Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев яңа туган кызының кемгә охшавы турында: «Чәче кап-кара»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев яңа туган кызының кемгә охшавы турында: «Чәче кап-кара»
видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев белән Резеда Әхмәтвәлиевалар кичә өченче тапкыр әти-әни булдылар. Фирдүс көнендә үк тормыш иптәше белән кызының хәлен белешеп, сабыйга үзе исем дә кушып кайтты. Җырчының кыз бала туса Мәрьям исеме кушу теләге күптәннән булган икән.

«Мәрьям исемен бик яратам. Хәдичә, Мәрьям, Әминә кебек исемнәр – алар бик зур, дин ягыннан да мәгънәле исемнәр.

Резеда кыз исемнәре белән исемлек әзерләп куйган иде инде. Кичә бәби күрергә баргач, Резеда мине башка исемнәргә үгетли башлаганчы дип, тизрәк колагына азан әйтеп, догалар укып, исем куштым. Кызымны беренче тапкыр кулларыма алдым. Шуңа төшендем – яшь барган саен баланы аңлабрак яратасың икән. Һәр хәрәкәте, елмаюы, сөйләшүе белән тормышыбызны ямьләп торыр ул, Аллаһы боерса», – диде Фирдүс.

«Кемгә охшаган соң, кем чалымнары күбрәк?» – дип сорагач, җырчы:

«Чәче кап-кара, карап тордым да үземә охшаттым әле. Алайса малайлар икесе дә Резедага охшаган», – дип көлде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100