Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев тагын операциягә әзерләнә: «Ничек булса да, төркемне алып калырга»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев тагын операциягә әзерләнә: «Ничек булса да, төркемне алып калырга»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Татар эстрадасының иң дәртле җырчысы Фирдүс Тямаев кабат сәламәтлеге бәйле күңелсез хәлгә юлыккан: аның аягына кабат операция көтелә. Искәртеп үтик, 2021 елда Фирдүс Тямаев Германиядә операция ясатып кайткан иде инде.

«Шатлыклы хәбәрдән соң, начар хәбәр дә әйтәм. Минем икенче операция вакыты килеп җитте. Аякка ясалган операция төзәлмәгән. Шул ук җирдә, шул ук киста, тишек тора, шул ук әйбер җыелган. Шуңа инде култык таягы белән йөрергә миңа аерым вакыт кирәк була.

Мин операциягә 17 ноябрьдә кереп ятам, яки 8 декабрьдә. Хәлләр шундыйрак. Ничек булса да, төркемне алып калырга нәрсәдер хәл итәрмен», – дигән хәбәр җиткергән Фирдүс Тямаев үзенең төркеменә.

Беренче операциядән соң ул «Интертат»ка интервью биргән иде. «Балачакта аякны каты гына бәргән идем. Мотоциклдан егылганым булды. Бервакыт ат дулап китеп, арбасы аякны таптап киткән иде. Ул вакытта табибларга күренү дигән нәрсә юк. Әти-әнидән качып, бераз аксаклап йөрисең дә, аннары җайлана инде ул. Шуларның кайсыннандыр яра калган, кайсыннан икәнен төгәл белмим дә. Шушы сөяк чатнап калган. Аның белән мин үскәнмен. Ул сөяк бераздан ныклыгын югалткан, һәм анда киста үскән», – дип сөйләгән иде ул безгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100