырлап, телевидение «йолдызы» булып бетә язган идем»
– Соравыңа һаман да булса төгәл генә җавап биреп бетергәнем юк. Чөнки журналистикага юлым шул Казан – Уфа юлы шикелле үк озын, бормалы-бормалы булды. Кыскасы, «экономист булам» дип йөрүнең мәгънәсез вакыт уздыру икәненә төшендем дә, институтны ташлап, Өлкә комитетыннан комсомол юлламасы алып, Чаллыга киттем.
«КамАЗ» заводының корылып бетеп яткан вакыты. Ул чордагы Чаллы – бик тиз төзелә торган, яшьлек рухы бөркелеп торган шәһәр. Анда 1 ел штукатур-маляр булып эшләдем. Берьюлы ике коллективта – «Энергетик» мәдәният сараендагы татар хорында һәм шунда ук урыс вокаль ансамблендә дә җырлап йөрдем. Хәзер уйлыйм: әгәр шунда эшләп калган булсам, әллә кайчан ук фатирлы да, эшле дә, һәм, мөгаен, гаиләле дә булачак идем. Укуын бит читтән торып та укып булыр иде. Ләкин юк, хыялым мине һаман Казанга әйди! Шулай 1 ел төзелештә эшләгәннән соң, Аллага тапшырып, август аенда Казанга киттем. Ул вакытта әле Казан белән Чаллы арасында хәзерге кебек шәп асфальт юл да юк, Чулман аша күпер дә төзелмәгән. Самолетта очтым.
Консерваториягәме, җырчылыкка укыта торган берәр башка уку йортынамы керергә дә теләгем зур иде, әмма ләкин башлангыч музыкаль белемем булмагач, андыйга сузылырга кыймадым. Университетның тарих-филология факультетына имтихан тапшырырга киттем. Мәктәптә татар теле, әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрем инде күптән «коелып» беткән, шуңа күрә, бер ел буена Чаллыда китапханәләрдә утырып, әдәбиятны да, грамматиканы да өр-яңадан искә төшерергә туры килде. Һәм менә мин – КДУ студенты!..
Кыскасы, 5 ел укып, шушы, сез әле дә җырлый торган атаклы Ирнис Рәхимуллинның Татар халык хорында җырлап, телевидение «йолдызы» булып бетә язган идем инде. Телевидениегә бик еш чакыралар иде, әллә филологиядә укыйм мин, әллә консерваториядә – җырлыйм да җырлыйм... Бер укытучыбыз, шул җырлап йөрүемә бәйләнеп, имтиханда билгене киметте хәтта. Университетны тәмамлаганда да әле алга таба кайда, нинди эштә эшлисемне һаман да күз алдына китерми идем. Филолог дипломы укытучы булып эшләргә тулы мөмкинлек бирә иде бирүен, ләкин әллә әни укытучы булганга күрәме, ул һөнәргә якын да барасым килмәде. Әнинең төннәр буена дәфтәр тикшереп утыруы гына да гайрәтемне чигергән булгандыр, күрәсең...
Дүртенчеме, бишенчеме курста укыганда, мине телевизордан күрептер инде, Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, эзләтеп, үзенә чакыртып алды. Театрда күбрәк җырлы рольләрдә уйнаган Флера Хәмитованың институтка, студентлар укытырга күчкән вакыты, музыкаль спектакльләрдә уйнарга хатын-кыз артисткага кытлык икән. «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Асылъяр»ларда җырлап уйнар өчен җырчы-артистка кирәк, кыскасы.
Марсель абый мине башта җырлатып карады, ниндидер озын татар халык җырын җырлап күрсәттем, «Гөлҗамал» иде бугай. Җырлавымны ошатты. Аннан соң уйнатып карарга булды. Мине эзләп табып, җитәкләп дигәндәй алып килгән Фуат Әбүбәкеров та шунда утыра. Аны беләсез инде – озак еллар театрның оркестры җитәкчесе булды, билгеле скрипкачы да үзе. Режиссер миңа «роль» бирә: мин, бик нык ачуланып, хәзер үк Фуат абыйны бүлмәдән куып чыгарырга тиешмен! Шулай тик торганнан ачулана башларга, ягъни мәсәлән. Мин шундук бәхәсләшергә тотынам. Янәсе, ачуланыр өчен миңа мотив, сәбәп кирәк. «Юк, – ди Марсель абый, – артист кеше мотивсыз гына да рольгә керә белергә тиеш! Кирәк икән, шундук елый яки көлә башларга...» Мин тагын карышам. Әдәбият фәнен үзләштерүче студент буларак, теге яки бу спектакльдәге вакыйгаларда сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше, сәхнәдә артистны көләргә, еларга яки ачуланырга мәҗбүр итүче тойгының үстерелеше турында сөйләп маташам. Марсель Хәкимович, көлемсерәп: «Ярар, бусы зур проблема түгел, өйрәтербез, укытырбыз. Диплом алгач, безгә киләсең!» – дип сүзне бетерде.
Ләкин университетны тәмамлап йөргәндә, мине Казанда яшәүче якташым, кодам да әле, күрше генә авылда туып үскән Зирәк абый Йосыпов эзләп табып, үгетләп, өйләренә чакырып, үгетләп, хатыны белән икәүләшеп, Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленә эшкә керергә күндерде. Ә аның хәләл җефете – атаклы шәхес, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева. Кыскасы, филология буенча укып бетереп, мин ансамбль хорында җырлый башладым.
«Татарстан яшьләре», башка басмалар белән чагыштырганда, терерәк, халыкчанрак газета була алды»
– Сәер күчеш булган бу! Тагын җыр...
– Әйе шул. Үзем дә бик сәер кеше инде мин. Бер яктан, мантыйкый фикерләвем шактый көчле шикелле. Юкка гынамыни, диплом җитәкчем Альберт абый Яхин мине, Ансамбльдән йолкып алып дигәндәй, аспирантурага керергә тәкъдим итте. Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтында әдәбият буенча җитди белгеч булырга әзерләнеп, укып йөргән булдым. Ни өчен йөргән булдым, димен: анда да шул җырлап, институт галим-голәмәсенә концертлар, иҗади кичәләр оештырып йөрдем инде күбрәк…
Һәм аспирантурадан соң әле тәгаен генә эш урынымны билгеләмәгән идем. Тормышка җайлашмаган кеше булдым инде һаман да. Син аспирантурада укыгансың, әйдә безгә, дип, берәү дә сине эшкә чакырып тормый. Әлеге дә баягы шул җырлавым ярдәм итте: җәй көне Казан үзешчәннәрен теплоходка төяп, Идел, Чулман буендагы шәһәрләрдә туктый-туктый, халыкка концертлар куярга дип чыгарып җибәрделәр. Шунда мине Урицкий исемендәге мәдәният сараеның халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе, карт кына бер абзый – Михаил Шульман үзенең ансамбленә җырларга чакырды. (Аның татарча җырлый торган солистлары юк икән). Бу – Казан Моторлар төзү берләшмәсенең мәдәният сарае, ансамбльдә барысы да диярлек махсус белемле музыкантлар уйный. Михаил Яковлевич миңа эш тә табып бирде – заводның урысча чыга торган газетасына урнаштым. Шунда 1-2 ел бугай, урысча мәкаләләр язып йөрдем. Һәм ансамбльдә җырладым инде, билгеле. Безне әле Мәскәүдән, Үзәк телевидениедән дә күрсәттеләр. Әле, өстәвенә, Михаил Яковлевич мине заводның ярыйсы ук уңайлы, заманча тулай торагына да урнаштырды.
Завод газетасыннан китеп, Комсомол өлкә комитетында эшли башлагач та, нишләптер, мине тулай торактан чыгармадылар, шунда әле тагын 6-7 ел яшәдем. Ә Өлкә комитетында республиканың районнардагы яшь иҗатчылары белән эшли торган бүлек бар иде. Бүлек тә түгел инде, бер вазифалы урын. Анда башта Нәбирә Гыйматдинова эшли иде, аны беләсез инде – хәзер ул атаклы язучы, Тукай бүләге лауреаты. Ул вакытта үзе кияүгә чыгып, декрет ялына киткәч, мине үз урынына тәкъдим итте. Рәхмәт аңа.
Баштарак мине редакциягә эшкә алмаган баш мөхәррир Харис абый Әшрәфҗанов, инде мин «өстәнрәк» – Өлкә комитетыннан төшкән кеше буларак, 1984 елны «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә алды, һәм мин пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем. Аннан соң Хәлим Гайнуллин белән эшләдек, һәм, ниһаять, 1991 елда ул вазифага Исмәгыйль Шәрәфиев тәгаенләнде.
Сөйли китсәң, аның «Татарстан яшьләре»нә баш мөхәррир булып кире кайтуы – үзе бер тарих. Дөресен әйткәндә, Исмәгыйль Сәлмән улын редакция коллективы үзе чакырып кайтарды. Аңарчы Исмәгыйль «Т.Я.»да дистә еллар эшләп алган тәҗрибәле журналист иде инде. Бу – илнең кайнаган еллары. Демократия, мөстәкыйльлек дип шаулаган еллар. КПССның, комсомолның нигезләре какшаган вакыт. Безгә, «Т.Я.»га, баш мөхәррир итеп, төрле кандидатуралар тәкъдим итеп карадылар, ә без берсен дә кабул итмибез! Шул арада «Идел» яшьләр журналы ачылды. Аны ачар өчен тырышып йөргән журналист Римзил абый Вәлиев үзенә урынбасар итеп Исмәгыйль Шәрәфиевне чакырды. Чөнки белә: Исмәгыйль – ул эш аты, өстәвенә, идеяләр «капчыгы». Ул, яшьләр газетасында күп еллар эшләп киткән журналист буларак, матбугат эшенең рәтен яхшы белә. Һәм без аны баш мөхәррир сыйфатында кире газетага кайтырга чакыра башлагач, ул, ничектер, андый вазифадан куркыбрак калды бугай, баштарак ризалашмады. Алай да, без нык тордык һәм аны «Т.Я.»га кайтардык!
– Һәм яшьләр газетасының чәчәк ату чоры башландымы?
– Шулай дияргә дә була. Дөрес, «Татарстан яшьләре» ул элегрәк тә – совет, партия, комсомол заманында да – иң зур тираж белән чыккан газета иде. Ләкин шуны аңларга кирәк: ул вакытларда бит милли газета-журналлар санаулы гына булды. Әйтик, «Социалистик Татарстан» – иң төп газета санала, ул партия Өлкә комитеты басмасы, яшьләргә «Татарстан яшьләре» бар, аның «хуҗасы» – комсомолның Өлкә комитеты. Балаларга – «Яшь ленинчы» һәм бер журнал – «Ялкын» тия, аннан кала, тагын бер калын әдәби журнал бар – «Казан утлары» һәм бер хатын-кызлар журналы – «Азат хатын» (татарча матбугатны күздә тотам).
Ә хәзер бит, саный китсәң, республикада дистәләгән матбугат басмасы чыгып тора. Әле башкалада чыга торганнарын гына санаганда да. Хәзер хөкүмәтнекеләр дә, шәхсиләре дә җитәрлек. Совет заманына кире кайтсак, бая санап киткән 5-6 басмадан «Т.Я.» – совет чорында да иң укылышлысы булгандыр, мөгаен. Ул заманда барлык матбугат басмалары да бик арзан тора иде, әйтик, 2-3 тиен нибары. Чөнки аларның чыгымын дәүләт, хөкүмәт үзе күтәрә. Һәм акчасын кем түли, шуның җырын җырлыйсың, дигәндәй, дәүләт үз басмаларыннан үзенә кирәкле идеологик юнәлешне дә таләп итә! Менә шундый көчле идеологик басым астында эшләүгә дә карамастан, «Татарстан яшьләре», башка басмалар белән чагыштырганда, терерәк, халыкчанрак газета була алган. Тиражының күплеге шуның белән аңлатыла.
Мин эшли башлаган елларда «Т.Я.»ның тиражы чирек миллионга (!) җиткән вакытлары булды! Бу бит – бүген башка сыймаслык сан. Шул тиражның 60 меңләбе күрше Башкортстанда, минем туган якларымда тарала иде. Чөнки анда миллионнан күбрәк татар яши (бүгенге ялган статистиканы танымыйм!), ә алар үз телләрендә чыга торган яхшы матбугатка сусаган иде. «Т.Я.»ның даны, күрәмсең, Башкортстанга чиктәш районнардан Ык, Сөн елгаларының теге ягына үтеп чыккан булган инде.
«Исмәгыйль Шәрәфиев бездән кеше күңеленә, аңына тиз барып җитәрдәй телдә һәм җыйнак итеп язуыбызны таләп итте»
– Ә Исмәгыйль Шәрәфиев баш мөхәррир булгач, ниндирәк үзгәрешләр башланды? Нигә бүген яшь журналистларга шул Шәрәфиев чорын иң уңышлы мисал буларак китерәләр?
– «Тарихта шәхеснең тоткан урыны» дигән гыйбарә бар бит әле, бу сүз бик купшы яңгыраса да, менә шундыйрак булды бугай: Исмәгыйльнең газетага яңа сулыш өрүе. Ул бик тиктормас, тынгысыз кеше иде. Һәм бик гадел кеше. Үзе дә шундый, кул астындагы журналистлардан да күпне таләп итә иде, мәрхүм. Көн саен берәр яңалык уйлап чыгара. Яңадан-яңа рубрикалар ача. Газетаның бизәлешен бик яхшы якка үзгәртте. Үзенчә каләме, үз стиле, үз фикере булган талантлы яшьләрне редакциягә җәлеп итә торды.
Хәер, яшьләрне генә түгел, инде озак еллар телевидениедә эшләгән Риман Гыйлемхановны, соңрак – Лениногорскидан бик үзенчәлекле фикер йөртүче «авыл фәйләсүфе» Илфак Шиһаповны эшкә чакырып китерде. Ә безгә кадәр үк газетада эшләгәннәрдән хатлар бүлеге мөдире Рина апа Зарипова, Рәфыйк абый Юнысов, миннән аз гына алданрак урнашкан Нәсимә Садыйкова, Әлфия Саматова, Миңназыйм Сәфәров – алар инде, газета эшен, кем әйтмешли, «киптереп элгән» кешеләр иде. Аларга ияреп, спорт темаларында балыктай йөзгән Атлас Гафиятов («Т.Я.»ның бүгенге баш мөхәррире), бик тырыш һәм матур каләмле журналистлар Мансур Мортазин, Назилә Сафиуллина, Халидә Минһаҗева килде. Соңгы икесе әле дә булса «Т.Я.»да хезмәт куялар.
Аннары, газетабызны бит редакция штатында утырып эшләүче журналистлар гына түгел, ә районнарда, авылларда яшәп, халыкның рухын, сулышын яхшы тоеп, безгә язып торучы үткен каләмле авторлар да чыгарышты. «Яңа авторлар табыгыз, кызыклы язмасы килә икән, шундук ул кешене – кайда яшәвенә карамастан – эләктереп алыгыз, аңа темалар бирегез, өзлексез элемтәдә торыгыз», – дип өйрәтте Исмәгыйль безне.
Элегрәк, партия, совет, комсомол заманында газета-журналлар «үтә кызыл» язмалар белән шыплап тулган була иде. Укучыга бу кызыкмы? Андый язмаларда «тотып алырлык» тере фикер булмый, алар партия, комсомол документларындагы тезислардан, абстракт сүзләрдән җыелган була торган иде. Совет заманындагы теләсә кайсы газетаны ачып карагыз – анда мәкаләнең исеме үк күңел кайтаргыч сүзтезмәләрдән башлана. Әйтик, «Оста маневр ясап», «Алдынгылар гел алда», «Партия карарларын – тормышка», «Комсомоллар ярышып эшли» кебегрәкләр. Моны кемнең укыйсы килсен, ди, инде!
Исмәгыйль Шәрәфиев исә бездән кеше күңеленә, аңына тиз барып җитәрдәй телдә һәм җыйнак итеп язуыбызны таләп итте. Тел мәсьәләсендә ул чын белгеч иде. Халыкчан, аңлаешлы телдә язарга өйрәтте. Ул синең җөмләләреңне шундый итеп үзгәртә – килешми хәлең юк! Язмалардагы артык «су»ны һич кызганмыйча «сыгып» чыгара иде. Авторлар дигәннән, без «Т.Я.»га дистәләгән авыл, районнар авторларын туплый алдык. Редакциядән миңа әле дә газетаны җибәргәләп баралар, укып торам. Без эшләгән вакытта актив язышкан авторларның язмаларын күрәм дә, бер 15-20 елга кире кайткандай булам – Фәрит Вафин, Абугали Галимов, Мансур Хәсәнов, Җәүдәт Харисов, Миләүшә Хәйруллина, Марс Ахунов, Рөстәм Зарипов, Халисә Шәйдуллина, Әлфинур Галиева, Рәфыйк Шәрәфиев, Фәридә Шакирова, Марат Исхаков, Хәмидә Гарипова, Әминә Мөхәммәтҗанова, Гөлфия Әһлиева, Ягсуп Мортазин, Фәнил Мәүлетов, Миләүшә Нәҗметдинова – болар барысы да халыкның үзе эченнән чыккан, тормышны яхшы белүче кешеләр. Заманында безгә җибәргән хатлары буенча, бик үзенчәлекле, башка берәүгә дә охшамаган каләмле берьюлы ике Миләүшәне – Мамадыш районыннан Миләүшә Хәйруллинаны һәм Себер ягында, Нягань шәһәрендә яшәгән Миләүшә Нәҗметдинованы да иң элек Исмәгыйль күреп алды һәм безгә аларның хатларына игътибарлырак булырга кушты. Күрәм: бүген икесенең дә язмалары күренгәләп тора. Икенче Миләүшә инде пенсиягә чыгып, гаиләсе белән Себердән Чаллы ягына күченеп кайткан. Ә Мамадышның Ямаш авылы Миләүшәсе янына, ничек яши ул, дип, халык бик кызыксынып сорагач, бу 15-17 еллар элек инде, үзем барып кайткан идем. Бик тиктормас, җил тегермәннәре белән булса да көрәшмичә генә яши алмый торган, идеаль дөреслек эзли торган хатын. Шундый холкы аркасында бәлаләргә дә тарыган кеше... Заманында газета укучылар аның язмаларын көтеп кенә торалар иде. Ходай исәнлеген бирә күрсен!..
Менә шундый күп һәм талантлы авторлар тагын кайсы газетада бар?! Әле мин монда күземә чалынганнарны гына санадым, андыйлар һаман да өстәлеп торалар шикелле. Әйтик, интернеттагы язмаларын күреп, Габдулла Исмәгыйлевне редакциягә шылтыратып, үзем тәкъдим иттем. Нинди талантлы, хисле дә, фикерле дә кеше! Шулар янәшәсендә мәрхүм баш мөхәрриребез Исмәгыйль Шәрәфиев тә һаман газетага язып тора гүя: үзе башлап ачкан «Юмор һәм сатира» сәхифәсендә Гали Вәлиев псевдонимы белән кызык-кызык тормыш хәлләрен сурәтләвен дәвам итә! Күрәсең, исән чагында шулкадәр дә күп язмаларын әзерләп калдырган...
Инде профессионаллар дип аталучы авторларны алсак, җилфердәп торган 4 кенә битле газетабызда Исмәгыйль Шәрәфиев никадәр публицистик язмалар бастырып чыгарды! Нинди генә исемнәр юк араларында – Мәскәүдә яшәгән искитмәле язучы, публицист Миргазыян һәм аның абыйсы, дипломат Вахит Юнысовлар, дипломат, тәрҗемәче Йолдыз Хәлиуллин, шулай ук Мәскәүдән философ Әгъдәс Борһанов, үзебездәгеләрдән – акыл һәм фикер иясе, кайнар публицист, язучы, шагыйрь Айдар Хәлим, ачы телле Фәнзаман Баттал, кайнар каләм трибуны Рөстәм Зарипов...
Ә сатирик хикәяләре белән матбугатка бәреп кергән Зөлфәт Хәким! Аның беренче хикәяләре һәм юка гына беренче китапчыгы да нәкъ бездә чыкты. Шул хикәяләреннән, шигырь-җырларыннан үсә-үсә, ул бик яхшы драматург һәм романист булып китте. Бүген инде Тукай бүләге иясе, халык язучысы. Әле санап кителгән авторларыбыздан, кызганыч, күбесе исән түгелләр. Хәер, исән булсалар да, аларның саллы язмалары бүген матбугатта чыга алмас иде дип уйлыйм. Чөнки заман башка. Күп юллар ябылды. Бетте көч, сынды кылыч, Тукаебыз әйтмешли.
«Кайсыбер Кавказ республикалары шикелле үк кискен адымнар ясамадык, ләкин Мәскәүгә үзебезнең дәгъваларны шактый кыю белдерә алдык»
– Менә-менә, нәкъ шул матбугат иреге хакында сорамакчы идем әле. Олырак буын журналистлары еш кына: «Безнең чорда ирек бар иде, хәзер ул бетте», – дип зарлана. Ул вакытта эшләве җиңелрәк идемени?
– Әйе, шулай дияргә була. Без бит 1990-2000 еллар башында азатлык җилләренең шифасын татып калдык. Моңарчы коммунистлар режимы тыеп килгән, ләкин күңелләребездә бер дә сүнмәгән-сүрелмәгән милли хөрлек хисен өскә бәреп чыгарды ул еллар. Әлбәттә, бүген без ул «демократияләшү» дип аталып йөртелгән заманны, шул үзгәрешләр башында торган Ельцин һәм аның тирәлеген еш кына тиргибез. Хаклы да тиргибез кебек, чөнки СССРны таркатып ташлау, илне җилбәгәй җибәрүнең асылында, әлбәттә, бу галәмәт империяне туздыру, көчсезләндерү максаты яткан. Һәм бу гамәлнең артында кемнәр торганлыгын да чамалыйбыз. Әлбәттә, АКШ һәм аның иярченнәре. Аларга, үз лидерлыгын саклап калыр өчен, конкурентларын, бу очракта бик зур һәм ярыйсы ук көчле СССРны көчсезләндерергә, таркатырга кирәк иде. Ләкин «һәр яманның бер яхшысы була» диләр бит әле: шул чордагы буталышлар безгә үз сүзебезне әйтергә, кем әйтмешли, эчне бушатырга, кычкырып, үз хакыбызны даулап калырга форсат бирде.
Дәүләт Советы депутатлары арасына татарның мәнфәгатен яклардай шәхесләр килеп керде. Бер Фәүзия Бәйрәмова үзе генә дә ни тора! Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров, Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Мөхәммәт Галләмов һ.б. берничә шундый акыл иясе милләтнең карап торган маягына, ышанычына әверелделәр. Шуңа күрә дә аларның язмалары, алар белән әңгәмәләр безнең газетада бик еш урын ала иде. Урам җыеннары, митинглар аларга көч өстәп торды. Шул елларда Татарстан һәм башка милли республикалар үзләренә кирәк кадәрле хокуклар яулый алды. (Бүген ул хокуклардан күбесе киселсә дә...) Һәркайсы үзе аңлаганча, үзенә кирәк санаган күләмдә алды, әлбәттә. Ә Татарстан шулар арасында иң куәтлесе иде.
Географик яктан зур булмасак та, татарларның акыл потенциалы һәм хокукый-юридик ягы бик көчле иде. Дөрес, без кайсыбер Кавказ республикалары шикелле үк кискен адымнар ясамадык, ләкин Мәскәүгә, Үзәккә үзебезенең дәгъваларыбызны шактый кыю белдерә алдык. Күплек санда «без» дип әйтүем – гомумән татар халкы дигән сүз. Татарстан һәм гомумән татар халкы, нигездә, бер фикердә, бер сүздә булганга күрә, аның матбугаты да яхшы ук «тешле», кыю, кайнар булып китте ул чорда. Милләтнең абруйлы, фикерле шәхесләре сүзенә халык та колак салды һәм, киресенчә, халык сүзенә – фикер ияләре таянды. Әлбәттә, бәхәсләр дә күп булды.
Менә шул вазгыятьтә «Татарстан яшьләре» фикер алышуның иң кызу мәйданына әверелде, дисәм дә ялгыш булмас. Бүтән басмаларда үтмәгән кыю язмаларын авторлар нәкъ менә безгә китерәләр иде. Бу хәлдә баш мөхәрриребез ачык сүз һәм гадел бәхәс яклы булса да, дәлилсез, буш сүзле авторларга карата талканы коры иде. Орлыкны кибәктән бик яхшы аера белә иде ул. Шәп публицистларны үз янына туплый алды. Ике көннең берсендә редакциябез урнашкан 8нче катта йә Айдар Хәлимнең, йә Туфан Миңнуллинның, йә Мәскәүдән кайтып төшкән Миргазыян Юнысның (ул чагында Мәскәүдә яши иде әле) тавышлары ишетелә, алар туп-туры Исмәгыйль бүлмәсенә кереп китәләр. Аннары безнең кулга, укып-карап, редакцияләп чыгарга дип, язмалары килеп керә...
Менә шул 10-15 ел аралыгында татар матбугаты журналистлары, чү, Мәскәү ни әйтер, теге яки бу үзебездәге түрә ни әйтер, дип, уңга-сулга каранып тормыйча, курыкмыйча яздылар һәм кыю фикерле авторлар белән хезмәттәшлек иттеләр! Беренче чиратта, «милли азатлык» дигән уртак бер темабыз берләштерә иде безне. Монда инде беркадәр эйфория галәмәте дә булды. Алга таба бүтән бернинди дә кысулар, хокукларыбызга кизәнүләр булмас шикелле иде. Ләкин калганы инде күз алдыбызда. Кызганыч, тарих чыннан да спираль буенча бара ахрысы. Бүген инде мин, күптән пенсиядә булсам да, матбугатны, радио-телевидение тапшыруларын һәрвакыт күзәтеп барам. Һәм курыкмыйча әйтәм: бүгенгедәй торгынлыкны, ирексезлекне хәтта совет заманында да күргән булмады! Һәрхәлдә, үзем яшәп калган совет чорында.
Бүген нинди каналны ачсаң да, анда чын, гадел журналистика чыраен күрмисең. Тоташ пропаганда гына. Һава торышын әйткәндә генә дөресен сөйлиләр бугай. Әле анысы да соңыннан дөрескә чыкмый…
«Заман үзгәреп киткәч, журналистлар, иске кысалардан чыга алмыйча, үз-үзләренә бикләнебрәк калды»
– Флюра апа, сезнең заманда цензура нинди иде? Бар идеме ул?
– Мин советлар вакытында газетага эшкә килгән генә идем, СССР һәм партия таралганчы нибары 6-7 ел гына матбугатта эшләп калдым. Совет заманында, һичшиксез, цензура бар иде, көчле иде. Аның барлыгын без аңлы рәвештә белмәгәнбездер дә инде, чөнки үзебезнең башыбызда «...моны язып та торасы юк, барыбер басмаячаклар, ә менә болайрак, йомшартыбрак язсаң, бәлки, чыгар да әле...» дигән сымаграк тоемлау яши иде.
Без бит, ни дисәң дә, «система кешеләре» идек. Системаның кагыйдәләре каныбызга сеңгән иде. Шуңадыр, заманнар үзгәреп киткәч тә, күп кенә кешеләр, шул исәптән журналистлар да, иске кысалардан чыга алмыйча, үз-үзләренә бикләнебрәк калдылар. Ләкин эчендә нидәндер ризасызлыгы, нәрсәгәдер протесты булган кеше яңа шартларга тиз ияләшә. Ул элек яшәгән гомерендә нәкъ шушы шартларны көтеп, зар-интизар булып торган чөнки!
Совет системасы, коммунистлар режимы таралып төшкәч, барлык буалар да диярлек ерылып китте. Фикердәшләр бергә-бергә туплана башладылар. «Т.Я.»га күбрәк шундыйрак каләм ияләре тартылды, дип уйлыйм. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова да бер дә бүтән басмага түгел, нәкъ менә безгә килеп кергән бит. Илфак Шиһаповны да нәкъ менә үз фикере, үз иманы булганга күрә һәм каләменең үткенлеген дә бәяләп, нәкъ Исмәгыйль Шәрәфиев чакырып китерде. Кызганыч, Илфак бездә озак эшли алмады. Аның каравы, соңрак үсеп, танылып китте. Казан аңа иҗатында аякка басарга, үз-үзенә ышанырга этәргеч бирде дип уйлыйм. Бүген мәрхүмнең хатыны Илсөя Бәдретдинованың шундый тансык җырчыга әверелүе дә сәнгатьнең кайнаган урынына бик вакытлы эләккәннәндер дип саныйм. Талантлы кеше барыбер бер өскә калкып чыга бит ул, урыны һәм вакыты туры килсә, бигрәк тә. Равил Сабырны алыйк. Университетны тәмамлап кына йөргән чагында килеп керде ул безнең коллективка. Белемле, фикерле, үзсүзле, хәтта бераз гына һавалырак та. Берничә яшь егет берләшеп, «революция» дә ясап алдылар әле, хәтерлим. Бүген Равил – билгеле драматург, хәтта Тукай бүләгенә дә тәкъдим иттеләр әнә үзен!
Цензура дигәннән. Соңгырак елларда үзебезне никадәр генә ирекле итеп тоймыйк, барыбер күпмедер дәрәҗәдә тыюлар бар иде, билгеле. Әйтик, иң югары даирәләргә тел-теш тидерү дигән нәрсәгә юл куелмады. «Чебен дулап тәрәзә ваталмый» дигән сымаграк инде. Аннары, аларга урынлы-урынсыз тәнкыйть, «таш атулар», Мәскәү тарафыннан болай да гел тиеп торды бит инде ул елларда. Татарстанны мөстәкыйльлек даулавы өчен гел чеметкәләп, каккалап-суккалап тордылар. Без генә җитмәгән идек үзебезнекеләрне тәнкыйтьләргә!..
(Дәвамы бар)
- Флюра Гыйләҗетдин кызы Низамова – 1953 елның маенда Башкортстанның Ярмәкәй районы, Иске Шах авылында туган. Гаиләдә баш бала. Башта Уфа нефть институтында укый, 2 курстан соң аны ташлап, Чаллыга эшкә китә. 1974 елны Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм факультетның татар филологиясе бүлеген 1979 елда тәмамлый.
- Беркадәр Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә эшли, аннары ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, тарих һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. 1984 елны «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша һәм 24 ел буена, пенсиягә чыкканчы, шунда эшли. Язмалары Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева тәхәллүсләре белән басыла. Шигырьләр яза, алар төрле газета-журналларда чыгып килә. Флюра Низамова лаеклы ялда, үзенең туган авылы Иске Шахта яши.