Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев өченче тапкыр әти булды: «Резедам «таптым» дип хәбәр итүгә, елап җибәрдем»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев өченче тапкыр әти булды: «Резедам «таптым» дип хәбәр итүгә, елап җибәрдем»
социаль челтәрләр

Бүген иртән җырчы Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда белән өченче тапкыр әти-әни булуларын хәбәр иткән иде. Татар эстрадасындагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган Тямаевлар гаиләсе тагын да тулыланды – аларның ике малайлары янына хәзер бер кыз да өстәлде. Фирдүс белән Резеданы без дә шалтыратып котладык. Фирдүс безгә үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Өченче тапкыр әти-әни булачагыбызны иң якыннарыбыз гына белде. Үзебезгә килеп йөри торган дус-ишләребезгә дә беркемгә дә әйтмәскә куштык. Алай фотосессияләр ясап, корсак күрсәтеп, гендер-патилар оештырып ятмадык. Резедам да риза түгел иде, мин үзем дә каршы андый әйберләргә. Ул дин буенча да ярамый икән. Яңа елда, үзебезгә истәлек булыр дип, бер фотосессия ясаган идек. Социаль челтәрләргә шул фотосессиядән кадрлар гына урнаштырдым. Башта исән-сау тусын, аннан дусларым белән дә шатлыгым белән бүлешермен, дидем.

Кыз туачагын алдан белдек. УЗИ ясау белән, Резедам сөенеч алды. Кыз бала әтисе булу ничек икән ул, шуны беләсем килә. Әлегә хисләремне аңлата да алмыйм. Балдыз да моннан 4 ай элек кыз тапкан иде. Ял көннәрендә алар безгә кунакка килгәндә, шул сабыйны сөеп, үз кызымны күз алдына китерә башлаган идем инде. Хәзер тизрәк сабыебызны кулга аласым, күрәсем килә инде.

Ике улым туганда да мин гастрольләрдә калдым. Ә инде кызым туган көнне өйдә, тормыш иптәшем янәшәсендә буласым килде. Янәшәсендә дип, хатын бала тапканда янында торуны әйтүем түгел (көлә). Дин буенча ярый икән ул яравын, белешкән идем. Ләкин кирәк санамадым, я психикам чыдамас, дидем (көлә). Минем бала туганда Казанда буласым килде. Резедәмнең бәби табу срогы җиткәнгә күрә, Казан концертларыннан соң да бер концерт та алмадым. Ижау концертын күчерүемнең дә төп сәбәбе шул иде.

Резедамның йөклелеге матур гына узды. Ләкин кыз башка төрлерәк була икән. «Ике малайны җиңелрәк күтәргән идем», – диде. Вакыт-вакыт хәле булмады.

Бәбине түләүле бала тудыру йортында тапты. «Бала өчен берни кызганыч түгел, яхшы урын белеш», – дип, үзем дә әйттем. Бүген иртәнге якта тулгагы башланды да, шунда ук бала тудыру йортына илтеп куйдык. 3 сәгать вакыт уздымы-юкмы, инде «таптым» дип хәбәр итте, кызыбызның фото-видеоларын җибәрде.

Мин Резедадан хәбәр килгәнне өйгә кайтып көтеп утырдым, йокламадым. Аннан шалтырату килүгә, хисләрем ташып чыкты, елап җибәрдем. Иң беренче итеп, әнигә шалтыраттым. Әби белән бабай бездә иде, аларны уяттым. Апага, энекәшкә, иң якын дусларыма шалтыратып әйттем иртә таңнан. Шундый бәхетле көнемне әтием генә күрә алмады…Ул ничек сөенер иде икән, дип моңсуландым…

Буе 57 сантиметр, авырлыгы 3700 килограмм кыз бала аваз салды гаиләбездә. Исемне әле уйламаган, кулга алгач, исеме үзеннән-үзе килер, дип уйлыйм. Без бик бәхетле, Аллаһка шөкер, сөенечебез эчебезгә сыймый, – дип уртаклашты җырчы.

Фирдүс белән Резедәне чын күңелдән тәбрик итәбез! Кызыгыз сау-сәламәт булып үссен, үзегезгә игелекле бала булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 март 2024
    Исемсез
    Сәламәт булып, игелекле бала булып үссен! Гомере озын булсын! Игелекләр күреп тигезлектә озак еллар яшәгез!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100