Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Флюра Низамова: «Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм»

«Интертат»ның «Татар журналисты» дигән сәхифәсе кысаларында «Татарстан яшьләре» газетасында чирек гасырга якын эшләгән, кыю язмалары белән танылган журналист Флюра Низамова белән әңгәмәбезнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Флюра Низамова: «Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм»
Фото: Флюра Низамованың шәхси архивы, дизайнер - Светлана Щеглова.

«Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм»

– Флюра апа, Сез эшләгән дәвердә тәнкыйди язмалар күп чыккан, халык нәкъ шуларны көтеп алган, дип тә әйтәләр.

– Әйе, көчебез җиткәннәргә – район түрәләренә, хуҗалык рәисләренә, кул астындагы кешеләрне рәнҗеткәннәргә карата тәнкыйть мәкаләләре шактый күп чыкты. Үзем шәхсән шундый берничә хат буенча командировкага барып яздым. Берсе колхоз рәисенең халыкны рәнҗетүе турында иде. Фактлары расланды. Исемләп, районын-авылын күрсәтеп язып чыктык. Дөрес, ул рәисне эшләгән урыныннан алдылар да, озакламый күрше авылга хуҗалык җитәкчесе итеп утырттылар. Нишлисең, янә шул сүз – система! Ә система үзен-үзе саклый һәм яклый.

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе коллективы. Флюра Низамова – уң яктан икенче.

Фото: © Рамил Гали

Икенче хат бер район җитәкчесенең хатын-кызлар белән «шаяруы» турында иде. Хатыны, гаиләсе була торып, үзенә ошаган бер яшь кызны аның туеннан урлап алып китүе, үзенең сөяркәсе ясаганлыгы хакында иде бу хат. Аноним хатлар тикшерелми, дигәнгәдер инде, хат конкрет бер авыл кешесенең исеме куеп язылган. Ләкин ул мескен апаның хатка катнашы юк булып чыкты, ә менә хаттагы фактлар чынлап та дөрес иде. Район җитәкчесе, хәзергечә әйтсәк, глава, билгеле инде, минем белән очрашырга теләмәде. Казанга кайткач, аңа шылтыратып әйттем: әлбәттә, бу – четерекле, шәхси эшегез, гыйшык-мыйшык эшләрендә, кем әйтмешли, хөкемдар булуы кыен, ләкин язманы чыгарабыз, исемнәрегезне күрсәтмичә генә, дидем. Шулай булганда да, район халкы аны таныды бит инде! Нәтиҗәсе булдымы, дисәгез, тагы «юк» дип әйтә алам. Ул җитәкче әле тагы озак еллар үз вазифасында калды. (Әле менә күптән түгел мәрхүм булып киткән...) Күрәсең, мораль кимчелекләр генә хакимият системасында әллә ни зур гөнаһка саналмыйдыр инде. Әлеге дә баягы, система! Ләкин бу очракта язманың чыгу-чыкмавыннан да бигрәк, безнең баш мөхәррирнең шушы хат эзеннән журналистны командировкага чыгарып җибәрүе – үзе хикмәтле бит әле!

Иманым камил: бу хат бүтән бер басмага адресланган булса, мөгаен, эш журналист эзләнүенә хәтле барып җитмәс иде. Йомыла да куела бит инде. Баш мөхәррирнең намусына кала инде ул. Сер түгел, мөхәррирләрнең дә төрлесе очрый бит: теге җитәкче белән үзара гына килешенеп, шуңардан файда ясарга маташулар да булгалый... Ә безнең мөхәррирнең таләбе бер генә була торган иде: дәлилләрегез бармы, алар ныклымы, ныклы булса – язманы чыгарабыз. Юк икән, бигайбә.

Суд юлларында да йөрергә туры килгәләде. Алай да, мин үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм. Чөнки күбрәк мәдәният, сәнгать темаларына яздым. Гаделлекне торгызып йөрүче бездә ул – Фәүзия Бәйрәмова иде инде! Өендә ире, ике баласы була торып та, гаугалырак хатларны сайлап ала да, сәгате-минуты белән билгеле адреска чыгып та китә. Кайтып та җитә һәм, гаеплеләрне фашлап, язмасын язып тапшыра. Ә халык, әлбәттә инде, рәнҗетелгәннәр яклы, укучы сөенә! Шундый язмаларга бәйле рәвештә, газетаның даны да нык тарала. Гомумән, безнең илдә халык һәрвакытта да яклаучы эзләргә мәҗбүр ителгән. Русиянең электән үк килә торган кара чапаныдыр инде ул – законнарның гади кешене якларга көче юклыгы. Һаман шул, урысча әйтсәк, телефонное право, административ ресурс – кем өстәрәк утыра, шул җиңүче...

«Тәнкыйтьне яки хуплауны үз зәвыгыңнан чыгып язасың»

– Сез алмашка килердәй талантлы, яшь журналистларны җәлеп итеп кенә калмыйча, алар белән бергә эшләгәнсез. Аларны да искә төшереп узсак, урынлы булыр.

– Соңрак елларда без бер бүлмәдә, кара-каршы утырып эшләгән яшь журналистлардан Гөлнара Сабирова, Лилия Сөнгатуллина да бик булдыклы булып чыктылар. Командировкага баралар-кайталар. Тиз язалар. Минем сымак материалны озаклап әвәләп йөрмиләр. Эшлеклеләр, уңганнар! Юкка гынамы, нәкъ менә алар бүген үзләре газеталар нәшер итүче җитди журналистлардан: Гөлнара – «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире. Аңа кадәр шул газетаны ничә еллар буена «кулында» Миңназыйм Сәфәров тотты, ул да – «Т.Я.» да озак кына еллар тәҗрибә туплап киткән, акыллы, зәвыклы журналист! Өченчесе – бүген «Ясминә», «Безнең авыл гыйбрәте», тагы берьюлы берничә газета чыгаручы Лилия Сөнгатуллина. Шулай ук «Т.Я.» мәктәбен үткән шәп егет Раиф Усмановны искә алмыйча ярамый: ул – бүген күп тиражлы «Ирек мәйданы» газетасының баш мөхәррире, хуҗасы. Барысы да – яшьләр газетасында чыныгу алган, каләм чарлаган журналистлар! Димәк, «Татарстан яшьләре»н үзенә күрә бер журналистлар мәктәбе дияргә дә ярыйдыр.

Флюра Низамова – 1нче рәттә, уң яктан 2нче

Фото: © Фото: tt.wikipedia.org

Ә минем җитәкләгән бүлегем әдәбиятка, сәнгатькә карый иде. Театрлар, концертлар, артистлар – менә болары минеке иде инде! Анда да тәнкыйтьлисе нәрсәләр җитәрлек. Тәнкыйтьне яки хуплауны үз зәвыгыңнан чыгып язасың. Ул субъектив булырга да мөмкин. Ләкин кайда бар соң ул объективлык дигәне? Мисалга, берәр төрле җыр конкурсы уза, ди. Жюрида танылган җырчылар утыра. Күбесе – кайсы да булса берәр уку йортында укыта, профессорлары бар, доцентлары. Ләкин ничә карама, аларның һәркайсы йә үзенең якташын, йә үзенең укучысын алга өстери, беренче урыннарны бирергә омтыла. Кайда монда объективлык? Шуларны ачыктан-ачык әйтеп язгач, мин кемнәрнеңдер дошманына әйләнәм инде...

Берзаман, үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, шундый тәнкыйди язмалар белән җырчыларга Искәндәр Сираҗи ябырыла башлады. Ул да – кайчандыр «Татарстан яшьләре»ндә эшләп киткән журналист. Хәер, элегрәк елларда аның эшләп китмәгән басмасы калмады да бугай инде. Үз газетасын ачкач кына бераз басылды шикелле... (Үпкәләмәсен. дусларча гына көләм!) Бүгенге вазгыятьтә, дәшми кала алмавы аркасында, тагы кыен хәлгә юлыккан, дип ишетәм. Исән котылсын иде инде. Илһам абый җырлаганча, «заманалар авыр, еллар ябык» шул...

– Хәзер лаеклы ялда булсагыз да, матбугатны күзәтмичә калмыйсыз икән.

– Бүген миңа сәнгатьне аңлап, ә кирәк икән, бик шәп итеп тәнкыйтьләп язучы журналистлардан Рузилә Мөхәммәтова бик ошый. Ә бит тәнкыйтьләп яки мактап язар өчен дә шушы сәнгатьнең эчендә кайнарга кирәк. Рузилә театр сәнгатен яхшы белә, дип саныйм, шуңа күрә тәнкыйте дә урынлы. Рузилә мисалында болай дип әйтер идем: журналист һәр нәрсәгә дә шикләнеп, ышанмыйчарак карый белергә тиештер!

«Исхакый әйткән инкыйраз шушы буладыр инде»

Ул вакытларда газета-журналлар бик зур тиражлар белән чыккан. Хәзер исә интернет заманы. Җитмешенче-туксанынчы еллардагы укучылар укымышлырак идеме әллә?

– Әйе. Кайсыдыр мәгънәдә укымышлырак иде алар, минемчә. Илдәге гомум-белем бирү системасы төзек иде. Укытучылар бик яхшы әзерлекле булган, дип саныйм. Менә, минем мәктәбемне алыйк: Башкортстанда татар авылы мәктәбен тәмамлап, әле 8нчене бетергәнче гел татарча гына укып, урысчаны бары тик 9-10 сыйныфларда гына ныклап үзләштереп, күпме бала югары уку йортына керде! Мин үзем дә – шуның ачык мисалы. Мәсәлән, безнең сыйныфтан 22 укучының 8е вузга кергән. Тагын күпмеседер техникумнар тәмамлаган. Бу бит – белем бирүнең кимәле турында сөйли торган факт. Ә бүген нишлиләр: күрше авылда тулы урта мәктәп бар, әмма кайсыбер елны анда 10нчы сыйныфка калучылар булмый да. 9 сыйныфны укып бетерәләр дә, тизрәк шәһәргә китеп, берәр һөнәри көллияткә керәләр, барысына да тизрәк һөнәр алырга да акча эшли башларга кирәк! Бүгенге балалардан сорасаң, Беренче генә түгел, Икенче Бөтендөнья сугышы кайчан башланганны да белми алар. Кем ул Сталин, кем ул Ленин, Ельцин, алар тарихка нинди гамәлләре белән кереп калган – белмиләр. Боларга тарих дәресе кермиме икән әллә, дип уйларсың.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Татар әдәбиятын, телен белми дә белми инде алар. Чөнки укыту, тәрбия эшләре гел урысчага күчеп бетте. Без үскәндә, китапка, матбугатка тартылу бик көчле иде. Авылларда 10-15шәр газета-журнал алдырткан гаиләләр очрый иде. Ул заманда халык матбугатка сусаган иде, миңа калса. Интернет, гаджетлар юк иде әле.

Ни дисәң дә, татар халкының үз телебездә укый-яза белүче өлеше күбрәк авылда яши дип саныйбыз бит инде. Һәрхәлдә, 20-30 ел элек бу әле шулай иде. Ә бүген карагыз: авыллар картаеп бара, анда яшьләр, балалар бик аз. Булганы да башлыча урысча укый, урысча фикерли, чөнки балалар бакчасыннан ук алар белән урысча гына аралашалар, урысча укыталар. Үз авылдашлары, татар тәрбиячеләре һәм укытучылары шөгыльләнә бит, югыйсә. Нишләсеннәр, «өстән» шулай кушылган. Һәрхәлдә, Башкортстанда бу шулай.

Бездә хәзер бала-чага урамда да бер-берсе белән урысча сөйләшә, урысча уйныйлар. Кәгазь матбугатны алар танымый да диярлек, барысы да интернетта утыралар. Ярый, бәлки, аларның бер өлеше электрон матбугатны укыйдыр, дисәң, анысына да шикләнәм: татарчаны болай да белмәгән яшь кеше электронны татарча укымый да укымый инде ул! Икенче фактор – икътисадый тотрыксызлык. Халык ничек акча эшләп табарга белми, авылларда эш бигрәк тә юк. Шулай булгач, яшьләр авылда бөтенләй дә калмый диярлек. Ә шәһәр – ул инде урыс дөньясы. Исхакый әйткән инкыйраз шушы буладыр инде.

«Сирәк булса да, сатлык журналистлар да очрый»

Тагын бер проблема – матбугат чараларының акча эшләү мәсьәләсе. Алар бүген акчаны төрлечә эшләп табарга мәҗбүрләр. Заказ буенча язу, мәсәлән. Ә Сезнең заманда ул ничегрәк иде?

– Әгәр сүз теге яки бу басманың үз бухгалтериясе турында бара икән, ни әйтә алам: газета яки журнал дәүләт учреждениесе-мөлкәте булса, аңа дәүләт акчаны бюджеттан бирә инде. Аңлашыла ки, бер дә артыгын бирергә ашкынып тормый. Җитмәгәнен басма үзе юнәтә, реклама беләнме, хәтта заказлы, ягъни түләүле язмалар ярдәмендәме... Ә «Татарстан яшьләре» баш мөхәррир булып Исмәгыйль Шәрәфиев эшли башлагач акционерлашты. Ул хөкүмәттән акча алмыйча, үз көнен үзе күрә башлады, дәүләткә салым гына түләп, калган керемен үз файдасына тота иде. Бухгалтерия нечкәлекләрен белеп бетермим, әмма шунысын беләм: һәр ел ахырында янга калган акчадан журналистларга фатирлар сатып алып бирү мөмкинлеге туды. Һәм газетабыз безнең барыбызны да фатирлы итте. Редакциядә озаграк эшләгәннәр хәтта икенче тапкыр фатир алды. Шәхсән мин үзем дә.

Исмәгыйль Шәрәфиев – уң яктан беренче

Фото: © Рамил Гали

Хезмәт хаклары да бүтән басмаларныкы белән чагыштырганда ярыйсы ук югарырак иде. Кыскасы, күбрәк табыш аласың килә икән, яхшырак эшләргә, газетаны укылышлырак итәргә тырышырга бер стимул барлыкка килде. Ә бюджеттагылар бит алар ничек эшләсә дә билгеле бер күләмдә ала хезмәт хакын. Аерма менә шунда. «Заказ буенча язу» дигәнне мин шулай гына аңлата алам. Халык күңеле заказы буенча.

Дөрес, сирәк-мирәк, түләүле язмалар да булырга мөмкин. Алары күбрәк рекламага карый инде. Сирәк булса да, сатлык журналистлар да очрый. Берәр акчалы кешене халык күзендә матур итеп күрсәтү өченме, йә булмаса берәр гаепле түрәне бәладән йолып алыр өченме – сәбәпләре төрле була ала – шул бай кешедән үз кесәсенә акча алу исәбенә язган кешеләр дә булгалый. Шундый берәүне белә идек. Район башлыгын аклар өчен язмалар бастырып, аны хәтта автомобильле булган, дип тә сөйләделәр. Элек бездә эшләп алган, ә ул вакытта бүтән газетада эшли иде ул. Күптән булган хәлләр. Ә бүген исә андый акчалы заказлар күбрәктер, дип уйлыйм. Үзен мактатасы, югары вазифаларга утырасы килгәннәр күп бит алар. Андыйлар өчен бүген газета, журналларда күренүнең бер кыенлыгы да юктыр. Акча барысын да җиңә. Сату-сатылу заманы бит хәзер. «Җәмәгатьчелек фикере» дигән нәрсәнең кирәге бетте. Сайлауларның да гаделлегенә өмет итүе кыен хәтта...

«Сәнгать, әдәбият өлкәсендә тәнкыйть хәзер юк дәрәҗәсендә»

Флюра апа, Сез сәнгать, театр, җыр эстрадасы хакында күп язгансыз. Шул исәптән, тәнкыйтьләп тә. Тәнкыйтькә үпкәләп йөрүчеләр яки янаучылар да булмый калмагандыр, дөньяда нинди генә кеше юк бит...

– Алай куркытып, янап йөрделәр дип әйтә алмыйм, ә менә астан гына, үч итеп, төрле сүзләр ишеттерүчеләре булды. Татар җыр эстрада сәнгате коммерцияләшә башлагач, шактый ук тозсыз, зәвыксыз текстлар, шырдый-бырдый гына көйләр күбәеп китте. Чөнки сәнгать советлары бетерелде, җырның орлыгын кибәктән аерып ала торган «иләк»ләр юкка чыкты.

Бу, әлбәттә инде, авторларга тулы ирек бирде. Кем ничек булдыра ала, шулай яза, җырчыларга җырын сата, кыскасы, акча эшли. Мондый талымсызлыкка безнең баш мөхәррирнең җаны бик көя иде. Үзе ишеткән берәр яңа «чидибр»ны (мин уйлап тапкан термин – «шедевр» сүзеннән үзгәртеп!) яздыртып ала да, безгә тыңлата, йә текстын укып күрсәтә. «Языгыз әле менә шушыларны камчылап!» – ди. Һәм мин язам, чөнки үземнең дә шундый җырларны тыңлый-тыңлый, ачуым кайный иде. Күбесенең авторларын да белмим, чөнки радиодан тапшырганда, авторлар исемен әйтеп тә тормыйлар бит.

Берсендә шулай әниләр турындагы бер җыр текстын нык кына «ботарлап» ташладым. Баксаң, моның сүзләренең авторы үзебезнең «Идел-пресс» бинасында, бер журналда эшләп йөрүче ханым икән. Аның үче миңа гайбәт булып кире кайтты. Бервакыт миңа, редакция адресына, Арча ягыннан аноним, ягъни исемсез хат килеп төште. Анда болай дип язылган: фәлән-фәлән журналист хатын, Арчага кайткач, Сезнең хакта гайбәт сөйләп йөрде. Ул Сезне песиләр асраучы, песи исенә баткан, дип хурлады, диелгән. Бу хатның авторы эче пошканнан язган бит инде, яраткан газетасының шактый ук билгеле журналистны хурлатасы килмәгәннәдер. Шуннан инде мин җыр авторы булган теге хатын белән әрләшеп йөримме, нервы бозып?! Юк, әлбәттә. Көн саен диярлек йә лифтта менгәндә, йә ашханәдә күрешеп торабыз – исәнләшеп узам. Ул бүген үзен зур шагыйрәгә санап йөри бугай, китаплары чыккан. Язучылар берлегенә дә кергән. Ләкин аңа карап кына барыбер дә зур шагыйрь була алмаган, җиңел-җилпе җыр текстлары әвәли...

– Ә менә Сезнең һәр шигырегез – шедевр! Кайчан яңасы чыгар икән, дип көтеп торам һәрчак. Ә чыккач, йотлыгып укыйм...

– Мин үземне шактый гамьле, уйлы һәм мәгънәле шигырьләр язам, дип саныйм. Гәрчә бу – мактану кебегрәк яңгыраса да... Әмма берлекләргә кереп, ниндидер мактаулы исемнәр артыннан кууны кирәксез эшкә саныйм. Пушкин әйткән бит: «Ты сам свой высший суд, всех строже оценить умеешь ты свой труд», – дип. Әлбәттә, үз-үзеңә карата кырыс, гадел хөкем чыгару һәркемгә дә бирелмәгән. Бусы да талантка бәйле.

Гомумән, сәнгать, әдәбият өлкәсендә тәнкыйть хәзер юк дәрәҗәсендә. Әйтик, иң төп әдәби журналыбызны ачсак та, анда чын, сыйфатлы, гадел тәнкыйть мәкаләләре бик сирәк күренә. Әллә заманы шундый, әллә әдәбиятның асылын аңлап язардай тәнкыйтьчеләргә кытлык зур – сәбәпләре миңа караңгы. Кайчагында язарга кул кычытып куя куюын... Авыл мәшәкатьләре белән тагы онытыла.

Мәдәнияттән тыш, тагы нинди темалар якын Сезгә?

– Сәясәт, милләт тормышы-язмышы. Тарих. Икътисад. Әлбәттә, яшьләр газетасы – чын сәяси яки икътисадый басма түгел, ул – иҗтимагый-популяр газета һәм анда фәннилеккә дәгъва иткән «авыр» язмалар сыеп бетә алмый, моның ул кадәрле үк кирәге дә юк. Иң мөһиме – барлык даирә укучысы да аңлый торган телдә, гади итеп язарга кирәк. Шулай булган хәлдә дә, күп нәрсәләрне беркадәр фәлсәфи кимәлдә шәрехләп язып була. Нинди генә теманы алма – кешеләрнең үзара мөнәсәбәтенме, иген үстерүченең, фермада сыер савучының хезмәтенә бәянеме, мәктәп системасынмы, халыкны торак белән тәэмин итүнеме... Саный китсәң, меңләгән шундый эреле-ваклы теманы аерып чыгарырга була, һәм һәркайсын да мең төрле итеп язарга да була. Һәр темада да кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, еш кына дәүләт белән кеше арасындагы аңлашу яки тартышу ята.

Тема дигән нәрсә бик шартлы ул. Әйтик, сугышта һәлак булганнарның истәлеген хөрмәтләү дигән бер мәүзугъ. (Мәүзугъ – тема, гарәпчәдән). Волгоградта барыбызга да билгеле атаклы хәтер комплексы бар. «Мамай курганы» дибез. Гәрчә атамасы Алтын Урда заманындагы гаскәр башлыгы булган Мамай исеменә бәйле булса да, монысы инде онытылган, бары ХХ гасырда, 1967 елда бугай, корылган истәлек комплексын гына белә халык. Шул курганны, Волгоградтан үтешли, ике тапкыр барып караганым бар. Беренче тапкырында, әле Уфада укыганда, бик яшь чагымда күреп тетрәнгән идем. Ватан-Ана сыны... Кылычын болытларга хәтле күтәргән галәмәт зур таш һәйкәл. Бу комплекска ничәмә-ничә меңме, миллионмы тонна таш сыйган – уйларга да куркыныч! Ә инде икенче тапкыр, Казан университетын тәмамлап, эшләп йөргән елларымда баргач, мин бернинди тетрәнү дә кичермәдем, бары тик ниндидер үкенү, уфтану, ризасызлык тойгысы гына калды күңелдә. Чөнки инде фикерләвем башка төрле, ил дә башка, мин дә башкачарак уйлыйм. Һәрдаим кемгәдер кылыч болгап, куркытып торучы дәүләт символы булып күренде ул сын миңа. Шундыйрак рухтагы мәкалә дә, шигырь дә яздым. Берничә юлын гына китерим:

«Корылган… Төзелгән... Сүтмәгез.

Хәтерне читләтеп үтмәгез...

Тик һаман сын ясап, таш куеп,

Күңелегез катмасын таш булып!

Бу зурлык, бу колач, бу кылыч –

Бу – Ватан-Ананың эшеме?

Таш түшәп биеккә омтылыш –

Бу – бөек халыкның эшеме?»

Мамайда йөргәндә, көрсенеп,

Мин хәтер-уй белән киңәштем...

Онытылган батырлар бар анда,

Шуларга мин хәер өләштем...»

– Халык ничек кабул итте?

– Әлеге шигырем һәм язмам чыккач, миңа укучыларның бер өлеше ябырылды, ә берише, киресенчә, мине хупладылар. Гавамның күпчелеге яссы гына фикер йөртә бит ул. Янәсе, сугышта һәлак булганнарның рухын рәнҗеткәнмен... Ә ул комплекс нинди идеягә корылган – бары тик корбаннар рухына баш июгә, аларны хөрмәтләп искә алуга гынамы? Шулкадәр дә зур акчалар түгеп – ул бит әле синең белән минем дә акчам! – корылган бу галәмәт зур, котчыкмалы дәү комплексның төп идеясе – шул Ана сыны болгаган кылыч түгелме соң? «Якын киләсе булмагыз, үтерәм-бетерәм!» түгелме? Тирәннәнрәк уйларга акылы җитмәгәннәр белән бәхәсләшү – үзе үк ахмаклык. Бүген без тагын шул иске идеологиягә әйләнеп кайттык. Әйләндереп кайтардылар. Нәтиҗәләрен үзебез күреп торабыз…

«Кызганыч, бездә икътисадый яктан төпле итеп уйлый белүче журналистлар юк дәрәҗәсендә»

– Уйландырдыгыз әле Сез мине.

– Тема дигәннән, мине бүген иң кызыксындырганы – Русия дәүләтенең җиргә, авылга, халыкка мөнәсәбәте. Авылларның бетүе бит ул үзеннән-үзе генә бара торган процесс түгел. Дәүләт моңа чик куярга теләми, минемчә, хикмәт әнә шунда. Ә киресенчә, хәтта шулай булуын тели дә кебек. Кечерәк фермаларны кысу, алар янәшәсендә дәү-дәү агрокомплекслар, мега-фермалар төзү белән мавыгу – әнә шуның билгеләре. Акылы һәм намусы камил булган журналистлар, проблеманың асылына төшеп, менә шуны язарга тиешләрдер, минемчә. «Фәлән мега-фермада фәлән мең баш сыер фәлән мең тонна сөт бирә. Ур-ра, сөткә кытлык булмаячак. Алга барабыз!» – дип түгел, ә шушыңа охшаш процессларның төбендә ни ятканын аңларга тырышып: иң беренче чиратта кемгә файдалы бу? Авыл фермалары һәм вак фермерлар шушы көндәшлекне күтәрә аламы? Авыл җирендә фермалар да бетсә, тагы нинди эш кала һәм шушы вазгыятьтә, гомумән дә, авылларны ни көтә?! Авылга тамыры бәйләнгән милләтне ни көтә?

Кызганыч, бездә икътисадый яктан төпле итеп уйлый белүче журналистлар юк дәрәҗәсендә. Ә бит юкка гынамыни, акыллы галимнәрнең шундый фикере бар: журналист дигән профессия гомумән дә юк ул, диләр. Яшь кешенең бер төпле, нигезле профессиясе булырга тиеш, икътисадчымы, архитектормы ул, йә булмаса, сәнгать белгечеме, ә журналистика – шуларга өстәмә бер һөнәр генә ул.

Юкка түгелдер, техник белеме булмаса да, һичьюгы, филология бүлеген тәмамлаган кешеләрдән яхшы журналистлар чыга. Чөнки андыйларның шул бер булса да нигезле, база филолог белеме бар. Әлбәттә, монда инде иң беренче чиратта телне тирәнтен белү, журналистиканың инструментын куллана белү дигән нәрсә алга чыга. Тагын шунысын да әйтим: игътибар итсәгез, хәзер күп кенә техник белем бирүче факультетларда берочтан журналистлыкка да өйрәтәләр. Андый белем алган яшьләр, бер таррак өлкәне яхшырак белгәнгә күрә, нәкъ шул өлкәне тирәнтен аңлап яза алырдай яки телевидение, радиода шул өлкәне шәрехләүче вәкаләтле журналистлар булып чыгалар.

– Журналистика һөнәрен тагын ничек тасвирлар идегез?

– Гомумән, журналистика ул – күп чырайлы һөнәр. Берәүләр спортны яхшы белеп яза яки сөйли, икенчеләре – сәнгать өлкәсен, өченчеләре – җирне, авыл тормышын һ.б. Ниһаять, безнең халыкта да хәзер бер аерым өлкәгә яки һөнәргә багышланган газеталар дөнья күрә башлады. Махсуслашу, ягъни мәсәлән. Әле матбугат каталогын карап утырдым да, шундый берничә газета һәм журнал исемнәренә игътибар иттем. Бар дингә багышланганнары, бар аш-суга, тарихка йә булмаса ир-хатын, гаилә мөнәсәбәтләренә баглылары.

Аннары, журналистиканың үз жанрлары да төрле һәм күп бит. Репортаж алып кайтып язганы гына да журналист аның, яңалык җыеп утыручысы да. Аларга үз фикерен белдерү мәҗбүри дә түгел, чөнки жанр үзе шулай таләп итә. Бар әле тагы редакциядә утырып кына, хатлар эшкәртүче журналистлар. Халыктан килгән хатларны эшкәртү, ягъни, кыскарту, җөмләләрне җыйнаграк һәм төгәлрәк итеп үзгәртү – үзе бер осталык таләп итә. Һәр басманың үз стиле була, андый журналистлар шул стильне яхшы тоеп эшлиләр, гадәттә.

«Т.Я.» да Исмәгыйль мондый эш бүленешенә үк барып җитмәде җитүен, ул һәркайсыбыз да барысын да эшләргә тиеш, дигән таләп куйды. Ягъни, хатлар да эшкәрт син, командировкага да чыгып йөре, берәр төрле үз рубрикаңны да алып бар... Минемчә, мондый тәртиптә эшләү журналистны талкый, көчен ала. Һәркемнең үз сәләтенә, мөмкинлегенә карап, эше дә үзенчәрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Шулай булганда аның көче дә файдалы сарыф ителәчәк.

Ә инде жанрларга кире кайтсак, мин башлыча үз фикеремне яза торган журналист идем шикелле. Бу инде публицистикага якынрак. Стильгә килгәндә, ул минем үземнеке генә булган хәлдә дә, газетаныкына һәм Исмәгыйль Шәрәфиевнең стиленә «тугандаш» булып чыга иде. Стиль бик мөһим нәрсә бит ул. «Татарстан яшьләре»н ни өчен халык яратып алдырта, укый һәм безгә языша иде дигәндә, әнә шул «стиль» дигәне дә бик зур роль уйнагандыр дип беләм. Бер укучыбыз үз хатында болай дип бәя биргән иде газетага: «Татарстан яшьләре» ул – кыздырган көнбагыш кебек – үзе вак, бәләкәй генә, ә ашап туеп булмый!»

«Дөньяны кирегә таба үзгәртеп булмаячагына борчылып, үз-үзебезне эчтән ашауның мәгънәсен күрмим»

Ничек уйлыйсыз, бүгенге электрон гаджетлар, компьютер, интернет заманында кәгазь, басма матбугат исән кала алырмы икән?

– Басма матбугатның, күп булса, тагын 20 еллап гомере калгандыр дип уйлыйм. Ничек кенә теләмәсәк тә, чынбарлыктан качып булмый. Бу «алгарыш» дигән зәхмәт барыбер үзенекен итәчәктер. Гәрчә алгарыш, ягъни прогресс дигәннәре асылда АРТКАрыш, регресс булса да. Алай да, һәр күренеш, һәрбер мода тора-бара кире әйләнеп кайткан шикелле, кәгазь матбугатка мода да, вакытлар узгач, әйләнеп кайткалап торыр, дип уйлыйм.

КДУның Татар халык хоры. 1978 ел. Флюра Низамова – 3нче рәт, уң яктан 2нче

Кулга тотып укый торган газета, журналлар, борынгы заманның үзенчәлекле, матур кием-салымы шикелле, аерым бер зыялылар гавамы гына үрелә ала торган затлылык билгесе кебек булып калыр, бәлки. Китаплар да шулай. Тагын бер 50 елдан соң букинистлар безнең заманда чыккан китапларны, журналларны, тузып бетмәсә йә яндырылмаса, бәлки, газеталарны да, кыйммәтле тәңкәләрне эзләгәндәй, эзләп йөрерләр әле.

Нишләтәсең, тизлек заманында һәм мәгълүмат ташкыны заманында яшибез. Күп нәрсәләр төймәгә бер басу белән ачыла һәм шулай ук тиз онытыла да. Кешенең баш мие, акылы, күзе, игътибары да, заманча уңайлыкларга ияреп, ялкаулана бара һәм, ни хикмәт, тизрәк таушала да, минемчә. Әзергә-бәзерлек. Башыңны эшләтмичә генә мәгълүмат табу, кушу-тапкырлауны да төймәгә басып кына башкару – болар бүгенге заман кешесенең баш миен робот функциясенә тартым итәдер дип уйлыйм.

Мин бүген, тик торганнан, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тукай, Такташ, Хәсән Туфан шигырьләрен ятлый башладым. Пушкинның 30лап шигырен беләм, күбесе – яңарак кына ятлаганнары. Бу үзенә күрә бер тренинг. Һәм, билгеле инде, яңа белемнәр, тәэсирләр, яңа фикерләр дә өсти. Хәтерем начарлана, дип зарланучыларга бик киңәш итәм минем тәҗрибәгә иярергә...

Дөньяны кирегә таба үзгәртеп булмаячагына борчылып, үз-үзебезне эчтән ашауның мәгънәсен күрмим. Ачыргаланудан файда юк. Һәр яңаның бер файдалы ягын таба белергә өйрәник. Кешелек әлеге электрон ялкаулыкның чигенә килеп җиткәч, кеше үзе физик яктан зәгыйфьләнеп, үрчи алмый башлау дәрәҗәсенә килеп терәлгәч, тормыш өр-яңадан, нульдән башланырга да бик мөмкин. Һәрхәлдә, шуңа таба бара. Җирнең, һаваның, кояшның, тереклекнең, ахыр килеп, игелеклелекнең (нинди озын, әмма бик тә мәгънәле сүз!) кадерен белергә безне, өйрәтсә, инкыйраз гына өйрәтә аладыр, мөгаен.

«Авылдан да рәхәтрәк, җанга авылдан да якынрак урын юк сыман»

– Флюра апа, Сез бүген туган авылыгызда яшәп ятасыз. Казан, мондагы татар мохите, дуслар сагындырмыймы?

– Ни гаҗәп, юк, сагындырмый. Чөнки алар барысы да үткәндә калды. Бүгенге Казан үзе дә без яшәгән, без белгән Казан түгел бит инде. Мин аны күбрәк телевизордан карап торам, татар мәркәзенең үсүенә, матурлануына сөенәм, горурланам. Виртуаль рәвештә генә булса да шунда яшим дә кебек әле. Бик сагынганда барып кайтырга да була. Дөрес, 2017 елны Бөтендөнья татар конгрессы делегаты буларак барганымнан соң, бүтән барган юк әле.

Интернет, телевидение аша бүгенге буын яшьләренең шактый ук дәрәҗәдә татарлыкка борылулары, аларда бернинди дә комплекслар юклыгы, шул ук «Калеб» яңа буын җыены, «Адымнар» мәктәпләре, яңа радиолар, балалар телевидениесе ачылу, яшь сәнгатькәрләрнең бергә туплануы, «ТНВ»дагы кайбер яңа проектлар, район җирлекләрендә яңа театрлар барлыкка килүе (Буа, Әтнә театрлары, Актанышта Дәүләт ансамбле һ.б.) – болар татарның матур киләчәгенә өмет уята.

Ә инде авылда яшәвемә килгәндә, миңа шушыннан да рәхәтрәк, җанга моннан да якынрак урын юктыр сыман. Авылда туып үскән һәр татар кешесе шәһәрдә төпләнеп калса, гомере беткәнче авылны сагынып яши бит ул. Казанда торганда авыл, тавыбыз, урман, туган йорт бик еш төшемә кереп йөдәтә иде. Шул сагыну билгесе булгандыр инде. Мин тормышымның бер зур циклын тәмамлап, соңгысына кайтып төштем. Һәм ул туган нигеземдә дәвам итә. Физик яктан авыл тормышы җиңел булмаса да, рухи яктан бик рәхәт. Кышын кар көрим, мунча ягам, чаңгыда йөргәлим, җәйләрен тау битендә җиләк җыям, бакча утыйм, яшелчә үстерәм, көзен гөмбә җыям, шуларны тозлыйм. Бик күңелле! Иң мөһиме – тәрәзәдән карасаң да, ишегалдына чыксаң да, һәр тарафта күңелгә якын, бала чагыңнан ук таныш сурәтләр – тавы да, урманы да, елгасы да – барысы да үземнеке.

Гомумән, кеше – җирдә, табигатьтә яшәргә тиешле җан иясе инде ул. Ләкин бая әйткән каһәр суккан алгарыш кешелекнең табигый яшәешен боза, шәһәрләрне үрчетә, комсыз корпорацияләр бандасы халыкны җирдән суырып алып, шәһәрләргә куып кертә, бәхетсез итә. Шөкер, безнең буынга әлегә авыллар җитә. Әгәр дәүләт бабай да, акылына килеп, авылларга арт ягы белән түгел, ә йөзе белән борылса, милләтебезнең гомере озаер, дип өмет итик.

  • Флюра Гыйләҗетдин кызы Низамова – 1953 елның маенда Башкортстанның Ярмәкәй районы, Иске Шах авылында туган. Гаиләдә баш бала. Башта Уфа нефть институтында укый, ике курстан соң аны ташлап, Чаллыга эшкә китә. 1974 елны Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм факультетның татар филологиясе бүлеген 1979 елда тәмамлый.
  • Беркадәр Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли, аннары ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, тарих һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. 1984 елны «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша һәм 24 ел буена, пенсиягә чыкканчы, шунда эшли. Язмалары Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева тәхәллүсләре белән басыла. Шигырьләр яза, алар төрле газета-журналларда чыгып килә. Флюра Низамова әле лаеклы ялда, үзенең туган авылы Иске Шахта яши.
Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    шигырен куйгансыз, җырын да куясы иде - бик матур җырлый бит ул
  • 2 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Флюра афәрин! И рәхәтләнеп укыдым да инде!
  • 1 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Флюраның Балык бистәсе районының бер авылындагы мәктәп директоры турында "Зәңгәр директор" дигән язмасы да зур шау-шу тудырган иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100