news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Матурым белән теләсә нинди темага сөйләшә алабыз»

news_top
Фирдүс Тямаев: «Матурым белән теләсә нинди темага сөйләшә алабыз»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә тормыш иптәше Резидә белән икенче хатын алу турында шаяртып сөйләшкән видеосын урнаштырган иде.

Фирдүснең әлеге сүзләре язылучылары һәм «Интертат» укучылары арасында шау-шу уятты. Җырчының сүзләрен чын мәгънәсендә җитди кабул итүчеләр, аны тәнкыйтьләүчеләр бик күп булды. Кайберәүләр, хәтта, мондый теманы күтәргәннән соң, Фирдүснең концертларына йөрүдән туктарга җыенулары хакында да язды. Тормыш иптәше Резидәнең исә тулы бер яклаучылар төркеме барлыкка килде. Коментарийлар аша әлеге иҗади гаиләне күзәтеп баручыларның 3 бала әнисе Резидәгә зур хөрмәт һәм соклану белән караганнарын күрергә мөмкин.

«Сезнең хатыныгыз шундый мөлаем, мондый сүзләрне аңа уйнап та әйтмәгез. Хатыныгыз – фәрештә, тыйнак, сөйкемле, чибәр. Сез хәзинә тапкансыз. Хатыныгызны тормышыгызның соңгы көннәренә кадәр кулларыгызда гына күтәреп йөртегез. Мондый видеолар белән кәефен төшермәгез, ул моңа лаек түгел»;

«Сүзнең зур көчкә ия икәнен онытмагыз, Фирдүс! Андый шаяру була алмый. Резидәгезне мактап, яклап, саклап, кадерләп яшәгез. Аллаһ тигезлектән аермасын»;

«Хатының бик ипле, итәгатьле. Рәхмәт әйт сине кадерләп яшәвенә»;

«Мондый хатынны төнлә шырпы сызып эзләсәң дә таба алмыйсың. Кадерен белеп тор»;

«Тагын ниләр уйлап чыгарасың? Маеңа чыдый алмыйсың. Хатының бик матур, сөйкемле. Синең артык кылануың туйдырды»;

«Фирдүс, болай барса, сезнең концертларга йөрүдән туктыйбыз», – дип яздылар аңа.

Фирдүс Тямаев үзе халыктан бу кадәр реакция көткәнме? Үзен ачуланган тискәре комментарийларны укып, кәефе төшмәгәнме? «Интертат» бу хакта җырчының үзеннән сорады.

Фирдүснең үзенә карата хейтка тиресе калын, әлбәттә. Аның инде күптән хейтерларына, үзенә яуган комментарийларга исе китми.

Бу тема соңгы вакытта чыннан да еш күтәрелә. Шуңа гына хатыным белән бу теманы кузгалткан идек. Ә болай мин сөендем генә. «Гаиләң матур, хатының әйбәт, сөйкемле, чибәр», «Матур торыгыз», – дип яздылар бит, мине сүктеләр. Моңа шатланырга гына кирәк. «Монысы белән генә булмый», – дип, киресен әйтсәләр, кәефем төшкән булыр иде. Гаиләмне яклап язганнарын бик шатланып кабул иттем, – ди җырчы.

Җырчының мондый теманы кузгатуына тормыш иптәше дә үпкәләмәгән. Сүз уңаеннан, без шалтыратканда, Резидә дә Фирдүснең янәшәсендә иде.

Без матурым белән теләсә нинди темага сөйләшә алабыз. Арабызда үпкәләшү дигән нәрсә юк. Теләсә кайсы сорауны алдыбызга куябыз да, уртага салып сөйләшеп, чишелешен табабыз, – ди Фирдүс Тямаев.

Фирдүс Тямаев фикеренчә, гаилә ныклыгы кешенең тәрбиясеннән тора.

Төрле гаиләләр бар. Балаларын, хатыннарын калдырып, яшь кызга өйләнүчеләр күп. Ике йортка яшәүчеләр дә җитәрлек. Бу – кешенең тәрбиясеннән торадыр, мөгаен.

Менә минем хатын турында да «үз-үзен карамый» дип язалар. Әйе, минем хатын иренен зурайтып, артын күпертеп, дискотекаларда кыска итәкләрдән йөрүче хатын-кыз түгел. Ул алай йөрмәячәк тә, чөнки аны шулай тәрбияләгәннәр. Мин үзем дә, шаян рухлы булсам да, концертлар куйсам да, алай дискотекаларда йөрүчеләрдән түгел.

Тормыш иптәшем белән бергә матур гына яшәргә иде. Чөнки бүгенге заманда аерылышулар болай да бик күп. Балаларыбызны исән-имин аякка бастырырга иде. Без ир-атларның болай да Аллаһы Тәгалә каршында бурычларыбыз бик күп.

Бу теманы кузгалтуым белән халыкка уйланырга бер сәбәп бирдем, – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар