news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хатыны: «Иремне башка хатын белән бүлешәсем килми...»

news_top
Фирдүс Тямаев хатыны: «Иремне башка хатын белән бүлешәсем килми...»
Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Фирдүс Тямаев көтмәгәндә хейтка юлыккан. Барысы да җырчының тормыш иптәше Резедә белән шаяртып кына бик «актуаль» темага фикер алышуыннан башланган.

«Минем күп кенә дусларым икенче хатын алалар, нәселне зурайталар. Мин дә кызыктым әле. Тик менә хатын каршы. Әйт әле, матурым, нигә син каршы?» – дип сорый хәләл җефетеннән Тямаев.

«Кызыкма. Бердәнбер иремне башка хатын белән бүлешәсем килми. Юк и все, – ди Резедә. – Мин шундый усал инде».

Фирдүс, әлбәттә, бу видеоны үзенең «прикол»лары стилендә, шаяртып төшергән. Әмма язылучылары арасында җырчының әлеге сүзләрен җитди кабул итеп, тәнкыйтьләүчеләр, мондый темага сөйләшкәннән соң, артистның концертларына йөрүдән туктарга җыенучылар да бар.

«Фирдүс, болай барса, сезнең концертларга йөрүдән туктыйбыз. Без сәламәт гаилә мөнәсәбәтләре яклы»;

«Фирдүс, мин Ташкенттан. Сезне яратып карап барам. Сезнең хатыныгыз шундый мөлаем, мондый сүзләрне аңа уйнап та әйтмәгез. Хатыныгыз – фәрештә, тыйнак, сөйкемле, чибәр. Сез хәзинә тапкансыз. Хатыныгызны тормышыгызның соңгы көннәренә кадәр кулларыгызда гына күтәреп йөртегез. Мондый видеолар төшереп, кәефен төшермәгез, ул моңа лаек түгел»;

«Шаярып та мондый сүзләр сөйләмә! Чибәр, акыллы Резедәңнең йөрәгенә ут салма. Парлап, барысын да көнләштерерлек итеп яшәгез»;

«Ун хатын алсаң да, берсе дә Резедәң кебек була алмый. Синең холкың үзең беләндер әле, шулайрак шикелле. Резедәгә рәхмәтеңне әйтеп, кадерен белеп тор. Тигезлектә яшәргә язсын сезгә»;

«Резедә – нык акыллы, сабыр хатын-кыз»;

«Молодец, Резедә. Синең кебек хатынны таба алмый ул. Бәхетле булыгыз, без сезне бик яратабыз», – дип комментарийлар калдыралар әлеге пост янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар