Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев бер ханымны сәхнәдә биетеп, бөтен «байлыгын» селкеткән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев бер ханымны сәхнәдә биетеп, бөтен «байлыгын» селкеткән
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Татар эстрадасының иң энергияле җырчысы Фирдүс Тямаевның тамашачысы да үзенчәлекле. Алар – кыю, дәртле. Шундый ханымнар җырчы янына сәхнәгә менә, җырчыдан үзләрен кочаклаталар, җырчыны үбеп туя алмыйлар, җырчыга әйтәсе килгән, үзләренә – кызык, әмма башкаларга кызык булмаган сүзләрен «түгәләр».

Гадәттә, концертларда ике төрле тамашачы җыела. Бер ишләре – тыныч халык, бары тик утырып кына җыр тыңларга килгән. Икенчеләре тиктормас, утырган җирдән торып басып бии, җырчы залга төшсә, аны кочаклап фотога төшеп калырга тырыша, ул кадәрлесенә генә риза булмаган «дәртлеләр» сериясеннән кайберәүләр, сәхнәгә менеп, артыгын кыланып, үзләреннән көлдереп төшә.

Әлегә Фирдүс Тямаев аягына операция ясатканнан соң тернәкләнү уза, шул арада концертларында төшерелгән кызыклы видеоларны барлый булса кирәк. Иң-иң видеоларны куеп, тамашачысының кәефен күтәрә.

Видеода күренгәнчә, җырчы сәхндә бер ханымны биеткән. Ханымны «бөтен байлыгы селкенү» дә туктатмаган. «Көн саен Фирдүснең үзе белән сәхнәдә биимисең әле» дип барысына да кул сетәгән бугай, шулай ук үпкән саен үбәсе дә килеп торган әле аның. Видеоны караучылар, җырчы ханымны юри озаклап биетә, дип тә уйлаган. Чын хаклыкны үзләре генә белә...

Сәхнәгә менеп җырчыны үбүче хатыннарны хуплаучылар юк диярлек. Өйләнгән ир-атны үбү матур күренеш булмавы, җырчының хатыны өчен дә күңелле хәл булмавы турында язалар. Шул арада үптереп торучы җырчыга да «эләктереп алалар».

«Әгәр сәхнә тотучы җырчы бу хәлләргә юл куймаса, мондый хәл булмас иде, димәк, аңа шул кызык», – дигән комментарийлар күп калдырганнар. Бу юлы әле җырчыга битлек киеп җырларга киңәш итәләр, чөнки үбү очраклары артты, берәр чир йоктырмагае, дип шикләнәләр.

«Бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз» – Сәхнәдә үбешкән Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьлиләр

Ирен көнләштермәкче булган хатын-кызга Фирдүс Тямаев: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100