Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа»

Фирдүс Тямаев моннан 2 ел элек Германиядә аягына катлаулы операция ясаткан иде. Хәзер җырчы яңадан операциягә керергә әзерләнә. «Үзем гаепле, үземне сакламадым», – диде Фирдүс «Интертат»ка операциясенең уңышсыз чыгуы сәбәбен.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу  – эстрададан китәргә бер билгедер миңа»
Фото: җырчының аккаунтыннан

Фирдүс, Германиядә ясаткан операциядән соң барысы да әйбәт булыр кебек иде.

Безнең халык табибларны сүгәргә ияләшкән. Гадәттә, кеше үзенең хатасын танымый. Мин менә үземнең ялгышымны таныйм. Үзем гаепле, операциядән кайткач та үземне сакламадым. Гармуннар күтәреп, унар чакрым йөрдем. Ахыры хәерле булмаячагын сизенә идем. Себер якларында гастрольләрдә чакта аягым шеште, ялкынсынды. Монда кайтып тикшерткән идем – шул ук киста, диделәр. Тикшеренү нәтиҗәләрен Германиягә җибәрдек. Алар яңадан операциягә чакырды. Әмма мин бу юлы Германиягә барып йөрмәскә булдым. Операцияне үзебезнең профессорларга ышанып тапшырам. Бүген иртән анализлар бирдем.

Операцияне кайсы көнне ясатачагымны беркемгә дә әйтмәячәкмен. Алайса, әни бик каты борчыла. Үзем ачыгавыз бит, болай да бөтенесе шалтырата, сораша башлады. Аллаһы боерса, барысы да әйбәт була. Мин позитивта.

Бу 2 елда аягың авыртып интектердеме?

Авыртты, әлбәттә. Аяк сынарлык хәлгә җиткән бит инде.

Операцияне кайда ясатасың?

Уфадагы бер яхшы профессор белән сөйләштек. «Казанга килеп ясый алам яки үзең Уфага килерсең», – диде. Мәскәү табиблары белән дә киңәшкән идек. Тик күңел шушы Уфа табибына тартты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Концертларыңны нишләтәсең?

Концертларның планлаштырганнарын куеп бетерәбез. Кайберләрен күчерәсе була. Бу – проблема түгел. Иң мөһиме – баш сау булсын.

Сәхнәдә күпмедер вакыт «үтереп» бии алмассың инде.

Инде хәзер үк сәхнәдә биемим инде. Әкрен генә, сакланып кына йөрим. Исән-сау булып, концертларыбызны да ерып чыга алсак... Бөтен нәрсәнең дә уңай якларын эзләргә кирәк. Бу хәл миңа киләчәктә сакланып йөрергә сабак булсын.

Без барысы да әйбәт вакытта үзебезне карамыйбыз. Авырый башлагач, урынга егылгач кына тикшеренергә тотынабыз. Ял итү турында уйламыйбыз. Дөресен әйткәндә, 2 ел беркая бармаганнан соң, узган ел көчкә-көчкә Төркиягә ялга барып кайтып булды. Ә бит акчасы булу белән үз-үзләрен карарга тотынучы кешеләр бар.

Санаторийга мин, ялгышмасам, соңгы тапкыр 2013 елда барган идем. Резеда авырлы вакытта «Бәкер»дә ял итеп кайттык. Үзең өчен ел саен 1-2 атна вакыт тап инде син, әйеме?! Акча юклыктан түгел бит ул.

Үзем гел халыкка: «Хәзер «вакыт юк» дигән сүз мода керде. Кунакка йөрергә вакыт юк, туганыңа шалтыратырга вакыт юк, үзеңне сакларга вакыт юк», – дип әйтәм. Менә ул сүз мине дә баса.

Операция кайчан була?

Бу арада гына түгел әле. Декабрь урталарына кадәр чаралар һәм концертларыбыз бар. Төркемемә хәзер эш хакын икеләтә түли башладым. Акчага интегеп йөри күрмәсеннәр. Уфа концертларыннан соң премияләр дә бирдем. Үземә дә запас тупларга кирәк. Берәрсе: «Абый акча кирәк иде, биреп тор әле», – дип килсә, «юк» дип әйтеп булмый бит. Бөтен нәрсә турында уйлыйм, барысын да исәплим. Минем төркемдә 20 кеше эшли. Күбесенең гаиләләре, балалары бар.

«Фирдүс, кайгырма, кирәк булса, төркемеңә булышырбыз», – дип дуслар шалтыратты. Алар теләктәшлек белдергәч, бик рәхәт. Юкка гына яшәмим икән, дип уйлый башлыйсың. Дусларым, туганнарым гел ярдәмгә әзер. Мин үзем дә шундый инде, өч тиенлек гадилегем бар.

Фото: © Рамил Гали

Операциядән соң озак сакланырга кирәк булачакмы?

Ай ярым. Барысы да үземнән һәм Аллаһы Тәгаләдән тора инде. Мин теге вакытта кайту белән пластмасс гипсны салып бәргән идем. Бу юлы, исән-сау чыксам, йоклаганда да салмам, дип торам. Барысы да әйбәт булачагына ышанам. Алдыма куелган таләпләр бар. Шуларны ничек булса да үтәргә иде. Мескенләнеп торып булмый. Бу тормышта моннан да начаррак әйберләр бар. Шуларны үлчәүгә салып үлчисең дә: «Бары тик алга!» – дисең.

Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа. Китәр вакыт җиткәч, Аллаһы Тәгалә берәр ничек күрсәтергә тиеш, дип еш уйланам.

Миңа калса, син 70-80гә хәтле сәхнәдә булырсың.

Нинди 70! (көлә). Әле монда хәзер дә гел «топ-артистлар» исемлегендә булып булмас.

Тамашачың нишләр?

Миннән башка да талантлы егет-кызлар бик күп (рәхәтләнеп көлә). Юк ла, әлегә эшлибез, минем шәхсән үземне яраткан тамашачым бар, Аллаһка шөкер. Әле Уфада 10 көн концерт куеп кайттык.

Башкортстан яклары белән проблемалар юк, ахры, хәзер.

Юк-юк, барысы да яхшы. Уфа халкына, Радий Фәритовичка зур рәхмәт. 10 көн эшләдек, тагын өстәмә көннәр алдык. Керем бар, күңелең киң булса, төркемгә дә җитә, махсус операциядәге егетләргә дә өлеш чыгарабыз.

Минем бит махсус операциядәге егетләр янына барып кайту ниятем дә бар иде. Хастаханәгә ятасы булгач, барып булмый инде. Ләкин безнең тарафтан гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Аның бер генә көнгә дә тукталып торганы юк. Әле менә дустым Марат 680 меңгә квадрокоптер алды, мин шәхсән 2 квадрокоптер сатып алдым. Чаллыдагы якын дустым Әлхәт абый, ут тарттыру өчен, 1 чакрым чылбыр бирде.

Егетләр күпләп эчке киемнәр, носкилар сораганнар иде. Тушенкаларыбыз, җыелган ризыкларыбыз бик күп. Барысы да әзер, шуларны туплап җибәрергә иде. Хәзерге вакытта Нурлат егетләренең алгы сызыкта булуы комачау итә. Яннарына кереп булмый, баш каткан.

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Әле бер аралашып торган Тукай районы егете, безнең Нурлат егетләренең дусты һәлак булды. Аны бүген-иртәгә алып кайтырга торалар. Алма кебек егетләребезне югалтасы бер дә килми, шуңа кәеф тә юк.

Нурлат районы халкы аерым бер фура ярдәм җыйды. Башлыгыбыз да бик тырыша. Рүзәл безнең (авт. – Минһаҗев) Мөслим егетләренә ярдәм итә. Концертта да бу темага сөйләшүләр алып барабыз. Махсус фонд булдырдык. Ул турыда шушы арада язып чыгачакмын. Һәркемнең шул фондка, хәленнән килгәнчә, акча салу мөмкинлеге булачак.

Авылыбызның 2 урамында су юк. Кичә – Башлык урынбасары, бүген Башкарма комитет җитәкчесе белән сөйләштек. Авылны сулы итүгә финанс ягыннан ярдәм итү ниятебез бар.

2 ел тукталып торган мәдрәсәбез гөрләп эшләп китте. Концертлардан кергән акчага хәзрәтебезгә эш хакы түлибез. Норлатта балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе оештырырга җыенабыз. Бөтен хыялым – безнең авылдан бер Коръән Кәрим укучы бала булсын иде.

Шундый эшләр белән мәшгульбез. Шуңа күрә аяк монда үзеннән-үзе йөреп тора әле (көлә).

Рәхмәт! Операцияң уңышлы үтсен, Фирдүс.

Фирдүс Тямаев авыл проблемалары һәм махсус операциягә илткән гуманитар ярдәм турында түбәндәге язмада сөйләгән иде:

Фото: © Владимир Васильев

Фирдүс Тямаев тамашачылар белән бергә биеп җырлый:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 ноябрь 2023
    Исемсез
    Уңышлар Фирдүскә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100