Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Флера Сөләйманова хөрмәтенә Коръән ашы: «Сүзләребез дога булып барып ирешсен»

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы искә алып Коръән ашы, ягъни аның кырыгын уздырды. Табын түрендә Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үзе утырып Коръән укыды, Ансар хәзрәт Мифтахов дога кылды.

news_top_970_100
Флера Сөләйманова хөрмәтенә Коръән ашы: «Сүзләребез дога булып барып ирешсен»
Салават Камалетдинов

Мәрҗани мәчете залында 60лап кеше – филармония ветераннары, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова белән аралашкан буын җыелган иде. Затлы буын. Сәхнә кешеләре шул – һәрберсенең башында чигелгән матур түбәтәй – карасы да, агы да бар. Җитәкчеләр кара түбәтәйдән – тәртибе шундыймы икән? Ханымнар яулыктан, әлбәттә. Барысы да татарча бәйләгән, гарәпчә урап куймаганнар.

Барысы да таныш йөзләр: Искәндәр Биктаһиров, Газинур Фарукшин, Җәвит Шакиров, Кирам Сатиев, Рөстәм Маликов, Фәрит Хатипов, Мирсәет Сөнгатуллин…

Алар барысы да 40 көн элек Мәрҗани мәчете ишегалдына, җеназа намазы укып, Флера Сөләйманованы соңгы юлга озатырга җыелганнар иде.

Түрдә – Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, аның бер ягында – Флера апаның улы, әнисен соңгы сулышына кадәр тәрбияләп яшәгән Булат, икенче ягында мәҗлескә статус өстәгән җитәкчеләр – Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казахстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков, әлбәттә, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин. Микрофон Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов кулында, ул – алып баручы, Флера Сөләйманова турында да, сүз әйтүчеләр турында да тезеп-тезеп мәгълүмат җиткерә.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Флера Сөләйманова – безнең яраткан җырчыбыз. Аның җырлары безне тәрбияләде. Ул бик гади иде. Нинди бөек җырчы булса да, халык арасында, халык белән бергә яшәде. Бүген биредә яңгыраячак җылы сүзләр аның истәлегенә дога булып барып ирешсен. Аның якты истәлеге онытылмаячак».

«Татарстан» дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары Тәүфикъ Сәгыйтов: «Флера Сөләйманова, фабрикада эшләгән килеш, Горький исемендәге клубка үзешчән сәнгать коллективына йөреп, Сара Садыйкова җитәкчелегендәге төркем белән Казахстанга җырларга барып, анда калып җырлап кайткач, Җәүдәт Фәйзи аны безгә алып килгән иде. Тапшыруларны монтажлау һөнәренә өйрәнеп, бергә тапшырулар ясый идек, аларны җырлар белән бизи идек. Бервакыт Госман Әхмәтҗанов белән Флера Сөләйманова алай итәләр, болай итәләр, сүз көрәштерәләр. Шулай итеп, Казахстаннан кайткан «Әниемә» җыры туды: ул, тәрҗемә ителеп, бездә беренче язылгач, радиодан тапшырылгач, республика «аһ» иткән иде. Шушы җыр данына күмелеп, башка җырлар да язылды. «Чыгарсыңмы каршы алырга?», мәсәлән.

Флера Сөләйманова җырны сайлый белде. Ул җырлаган җыр халык мәхәббәтенә әйләнә иде. Ул бездә алган тәҗрибә белән филармониягә күчеп, анда җырлап йөргәндә дә безнең белән булды. Җырлары белән ул мәңгелеккә эшләде. Аның милләт сандугачы булып яшәве халык күңелендә дәвам итәр».

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Минем Флера апа белән яшәгән чорым миңа ничә яшь – шулкадәр. Чөнки без җырчыларны балачактан радиодан ишетә-ишетә белә идек. Шулай итеп, алар турында үз портретыбызны тудырабыз. Әмма ул вакыттагы уйлар хыялый була. Ә инде сәхнә тирәсенә килеп эшли башлагач һәм үзебез җигелеп тарта башлагач, үзгә формалар ала. Эшли башлагач, Флера апаның дәрәҗәле исеменә килгәндә, мин шаккаттым... Без Җәвәһирә Сәлахованы Татарстанның атказанган артисткасы итеп җирләп куйдык. Ә бит ул – безнең төп җырчыларыбызның берсе иде. Шуңа да исем бирә алмаганбыз. Күпме шәхесләребезгә СССРның халык артисты исемен бирә алмаган халык без. Мин моны каядыр ишарәләп түгел, үзебез өчен әйтәм. Без, татарлар, үзебезне зурлый белә торган халык түгел шул. Юк кына әйберләрдә башка халыклардан нык калышабыз. Бүген, Аллага шөкер, бу мәсьәлә бик нык матур китте – инде үзебезнекеләргә генә түгел, читтә яшәгән башка милләт кешеләренә дә исемнәр бирәбез.

Флера апага Татарстанның халык артисты исеме бирелүгә өлеш кертә алуыбызга мин бик шатмын. Илһам Шакиров премиясе гамәлгә куелгач та, Тәүфикъ Сәгыйтов: «Әйдәгез, Флера апага Илһам Шакиров премиясен бирик», – дип йөрде, һәм без аны матур итеп тапшыра да алдык. Туган көнендә чәчәкләр белән аның өенә килеп, күкрәгенә тагып кайттык, Аллага шөкер! Аңа бик шатланды. Мин белгән чорында Флера апа бәхетле булып яшәде. Озын, матур гомер кичерде. Уллары, кызлары аны менә дигән итеп карадылар. Үзегез беләсез, өлкән кешегә тәрбия булмаса, иртә дөнья куя.

Безгә күп очракта яхшы фикер дә җитеп бетми кебек, еш кына нидер бүлешә башлыйбыз, ә тормыш шундый кыска, шулкадәр тату яшәргә кирәк, һәрберебез бер-беребезгә игътибарлы булса, гомерләребез озын булыр, Алла бирсә!

Шушы аш мәҗлесен оештырырга булышкан Мәрҗани мәчетенә һәм аның җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Мәрҗани мәчете шушы Татарстан җирендә, үз мәмләкәтебездә Мәккәбез булып торсын иде».

Казахстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков: «Кадерле дуслар! Чакыруыгыз өчен рәхмәт! Мин сезнең арада булуыма шат. Флера апа ике халык дуслыгына үз өлешен кертте. Татар теленә тәрҗемә итеп, Флера апа башкарган казах җыры татар халкы тарафыннан яратып кабул ителде.

Композитор Шәмши Калдаяков язган «Әниемә» җырының үз тарихы бар. Шәмши Калдаяков әнисе янына кайтып барганда, аны күрергә кайтып җитә алмаска мөмкинлегенә борчылып, шушы җырны язган. Бу җыр төрки халыкларның символына әверелде. Ул бик популярлашты.

Флера апаның иҗаты Казахстанда үсеш кичергән. Россиягә ул билгеле җырчы булып кайткан. Мин Габдулла Тукай белән дә параллель уздырдым – ул да Уральскига китеп, аның үсеше безнең якларда башланган һәм Татарстанда дәвам иткән. Бакый Урманченың язмышы да безнең халыкларныкы белән кисешә. Әлеге шәхесләр ике халыкны якынайтканнар.

Без Флера апаның исемен Казахстанда мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыктык. Әмма бездә дә үз бюрократиябез – ономастик комиссиягә тәкъдим ителү өчен, шәхеснең вафатына 5 ел үткән булырга тиеш иткән. Бәлки, Мәдәният министрлыгы безгә булышыр – хат белән чыгып, әлеге эшне тизләтеп булыр. Без яки Актүбәдә, яки Алматада Флера апаның исемен мәңгеләштерәсебез килә.

Мин «Әниемә» җырын Казанда ишеттем. «Бу бит – безнең казах җыры», – дим. «Гафу ит, ул безнең татар җырына әйләнде инде», – диделәр миңа. Мин җыр тарихын өйрәнә башлап, авторның улына чыктым. Без аларны очраштыра алмадык, килеп чыкмады. Әмма безнең халыклар арасында дуслыгыбызны күрсәтерлек, әле тикшерелмәгән күпме вакыйгалар булу мөмкинлеген аңладым».

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров: «Җәмәгать, хәзер дә күз алдымда – без 10 март көнне бер төркем делегация булып Рөстәм Миңнеханов исеменнән Илһам Шакиров премиясен Флера апага тапшырганда, ул шулкадәр сөенеп рәхмәтләрен әйтеп, истәлек-хатирәләргә бирелде. Халкыбыз яшәгән төбәкләр, андагы кешеләр хәтерендә яңарды, ул хис-кичерешләре белән бүлеште. Аңа шушы дәүләт бүләген тапшыру бөтен татар дөньясы өчен олуг бер мәртәбә иде.

«Легендар» дигән төшенчәне һәрбер җырчыга әйтеп булмый. Андыйлар бармак белән генә санарлык. Флера апа шундый легендар җырчыларның берсе иде... иде диясе дә килми, ул мәңге күңелебездә. Без «Әниемә» җыры белән үстек. Милләтне шәхесләр билгели. Ул – татар дөньясы өчен легендар шәхесебез. Флера апаның исемен Казахстанда гына түгел, Татарстанда мәңгеләштерү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр бар. Бу юнәлештә дә эшләячәкбез».

Флера Сөләйманованың улы Булат: «Мансур хәзрәткә һәм Филармониягә рәхмәтләремне җиткерәм. Ерлан әфәндегә һәм Кадим Назировичка рәхмәт. Пәйгамбәребезнең бер хәдисен искә төшерәсем килә: «Чит баланы уллыкка яки кызлыкка алган хатын-кыз оҗмахта янәшәмдә булыр», – дигән ул. Әниебез безнең тормышта без бик кечкенә вакытта барлыкка килде. Без үги әни дигән сүзне яратмыйбыз. Ул дүртебезне дә яратты, әниебезне алыштырды. Ул хәзер оҗмахтадыр. Биредә барысы да безнең гаиләбезне белгән кешеләр җыелган. Барыгызга да рәхмәт!»

Табын артында баянчы Фәрит Хатыйпов, Флера Сөләйманованың 60, 65, 75 яшьлек юбилей кичәләрен әзерләгән кешеләрнең берсе – Фәрдия Сәфәргалиева, җырчы, алып баручы Җәвит Шакиров чыгыш ясады. Барысы да Флера Сөләйманованың кешелек сыйфатларын һәм югары зәвыклы иҗатын телгә алды. Фикерләрне музыка белгече Клара Таҗиева түгәрәкләрп куйды.

Клара Таҗиева: «Шулкадәр матур итеп утырабыз. Иң яраткан җырчыбыз Флера Сөләйманова турында матур сүзләр сөйлиләр. Шул кадәр матур, мәгънәле кичә! Хәзер Флера Сөләйманова белән янәшә куярлык җырчы юк, дип әйтер идем. Кемдер килешер, кемдер килешмәс бу фикерем белән. Аның тавышы теләсә кемгә барып җитә алырлык иде. Чөнки аңарда моң бар. Мин Флера Сөләймановага якын җырчы дип Гөлсем Сөләйманованы гына янәшә куяр идем. Флера Сөләйманова – Татарстанның иң моңлы җырчысы иде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100